Инфоурок Классному руководителю КонспектыВнеклассное мероприятие на тему "Чыршы бәйрәме"

Внеклассное мероприятие на тему "Чыршы бәйрәме"

Скачать материал

Төзеде: Азнакай шәһәре 9 нчы санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең

 I  категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Хөснуллина Рәмзия Миргазиян кызы.

Башлангыч мәктәп укучылары өчен

Чыршы бәйрәме.

 Катнашалар: Кыш бабай, Кар кызы, Фокусчы, Убырлы карчык, 2 алып баручы, Яңа ел, Җепшекбану.

Җиңел генә көй яңгырый. Балалар, аяк очларында йөгереп кереп, чыршы тирәли тезеләләр.

Балалар. Исәнме, Чыршы!

1 нче алып баручы:   Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Туган җиребезгә Яңа ел килә. Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.

1 нче укучы.

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ак бүздәй йомшак кар белән,

Җирне биләүләп төрде.

2 нче укучы.

Кыш  ул йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән  күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм ?-диеп сорасагыз,

Балалар (бергә).Бездә  бүген чыршы бәйрәме!

2 нче алып баручы.  Чыршы турында җыр беләсезме, балалар?

Балалар. Әйе.

1 нче алып баручы.  Алайса, әйдәгез, бергәләп җырлыйк.

Кыш яки чыршы турында җыр җырлана.

3  нче бала. Безнең бәйрәмгә  ерактагы кышкы урманнан  Кар кызы килгән. Үзе белән кунаклар алып килгән.

Залга Кар кызы, гномиклар керә.

Кар кызы. Исәнмесез, дусларым! Яңа ел белән котлыйм сезне!Миңа ияреп кечкенә гномиклар килде. Алар үзләре белән  күчтәнәч алып килделәр. Хәзер алар сезгә үзләренең күчтәнәчләрен  күрсәтерләр.

Гномиклар биюе.

1 нче алып баручы.

Нидер җитми бит чыршыга,

Карагызчы, балалар!

Белдем,белдем:утлар янмый.

Нигә янмый соң алар?

2 нче алып баручы.

Бәйрәмебез гади түгел,

Зур шатлыклар бәйрәме,

Чыршы балкып торыр иде,

Ничек кабызыйк аны?

Балалар. Тылсымлы таяк белән.

Кар кызы.  Минем тылсымлы таягым бар иде. Күрмәдегезме, балалар?

Балалар. Юу-ук.

Кар кызы. Кая микән тылсымлы таягым?(эзли, чүлмәк таба).Карагыз әле нәрсә таптым мин. Анда кемдер бар! Ул –бу чыкмасын,тизрәк алып китим аны биредән.

  Кар кызы югала. Ишектән фокусчы белән Кар кызы  керә.

Фокусчы. Исәнмесез, нәни дусларым, кадерле кунаклар!  Исәнме Кар кызы, минем коткаручым. Әллә ничә еллар буе шушы савытта утырдым.  Әл дә син күреп алдың, мине  коткардың.

1 нче алып баручы. Хөрмәтле фокусчы, Кар кызының тылсымлы таягын күрмәдеңме?

Фокусчы. Тылсымлы таягым бар минем. Бу түгелме?

Фокусчы таягын бирә.Кар кызы чыршыдагы утларны яндырмакчы була. Утлар янмый.

Кар кызы. Бу минем таягым түгел(елый)

Фокусчы. Кар кызы, тынычланыгыз! Утны яндырмаса да, әлеге таяк миңа сезнең өчен төрле фокуслар күрсәтергә ярдәм итәчәк.

Фокусчы  фокуслар күрсәтә.

Фокусчы. Ә хәзер кар кисәгеннән кар сылуын ясыйк.

Фокусны күрсәткәндә сөйләшә -сөйләшә Убырлы карчык белән Җепшекбану керә.

Фокусчы. Тизрәк китим әле мин. Йә убырлы карчык мине тагын чүлмәккә утыртыр.

Фокусчы чыгып китә.

Убырлы карчык. Мин Карсылуга охшаганмы?

Алып баручы. Карсылу гүзәл,чибәр, бизәнгән була.

Убырлы карчык. Ник мин дә бизәнәм хәзер.(Чыршыдан ялтыравык алып муенына тага) Менә нинди матур булдым. Шулаймы, балалар?

Балалар. Әйе.

Убырлы карчык. Менә, күрәсеңме, балаларга ошады. Шулай булгач, без әле биеп тә күрсәтәбез.

Убырлы карчык белән Җепшекбану күңелле көй астында бииләр..

Кар кызы. Нишләргә инде безгә? Ничек бу явызларны куып чыгарырга.

2 нче укучы. Матур бәйрәм җырыбыз
Яңгырагач еракка,
Кыш бабабыз ишетеп
Килер безгә кунакка.

Ишек артында Кыш бабай тавышы ишетелә.

1 нче алып баручы.  Балалар нинди тавыш ул? Әллә инде Кыш бабай килеп җитте?

Залга кыш бабай керә.

Кыш бабай.  Киләм,киләм. Убырлыны куам.

Убырлы карчык.  Кума,кума, Кыш бабай, мин тәртипсезләнеп йөрмим. Балаларны куркытмыйм, рөхсәт бир, безгә калырга.

Кыш бабай. Балалар, убырлы шулай үтенеп сорагач, калдырыйкмы?

Балалар. Әйе,калсын!

Кыш бабай. Исәнмесез дусларым!

Көттердем булса кирәк.

Җыелгансыз бәйрәмгә

Биик, җырлыйк бергәләп.

Күңелле көй яңгырый. Балалар чыршы тирәсендә әйләнеп бииләр. Кыш бабай да алар белән бии. Бераздан Кыш бабай бер як читкәрәк китә дә такмак әйтеп, кул чабып тора.

Кыш бабай.   Бәйрәмгә дип килгәннәр,

 Яңа күлмәк кигәннәр.

Йөзләрендә нур уйный,

Бары да менә дигәннәр.

Сагынып килдем мин сезне,

Үтеп океан, диңгезне.

Нинди матур үскәннәр!

Алма кебек пешкәннәр!

Ныграк бас, ныграк!

Әнә шулай, бас-бас-бас!

Уф,капчыгым, капчыгым,

Авыр, аркамны баса.

Кыш бабай аркасыннан капчыгын сала. Башкалар да биюдән туктый.

Җырлы-биюле уен оештырыла.

Кыш бабай. Балалар, безнең чыршының утлары кабынмаган. Әйдәгез әле бергәләп чыршы утын кабызыйк.

Таягын өч тапкыр  кагып, кабыза. Балалар көч биреп торалар.

Кыш бабай. Чыршы бәйрәмендә сүз сөйләр өчен шигырь ятлагансыздыр бит, балалар!

Барысы да. Ятладык.

1 нче алып баручы. Әйдәгез әле, балалар, Кыш бабайга, ятлаган шигырьләрегезне сөйләп күрсәтегез әле.

Кыш бабай.  Хәзер бүләкләр өләшәм,

Капчыгымны куям да.

Балалар  шигырь сөйлиләр.

1. Урманнарга, бакчаларга,
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә төшә генә.
2.Һава саф – рәхәт суларга,
Яп-якты бөтен урын,
Кыш бабай килде кунакка,
Җир киде җылы тунын.

 3.  Яңа ел килде дип

Бар дөнья шатлана.

Җир өсте аклана,

Күңелләр пакълана..

4. Яңа ел килде дип,

Урман-кыр куана.

Чыршылар,усаклар

Ак карга коена..

5. Яңа ел килде, дип

Җәнлекләр сөенә,

Яңа ел, Яңа ел

Рәхим ит өемә.

Кыш бабай шигырь сөйләгән балаларга күчтәнәч тарата.

Кыш бабай. Менә рәхмәт, балалар! Матур сөйләдегез.Кемнәр кар белән уйнарга ярата? Бу уенга шундый балалар чыксын әле.Әйдәгез, кар йомарламнары белән уен уйнап алыйк.

Күңелле көй астында кар йомарламнары белән уен уйнатыла.

Алып баручы. Чыршы бездән җыр көтәдер. Әйдәгез чыршы турында җыр җырлап алыйк.

Балалар түгәрәк буенча җыр җырлап йөриләр. Җыр  “ Чыршы янында”.

Кыш бабай:яңа елга бик нык әзерләнгәнсез икән, балалар, шигырьләр дә бик күп ятлагансыз, җырлар да өйрәнгәнсез.Сезнең белән миңа бик күңелле. Шулай булса да, сезне калдырып китәргә туры килә, вакыт җитте.

Балалар. Кыш бабай, китмәгез әле.

Кыш бабай. Юк , балалар, булмый. Мине бүтән җирләрдә дә сезнең кебек үк  уңган кызлар,булдыклы малайлар көтәләрдәер. Аларга да күчтәнәчләрем бар.(Капчыгын җилкәсенә сала.) Хушыгыз, кадерлеләрем!

Икенче елга мин килгәнче зур үсеп торыгыз, әйбәт укыгыз, әти-әниләрегезгә булышыгыз, чын кешеләр булып үсегез!

Кар кызы: Сау булыгыз,  дусларым! Киләсе очрашуларга кадәр.

Балалар: Сау бул, Кыш бабай, сау бул, Кар кызы.

1 нче алып баручы. Бәйрәм үтте, сәгать сукты –

Яңа ел килә безгә.

Яңа бәхетләр китерсен  

Сезнең һәрберегезгә.

Залга Яңа ел булып киенгән бала керә.

Яңа ел. Исәнмесез, мин-Яңа ел, сезне бәйрәм белән тәбрик итәм!

Яңа елның ишеген ачкан кебек,

Сезнең янга мин дә килеп кердем.

Нигезләрем минем ныклы булсын,

Котлы булсынбу ел, котлы булсын!

Беләм, миннән һәркем нидер көтә,

Шатлык, бәхет, сөю өмет итә.

Җидә бәхет һәрчак ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел, котлы булсын!

2 нче алып баручы. Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез , дуслар, моңаеп.

1 нче алып баручы. Яңа ел котлы булсын,

Дөньялар тыныч торсын,

Балалар үсеп торсын,

Табыннар тулып торсын!

Заманча ритмлы көй яңгырый.Шул көйгә күмәк бию башкарыла.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие на тему "Чыршы бәйрәме""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Художественный руководитель

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Материал по внеклассной работе предназначен для учителей начальных классов. Это новогоднее мероприятие можно проводить в малокомплектной школе.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 672 122 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.02.2024 66
    • DOCX 23.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хуснуллина Рамзия Миргазияновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4240
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы взаимодействия образовательной организации с семьями обучающихся

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 41 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 88 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы профориентационной работы в деятельности педагога

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 95 человек из 35 регионов
  • Этот курс уже прошли 125 человек

Курс повышения квалификации

Медиаграмотность как форма работы с современным родителем

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 127 человек

Мини-курс

Литературные пути: от биографий к жанрам

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Воспитание будущего поколения: от педагогики до игровых технологий

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 18 человек

Мини-курс

Основы политической науки

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе