Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Внеклассное мероприятие на тему " ТИРБӘЛӘБЕЗ ӨЧ БИШЕКТӘ"

Внеклассное мероприятие на тему " ТИРБӘЛӘБЕЗ ӨЧ БИШЕКТӘ"



Осталось всего 2 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Минзәлә районы

Кадрәк төп белем мәктәбе













ТИРБӘЛӘБЕЗ ӨЧ БИШЕКТӘ.







(башлангыч сыйныфлар өчен)











Зөлфия Евграпова һәм Гөлсинә Сафиуллина, Минзәлә муниципаль районы Кадрәк төп белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары





ТИРБӘЛӘБЕЗ ӨЧ БИШЕКТӘ.

(Әдәби- музыкаль кичә)


Максат:туган ягыбызга,туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;

татар халкының гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү;

туган авылыбызның тарихын өйрәнү;

Җиһаз:Бишек,бишектә бәби тирбәлә; туган як рәсемнәре; мәктәп

елларына багышланган альбомнар

Мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран укытучылар бәйрәмебез кунаклары


Кичә барышы:

Музыкаль фон.

1нче алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, кадерле укучылар! “Тирбәләбез өч бишектә” дигән әдәби- музыкаль кичәне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

  • Сез беләсез микән, кеше үз гомерендә, сабый чактан алып, җиткән егет я кыз булып үсеп җиткәнче өч бишектә тирбәлә.

Беренче бишек – алтын бишек, тал бишек. Бишектә бала тынычланып, юанып, иркәләнеп, назланып йоклый. Бишек тирбәтеп җырлаучылар – бала күңеленә тәүге шәфкать, миһербан, изгелек оеткысы салучылар – әниләр, әбиләр, апалар. Аларның татлы, йомшак теленнән, изге күңелләреннән балага иң гүзәл хисләр, матурлык иңә, сабый иң саф, мәңгегә хәтергә сеңәчәк хисләрне күңеленә сала.

Сәхнә (бишекне ике яктан әти һәм бабай тотып селкетә, бишектә - бәби).

Бабасы. Улым, бәбәй йокламый әллә?

Әтисе. Юк әти, йоклалап китә алмый әле никтер, күзләре ачык.

Бабасы. Һәйт, шаян, йокламаган шул. Әнисен көтә инде ул, бишек көе көтә. Ай-һай, иркәләнеп җитте безнең бәбәй. Килен, килен! Кил әле монда!

Килен. Әү, әткәй, ни бар? Икегезгә бер бала, шуны да йоклата алмадыгызмы әллә?

Бабасы. Чү, килен, шаулама. Синең бишек җырыңны гына көтә ул. Йокыга оеган инде үзе, оеган...


(Килен бишек җырын көйли)

Әлли-бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу

Бәү-бәү итеп күз йомып

Изрәп кенә китәр бу.


Алма кебек тәгәрәп

Үсеп буйга җитәр бу.

Абыйлары артыннан

Казаннарга китәр бу,

Казаннарда укыгач

Галим булып китәр бу.

Ә – Ә – Ә ...

2 нче алып баручы. Менә сабый үсә, бишектән төшә, тып-тып атлап, егыла – тора, туган җиреннән атлап китә. Аның йөзен кояш нурлары иркәли, нәни тәпиләрен туган җиренең йомшак чирәмнәре назлый, алсу битләреннән туган төбәгенең җылы җилләре үбә. Инде төшенгәнсездер: икенче бишек – туган җир, туган төбәк, туган як. Без аңа иркәләп туган ягым – яшел бишегем дип эндәшәбез. Сез беләсез туган ил, туган җир, туган як – ул - синең әтиең, әниең, апаң, энең, сеңлең, әбиең, бабаң. Ул – синең туган, яшәгән өең, урамың, авылың. Ул – синең сулаган һаваң, басып йөргән җирең. Безнең барыбыз өчен дә газиз туган илебез – Татарстан Республкасы.

1нче укучы.

Җилфер-җилфер итә байрагыбыз

Ниләр сөйли соң ул җилләргә?

Көрәшүче татар халкыннан ул

Сәлам әйтә азат илләргә.

Өч төс балкый безнең бу байракта:

Ак төс- безнең намус төсебез,

Яшел төсе- безнең яшәү төсе

Кызылында чагыла көчебез.

Җилфер-җилфер итә безнең байрак

Элеп куйдык аны биеккә

Дөнья безнең шушы байрак аша

Омтылышны күрсен иреккә.

( “Мин яратам сине, Татарстан” җыры(Р. Рәкыйпов сүзләре, Р. Андреев көе) башкарыла)

1 нче алып баручы. Ә сез беләсезме, балалар, Татарстандагы иң матур авылны? Әлбәттә, ул – Кадрәк!

2нче укучы.

Минзәләнең борма ярларына

Сыенгандай авыл утырган

Килгән – киткәннәргә су буеннан

Яулыкларын болгый тупыллар.


Тургай, сыерчыклар саләм бирә

Әйдә, безгә рәхим итегез!

Күңелебез кырлар кебек иркен

Бездә кунак булып китегез!


Авылыбызның капкалары ачык,

Йөзе якты, әзер табыны

Изге теләк белән каршы ала

Һәр кунагын Кадрәк авылы.

(“Туган авыл” җыры (Габдулла Тукай сүзләре, татар халык көе) башкырыла)

2 нче алып баручы. Хәзер инде, укучылар, яшел бишегебез Кадрәк турында, туган авыл турында сөйләшик. Сөйләргә, тыңларга да, җырларга-биергә дә вакытыбыз калсын өчен, без аңа викторина рәвеше бирик тә, сорауларга тиз һәм төгәл итеп җавап табарга тырышыйк.

Викторина сораулары.

  • Кадрәк дигән исем нәрсәне аңлата?

  • Кадрәктә ничә кеше яши?

  • Кадрәктә ничә йорт бар?

  • Кадрәктән Минзәләгә ничә километр?

  • Кадрәк төбәгендә нинди авыллар бар?

  • Кадрәк елгасының исеме? Кайдан башлана? Кая коя?

  • Кадрәктә ничә урам бар? Исемнәре?

  • Кадрәктә нинди җәмәгать биналары бар? Аларда кемнәр эшли?

  • Кадрәк каеннары” җырын кем язган?

(Активларга кечкенә призлар тапшырыла).

  • Инде “Кадрәк каеннары” җырын да тыңлап алыйк.(Автор Сабирҗанов Миргасыйм башкара).

3нче укучы.

Безнең авыл чишмәле,

Борма – борма инешле,

Безнең авыл бакчалы,

Татлы-тәмле җимешле.

Җырга салып җырлап була

Исеме дә килешле.

4нче укучы.

Гөл тулы әрәмәсе

Яланнары,урманы

Йә, әйтегез, кемнең бар

Шул авылда булганы?

5нче укучы.

Ул – минем туган авыл,

Ул – синең туган авыл.

Үзең туган авыл гына

Шулай матур була ул,

Бик кадерле була ул.

1 нче алып баручы. Инде менә өченче бишек турында сөйләшер мизгел җитте.Сез эчтән генә “ үскән баланы сала торган бишек тә була микәнни?” дип уйлап утырасыдыр, хәтта көләсездер дә әле. Әнә ич, елмаясыз, көләсез.Ә сез аны беләсез һәм үзегез үк әйтеп тә бирерсез әле. Тик башта менә мине тыңлагыз :

Кеше өчен дөньяда бик тә сөекле, ягымлы бер йорт бар. Адәм баласы иң рәхәт, иң матур көннәре шунда узган көннәредер.

Адәм баласы, анда надан хәлдә кереп, укырга, язарга, кешеләр белән ничек мөгамәлә кылырга кирәк икәнен аңлап чыга.

Ул әллә ничә адәмнең әллә ничә баласын бер – беренә таныштырыр, бер – беренә дус кылыр. Адәм баласының зиһене артырга, фикере үсүгә ярдәм итәр.Төрле нәрсәләрне белдерер. Ата – анага, туганга һәм башка якын кардәшләренә ничек мөгамәлә кылырга кирәк икәнен күрсәтер.

Ул адәм баласын хурлыкка төшерә торган наданлыктан коткарыр. Кайда булса да хөрмәт күрә торган олы бер дәрәҗәгә ирештерер.” Бу нинди урын?

  • Әйе, сез дөрес әйттегез. Бу – мәктәп. Адәм баласы укый, белем ала, үсә, тәрбияләнә, акыл туплый, тәҗрибә җыя торган өченче бишек – гыйлем (белем) бишеге.

( “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры башкарыла)

2 нче алып баручы.Укучылар! Мәктәп – авыл көзгесе, авылның йөзек кашы, авыл тарихы да әле ул. Чөнки адәм баласы гомер буе белемгә омтылган, табигать серләрен ачарга, күпне белергә тырышкан. Ә күпне беләсе килгән кешенең юлы мәктәпкә илткән. Менә сез укыган якты, җылы, матур мәктәпнең – әби – бабайларыгыз, әти – әниләрегез, олы һәм кече туганнарыгыз укыган гыйлем бишегенең дә авыл тарихы кебек үз тарихы бар. Мәктәп тарихына анда укыткан укытучылар һәм анда белем алган укучылар уелып кала. Димәк, сез дә мәктәп тарихын, авыл тарихын язышучылар. Ә менә бүген безнең кичәбезгә шушы мәктәптә укыган, аннары укыткан ветеран укытучы Нәҗмиев Рөстәм абыегызны һәм шушы мәктәптә укыткан Нәҗмиева Фәридә апагызны чакырдык. Хәзер сүзне аларга бирәбез.

(Ветераннар мәктәп тарихын сөйлиләр).

1 нче алып баручы.Рөстәм абый, Фәридә апа, кунакларыбызны хөрмәтләп,сезгә рәхмәт әйтеп, кичәбезне ямьләндереп Зилә бер биеп алсын әле.

( Зилә башкарыунда татар халык бию ).

2 нче алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар. Кичәбезнең ахырына якынлаштык. Өч бишек бар икән бала тормышында: талбишек – алтын бишек, туган җир – яшел бишек, мәктәп – гыйлем (белем) бишеге. Өч бишек тә, бер булып, төрле чорда сезне үстерә, чыныктыра, зур тормышка әзерли. Яратырга, хөрмәт итәргә, олыларга өйрәтә. Тәрбияле, белемле, әдәпле булырга, үстергән әти – әнине, белем биргән апа – абыйларны, өлкәннәрне, авылдаш – якташларны ихтирам итәргә өйрәтә.

Тал бишегем, яшел бишегем, белем бишегем – зур тормышка гомер ишегем диясе генә кала. Укытучы апагыз буларак, укучыларым сезгә, кичәбезне йомгаклап, шигъри теләкләремне җиткерәм:

Кешеләрне ярат, әйбәт гадәтле бул,

Сабыйларны кыерсытма – әдәпле бул!

Ихтирам ит олыларны, кечеләрне

Яшьтән өйрән яратырга кешеләрне!

Очрашканда исәнләш син – телең калмас,

Сәламеңне алмаса тик надан алмас.

Ата – ана хакын хакла – тел тидермә,

Тыңлаучан бул, каршы әйтеп җан көйдермә.

Олыларны бик тә кирәк күңелен күрү,

Ярдәм итеп өйләренә барып йөрү.

Тәртибең дә, укуың да булса үрнәк,

Үзеңә дә килер шулчак кадер – хөрмәт.




57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 01.10.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров10
Номер материала ДБ-228292
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх