1036621
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 1.410 руб.;
- курсы повышения квалификации от 430 руб.
Московские документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ ДО 90%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО до конца апреля!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности №038767 выдана ООО "Столичный учебный центр", г.Москва)

ИнфоурокКлассному руководителюПрезентацииВнеклассное мероприятия на тему "Мужество"

Внеклассное мероприятия на тему "Мужество"

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Тема.  Нәрсә соң ул батырлык?

 

Максат.

1.Батырлык төшенчәсен аңлату, батырлыкны  дәлилли белүләренә ирешү. Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү.

2. Укучыларны мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәтү аша, сугыш ветераннарына хөрмәт – ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү.

3. Сөйләм әдәбен камилләштерү буенча эшләү.Сәламәт, тыныч  яшәүнең әһәмиятенә игътибарны арттыру.

 

Җиһазлау.

1. Дәреслек.

2. Сүзлек.

3. Өстәмә әдәбият.

4. Магнитофон.

5. Компьютер.

6. Карточкалар.

7. Китап күргәзмәсе

 

Дәреснең тибы. Бәйләнешле сөйләм үстерү.

 

Дәрестә кулланылган метод һәм алымнар: сүзлек белән эш, презентация күрсәтү, әңгәмә,сорауларга җаваплар бирү, карточкалар белән эшләү, эпиграфлар барлау, кроссворд чишү һ.б.

 

Дәреснең эпиграфы.

Батырлык ул – рухи матурлык...Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән .Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җырларга кергән. Шул олуг батырлык алдында безнең чор кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле...

                                                                                                                 Минтимер  Шәймиев

Дәрес барышы.

I. Оештыру. Дәрескә хәзерлекләрен тикшерү.

 

II. Үткән белемнәрен актуальләштерү.

1. Сорауларга җавап бирү, биремнәрне үтәү.

а) Батырлык сүзе нәрсәне аңлата?

б) Сез аны ничек аңлыйсыз?

III. Яңа теманы формалаштыру.

Хөрмәтле кунаклар, укучылар! Безнең бүгенге дәресебез нәкъ менә шундыйлар хакында.

1. Укытучы: Укучылар, мин сезне бүген батырлык темасына сөйләшүгә чакырам.Дәрестә түбәндәге схема буенча эшләрбез. Мин сезгә сораулар язылган карточкалар бирәм. Сез дәрес барышында шул сорауларга тулы, аңлаешлы итеп җавап бирергә тиеш буласыз.  

1) Төшенчә биру. Нәрсә ул батырлык?

Батырлык ул кешеләрне бик авыр очракларда коткару. Сугыш вакытында да кешеләр бик күп батырлыклар эшләгәннәр. (Укучылар җавабын тыңлау).

   Ә хәзер аңлатмалы сүзлектән уку.

Батырлык – и.    1) Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык.

2) Батырчылык, тәвәккәллек. (134 б., I том.)

   Чыннан да бу сыйфатлар бик уңай сыйфатлар. Тәвәккәл сүзенә аңлатма да биреп китим әле. 

Тәвәккәл – 1) берәр эшкә кыю керешүче, аны икеләнүсез үтәүче.

2) үз – үзеңә ышанучанлык.

 

Батырлык. Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган.

Мәгънә - асылында, мәңгелеккә

Күңелләргә, җанга уела торган.

Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка һәйкәл куясы?

Чорлар җиле ташларны да уя,

Тик мәңгелек хәтер кыясы!

Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең солдат

Кылган батырлыкка тиңләрлек?

 

Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.

 

Укытучы. Укучылар!  Әйдәгез икенче сорауга җавап бирик әле. Батырлык эшләү өчен нинди сыйфатлар кирәк?(кыю, көчле, тәвәккәл, акыллы, тырыш, зиһенле, игътибарлы, җитез)

2. Бөек Ватан сугышы елларындагы батырларны беләсезме? Исемнәрен атагыз.  Алар нинди батырлыклары белән танылганнар? (Александр Матросов, Газинур  Гафиятуллин, Бари Шәвәлиев, Муса Җәлил, Мәгубә Сыртланова, Фатих Кәрим һ. б.) Укучыларның А. Матросов, Г. Гафиятуллин, Б. Шәвәлиев турындагы чыгышларын тыңлау.

-  Әлбәттә, сугыш аяусыз. Ул беркемне дә аяп тормый. Сугыш дигән сүз әйтү белән нәрсә күз алдына килә?  Күз яше, кайгы, бәхетсезлек ...(слайд)  Безнең үзебезнең авылдан  да әлеге дәһшәтле  сугышта бик күп якташыбыз катнашкан. Шул китүдән аларның яртысыннан азрагы гына туган – үскән җирләренә әйләнеп кайта алды. Без инде алдагы дәресләрдә бу дәһшәтле сугышта катнашкан үзебезнең әби – бабаларыбыз   яки туганнарыбыз  турында сөйләштек. Хәтер китабы һәм “Алар җиңү белән кайттылар” дигән китап белән дә таныштык.  Дошманга күрсәткән батырлыклары өчен җөмһүриятебезнең  200 дән артык кешесе иң югары мактаулы исемгә - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булдылар.

Ф.Яруллин болай ди:

Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең  белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы телем икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр   төрле - төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул”.(Ф. Яруллин. Җилкәннәр җилдә сынала. Сайланма әсәрләр. – 1 том. – 272 – 273 битләр). 

           

IV. Белем һәм күнекмәләрне системага салу.

1.   Бүгенге тыныч шартларда кеше батыр була аламы? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу очракта батырлык нәрсәдә күренә? (Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкин. Намус белән яшәгән кешенең гомере үзе бер батырлык. Тырыш хезмәт куеп эшләп, Хезмәт Батыры була ала. Батыр булу өчен, кеше тиешенчә игътибарлы, сизгер, үз – үзен аямый торган булырга тиеш).

  4 Кыю, патриот, түзем, тәвәккәл, туры сүзле, ихтыярлы кебек сыйфатларны батырлыкка кертергә буламы? Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (Укучы җавабы: кешедә бу сыйфатлар булмаса, ул батырлык эшли алмас иде).

 5. Ничек батыр булырга? Батыр буласың киләме? (Укучы җавабы).

6. Ф. Яруллин белән батырлык төшенчәсен бәйләп буламы? Аның тормышы һәм иҗаты турында нәрсәләр беләсез?

- Ф. Яруллин яшәве һәм иҗат итүе үзе бер батырлык. Гарип килеш тә үзендә көч табып, иҗатка тартылып гомер кичерүе, күп кешеләр кабатлый алмый торган батырлык үрнәге. Ә Нурсөя ханымның аны аңлап, яшь сабыйлардай тәрбияләп торуы – тагын бер батырлык.

Батырлык көндәлек очрап торган авырлыкларга үҗәтләнеп каршы барганда тәрбияләнә.”Н.А.Островский.

   6. Бүгенге көн батырларына син кемнәрне кертер идең? (Конкрет шәхесләр турында).

         Ә хәзер батырлык темасына сез нинди  мәкальләр беләсез? Тикшереп карыйк, мәгънәсен аңлатыгыз.

1. Батыр яуда беленер.

2. Батырга таяк та корал.

3. Батыр башлап җибәрә, артыннан мең кул иярә.

4. Батыр баткактан курыкмас.

5. Батыр үз халкын яклый.

6. Батырлыгыңны мәйданда сынат.

7. Батырлыкта – матурлык.

Укытучы. Укучылар! Әйдәгез тагын бер сорауга җавап биреп китик әле. Батырлык эшләү өчен үзеңне ничек чыныктырырга кирәк?

Укытучы.   Укучылар!Киләсе сорауга да җавап биреп китик әле.  Батырлык турында нинди китаплар укыганыгыз бар?

1. Башлангыч сыйныфта Ф. Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат”, 5 нче сыйныфтаФ. Кәримнең “Үлем уены”, Ф. Хөснинең “малай белән Солдат”, 6 нчы сыйныфтаИ. Газинең “Йолдызлы малай”, Л. Ихсанованың “Лачын кыз”, 7 нче сыйныфта Г. Кутуйның “Сагыну”, Ә. Еникинең “Кем җырлады?”, 8 нче сыйныфта И. Газинең “Газинур”, Ш. Рәкыйповның “Чәчәкләр дә сөйли белә”, М. Җәлил, Ф. Кәрим, Н. Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” (өзек)

V Үзконтроль һәм контроль

Укытучы.Без бүгенге дәрестә кешеләргә хас нинди сыйфатка тукталып үттек? (Батырлык, шул сыйфатның эчтәлеген ачтык, асылына төшендек) Шуннан соң, алда сөйләгәннәрне файдаланып, батырлыкның төп билгеләре барлап чыгыла

Ул гадәттән тыш шартларда кешегә үлем куркынычы янаган вакытта эшләнә.

Батырлар дошманнарга зур зыян китерә: аның техникасын. Җанлы көчләрен юк итә.

Ул, хәрби бурычын үтәү өчен,бөтен көчен, белемен, сәләтен бирә, хәрби техника һәм коралдан оста файдалана.

Батыр курку хисен җиңә.

Батыр үз өстенә җаваплылык хисе, бурыч йөкли.

Батырлык ниндидә хәлиткеч вакытта эшләнә.

Батырлыкны кеше үз эшенең гадел, изге булуына.хаклыгына ышанганда гына эшли.

Батырлык һәрвакыт үз-үзеңне корбан итәргә әзер булуны таләп итә.

 

-                     Батырлык  ул – рухи  матурлык.  Әнә  шуңа  күрә  дә  батырларның  кылган  изге  гамәлләре,  данлы  исемнәре  әкиятләргә  күчкән,  җыр – дастаннарга  кергән.  Һәм  буыннардан – буыннарга  күчеп,  бүгенге  көннәргә  килеп  җиткән. 

VI. Йомгаклау. Билгеләр кую.

1.         -  Сугыш дигән сүзне ишеткәч, күз алдына коточкыч күренешләр килә, дидек, нәрсәләр алар? 

- Күз яше, кайгы, бәхетсезлек, ...

-                     Сугыш  сүзенең капма – каршы мәгънәдәге сүзе нинди сүз булыр?

-  Тынычлык.

-                     Тынычлык сүзен ничек аңлатырсыз?

- Яшәү, өмет, шатлык, сәламәтлек...

- Димәк, без нәрсә яклы икән?

- Без бу дөньяга ярату, Җирне матурайту өчен килгән. Без тынычлык яклы. Без сәламәт яшәү яклы. Матур яшәү үзе батырлык

 Укытучы. Укучылар, Һәйкәлләрдәге, геройлар аллеясындагы чәчәкләр хөрмәт, ихтирам билгесе булып утыралар. Телләре булса, алар һәр үткән кешегә менә шулар турында сөйләрләр иде. Җир йөзендә сугышлар кабатланмасын, яшь егетләрнең гомерләре вакытсызөзелмәсен, әти - әниләр кайгы яше түкмәсен иде.

1. – Укучылар, бүгенге дәрес ничек атала? (“Син батырлыкны ничек аңлыйсың?”)

- Ә менә сез батырлыкны ничек аңладыгыз соң? Нәрсә соң ул батырлык?

 

-Укытучы. Чыннан да, батырлык темасы бүгенге көндә дә актуаль. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез, рәссамнар үз әсәрләрендә зур урын бирәләр.

   Рәхим итеп. Р. Миңнуллинның “Батыр булыгыз” шигырен тыңлагыз.

Батырлыкны эшли ала

Бөтен кеше дә.

Аның өчен кирәк түгел

Алып көче дә.

Ә моның өчен:

Яратырга кирәк бары

Туган җиреңне,

Әти - әниеңне,

Туган илеңне.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Безнең дистә меңнәрчә каһарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк. Аларның батырлыгы, максатка нык омтылышы рухи һәм физик ныклыгы, героик көрәш безгә һәрчак үрнәк булсын иде.

 

Үзгәрсә дә Заман,

Юк, үзгәрми,

Төсе уңмый ”Җиңү” сүзенең!

Нәкъ 70 ел элек

Шундый ук яз

Җиңү алып килгән бу Җиргә!

Сафлар сыек,

 Җиңүчеләр китә

Кими тарих,

 Йолдыз югала.

Мәңгелек моң булып

Хәтер кала

Батырларның даны

Җыр кала.

 

Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар, тик аңа юл үзеңдә бурычлылык хисе, сәяси өлгергәнлек, җаваплылык, әхлакый тотрыклылык тәрбияләү аша үтә. В.А.Сухомлинский “Батырлык һәм тәвәккәллек – ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек  тормышта, эштә дә кирәк”. – дип язган. Батырлык, тәвәккәллек, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатлар ялкаулык, тәртипсезлек, таркаулык, ялган белән көрәштә дә барлыкка килә. Кешенең героик характеры үзендәге начар сыйфатларны җиңүдән башлана.

 

VII. Өйгә эш. Батырлык темасына әкият язып килергә.

 

     





































Зәй муниципаль районы Кадер урта гомуми белем бирү мәктәбе











Ачык тәрбия сәгате

Тема БАТЫРЛЫК













Класс җитәкчесе:

Семенова Роза Николаевна









2015 нче ел

Общая информация

Номер материала: ДБ-228124

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Роль педагога в реализации концепции патриотического воспитания школьников в образовательном процессе в свете ФГОС второго поколения»
Курс повышения квалификации «Роль педагога в реализации концепции патриотического воспитания школьников в образовательном процессе в свете ФГОС»
Курс повышения квалификации «Использование мини-проектов в школьном: начальном, основном и среднем общем и среднем профессиональном естественнонаучном образовании в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Использование игр в развитии и обучении»
Курс повышения квалификации «Сопровождение детского отдыха: от вожатого до руководителя детского лагеря»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты инклюзивного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Теория и практика инклюзивного обучения в образовательной организации в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Мотивация учебной деятельности в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Тьюторское сопровождение обучающихся в системе инклюзивного образования»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогическая диагностика в современном образовательном процессе»
Курс повышения квалификации «Целеполагание как основа современного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Профориентация школьников: психология и выбор профессии»
Курс повышения квалификации «Методы интерактивного обучения»
Курс повышения квалификации «Современные тенденции цифровизации образования»

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.