Тема
: Сүз төркемнәре. Исем.
Максат:
1. Компьютер технологияләрен кулланып,укучыларны
сүз төркеме- исем белән таныштыру, мәгънәсен ачыклау.
2. Сүз төркемнәрен кертеп җөмләләр
төзү. Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын
һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
3. Аралашу һәм коллективта
хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Укучыларга туган телебезнең
матурлыгын, байлыгын күрсәтү, аны өйрәнүгә этно-педагогик алымнар аша кызыксыну
уяту, мәхәббәт һәм горурлану хисләре ,хезмәткә аңлы мөнәсәбәт тәрбиәләү.
Җиһазлау:
проектор,таблицалар,карточкалар.
Дәрес
барышы.
I
. Оештыру өлеше.
А).Исәнләшү.
Б) Уңай эш халәте булдыру.
В) Фонетик күнегү.
Кә-кә
мин киләм мәктәпкә
Га-га
мин чыгам тактага
Ны-ны
мин алам китапны
Не-не
өйрәнәм мин телемне.
II.
Алган белемнәрне актуальләштерү
A)
Матур язу минуты.
Унҗиденче ноябрь.
Класс эше.
Авыр эшне күмәк кул җиңгән (Мәкальнең мәгәнәсен ачыклау)
III.
Өй эшен тикшерү.
А)
I-че
төркем :
Өмәләрнең
исемнәрен укыйлар
II-че
төркем
Өмәләр
турында кечкенә иншаларын укыйлар (Слайд )
Б) Нәтиҗә ясау.
IV. Яңа тема
өстендә эшлэү
1.Китап
белән эшләү
А)
Чылбыр буйлап уку. 121-нче күнегү, 78 бит ( Кем? Нәрсә? соравына җавап бирүче
сүзләрне ике баганага аерып яз).
Б)
Кагыйдә уку. (Слайд 1)
2.
Үз аллы эш (Слайд 2)
Кем? Нәрсә? соравына җавап бирүче исемнәрне аерып яз:
Әни,күл,
эт,аккош, кыз, укытучы, урам, урман, гөл, дәфтәр, әти, балык, өчпочмак, сатучы,
аш,кәҗә, табиб.
3.
Эталон бунча тикшерү
Кем?
әни,
кыз, укытучы,
әти,
сатучы, табиб.
|
Нәрсә?
күл,
эт, аккош, урам, урман, гөл, дәфтәр, балык, өчпочмак, аш, кәҗә.
|
Ял минуты
4.
Теманы ныгыту.
А)
122-нче күнегү, 79 бит. (Уз аллы уку, өлгеле уку)
Б)Сүзлек
эше (ГЭС- сүзен аңлату, слайд 3)
В)
Һөнәр атамаларын сайлап язу, ике сүз өстәп яз (артист, танкист .....)
V.
Парлап эшләү. Карточкалар белән эшләү.
А)123-нче
күнегү, 80 бит (мәкальләрнең дәвамын тап һәм яз).
Б)
эшне тикшерү (слайд 4)
VI.
Йомгаклау
(нәтиҗә ясау,кагыйдә
уку)
VII.
Рефлексия. Билгеләр кую, үзбәя кую
VIII. Өй эше:
а) 124нче күнегү, 80 бит (мәҗбүри).
1 төркем. Китап
буенча эшли.
2 төркем. Китап
буенча эшли, өчәр сүз өстәп яза
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.