“И туган тел, и матур тел!”
Аннотация.
Тематик класс сәгате башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә Туган тел көненә
багышлап үткәрелә.Кичәдә кече яшьтәге укучылар өчен шигырьләр кулланыла.
Класс
сәгатенең актуальлеге: Укытучы хәзер аерым
кыенлыкларга очрый. Бүгенге көндә татар теленә игътибар кими. Авылдагы
татар баласы да күбрәк русча сөйләшә, чөнки русча телетапшыру карый, авылга
башка милләт балалары күчеп кайта һәм үзләре артыннан татар баласын да
ияртә.Бала Интернетка тартыла, сүз байлыгы аз.Туган телне өйрәтүдә татар теле
дәресләре, туган телебезгә багышланган чаралар зур урын тота. Әз генә булса да
туган телгә кызыксыну тәрбияләү өчен шундый формадагы чаралар кирәктер.
Класс
сәгатенең темасына характеристика: Алдан
укучыларга шигырьләр бирелә, алар аны яттан өйрәнәләр. Укучы бу чарада үз туган
телендә шигырьләр тыңлый, аларны үзе дә сөйли. Туган телне ни өчен белергә
кирәклеген төшенә. Алда нәрсәгә игътибар кирәклеген белә. Укучы танып-белү,
коммуникатив, мәгълүмати, шәхси компетенцияләргә ия.
Максат:
туган телебез-татар теленә мәхәббәт тәрбияләү,телебезне сакларга һәм якларга
кирәклеген аңлату, туган телнең матурлыгын күрү сәләте тудыру,фикер йөртү
сәләтен үстерү, туган телебездә туган телебез турында шигырьләр һәм аларның
авторлары белән танышу.
Көтелгән
нәтиҗә:
Предмет-
шигырьләр сөйләү осталыгына ия булу
УУГ:
коммуникатив- башка кешене тыңлый һәм аңлый белү, бергә эшләү, үз фикереңне
төгәл әйтә белү, тәртипле әңгәмәдәш булу
Танып-белү-
тыңланган текстның эчтәлеген аңлау һәм сорауга җавап бирү, ишеткәннәр буенча темага
нәтиҗә ясау
Регулятив-
үзбәя бирә белү
Шәхси-
телнең кеше тормышында ролен ачыклау, аңа сак караш тудыру,татар теленең матурлыгын
күрү һәм аны яхшылап өйрәнергә теләү, классташлар белән бер-берсенә ихтирамлы
мөнәсәбәт , хезмәттәшлеккә әзер булу, үз-үзеңне эстетик яктан тәрбияләү
Җиһазлау:
компьютер.татар язучылары портретлары
1.Оештыру. Уңай психологик мохит
тудыру.Мотивлаштыру.
Бабамнарның данлы узганнарын
Аңлата тик туган тел генә.
Серен ачар өчен Тукайларның
Татар теле кирәк кешегә. Р. Закуан
Сүз нәрсә турында барды?(Туган тел
турында)
Хәзер табышмак тыңлагыз :
1.Көйдергән дә ул, сөйдергән дә ул, иң ачы
да ул, иң баллы да ул. Нәрсә ул? (тел)
2. Ул кирәк икән Римгә дә илтә (тел)
Бәйрәм нинди темага багышлана? (Тел
темасына) Тел –ул авыз эчендәге бер орган, аның ярдәмендә без сөйләшәбез, тәм
сизәбез. Шулай ук тел һәр милләт кешесенең тумыштан бирелүче аралаштыру чарасы
.Без бүген авыздагы тел турында түгел, ә аралашу, сөйләм теле турында
сөйләшербез.
2.Төп өлеш.
Укытучы сүзе.
21 февраль-Халыкара Туган тел көне дип
атала.Җир йөзендә 6меңнән артык телдә сөйләшәләр. Кайсыдыр телдә бик күп кеше
сөйләшә, ә кайсыберендә әз кеше сөйләшә. Ләкин ул аларның туган телләре. Әгәр
кеше сөйләшмәсә, тел онытыла. Без дә кайчак үз телебездә сөйләшми, русча
сөйләшәбез һәм зур хата ясыйбыз. Рус теле дәресендә русча, инглиз теле
дәресендә инлизчә сөйләшәбез, ә калган дәресләрдә, урамда, өйдә татар телендә
сөйләшәбез. Чөнки без татар балалары, безнең бу телдә әти-әниебез,
әби-бабаларыбыз сөйләшә. Татар теле-туган телебез. Туган телебез турында
шагыйрь Габдулла Тукай “Туган тел” шигырен язган, аңа халкыбыз көй язган. Бу
җырны җир шарында яшәүче татарлар һәрчак җырлыйлар. Әйдәгез, без дә җырлыйк
(“Туган тел” җыры)
Шушы матур тел турында бүген шигырьләр
сөйлибез. Сүзне иптәшләрегезгә бирик. Бу шигырьләр сезгә нәрсә турында әйтә
икән?
1.
Ул мине мәхрүм итмәгән
моңнарымнан,
җырымнан,-
Мин
карында чакта ук
аккан
ул тамырымнан.
Иркәли алмас идем мин
җирнең иң иркә гөлен,-
Белмәсәм туган телемне,
булмаса туган телем.
Башка телләрдә әйталмас,
аңлата алмас сүзне,
Туган телемдә әйтеп мин
иркәли алам сезне! (Н. Акмал)
2.
Татар булып туганбыз бит
туган
чакта аналардан,
Тик
бүген татарларга
хас
гореф-гадәтләр калмаган.
Тел
онытканнар, уяныйк!
Өйрәник
,әле соң түгел!
Тыңлап
үссеннәр балалар
бишек
җырын, Тукай телен! (Ә. Кәримова)
3.Нинди
таныш моңлы көй бу?
Тукай
җыры-“Туган тел”
Истән
бер дә чыкмый торган
халык
көе “Туган тел”
“Туган
тел”-иң әйбәт шигырь.
“
Туган тел”-иң әйбәт китап.
“Туган
тел”-иң әйбәт җыр.
Туган
тел-иң әйбәт тел.
Туган
тел әйбәт булганга
Шигыре
дә, китабы да ,
җыры
да иң әйбәттер (Р. Миңнуллин)
4.Дөньяга
аваз салдым мин татар гаиләсендә.
Әти-әни
өйрәтте татарча сөйләшергә.
Мин
бит татар малае, Ямурзам-өем минем.
Мин
бит татар малае, Татарстан-минем илем.
Сүз
бирәмен үземә милләтемне якларга,
Беркемнән
дә курыкмый, туган илне сакларга. (Ф. Насыйбуллин)
5.Әткәң-әнкәң
телен белсәң адашмассың кайда да...
Туган телемдә эндәшәм кояшка да, айга да.
Игелекле булып үсим газиз туган телемә.
Туган тел бер генә була, әнкәй кебек бер
генә.
Матур сүзне матур сүзгә сөйләдек, бәйләп
кенә.
Әйләнсен һәрбер көнебез туган тел
бәйрәменә.
6. .Кояш кебек кадерле, туган җир ул бер
генә.
Туган илдә безнең җыр яңгырасын гел генә.
Туган телдә җырыбыз, матур да соң көебез.
Әйдә,дуслар, бергәләшеп, бии-бии
җырлыйбыз.
Кояшка гөл үрелә, дөнья нурга күмелә.
Туган илем, туган тел якын, газиз күңелгә.
Җыр”Туган телдә җырыбыз” (Ф. Әмәк, Л.
Батыр-Болгари)
7..Туган тел-иң татлы тел,
Туган тел- иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма-
туган телне онытма!(Ш. Галиев)
8..Дөньяда иң-иң матур ил
Ул-минем туган илем.
Дөньяда иң матур тел
Ул-минем туган телем.
“Балам” диеп, туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнием” дип,әниемә
Мин туган телдә әйтәм
Туган телдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне
Әйтәм мин туган телдә.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам (Э. Мөэминова)
9..Мин бала чактук “әти”,”әни”
Дидем шул тел белән,
Һәм дә әнкәм дә миңа
“бәбкәм”дигән шул тел белән.
Әле дә шул тел белән
Укыйм, язам, сөйләшәм.
Шул татар теле белән
Көйлим берәр көй, көйләсәм. (М. Гафури)
10. Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел.
Татарчасы-туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Ата-анаң, әби-бабаң
Сине сөя торган тел.
Тел кешене дус итә,
Бер-берсенә беркетә.
Бел,балам, син рус телен
һәм онытма үз телең.(Ш. Маннур)
Укытучы. Ләкин әле бик күпләр туган телне
белми я сөйләмнәренә русча сүзләр кыстырып сөйләшә.Кытайда яшәүчеме, Америкада
гомер итүчеме ,ул тумышы белән татар икән татарча сөйләшә. Татарстанда туып,
татарлар арасында яшәүче татар кешесе вата-җимерә русча сөйләшә. Шул сәбәпле
сөйләмнәре кызык та кызганыч та килеп чыга. Вил Казыйхановның шигырен тыңлап
үтик. Бала ник барысына да үпкәли?
11. И родной тел,и красивый,
Мамам-папамның теле.
Мог я узнать күп нәрсәне
Син родной тел аркылы.
Бу языкта коляскада
Мамам сказку көйләгән,
А затем төннәр буена
Бабуля рассказ сөйләгән.
А потом ни сәбәптәндер
Өйрәткәннәр рус.язык.
Якобы тик шушы телдә
Алам духовный азык.
почему же нас детсадта
Сиңа өйрәтмәделәр
В школе,когда обучали,
Синдә сөйләтмәделәр?
Говорят син Мамай теле
Кирәк түгелсең нигде.
Без тебя и хлеблар үсә,
Нефть табыла везде.
ВУЗга поступать иткәндә
Говорят син кирәкми.
Дальше-больше жить иткәндә
Нужен ли ты вряд ли
И родной тел, и матур тел,
Мамам-папамның теле.
Только я их обвиняю
Өйрәтмәгәнгә сине.
И родной тел,аңлаталар:
Можно жить и быть синсез
Мама, папа, бабуля
Оставили мине телсез. (В, Казыйханов)
Укытучы: Телне оныткан булып кыланучылар
турында мәзәк хәлне карап үтик.
Катнашалар: әби һәм онык.
Онык: Я был в городе. Хорошо!
Әби: Ни сөйлисең,улым?
Онык: Тебя я не понимай.
Әби(елап): И Ходаем, балам 1 атна эчендә
туган телен оныткан бит. Инде нишләргә?
Онык: Чо плакаеш, бабуля?
Әби: Чебиләргә ярма сип әле,балам.
Онык: чипушкага што ли дать?
Әби һаман елый-елый: да-да улым.
Онык : я русский, татарча не
знай.(Шулвакыт җирдә яткан тырмага баса да ул маңгаена китереп бәрә).Ой-ой, бу
тырманы кем аяк астына ташлаган?(елый, маңгаен уа)
Әби: Аллага шөкер, рәхмәт тырмага. Балама
үз туган телен исенә төшерергә ярдәм итте (көлә-көлә оныгын ярата).
Укытучы: Тел турында мәкальләр бик күп.Экранда
язылган мәкальләрнең берничәсен укыйк.Халкыбыз бу матур әйтемнәре аркылы ни
әйтергә теләгән? Үз фикерләрегезне әйтегез.
-Тәмле тел аюны да биетә
-Туган телем-туган илем
-Теле тәмленең дусты күп
Укытучы:Туган телебездә бик күп язучылар
матур әсәрләр тудыралар (язучыларның фотолар күргәзмәсе ), җырчылар моңлы
җырларын башкаралар.(Талгын гына татар көе ишетелә). Кеше кайда гына яшәсә дә
үз милләтеннән, үз теленнән оялырга тиеш түгел. Киресенчә татарлыгыбызны горур
йөртергә тиешбез . Татар кешесе кайда гына булса да, нинди генә эштә булса да
алдан бара, әйдәп бара. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев әйткәнчә :”Без
булдырабыз!”
3.Йомгаклау.
Менә безнең кичәбез ахырына якынлашты.
Бәйрәм ахырында үзегез телебез турында ни аңладыгыз? Үзегезне татар телен камил
беләбез дип әйтә аласызмы ?Сез, без татарча сөйләшмәсәк, татар теленең киләчәге
бармы?Тактада табигать күренеше рәсеме. Әгәр сез татарча гына сөйләшсәгез, кояш
рәсеме куегыз. Русча күп куллансагыз, болыт.(Үзбәяләү)Нинди нәтиҗәгә киләбез?
(Без әле саф татарча сөйләшмибез)
Бергәләшеп “Мин яратам сине, Татарстан!”
җырын башкарып бәйрәмебезне төгәллибез. Һәркем үзе өчен нәтиҗә ясарга тиеш.
1.Ул
мине мәхрүм итмәгән
моңнарымнан,
җырымнан,-
Мин
карында чакта ук
аккан
ул тамырымнан.
Иркәли алмас идем мин
җирнең иң иркә гөлен,-
Белмәсәм туган телемне,
булмаса туган телем.
Башка телләрдә әйталмас,
аңлата алмас сүзне,
Туган телемдә әйтеп мин
иркәли алам сезне! (Н. Акмал)
2.Татар
булып туганбыз бит
туган
чакта аналардан,
Тик
бүген татарларга
хас
гореф-гадәтләр калмаган.
Тел
онытканнар, уяныйк!
Өйрәник
,әле соң түгел!
Тыңлап
үссеннәр балалар
бишек
җырын, Тукай телен! (Ә. Кәримова)
3.Нинди
таныш моңлы көй бу?
Тукай
җыры-“Туган тел”
Истән
бер дә чыкмый торган
халык
көе “Туган тел”
“Туган
тел”-иң әйбәт шигырь.
“
Туган тел”-иң әйбәт китап.
“Туган
тел”-иң әйбәт җыр.
Туган
тел-иң әйбәт тел.
Туган
тел әйбәт булганга
Шигыре
дә, китабы да ,
җыры
да иң әйбәттер (Р. Миңнуллин)
4.Дөньяга
аваз салдым мин татар гаиләсендә.
Әти-әни
өйрәтте татарча сөйләшергә.
Мин
бит татар малае, Ямурзам-өем минем.
Мин
бит татар малае, Татарстан-минем илем.
Сүз
бирәмен үземә милләтемне якларга,
Беркемнән
дә курыкмый, туган илне сакларга. (Ф. Насыйбуллин)
5..Туган тел-иң татлы тел,
Туган тел- иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма-
туган телне онытма!(Ш. Галиев)
6..Дөньяда иң-иң матур ил
Ул-минем туган илем.
Дөньяда иң матур тел
Ул-минем туган телем.
“Балам” диеп, туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнием” дип,әниемә
Мин туган телдә әйтәм
Туган телдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә.
7. “Туган ил” дигән сүзне
Әйтәм мин туган телдә.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам (Э. Мөэминова)
8.Мин бала чактук “әти”,”әни”
Дидем шул тел белән,
Һәм дә әнкәм дә миңа
“бәбкәм”дигән шул тел белән.
Әле дә шул тел белән
Укыйм, язам, сөйләшәм.
Шул татар теле белән
Көйлим берәр көй, көйләсәм. (М. Гафури)
9. Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел.
Татарчасы-туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Ата-анаң, әби-бабаң
Сине сөя торган тел.
Тел кешене дус итә,
Бер-берсенә беркетә.
Бел,балам, син рус телен
һәм онытма үз телең.(Ш. Маннур)
10. И родной тел,и красивый,
Мамам-папамның теле.
Мог я узнать күп нәрсәне
Син родной тел аркылы.
Бу языкта коляскада
Мамам сказку көйләгән,
А затем төннәр буена
Бабуля рассказ сөйләгән.
А потом ни сәбәптәндер
Өйрәткәннәр рус.язык.
Якобы тик шушы телдә
Алам духовный азык.
почему же нас детсадта
Сиңа өйрәтмәделәр
В школе,когда обучали,
Синдә сөйләтмәделәр?
Говорят син Мамай теле
Кирәк түгелсең нигде.
Без тебя и хлеблар үсә,
Нефть табыла везде.
ВУЗга поступать иткәндә
Говорят син кирәкми.
Дальше-больше жить иткәндә
Нужен ли ты вряд ли
И родной тел, и матур тел,
Мамам-папамның теле.
Только я их обвиняю
Өйрәтмәгәнгә сине.
И родной тел,аңлаталар:
Можно жить и быть синсез
Мама, папа, бабуля
Оставили мине телсез. (В, Казыйханов
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.