- 17.04.2020
- 621
- 5
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Путешествие по сказке "Теремок"(ФЭМП в средней группе)
Тема: «Теремкәй» әкиятенә сәяхәт.
Максат: 1,2,3,4,5 саннары турындагы белемнәрне ныгыту.
Белем бирү бурычы: 5 кә кадәр һәм кирегә таба санау күнекмәләрен арттыру, геометрик фигураларның төрләрен аера белергә өйрәтүне дәвам итү, санау таякчыклары ярдәмендә санау һәм алардан фигуралар төзи белүне үстерү.
Үстерешле бурычлар: балаларның логик уйлау, фикерләү сәләтен, вак мускулатураны үстерү; сүзлек запасын баету өстендә эшне дәвам итү, санау таякчыклары белән эшли белү күнекмәләрен үстерү.
Тәрбия бурычы:балаларда мөстәкыйль эшчәнлеккә карата кызыксыну уяту, игътибарлылык, бердәмлек, татулык хисе тәрбияләү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып –белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу (коммуникация),социальләштерү, танып белү.
Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сорау, уен, мактау,күрсәтү.
Җиһазлау: проектор,экран, кыршау, геометрик фигуралар.
Күрсәтмә мат-л: “Теремкәй” әкияте буенча рәсемнәр(экран аша күрсәтү).
Тарату мат-лы: санау таякчыклары,алма рәсемнәре.
1.Оештыру өлеше.
– Әйдәгез әле, эшчәнлегебезне башлаганчы, кәефләребезне күтәреп алыйк.
1.Кояш җылысын учыбызга җыябыз.
2.Битләребезне җылытабыз.
3.Чәчебездән сыпырабыз.
4.Үзебезне яратабыз.
5.Бер-беребезгә елмаябыз.
2. Төп өлеш.
– Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? Бүген мин сезгә бер әкият сөйлим, әкият гади түгел, ә математик биремнәр белән. Ә әкият иленә эләгер өчен күзләрне йомып, 1-5 кә чаклы санарга кирәк.
– Күзләрне ачабыз. Карагыз әле, балалар, без нинди матур әкияти аланда!Монда бер йорт та бар. Без нинди әкият илендә икән?( 1 слайд).
-Әйе, балалар,без “Теремкәй” дигәнрус халык әкиятендә.
Экрандагы теремкәйне әйбәтләп карыйк әле. Аның нәрсәләре бар? (Стенасы, тәрәзәсе, түбәсе) ( 1 слайд).
– Балалар, тәрәзәсе, стенасы, түбәсе нинди геометрик фигурага охшаган?Алар нинди төстә?( 2 слайд).
1 бирем. Дид/уен “Санау таякчыкларыннанөй төзе”(Таякчыклар белән эш)
– Балалар сезнең алдыгызда нәрсә бар? (санау таякчыклары).Әйдәгез әле, сез дә санау таякчыкларыннан теремкәй ясап куегыз. (Балалар таякчыклардан өй төзиләр)(3 слайд).
Бервакыт тычкан теремкәйне күреп, аның янына килгән(4 слайд). Ул нәрсә дип сораган?
-Чи-чи-чи, теремкәйдә кем яши?
Аңа берәр җавап бирүче булганмы? (Юк, булмаган).
Тычкан теремкәй эченә керә дә, шунда яши башлый. Бераз вакыт үткәч, теремкәй янына нәрсә килә?(Бака)(5 слайд).Ул нәрсә дип сораган?
– Теремкәйдә кем яши?
– Мин, тычкан-Чиелдык. Ә син кем буласың?
– Ә мин бака-Бакылдык булам. Мине дә керт әле?
– Ә син нәрсә эшли беләсең?
– Мин яхшы итеп саный беләм. Сине дә санарга өйрәтермен.
2 бирем.Санау таякчыкларын бишкә кадәр һәм кирегә таба саныйлар
(6 слайд).
Алар теремкәйдә икәү бергә яши башлаганнар.
Бервакыт теремкәй янына куян килә(7 слайд). Ул нәрсә дип сораган? Куянга нәрсә дигәннәр? Син нишли беләсең соң, Куян? – дип сорагач, Куян: “Мин уеннар уйната беләм”, – дип җавап биргән. Әйдәгез, без дә куян өйрәткән бер уенны уйнап алабыз, ял да итеп алырбыз.
3 бирем. “Үз өегезгә барыгыз” хәрәкәтле уены.
Менә җәнлекләр теремкәйдә өчәү тора башлаган, ди. Тагын бервакыт теремкәй янына төлке килгән(8 слайд).Ул нәрсә дип сораган? Җәнлекләр үзләре белән матур итеп исемнәрен әйтеп таныштырып чыгалар.
– Төлке-Хәйләбай,син нәрсә эшли беләсең? –дип сораганнар җәнлекләр.
-Мин таякчыклардан төрле фигуралар төзи беләм, сезне дә өйрәтермен,-дигән.
4 бирем. Санау таякчыкларыннан кар бөртеге төзегез(9 слайд).
Хәзер алар теремкәйдә дүртәүләп яши башлаганнар. Бервакыт теремкәйне күреп, тагын нәрсәдер килгән. Нәрсә икән ул? Әйе, бүре килгән(10 слайд).Ул нәрсә дип сораган? Җәнлекләр үзләренең исемнәрен әйтеп чыккач, бүредән нәрсә эшли белүен сораганнар.
-Ә мин сезгә күчтәнәчкә күп итеп алмалар җыеп килдем. Мин сезне миндә ничә алма бар икәнлеген исәпләргә өйрәтәм(11 слайд).
5 бирем. Алмалар астына сан буенча таякчыклар куябыз (алма рәсемнәре таратыла, балалар алмалар астына кирәк кадәр санау таякчыклары куялар).
Бүрене дә теремкәйгә кертәләр. Хәзер алар бишәү, җырлый-җырлый, яши башлыйлар.
Көтмәгәндә теремкәй янына, лап-лап атлап, аю килгән(12 слайд). Аю алардан күпкә олырак.Шуңа аңа хөрмәт йөзеннән җәнлекләр аюны да үзләре янына керткәннәр.
Җәнлекләр теремкәйдә хәзергә кадәр дус булып яшиләр, ди.
-Балалар, “Теремкәй”әкиятендәге хайваннар дус яшәгән кебек, сез дә бер-берегез белән һәрвакыт тату, дус булыгыз.
3. Йомгаклау өлеше.
-Балалар, без бүген үзебез өчен нинди файдалы белемнәр алдык?
(13 слайд буенча нәтиҗә ясала).
Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре“Катнаш төрдәге 17 нче“Аккош” балалар бакчасы
“Теремкәй”әкиятенә сәяхәт” темасына
иң гади математик күзаллауларны формалаштыру буенча белем бирү эшчәнлеге
( уртанчылар төркеме)
1 категорияле тәрбияче Мавлитова Эльвира Фәрит кызы
Азнакай, 2020 нче ел
6 669 664 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Мавлитова Эльвира Фаритовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч.
Курс повышения квалификации
72/108/144 ч.
Курс повышения квалификации
72/108/144 ч.
Мини-курс
5 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.