Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыВнеклассное мероприятие. Әлифба бәйрәме

Внеклассное мероприятие. Әлифба бәйрәме

Скачать материал

Укытучы. Кадерле ата-аналар, кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм.

 Әйе, кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе Әлифба бәйрәменә җыелдык без. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.

Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнде.

     Хөрмәтле ата-аналар! Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур танатана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур! Бәйрәмебез котлы булсын!......

 

1. Тышта ап-ак кар яуганда

Без җыелдык бәйрәмгә.

Безнең шатлык эчкә сыймый

Сезгә ничек сөйләргә

 

2.Бүген бездә зур тантана

Моңсу да ул, ямьле дә,

Әлифбабыз китә бездән,

Бу көн калыр хәтердә.

 

3.      Шатлык балкый бүген йөзебездә

Моңсулык та бар күзебездә

Беренче битеңнән соңгы битеңә

Зур юл үттек үзебез дә.

 

4.      Әлифба алды әтием миңа

Бик-бик сөендем бүген мин шуңа.

Белдем, әлифба- телнең ачкычы,

Белем иленең- тәүге баскычы.

5.      Әлифба син алып кердең

Безне белем иленә.

Ялкаулык та, тырышлык та

Шушы илдә беленә.

6.      Хәрефләрне тиз өйрәндек

     Сүзләр тезеп уйнадык

     Көн дә иртән сагынып килдек

     Мәктәптән без туймадык.

7.      Бәхетле мин, Әлифбам

Анам телен өйрәндем.

Үстем инде, Әлифбам

Тәртипкә дә өйрәндем.

 

8.Без көлдек тә, еладык та,

Шатландык һәм көендек.

Хәреф арты хәреф белдек,

Сүзләр төздек, сөендек.

 

Җыр:  Әлифба

 

 

 

 

 

1.      Әлифба, Әлифба

Беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә

Зур бәйрәм шикелле.

 

2.       Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

 

1.      Һәм алар бик матур

Сүзләргә әйләнде.

Сүз төзеп укуы

Кызыклы, күңелле.

 

 

3. “Ә”  Әткәй, әнкәй, газизләрем,

Гомер биргәнсез безгә

Изге итеп үстерәсез

Мең рәхмәтле без сезгә.

 

4. “Л” Өйрәндем мин күп хәрефләр

Тырышып, тирләр түгеп

Мин яратам “Л” хәрефен

Кабатлыймын “Л” диеп.

 

5. “И” “И” хәрефе ипидә бар

Бар ул Ил һәм Иректә

“И” хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

 

6. “Ф” Фил бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә

Һаман  тора күз алдымда

Күрсәм дә тик төшемдә.

 

7. “Б” Бөрлегәнем, җиләгем, дип

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.

.

 

8. “А” Алма диләр алларын да

Яшелен дә , агын да.

Гел аласы килеп тора

“Алма” дигән чагында.

 

 

2 ук. 39 хәреф белән

Таныштык без тиз генә,

Олы ярдәмче булдың син,

Рәхмәт инде, Әлифба!

Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба!

 

Җыр: Әлифба

 

(Әлифба керә).

Әлифба. Мин Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберебезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч, укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр,

Балалар, булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

Ул китаплар бик күп төрле,

Анда барсы язылган,

Елгалар һәм диңгезләр,

Җир дә түгәрәк икән.

Күк йөзенең юк чите,

Космонавтлар белде,

Яңгыр, яшен, күк күкрәүләр,

Бар да могҗиза икән.

Машинистлар, тегүчеләр,

Пешекчеләр, тимерчеләр,

Урманчылар, шахтерлар,

Космонавт, актерлар,

 

Трактористлар, врачлар,

Җырчылар, савымчылар-

Барысы да кайчандыр

Беренчегә кергәннәр.

Парта артына утырып,

Әлифбаны күргәннәр.

Укытучы. Дөрес, күреп кенә калмаганнар, ә аны өйрәнгәннәр. Әйдәгез әле без дә Әлифбаның безне нәрсәгә өйрәткәнен крсәтеп китик.

1 ук. Әлифбада утыз тугыз

Хәрефне без өйрәндек,

Җырлар итеп җырладык та,

Шигырь итеп сөйләдек.

2 ук. Хәреф безгә юлны ачты

Әкиятләр иленә.

Шигырьләр һәм хикәяләр

Өйрәндек без тиз генә.

3 ук. Сәнгатьле итеп сөйләргә,

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең син, Әлифба.

4 ук. Кызларны ул зур ярдәмче,

Булышчы булсын диде.

Эшләгән һәрбер эшләре

Елмаеп торсын диде.

5 ук. Ә малайларга Әлифба

Өйрәтте җитез булырга.

Батыр, кыю кешеләрдән

Үрнәк алып торырга.

6 ук. Өйрәтте Әлифба безне

Табигатьне сөяргә.

Кечкенә дусларыбызга

Бул син, дустым, дияргә.

7 ук. Курыкмаска салкыннан,

Яңгыр, яшен, карыннан.

Дус булсагыз, яратсагыз,

Файда тияр барыннан.

8 ук. Өйрәтте чиста булырга,

Пөхтәлекне сакларга,

Усал, ямьсезләрдән безгә

Кечкенәләрне якларга.

 

 

Әлифба. Күреп торам бик күп нәрсә

Сезнең хәтердә калган.

Тагын бер дустыгыз бар,

Ишек артында торган.

1 ук. Әйдә инде, кыенсынма,

Азбука, син түрдән уз,

Әлифба кебек, безгә син

Ярдәм иткән якын дус.

(Укучы Азбуканы җитәкләп алып керә).

Азбука:

2 ук. Онытмабыз сине дә без,

Һәрбер битең кадерле,

Сөйләп күрсәтәбез әле,

Син өйрәткән шигырьне.

 

3. Слава миру на земле!

Слава хлебу на столе.!

Слава тем кто хлеб растил,

Не жалел трудов и сил.

 

4ук. Ял минутлары да истә,

Күрсәтеп китик әле,

Сәламәт, җитез булырга,

Өйрәтте алар безне.

Ял минутлары:

 

 (Математика керә).

Математика. Исәнмесез, кадерле дусларым. Минем дә сезне сынап карыйсы килде әле. Сез инде мине Әлифба белән бергә укый башладыгыз. Бик күп мисал, мәсьәләләр чиштек. Әйдәгез әле, кем җитез, кем күпме мәсьәлә төзи ала, кем зирәк икән?

    5) Әни уенчыклар алган,

        Балаларга тараткан.

        Алсуга  ул биргән шар,

        Илгизәргә самовар.

        Илсур улына барабан,

        Гөлназ кызына диван,

        Санагыз әле, дуслар,

        Күпме уенчык булган?

 

    6) 7 малай урамга

        Чыкты футбол уйнарга

        3 әү килде тагын да

        Исәплә син барын да!

 

    7) Айдар китте урманга

         Тәмле җиләк җыярга

         Менә 10 җиләк тапты

         5 не авызга капты.

         Ничә калыр чиләккә?

 

     8) Ак каенда 3 чыпчык

         Түбәдә 5 сыерчык.

         Әйтмәс микән берегез,

         Барысы ничә кошчык?

 

Афәрин, дусларым! Мин бик шат, рәхмәт сезгә. Алга таба уңышлар телим сезгә.

 

Туган тел. Исәнмесез, минем матур,

Сөекле дусларым.

Тырышып укучы

Кызларым, улларым.

Әлифба бәйрәмен

Мин котлыйм ихластан

Афәрин, дусларым,

Уңгансыз һәр яктан.

Әлифба. Яратып укыгыз,

Туган тел китабын,

Анда күп әкиятләр,

Рәсемнәр күп тагын.

Ул сезне өйрәтер

Ватанны сөяргә

Табигать-ананың

Кадерен белергә.

 

10 укучы.

Рәхмәт, Туган тел, сиңа

Безгә килүең өчен

Дуслашырбыз, серләшербез

Белем алып үтәр безнең

Туачак һәр көнебез.

 

Әлифба.  Китап – ярдәмчең синең,

Дустың, киңәшчең синең,

Ул хөрмәткә бик хаклы

Кадерлә син китапны.

 

Азбука. Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма, син

Керле кул белән аны,

Беркайчан да тотма син.

Математика. Кат-кат уйла хисапны,

Дөрес чыгар шул чакны.

Уйла җитез, уйла тиз,

Биш кат үлчә, бер кат кис.

Туган тел. Дәфтәрең чиста булсын,

Китабың көлеп торсын,

Ачып җибәргәндә син,

Үзлегеннән укылсын.

 

 

 

Бергә. Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез һәммәбез.

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.

 

Әлифба. Менә, дуслар, минем сездән

Китәр сәгатем җитте.

Яратыгыз әти-әнине,

Сөекле туган илне.

Бергә. Рәхмәт сиңа, Әлифба,

Хуш, хуш, Әлифба.

 

Җыр:

 

Укытучы. Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез. Әйдәгез, аларга зур рәхмәтебезне белдерик(Укучыларның үз куллары белән әзерләнгән бүләкләре тапшырыла).

 

 

 

1.Без әле язгы күбәләк

Кырга чыгасыбыз бар

Кырга чыгып, очып, уйнап

Гөлгә кунасыбыз бар.

 

2.Без әле янган шәм генә

Йолдыз буласыбыз бар.

Йолдыз булып кызыктырып

Янып торасыбыз бар.

 

3.Без әле нәни кош кына

Оя корасыбыз бар.

Белем диңгезләрен кичеп,

Дөнья гизәсебез бар.

 

4. Без юлларга чыктык кына

Күңелдә якты теләк.

Иң дөрес, иң туры юлны

Сайлашырга сез кирәк.

 

5.Алда көрәшләр дә булыр,

Югалып калсак кинәт.

Егылганда тотынырга

Көч бирергә сез кирәк.

 

6.Сүнгән чакта өметебез,

Калмаган чакта терәк,

Күз яшьләрен сөртә-сөртә,

Юатырга сез кирәк.

 

7.Боекмас өчен күңелләр,

Кимсенмәс өчен йөрәк.

Күңелләрне дәртләндереп

Җилкетергә сез кирәк.

 

8.Уңыштан башлар әйләнеп

Шатлыктан типсә йөрәк

Сез кирәк әти-әнием,

Укытучым сез кирәк.

 

Җыр:

Барысы бергә.

Сезнең алда без

Вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

«2» ле алмаска,

Тырыш булырга,

«5» кә укырга.

 

 

 

 

Дөрес итеп утырып,

         Язам җайлап, матурлап,

         Ярамый бит дәфтәргә

         Төшерергә кара тап.

         Апа әйтә: хәрефләр

         Тигез генә язылсын,

         Синең язган язуны

         Бар кеше дә танысын.

         Әлифбаны карадым,

         Бар хәрефне таныдым,

         Авылга хат языйм әле,

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие. Әлифба бәйрәме"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Психолог-перинатолог

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 367 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.01.2016 514
    • DOCX 79.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Халитова Гелшат Нургалиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Халитова Гелшат Нургалиевна
    Халитова Гелшат Нургалиевна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 11023
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Работа классного руководителя по организации взаимодействия семьи и школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 406 человек из 64 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 548 человек

Курс повышения квалификации

Уверенность, уверенное поведение, воспитание волевых привычек, развитие учебной мотивации у детей и подростков

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 82 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 248 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы взаимодействия образовательной организации с семьями обучающихся

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 41 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 88 человек

Мини-курс

Цифровая трансформация в бизнесе: аспекты управления и развития

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегии бизнес-развития

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные подходы к духовно-нравственному воспитанию дошкольников

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 13 человек