Инфоурок Логопедия, Дефектология СтатьиВыступление "Мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләгәндә уен технологияләрен куллану"

Выступление "Мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләгәндә уен технологияләрен куллану"

Скачать материал

 

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләгәндә уен технологияләрен куллану.

Дөньяга аваз салган һәр кеше мәҗбүри һәм түләүсез  белем алырга хокуклы. Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем бирү  илебезнең төп бурычларыннан берсе булып тора. Бу чыннан да инклюзив җәмгыять булдыруның кирәкле шарты, анда һәркем үз гамәлләренең кирәклеген һәм ихтыяҗын тоя алырга тиеш. Һәр балага, аның сәламәтлек мөмкинлекләренә карамастан, үз потенциалын тулысынча тормышка ашырырга, җәмгыятькә файда китерергә һәм аның тулы хокуклы әгъзасы булырга мөмкинлек бирергә кирәк. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен белем бирү стандартлары гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартларының аерылгысыз өлеше буларак карала. Бу мәсьәлә бала хокуклары турында декларациясе һәм РФ Конституциясе белән туры килә,  барлык балаларга мәҗбүри һәм түләүсез  белем алу хокукын гарантияли.         Коституцион  хокукны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләре чикләнгән балаларга махсус белем бирү стандарты каралган.

Мәктәпнең бурычы - махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балаларны, аларның социаль хәленә, физик, эмоциональ һәм интеллектуаль үсешенә карамастан, кабул итү һәм аларга әлеге балаларның ихтыяҗларына юнәлдерелгән психологик-педагогик алымнар нигезендә шартлар тудыру.

Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүдә иң мөһим бурыч – аларны мөстәкыйль тормышка әзерләү. Әлеге укучыларның күпчелегендә танып белү активлыгы җитлекмәгән, уку эшчәнлегенә  өлгерә алмыйлар, мөстәкыйльлекләре түбән. Еш кына балаларның дәрестә актив булмавын күрергә туры килә, аларны кызыксындыру да  авыр. Дәрестә төгәл уйланылган эшчәнлектә дә балаларның битараф күзләрен күрергә мөмкин. Шуңа күрә һәр бала дәрестән кирәкле мәгълүмат алсын өчен, материалны ничек тә үзгәртеп, җайлаштырып бирергә кирәк.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар - уникаль балалар, аларга индивидуаль караш кирәк. Әлеге балалар белән эшләгәндә төрле технологияләр кулланыла: мәсәлән, төрле дәрәҗәдәге укыту технологияләре, сәламәтлекне саклаучы технологияләр, уен технологияләре, коррекция-үсеш технологияләре.

Укучыларның уку эшчәнлеген оештыруда  уен ситуацияләрен кулланып укытуны кызыклы һәм эффектив эш алымы дип саныйм.

"Уенсыз тулы акыл үсеше юк һәм була да алмый.Уен-ул зур якты тәрәзә, аның аша баланың рухи дөньясына тирә-юньдәге төшенчәләр, күзаллаулар агымы кушыла.Уен- кызыксынучанлык утын кабызучы очкын”, дип эйткән бөек педагог  Василий Александрович Сухомлинский.

Уен технологиясенең максаты: уку процессы шартларына бәйле рәвештә укучыларның күнекмәләрен, сәләтләрен формалаштыру, стимуллаштыру һәм мотивацион нигез булдыру.

Уен технологиясенең төп бурычлары:

-күзаллауны киңәйтү, танып белү эшчәнлеген, гомуми уку күнекмәләрен үстерү;

-мөстәкыйльлек, ихтыяр көче, хезмәттәшлек, коллективизм, аралашучанлык тәрбияләү;

-игътибар, хәтер, сөйләм үсеше, чагыштыру, уку эшчәнлегенең мотивациясен үстерү;

Уенны куллану дәресне кызыклырак һәм мавыктыргычрак итәргә ярдәм итә. Уен акыл һәм ихтыяр активлыгын үстерә. Катлаулы һәм шул ук вакытта мавыктыргыч шөгыль буларак, ул зур игътибар таләп итә, хәтерне тирәнэйтэ, сөйләмне үстерә. Уен күнегүләре хәтта иң пассив һәм начар әзерләнгән укучыларны да җәлеп итә ала, уңышларына уңай йогынты ясый.

Уен - ул бала өчен рәхәтлек һәм шатлык кына түгел, ә үзләштергән күнекмәләрен ныгыту да. Уенда балалар үзләрен мөстәкыйль хис итәләр, үз теләкләре буенча яшьтәшләре белән аралашалар, үз белемнәрен һәм осталыкларын тормышка ашыралар һәм тирәнәйтәләр. Уйнаганда балалар тирә-юнь дөньяны өйрәнәләр, төсләрне, форманы, материалның үзлекләрен һәм күләмен өйрәнәләр, үсемлекләр, хайваннар белән танышалар, кеше мөнәсәбәтләренең күптөрлелегенә яраклашалар.

Уенны дәреснең барлык этапларында да кулланырга мөмкин: укучыларның белемнәрен тикшергәндә һәм ныгытканда, яңа материалны өйрәнгәндә. Уеннарны коллектив, төркемләп, индивидуаль оештырырга мөмкин.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләгәндә түбәндәге уен ситуацияләрен һәм алымнарын кулланам:

Математика дәресләрендә балаларга саннар белән карточкалар таратам. Укучылар элеге карточкаларны саннарны арту яки кими бару, шулай ук пар саннар, пар булмаган саннар тәртибендә урнаштырырга кушам. Бу уенны белемне актуальләштерү, яки телдән исәпләү этабында кулланырга мөмкин.

“Иң тиз почтальон" уены.  Ике укучыга почтальон хезмәткәрләре вазыйфасы тапшырыла. Аларга кушу һәм алу, тапкырлау һәм бүлү мисаллары язылган конвертлар бирелә. Калган балаларда җаваплар язылган карточкалар, бу йорт номерлары булачак. Уенчының бурычы - дөрес итеп мисалны чишү һәм конвертны тиешле адреска җиткерү. Кем беренче дөрес итеп биремне башкара шул җинүче була. Әлеге уен ярдәмендә кушу һәм алу, тапкылау һәм бүлү  гамәлләрен белүне ныгытырга ярдәм итә. Шулай ук математик домино, күңелле санагычлар һәм башка уеннарны дәрес элементы буларак кертү отышлы. Әлеге уеннар гади, әмма алар уен формасында кушу һәм алу кунекмәләрен  кабатларга, дәрескә ярыш элементын кертергә мөмкинлек бирә, бу укучыларның эшчәнлеген тагын да активлаштырырга ярдәм итә, аларны төгәллеккә, җитезлеккә өйрәтә.

Башлангыч сыйныфларда “Математика” белән “Табигать белеме” фәннәре буенча бердәм уен ситуацияләре булдырырга мөмкин. Мәсәлән “Тере санак” уенын балалар яратып уйныйлар. Укучыларга 0 дән алып 9 га кадәр саннар язылган карточкалар өләшәм. “Сыернын ничә мөгезе бар?”, “Филдә ничә борын”, “Кырмыскада ничә аяк” кебек сораулар бирәм. Дөрес җавап язылган карточканы балалар күтәрергә тиешләр. Әлбәттә, биремнәрне төрләндерергә дә мөмкин. Мәсәлән, логик фикерләүләрен үстерү максатыннан “Чыршыда ничә алма үсә?” кебек сораулар да бирергә була. Ул вакытта 0 карточкасы кутәрелә.

Уку дәресләрендә сөйләм үсеше өстендә эшлибез. Предметларны, рәсемнәрне күзәтәбез һәм чагыштырабыз. Мәсәлән, мин мондый биремнәр куллануны отышлы  дип саныйм: бу предметлар турында белгәннәреңне сөйлә; мөмкин кадәр күбрәк охшашлык һәм аермаларны тап; рәсем буенча хикәя уйлап тап; иллюстрацияле хикәяне тынлап, нәрсә булганын аңларга тырышырга; әсәрдә әйтелгән барлык предметларны тыңла һәм рәсемнәрен яса.  

    Укучыларнын сөйләм телен үстерү өчен торле әкиятләрне театральләштереп уйныйбыз. Театральләштерелгән эшчәнлектә балалар башкаларның һәм үзләренең сөйләмен игътибар белән тыңларга өйрәнәләр (ишетү игътибары үсә), әгәр музыкаль озату кулланылса, ритмга, темпка яраклашалар (мелодик-интонацион аңлаешлылык, сөйләмнең җайлылыгы үсә), балалар әкият геройларның хәрәкәтләрен имитациялиләр (хәрәкәтләрнең координациялелеге үсә), балалар инсценировка текстларын истә калдыралар һәм кабатлыйлар (пассив һәм актив сүзлек үсә).

Гомуми моториканы, вак моториканы үстерү өчен уен элементлары шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән баланың үсеше өчен зур әһәмияткә ия булып тора. Балалар һәм яшүсмерләр физиологиясе институты галимнәре тикшеренүләре сөйләм һәм бармак моторикасы бәйләнешен раслый һәм нигезли. Медицина фәннәре докторы, профессор-физиолог М. М.Кольцова (1979 ел), сөйләм үсеше вак моторика үсеше белән тыгыз бәйләнгән дигән позицияне нигезли. Ул: "Башта кул бармаклары хәрәкәтләре үсә, аннары иҗекләр артикуляциясе барлыкка килә, сөйләмнең камилләшүе бармак хәрәкәтләре күнегүләренең дәрәҗәсенә турыдан-туры бәйле”,  ди. Шуңа күрә,  сөйләм бозылган балалар өчен бармак хәрәкәтләрен күнектерү сөйләм үсешен стимуллаштыручы, кулны рәсем ясауга, язуга әзерләүгә ярдәм итүче мөһим фактор булып тора. Баланың хәрәкәт активлыгы югарырак булган саен  сөйләме яхшырак үсә.

Кер элә торган кыстыргычлар белән уйнау - кул моторикасын үстерү өчен гади, яхшы тренажер булып тора дип саныйм. Бала белән кыстыргычлар ярдәмендә уйнауны кертеп, санарга, төсләрне танырга өйрәнә. Башлангыч сыйныф укучылары  белән эшләгәндә еш кына төрле төстәге, зурлыктагы һәм формадагы кер кыстыргычлары кулланам. Дәресләрдә кыстыргычлар төрле хайваннарга, кошларга, бөҗәкләргә, үсемлекләргә һәм төрле предметларга “үзгәрә". Әлеге алым бала кулының вак моторикасын үстерергә, тою күнекмәләрен, пространствода күзаллауларны ныгытырга, сөйләмнең коммуникатив функциясен һәм күзаллауны үстерергә ярдәм итә.

Шулай ук  кул мускуллары зәгыйфь булган балалар өчен пластилин, балчык, тозлы камыр ясау белән шөгыльләнү бик файдалы. Гади шарлардан һәм колбасалардан башларга, әкренләп биремнәрне катлауландыра кирәк. Иң мөһиме, материал йомшак һәм пластик булсын. Пластилин кебек материаллар ярдәмендә башкарылган эшләр бала бармакларының сыгылмалылыгын һәм хәрәкәтчәнлеген үстерә, бу үз чиратында сөйләмне яхшыртырга ярдәм итә. Әлеге материалларны рәсем, биология, математика фәнәре дәресләрендә киң кулланам. Балаларнын үз куллары белән әвәләп ясаган фигуралар, бөҗәкләр, хайваннар, усемлекнең исемнәре кабатлана, хәтерләрендә кала

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, уен мизгелләре, иҗади биремнәр һәм кызыклы күнегүләр бик күп төрле һәм алар уку эшчәнлегенә уңай мөнәсәбәт формалаштыра. Дәресләрдә уйнау укучыларның сөйләм үсешенең кимчелекләрен төзәтергә, сүзлекне баетырга һәм танып белү эшчәнлеген активлаштырырга мөмкинлек бирә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар уеннар нәтиҗәсендә анализлау кунекмәләренә өйрәнәләр, инициативалылык, акыллылык, күзаллау, фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерәләр, иптәшлек хисләре тәрбияләнә. Уен мәктәп укучысы тормышындагы роле зур коррекцион тәэсиргә ия һәм уку процессына уңай мотивация формалаштыруның нәтиҗәле ысулларының берсе булып тора дигән нәтиҗә ясарга була.

Бала нинди генә кимчелекләр белән дөньяга килмәсен, үзенен  җәмгыятькә кирәклеген тоеп яшәсен иде. Безнең бурыч аларга кулдан килгәнчә ярдәм  итү, тәрбия һәм белем бирү.

Инвалидны бер кем сорап алмый,
Аллах шулай сыный баласын.
Жан тырмашып яши ул, кешеләр,
Рухлары тик бары сынмасын.

Әйткэннэр бит эле, борынгылар,
"Инвалидлар тота доньяны".
Дөреслек тә бардыр бу сүзләрдә,
Картлар сөйләр бары булганны.

Әй син, бәндәм кара як - ягына,
Бүген исән, Аллах сакласын.
Мәрхамәтле булыйк инвалидка,
Китек күнел кимлек тоймасын.

  Әлфия Фәттәхова

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Выступление "Мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләгәндә уен технологияләрен куллану""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Менеджер по платежным услугам

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 668 812 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.04.2024 54
    • DOCX 22.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Саляхиева Аниса Кутдусовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Саляхиева Аниса Кутдусовна
    Саляхиева Аниса Кутдусовна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 268
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса в общеобразовательных организациях (предмет "История и обществознание")

Учитель истории и обществознания

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 43 человека из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 54 человека

Курс повышения квалификации

Теоретические аспекты муниципального права

72 ч.

1750 руб. 1050 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Техники визуализации в учебном процессе

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 37 человек из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 19 человек

Мини-курс

Практика гештальт-терапии: техники и инструменты

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 313 человек из 65 регионов
  • Этот курс уже прошли 69 человек

Мини-курс

Методы анализа и прогнозирования по финансовой отчетности

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Особенности патриотического воспитания

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 16 регионов
  • Этот курс уже прошли 52 человека