Мәктәпкәчә
белем бирү муниципаль бюджет
учереждениясе
Татарстан
Республикасы Азнакай районы Азнакай шәһәре
Катнаш
төрдәге 3 нче “Айсылу”балалар бакчасы
Зурлар
төркемендә
Танып
белү эшчәнлеге
Тема:
“Тылсымлы тоз”
Тәрбияче
Г.Р. Ахметшина
2019-2020
уку елы
“Тылсымлы тоз”
Максатлар: тоз турында белемнәрен киңәйтү.
Бурычлар: Эзләнү барышында әйләнә
тирәгә кызыксыну уяту. Сизү органнары аша предметны ачыклау. Эксперемент
вакытында күзәтүчәнлекне арттыру, чагыштыра алырга, анализ бирергә,
гомумиләштерергә , нәтиҗә ясарга өйрәтү. Эш вакытында похтә
эшләргә, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, яңа белемнәр тупларга.
Кирәкле җиһазлар: тоз белән
савытлар, капчыклар тоз һәм поролон белән, лупа, чи йомырка, калаклар,
стаканнар.
Дәрес барышы:
Минем барлык дусларым да зур
түгәрәктә баскан
Без хәзер уңга барабыз, ә хәзер
сулга барабыз
Түгәрәк уртасына барабыз һәм
урыннарга басабыз
Күзләр кысышыйк, елмаеп кунакларны
сәламлик.
Исәнмесез кунаклар.
Балалар мин сезгә табышмак әйтәм ә
сез җавабын әйтеп карагыз әле
Өстәл өстендә тора
Үзе ак төстә, исзез була
Тәмгә үзе бик тәмсез булса да
Бар ризыкка да кирәк
Дөрес балалар бу тоз. Ә сез тоз
турында нәрсә беләсез?
Менә безнең балалар бакчасында йод
кушылган тозны салалар. Ул безгә чирләмәскә һәм организмга кирәкле минералларны
алырга булыша.
-
Әйдәгез әле экраннарга күз салып
тоз турында карап үтик. (Слайдлар карау)
Ә хәзер без сезнен белән белгечләр
булабыз һәм вак тоз белән тикшеренү эшләре үткәрәбез.
Әйдәгез әле тозны иснәп карыйк.
Бармы исе?
- юк.
-Тәме нинди микән?
-Тозлы
-Калаклар белән тозны икенче
савытка салып карыйк. Тоз сибелдеме эллэ инде салындымы?
-сибелде.
- калак очларына гына су алып аны
тозга салып карыйбыз. Су нишләде?
-тозга сенде. Чонки тоз куп ә су
әз.
- стакандагы суга бер калак тоз
салып карагыз. Тоз нишләде бу очракта.
-эреде. Суның тосе үзгәрдеме?
-юк.
-Молодцы. Тәмен
дә татып карагыз әле.
-Су тозлы.
Хәзер без сезнең белән лупа аша
тозны карыйк нәрсәгә охшаган микән безнең тоз.
-Балаларнын җавбы( Кристалл, көрпә,
кар).
- Балалар әйтегез әле тоз
кешеләргә кирәкме?
-
- Ә ни өчен аны кулланалар?
- беләсезме балалар тоз бозлавыкта
бик файдалы, ничек файдалы икәнен без сезнен белән хәзер белербез. Сезнен
алларыгызда савытларда боз сез шул боз өстенә куп итмичә генә тоз салыгыз хәм
тыңлагыз боз нишли?
- боз ярыла, эри.
- Ә хәзер мин сезгә табышмак укыйм
сез игътибар белән тыңлагыз.
Ике ат йөк белән өйгә кайтканнар.
берсендә капчык белән тоз, икенчесндә паролон(губка)булган . Бер атка барырга
бик җиңел булган ә берсенә бик авыр.Аларнын кайтыр юллары елга аша узган суны
йзеп чыкканда бер ат җиңел йозеп чыккан берсе чак кына батмый калган кайтып җиткәч
карасалар бер генә ат йөкне саклап калган.
Кайсы ат йөкне алып кайтканын
беләсегез киләме? Әйдәгез әле тикшереп карыйк.
-Капчыкларны кулга алыгыз кайысы
җиңел?
- Поролон
-Димәк кайсы атка барырга авыр булган?
-Тоз алып барган атка авыр булган.
-тоз салынган капчыкларны суга
салыгыз. Тоз нишләде?
-эреде.
-Ә хәзер поролон салынган капчыкны
суга салыгыз?
Поролон нишләде?
-суны үзенә сендерде.
Әйдәгез хәзер ике капчыкны да кулга
куеп карыйк. Кайсысы авыр?
-Поролон авыр.
Уйлап карагыз әле балалар кайсы
атка суны йөзеп чыгарга авыр булган? Һәм йөкне алып кайтып җиткергән?
Балалар без сезнен белән беләбез
тоз суда әрегәч су нишли?
-тозлана.
- ә хәзер мин сезгә ике стаканга су
салам берсенә шуның тоз салып эретәбез. Саканнарга чи йомырка салам башта чиста
суга салабыз аннат тозлы суга салабыз.
Тозлы суда йомырка батмый. Тоз
сунын катылыгын арттыра шуңа күп әйбер тозлы суда батмый.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.