Инфоурок Дошкольное образование КонспектыЗанятие на тему" Юл билгеләрен эзлибез"

Занятие на тему" Юл билгеләрен эзлибез"

Скачать материал

          “Юл билгеләрен эзлибез”

Квест уен

 

                           А.б. Җәен,көзен,яз, кышын,

Иртән,кичен,көндезен

Ача, йома өч күзен.

Телсез әйтәдер сүзен.

Бик тиз аңлыйлар үзен.

А.б.Бу нәрсә балалар?

Бүген без сезнең белән  уен сәяхәткә чыгабыз .Безгә каршылыкларны җиңеп юл билгеләрен коткарырга туры килер .Сез  әзерме?

Хәзер командалар белән танышып китик.Командалар исемнәрен,девизларын һәм әзерләнеп килгән шигырләрен укыйлар.

А.б .Тылсымлы патшалык кунаклары! Сез УЙК нең нәрсә икәнен беләсезме?

Балалар. Урамда йөрү кагыйдәләре.

А.б. Тыңлагыз! Тыңлагыз!Тыңлагыз! Боларны белү һәркемгә кирәк! Тылсымлы патшалыкта йөрү кагыйдәләре:

·       Юлның уң ягыннан йөр!

·       Сеңелең яки энең утырган чакта яки колясканы бары тик тротуардан,ягъни юл кырыеннан гына алып бар!

·       Велосепедта йөргәндә тротуар кырыеннан бар!

·       Тротуар булмаган урыннарда сул яктан, каршы килүче транспортка карап бар!

·       Урамны тиешле урыннарда гына каршы чык!

·       Машина юлыннан йөрү,якынлашып килә торган транспорт алдыннан урам аркылы чыгу ,машина артына асылынып бару,транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезендә тыела!

 

А.б.Сәяхәтебезнең беренче тукталышы.

“Шундый ук кагыйдәне тап” дип атала.Сезнең алдыгызда юл билгеләре.Алып баручы күрсәткән юл билгесен тиз генә башкалары арасыннан табып күрсәтергә кирәк.Бал шул чакта куела кайсы команда тизрәк табып күтәрсә.Аңлашылдымы?! Башладык.

 

А.б. Сәяхәтебезнең икенче тукталышы.

Табышмаклар иле.”

1.Барам- барам очы юк(юл)

2.Маңгаенда пар мөгезе

Мөгез астында күзе,

Үгез түгел үгездәндә

Катырак үкерә үзе.(мотоцикл)

3.Тимердер умырткасы

Агачтыр кабыргасы

Шушы умыртка өстеннән

Тимер атта чабасы.(тимер юл)

4.Кыяга асылына

Тимергә таяна

Утырып чаба

Теләсә кая.(трамвай)

5.Көч ала бу аргамак,

Бензин,май һәм дә судан.

Көтүлеккә барып тормый.

Җилдерә асфалҗт юлдан.(автомобиль)

6.Яңа йорт төзелгән җирдә,

Сугышчы йөри,калканы бар үзендә,

Ул үткән җир шомара,

Тигез мәйдан ясала.(бульдозер)

7.Бу машина – шәп машина,

Өй кадәр бар түбәсе

Тәгермәче исә,күрсәң

Хәтсез биек синнән,миннән.(самосвал)

8.Ике пар аягына-

Ике кул баш очында.(Троллейбус)

9.Йөргән чакта мин аякта торам,

Туктыйм исә - егылып китәм.(велосепед)

10. Дүрт дөбердек

Ике елтырык

Бер ыңгырык(машина)

11.Ура, суга,җилгәрә

Үзе төяп җибәрә.(комбайн)

12.Бу машина еш кына

Кинәт бәйдән ычкына:

Йөрәкләргә шом салып,

Елый- елый кычкыра.(янгын сүндерү машинасы)

13.Чүп-чар,тузан йота ул,

Юлны чиста тота ул.

Себереп кенә калмый,

Яңгыр яудырып үтә ул.(су сиптерү машинасы)

14.”Тыр-р” дисәң,туктамый.

“На-а” дисәң атламый,

Печән салсаң ашамый.(трактор)

 

А.б.  Ял минуты.

Алып баручы шәһәр транспортын атаса, тамашачылар чүгәлиләр,җәмәгать транспорты булмаса басалар.

Бульдозер, троллейбус,экскаватор, су сиптерү машинасы, комбайн, трамвай, такси,йөк күтәрү краны,трактор,янгын сүндерү машинасы, автобус,КАМАЗ.

 

А.б. Сәяхәтебезнең өченче тукталышы.

Мозайка” дип атала.

Һәр команда киселгән юл билгесен җыя. Өстәмә бал куела әгәр дә команда юл билгесен аңлатып та бирсә.

 

А.б. Музыкаль тәнәфес.

 Уткүз. З.Гыйбадуллин көе,Р.Хафизова шигыре

1.Шәһәр урамнарын бизи,

Елмая безгә Уткүз.

Каршы ала,озатып кала,

Әйтә кебек җылы сүз.

Кушымта:

Юллар хуҗасы Уткүз,

Яшел,сары,кызыл күз.

2.Янса кызылланып Уткүз,

Көт,туктап тор,дигән сүз.

Юлга әзерлән дип әйтә,

Кисәтә ул Сары күз.

Кушымта.

3.Төсләр алмашына балкып,

Нурын сибә Яшел күз.

Хәерле юл тели безгә,

Сәламен бирә Уткүз.

Кушымта.

А.б. Сәяхәтебезнең дүртенче тукталышы.

“Әйе, юк”дип атала.

Мин сезгә сораулар бирәм сез алдыгыздагы ак биттәге номерларга әйе,юк дигән җавапларны гына язып барасыз.

1.Юл аркылы  светафорның сары утына чыгарга ярый ,чөнки транспорт туктап тора.(Юк)

2.Машина һәм автобус артына ябышып барырга ярамый.(Әйе)

3.Кызыл ут янганда урам аша чыгарга ярый ,чөнки машиналар күренми.(Юк)

4.Хәрәкәт вакытында транспорт йөртүче белән сөйләшергә ярамый.(Әйе)

5.Автобусны,троллейбусны артыннан урап чыгарга кирәк.(Әйе)

6.Якыннашып килүче транспорт алдыннан йөгереп чыгарга ярый(Юк)

А.б. Сәяхәтебезнең бишенче тукталышы.

Игътибарлы бул” дип аталган уен.

Балалар түгәрәк буенча баралар.Регулировщикның сигналын тыңлыйлар.Сигнал буенча “Светофор!” –диелсә туктыйлар,”Күчү урыны”- атлап баралар,”Автомобиль”-куллары белән руль тоталар.

А.б. Соңгы тукталыш.

 Уен сәяхаткә йомгак ясау.Җиңүчене билгеләү.

 

 

 

 

 

 

                                     

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Занятие на тему" Юл билгеләрен эзлибез""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор по маркетингу

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 734 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.12.2021 246
    • DOCX 18.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ибрагимова Альбина Рашитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ибрагимова Альбина Рашитовна
    Ибрагимова Альбина Рашитовна
    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 10522
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Использование индивидуально-ориентированной методики Сесиль Лупан для детей дошкольного возраста через развитие интеллектуальной и эмоциональной сферы

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 30 человек

Курс повышения квалификации

Влияние социально-психологических факторов на задержку речевого развития ребенка дошкольного возраста

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Курс повышения квалификации

Укрепление здоровья детей дошкольного возраста как ценностный приоритет воспитательно-образовательной работы ДОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 202 человека

Мини-курс

Брендинг и архитектура бренда: создание уникальности и цельности в маркетинге

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Самоповреждающее поведение у подростков: профилактика и методы работы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 15 регионов

Мини-курс

Психология учебной среды и развития детей: от диагностики к коррекции

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 16 регионов
  • Этот курс уже прошли 25 человек