Татрстан
Республикасы Сарман муниципаль районы
Муниципаль бюджет
мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
“Азалак балалар
бакчасы”
Тема:
«Кешенең биш ярдәмчесе»
(катнаш
төркемдә интеграль шөгыль план-конспекты)
Төзеде Валиева Л.З.
Максат:
1.
Балаларның сизү органнары турында булган белемнәрен
ныгыту.
2.
Төрле сизү органнары ярдәмендә предметларны
танып белергә өйрәтү.
3. Коллективта
эшләү, игътибарлылык, мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Бурычлар:
1. Балаларның
әйләнә-тирә дөньялыкны танып белүдә сизү органнарының роле турында
күзаллауларын формалаштыру.
2. Балаларның
логик фикерләүләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.
3. Тәрбияче
биргән сорауларга тулы җавап бирү күнекмәләрен ныгыту.
Өстенлек итүче белем
бирү өлкәсе: танып белү.
Эшчәнлек эченә алынган өлкәләр:
физик тәрбия, танып белү, социаль-комуникатив, иҗади-сәнгать, аралашу.
Материал:
серле сандык, төрле фигурадагы конвертлар, , төрле предметлар салынган
стаканнар, шпажкаларга кадалган ашамлыклар, төсле карандашлар, клаклар, стакан
белән су, кәгазь, киндерсавытлары, серле капчык.
Эшчәнлек
барышы.
I.
Оештыру.
-
Хәерле
көн, балалар, килгән кунаклар, тәрбияче апалар! Исәнмесез!
Әйдәгез
әле, балалар, түгәрәккә басыйк:
“Хәерле
иртә, күзләребез! Сез уяндыгызмы?
-Без
уяндык!
Хәерле
иртә, колакларыбыз! Сез уяндыгызмы?
-Без
уяндык!
Хәерле
иртә, борыннарыбыз! Сез уяндыгызмы?
-Без
уяндык!”
Хәерле
иртә, кулларыбыз! Сез уяндыгызмы?
-Без
уяндык!
Хәерле
иртә, кояш!
-Без
уяндык!”
(түгәрәккә
утырышалар).
II. Төп өлеш.
-
Балалар,бүген иртән кояшка елмаеп, агачларны күзәтер,гомумән, язның матурлыгына
сокланып кереп барганда, әздән генә шушы тартмага абынып егылмадым. Ничек
уйлыйсыз: нинди тартма икән ул? Эчендә ниләр бар икән?(балалар селкеп карыйлар.
Үзләренең тартма турында фикерләрен әйтәләр.)
-
Ой, монда кечкенә генә хат та бар икән бит. Болай диелгән: “Тартама гади түгел,
тылсымлы! Минем соравыма җавап бирә алсагыз, тартманың серен чишәрсез!”
-
Ә хәзер, балалар, күзләр турында берничә
кызыклы факт тыңлап үтегез (факт ул инде дәлилләнгән(доказанный) әйбер)
*
кешенең күз төшелеше белән акуланың күз төзелеше бик охшаш икән. Күзгә төрле
операцияләр ясаганда, кешегә акула күзенең кайбер катламнарын куялар икән.
* балалар,
күзләрне тузаннан, төрле чүп керүдән нәрсә саклый? (керфекләр)
Күздәге һәр керфек
бөртеге 5 айга якын яши икән. Аннан ул коела, аның урынына яңасы үсеп чыга.
*без,
үзебез яраткан кешене күргәндә, күз эчендәге түгәрәкләр(күз уртасы) 45% ка
зурая икән.
*
ә менә бал корларының күзләрендә чәч бөртекләре бар икән. Алар җил юнәлешен һәм
көчен белү өчен кирәк икән.
Ә
хәзер сезнең игътибарлыгыгызны тикшереп карыйбыз.
Бирем(м/э):
Экранга
рәсем чыгачак. 30 секундтан соң мин ул рәсемне каплыйм, ә сез шуны үзегезне
битләрегезгә нәкъ шулай ук итеп төшерергә тиеш булачаксыз.
-
Булдырдыгыз,
молодцы!
2. Балалар,
алдагы конвертны ачабызмы?
А) два брата на
одной голове живут, все слышат, а друг друга не видят
Б) Бер агачта
ике яфрак. (Колаклар).
-
Дөрес, балалар, табышмакның җавабы колак икән. Димәк, хәзер колаклар
турында сөйләшеп китәрбез. Колак безгә ни өчен кирәк? (ишетү өчен). Колак нинди
орган икән?(колак – ишетү органы).
-
Балалар бу конверт эчендә тагын ниндидер язу бар. Әллә тагын табышмак
инде?(карыйлар). Бу бирем(гимнастика) икән. Әйдәгез
торыйк әле.
А) сул кулыгыз белән башыгызны сыйпагыз.
Туктадык. Уң кулыгыз белән бүксәгезне сыйпагыз. Туктадык. Ә хәзер бөтенесен берьюлы
башкарыгыз.
Б) сул кулыгыз белән колагыгызны тотыгыз, уң
кулыгыз белән борыныгызны тотыгыз. Мин 1,2,3 дигәч, киресенә тотабыз.
-
Балалар, ә сез нигә бу эшләрне үтәдегез? (Сезнең кушканны ишеттек тә эшләдек)
-
Нәрсә белән ишеттегез? (Колак белән)
-
Ничек уйлыйсыз, сөйләшергә өйрәнер өчен колак кирәкме икән? Без сөйләшкәндә
нәрсәләр ишетәбез? (авазлар)
-
Ә хәзер, балалар, колаклар турында берничә
кызыклы факт тыңлап үтегез (факт ул инде дәлилләнгән әйбер)
* кеше атнага бер тапкыр колаган су белән
юарга тиеш. Врачлар колакны мамыклы таякчыклар чистартмаска кушалар. Таякчыклар
колакның кырын гына чисарта ала икән, ә уртасындагы сагызны тыгызлап, эчкә таба
кертәләр һәм бөке ясыйлар икән.
* Галимнәр фикеренчә, кеше күп ашаса,
ишетү начарая икән.
* башка органнардан аермалы буларак,
колаклар бер дә ял итми, тәүлек буе “эшли” икән. Колаклар кеше йоклаганда да
ишетүдән туктамый. Без төрле тавышларга ничек уянмыйбыз соң? Җавабы гади: баш
мие, организм ял итсен өчен, тавышларны кире кага. Организм ял иткәч, тавышлар
яңадан ишетелә башлый һәм кеше уяна.
* кайбер бөҗәкләрнең, мәсәлән, өй
чикерткәсе һәм гади чикерткәнең колаклары юк икән. Ләкин алар бик яхшы ишетә.
Аларның алгы тәпиләрендә тавышларны ишетә торган махсус төкләр һәм пленкалар
бар.
Уен: “Минем нишләгәнне бел” дип
атала.
-
Ә хәзер сез борылып басып, карамыйча гына, иптәшегезнең нишләвен белергә тиеиш
буласыз.(берәм-берәм балалар ширма артына яшереп кәгазь ерта, бер савыттан
икенчесенә су бушата,калакны калакка бәрә, калак белән стакан эчен болгата,
кәгазь кыштырдата)
3. Алдагы конвертны ачыйк.
А) Вот гора, а у горы
Две глубокие норы.
В этих норах воздух бродит,
То заходит, то выходит.
Б) Тау битендә бер амбар, Аның ике ишеге
бар,- Бервакытта ябылмый, Көне-төне җил уйный (борын)
- борын безгә ник крәк? (Ис сизү өчен, сулау
өчен)
- Димәк, борын нинди орган? (Борын –
ис сизү органы)
Сулыш гимнастикасы:
-
Түгәрәккә
басабыз. Күзләрне йомамыз. Борын белән тирән итеп сулыйбыз һәм борын аша әкрен
генә чыгарабыз (3-4 тап.кабатлыйбыз).
Фактлар:
*Борын кешенең гомер буена үсүдән туктамый
торган органы. Борынын каезлаган, бармакларын тыккан кешенең борыны бик зур
була.
*
галимнәр әйтүенчә, кешенең борын озынлыгы аның баш бармак озынлыгына тигез
икән.(Тикшереп карыйбыз)
*
10 кешенең 3се генә борын тишекләрен зурайта яки бәләкәйләтә ала.
*
авыз белән сулаганда, тиешле һаваның яртысыннан әз генә күбрәге (70%)
организмга керә икән. Дөрес итеп суламау баш авыртуга, тиз аруга, хәтер
начараюга китерә икән. Шуңа күрә дөрес итеп суларга крәк.
* Кеше көне буена 20000литр һава сулый. Бу зур итеп кабартылган
500 шарикка тигез.
-Балалар, борын ис сизү органы дидек. Ә нинди исләр була
ала? (тәмле, тәмсез, сасы, ачы, зарарлы...). хәзер мин сезгә бер уен уйнарга
тәкъдим итәм.
Уен “Исеннән таны”. Аның өчен сезгә күзләрне бәйләргә кирәк. Мин һәрберегезгә
стаканнар бирәм. Аларга нәрсә салынганын исләре буенча танырга кирәк. (шоколад,
суган, лимон, апельсин, сарымсак, …, …)
-
Балалр, сез бөтенесен дә дөрес
белдегез. Сез стаканнарга нәрсә салынганын ничек белдегез?(иснәп) Булдырдыгыз,
молодцы!
Бирем:
-
Хәзер табигатьтә нинди ел
фасылы әле? Яз – ул бөтен төрле вирусларның актив вакыты. Мин сезгә шул вирусларны
җиңәр өчен үзебезгә муенсалар ясарга тәкъдим итәм (киндер, җеп, сарымсак)
4. Алдагы
конвертны ачыйк.
А) Всегда во рту,
но не проглотишь.
Б) Үзе сөяксез, Сөйләгән сүзе
хисапсыз.Сөйдергән дә шул, Биздергән дә шул, Иң татлы да шул, Иң ачы да шул.(Тел)
-
Балалар, алга таба нинди орган турында сөйләшәчәкбез? (тел)
-
Тел безгә ни өчен кирәк? (сөйләү, тәм белү, авыздагы ашамлыкны әйләндерү
өчен...)
-
башкача телне нинди орган дип әйтергә була? (тел – тәм сизү органы).\
-
тел өслеге төрле зоналарга бүленгән. Аның һәрберсе аерым тәмне генә сизә. Бер
өлеш – баллы, берсе- тозлы, берсе – әче, берсе – тәмле.
-
әйтегез әле нәрсәләр баллы була ала? Әче(кислый)? Тозлы? Ачы(горький)?
Фактлар:
*Тел, башка органнар белән чагыштырганда,
тизрәк төзәлә.
*
телдә тәм сизә торган тәнчеләр бар. Алар 7-10 көн яши, аннан үлә. Алар урынына
яңалары барлыкка килә.
*тәм
сизә торган тәнчекләр һәр кешедә төрлечә. Күбрәк булган саен, ашыйсы килү
теләге әзрәк барлыкка килә.
*
кешенең теленә карап, аның сәламәтлеге турында сөйләргә була.
Уен: “Тәменнән бел”. Моның өчен без
тагын күзләребезне бәйлибез. Һәрберебез бер ашамлык кабып карап нәрсә ашаганын
әйтергә тиеш.
-
Булдырдыгыз,
балалар. Сез нәрсә ашаганыгызны каян белдегез? (кабып арап, тел ярдәмендә)
-
Димәк,
тел – тәм сзү органы...
5. Соңгы
конвертны ачыйк, балалар.
А) Любят труд, не
терпят скуки, все умеют наши ....(руки)
Б) Таралгач – биш,
Җыелгач – бер.(Бармаклар,
йодрык)
Башкача кулларны
нинди орган дип әйтеп
була? (тотып карау органы, капшап сизү).
-
Балалар,
безгә тире ни өчен кирәк? (безнең тәнне, мускулларны кызудан, салкыннан,
микроблардан, пешүдән, бәрелүдән саклар өчен).
Фактлар:
*тире – кешенең
иң зур тоемлау органы, ул бөтен тәнне каплап тора.
* кызларның тиреләре малайларныкына караганда
юкарак. Шуңа да алар авыртуны ныграк сизә.
* тән тиресе
һәрвакыт алышынып тора. Бөтен гомер буена алышынган тире авырлыгы якынча 18 кг
икән().
* тән тиресе көненә 1литр
тир бүлеп чыгара.
*бүлмәдәге тузан – үлгән
тиире кисәкләре.
* (балалар, кайвакыт кешеләр
сукыраерга мөмкин) Кеше тотып карап кына да төрле әйберләр ясый ала. Мәсәлән,
совет балеринасы Лина По озак кына чирләгәннән соң сукырая. Бии алмагач, ул
скульптуралар ясый башлый. Күзе күрмәсә дә, аның фигуралары бик матур була.
- ә зәзер бераз ял итеп
алыйк. Бастык.
Пальчиковая гимнастика.
1,2,3,4,5(хлопки)
Вышел пальчик погулять(на ладошке указательным пальчиком)
Только вышел из ворот-
Глядь, другой к нему идет(к
указ-му присоед-ся средний).
Вместе весело идти,
Ну-ка третий выходи(присоед-ся
безымянный)
Вместе станем в хоровод –
вот!(хлопок)
Татарча:
Безнең песи
балалары
Унау булган –
карагыз!
Ике таза,
Ике өлгер,
Ике шаян,
Ике шук,
Ә икесе бәләкәй,
Тик үзләре
бик тәтәй.
-
Молодцы, балалар! Булдырдыгыз!
IV. Йомгаклау.
-
Балалар, без бүген нәрсәәләр турында
сөйләштек?(күз, колак, борын, тел, тән).
-
Болар барысы да нинди органнар? (сизү
органнары).
-
Балалар, сиизү органнары безгә ник кирәк?
(алар безгә әйләнә-тирәлекне таныр белергә булыша).
-
Өйгә кайткач, әнииләрегезгә нәрсәләр
сөйләрсез?
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.