Ата-аналар җаваплы
Балалар –
гаиләнең көзгесе. Балаларда гаиләнең холкы чагыла.
Гаилә дөньясы. Ул
әти һәм әни, сеңел һәм энеләр яши торган дөнья.
Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.
Гаиләдәге гомуми тәртип, андагы үзара мөнәсәбәтләр үсеп килүче яшь буынның үз-үзен тотышына гаять зур йогынты ясый.
Әгәр әти-әнисе, әбисе һәм гаиләдәге башка кешеләр үзара тыныч һәм ягымлы сөйләшсәләр, бер-берсенә кайгыртучан һәм ихтирамлы булсалар, эш һәм тәртип яратсалар, бала да бу сыйфатларны җиңел үзләштерә.
Ата-ана әхлаклы булса, бала бәхетле була. Үз-үзенә
бары тәнкыйть күзлегеннән карый белгән, тәрбия өлкәсендә үз белемнәрен даими тулыландырып
барган әти-әниләрнең генә физик яктан таза,
акыл ягыннан сәләтле, рухи-әхлакый яктан нык балалар үстерә алуы
беркемдә дә бәхәс тудырмый.
Билгеле, бик үк
имин булмаган, әтисе, я әнисе үзен тәртипсез тоткан гаиләләрдәге балалар да
әти-әниләрен яраталар. Үзсүзле, киребеткән балалар
агач башыннан өзелеп төшми, ата-ананың дөрес булмаган тәрбия җимешләре
алар. Бигрәк тә гаиләдә бердәнбер бала булса, аны артыгы белән иркәлиләр,
сораган бер әйберсен алып бирәләр, шелтәләргә тиешле урында да сүз әйтмиләр; әнә шундый сукыр мәхәббәтнең нәтиҗәсе
дә ачы була.
Балага кечкенәдән «юк», «ярамый», «хәзергә мөмкин түгел» дигән сүзләрне ишетеп
үстерергә кирәк.
Табигать шундый
итеп яраткан кешене — малайлар аталарына тартылып үсәләр, ә кызлар күбрәк
әниләре янында булалар. Көндәлек өй мәшәкатьләренә булышалар, үзләре дә эшкә
өйрәнәләр. Кыз баланың киләчәген алдан күрә белгән ана баланы кечкенәдән
тегәргә, чигәргә, аш-су әзерләргә өйрәтергә тиеш. Ишле гаиләдәге өлкән кыз
энеләрен, сеңелләрен карап үстерә. Шулай итеп, үсеп җиткәч, үзе тормыш алып
бара башлагач бик кирәк буласы эшләрнең беренче күнекмәләрен әнисе ярдәмендә
ала. Ә малайларны әти кешедәге көч, гайрәт,
авырлыкларда югалып калмаслык аек акыл, чыдамлык, ирләр кулыннан гына
килгән эшләрне чын осталарча пөхтә итеп эшләү кебек асыл сыйфатлар кызыктыра.
Малайлар бик иртә әтиләренең кул астына керә башлыйлар.
Тагын шунысы да бар — малайлар нәселне дәвам итүчеләр дә
бит әле, буыннан-буынга күчеп килгән фамилияне йөртүчеләр. Ә кешеләр кемнең
кем булуын аның нәселенә карап чамалыйлар. Бигрәк тә авыл җирендә, гаилә
тормышы бар кешенең күз алдында барганда, моңа зур әһәмият бирәләр. Берәр малай
яки кыз ярамаганрак эш эшләсә, аннан ни көтәсең, ул фәлән кешенең баласы бит, диләр һәм, киресенчә, мактарга
теләсәләр, булыр аннан, булыр,
әти-әнисе дә әйбәт кеше, дип куялар.
Яшүсмерләрнең
үзләренә хас серләре дә була. Шул чагында малайга — әти, кызларга әни кирәк.
Алар арасындагы дуслык аркасында күп кенә авыр мәсьәләләр дә ансат чишелә.
Әти-әнисе белән
кычкырышкан, тиз ярсып китүчән, я эченә бикләнгән төксе балалар күбрәк гаугалы, борчулы гаиләләрдә үсә.
Бала тәрбияләү белән бергә , һәр ата – ана үз - үзен тәрбияләргә
тиеш. Чөнки бала кечкенә чагында әти - әнисенә һәм үз тирәсендәге
өлкәннәргә охшарга тырышса , үсә төшкәч инде ул аларның уңай
якларын гына түгел , кимчелекләрен дә күрә башлый. Гаилә тәрбиясендә
ата – ананың гражданлык йөзе , иҗтимагый активлыгы , җәмгыять алдындагы
бурычларын ничек үтәве хәлиткеч роль уйный. Өендә дә, эшендә дә
намуслы, гадел, тырыш, кешеләргә игътибарлы ата – аналарның балаларында
да шундый ук сыйфатлар формалаша һәм камилләшә бара. Чөнки алар
балага тәэсир итүнең иң әйбәт юлы - шәхси үрнәктә, үзеңнең эш
гамәлләрендә икәнлеген яхшы аңлыйлар. Кызганычка каршы, эштә вакыт
узсынга йөрүче , төрле юллар белән байлык тупларга тырышучы, затлы
әйберләр җыю турында гына уйлаучы, хезмәттәшләре, күршеләре, туганнары белән ызгышып
торучы, хәтта гаиләнең өлкән членнарына да көн күрсәтмәүче ата – аналар да аз түгел.
Андыйларның балалары да, үзләренә охшап, кансыз, шәфкатьсез, миһербансыз булып
үсә.
Әти кеше элек – электән гаиләдә төп фигура
булган. Ләкин бу –гаиләнең һәр члены аның каршында дер калтырап торырга
тиеш, дигән сүз түгел. Гаилә демократиясен кысу әти кешенең дәрәҗәсен
күтәрми, киресенчә, төшерә генә. Кайбер әтиләрнең бала тәрбияләүдә бөтенләй
катнашмавы да тәрбиягә зур зыян китерә.
Тәрбия һәм баланы
күздә тоту, үзара нык бәйләнгән булсалар да, икесе ике күренеш. Тәрбия һәрвакыт
актив була, әмма аны күңел кайтаргыч кайгыртучанлыкка әйләндермәскә кирәк.
Балалар тормышыннан аерылмау, аны кызыксынып һәм игътибар белән күзәтү, кирәк
очракта гына катнашу зарур. Кечкенәләр моңа мохтаҗ. Алар тормышта очрый торган
куркыныч хәлләр белән таныш түгел. Яшүсмерне исә тагы да катлаулырак хәвефләр:
кайчакларда зуррак малайларның шикле “геройлык”ларына охшарга тырышу, маҗараларга
ашкынып тору, котырту сагалап тора. Яшүсмернең яшәвен күзәтмәсә, өлкән кеше
катлаулы хәлдә кала, кыен мизгелләрдә аңа вакытында ярдәм итү мөмкинчелеген
югалта. Яшүсмер, үз чиратында, өлкәннәрнең үзен күзәтмәвен белеп, кылган
гамәлләре өчен кемдер каршында җавап бирү кирәклеген тоймый башлый. Чит кешеләр
йогынтысына тиз бирелә.
Баланың өлкәннәр
күзәтүеннән башка “ирекле тормышы” аны мәктәптән аера, урам иркенә ташлый,
“тайгак юлга” этәрә. Күзәтүсезлек тагын шуның белән дә куркыныч: яшүсмернең кайберләре
әхлакый яктан гарипләнгән хәлдә тормышка аяк атлый. Мондый очракларда
ата-аналар еш кына үзләренең эштә булуларын сылтау итеп куялар. Ләкин һәммә
кеше эшли бит, шуңа да карамастан, күп гаиләләр балалар белән мөнәсәбәтләрен
үрнәк итеп оештыралар. Балалар ата-аналар тормышына комачаулык итә дип санаган
гаиләләрдә әлеге дә баягы эш күплек еш кына аклану чарасы булып кала.
Әгәр сезнең
балагызда эгоизм, ялкаулык, ялганлау кебек начар сыйфатлар күренсә, бу –
хәвефле сигнал. Әлеге сыйфатлардан шәфкатьсезлеккә ерак калмый. Шәфкатьсезлек
кансызлыкны китереп чыгара.
Закон ата-аналарга
балаларын тәрбияләү җаваплылыгын йөкли. Педагогик белем булмау ата-аналарны
бала тәрбияләү җаваплылыгыннан азат итми.
Ата-аналар тәрбия
эше белән шөгыльләнүне үз эшләре итеп кенә карый алмыйлар. Бу аларның иҗтимагый
һәм дәүләткүләм бурычлары, моның өчен алар закон каршында шәхси җавап бирәләр.
“Мине ничек тәрбияләгәннәр, мин дә шулай тәрбиялим” дигән кагыйдә һәрвакыт
дөрес кагыйдә түгел. Әлбәттә, элекке тәҗрибә әһәмиятле, әмма шартларның
үзгәрүен, мәгълүматның артуын һәм башка нәрсәләрне исәпкә алмый ярамый.
Балалар үскән
саен, аларның белемнәре, танышлары да арта. Мондый күренеш – табигый хәл.
“Кечкенә баланың мәшәкате дә кечкенә, балалар зурайгач, мәшәкате дә арта” дип
халык бик дөрес әйткән.
Үз балаларының ни
белән кызыксынуларын, аларның даими шөгыль һәм ял итү урыннарын белгән,
укытучылары, иптәшләре һәм аларның гаиләләре белән бәйләнештә булган ата-аналар
балаларының ничек яшәгәнен күреп торалар.
Әйе, тормыш белән
бәйләнешне һәр кеше үзенчә кичерә. Тормышта үпкәләү, уңышсызлыклар, күңел
кайтулар булырга мөмкин. Берәүләрне ул читкә алып ташлый. Икенчеләрне исә
уңышсызлыклар белән көрәшергә мәҗбүр итә, батырлыкка һәм кыюлыкка өйрәтә, чын кеше
ясый. Мондый кешеләр тормышның йөзенә туры карый беләләр. Алар чыдамнар. Аларны
гаиләдә шуңа өйрәткәннәр.
Еш кына, киләчәк
бүген төзелә, диләр. Ата-аналар аны төзүдә катнашып, тагын бик әһәмиятле бер эш
башкара – яшь буынга тәрбия бирә, иртәгәсе көн төзүчеләрен әзерли. Әйе,
иртәгәсе көн өчен барыннан да бигрәк ата-аналар җаваплы.
Хөрмәтле әти - әниләр !
Сүземне тәмамлап сезгә бала тәрбияләүдә зурдан – зур уңышлар ,
бетмәс сабырлык һәм тагын бер кат сабырлык телим.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.