Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Занятие по развитию речи в первой младшей группе "Аюда кунакта"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

Занятие по развитию речи в первой младшей группе "Аюда кунакта"

библиотека
материалов

Тема: “Аюда – кунакта”

Бурычлар: Балаларның яңа ел турындагы күзаллауларын формалаштыру. Яңа ел

бәйрәменә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларда бәйрәм алды кәефе булдыру.

Чыршы уенчыклары, аларның материалы, төсе, формасы белән таныштыру. Чыршы уенчыклары, түгәрәк, пыяла, шома, ялтырый сүзләре хисабына балаларның сүзлеген активлаштыруны дәвам итү. Балаларның һәр төсне ачык, дөрес әйтүләренә ирешү.

Тәрбияче соравына җавап бирү осталыгын, игътибарын, күзәтүчәнлеген, сенсор тою сәләтен үстерү, матурлыкны күрә һәм соклана белү хисләре, чыршы уенчыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү. Әйләнүле хәрәкәтләр белән шар әвәләргә өйрәтү, кулның вак мускул чукларын үстерү.

Алдан эшләнәсе эшләр: кыш һәм кышкы бәйрәм, яңа ел бәйрәме турында сөйләшү, рәсемнәр карау, төсләрне өйрәнү. “Чыршы янында” җырын өйрәнү, Г. Гыйләҗет-динованың “Аюны уятыйк” шигыре буенча уен өйрәнү.

Җиһазлар: серле тартма, төрле зурлыктагы чыршылар, төрле төстәге зур һәм кечкенә шарлар, тау, бормалы йомшак юллар, Куян, Аю, кызыл, сары,яшел, зәңгәр төстәге камыр кисәкләре. Кышкы табигатьне сурәтләгән шигырьләрнең эчтәлегенә туры килә торган иллюстрацияләр.















Хәерле иртә, күзләр! (күзләрен сыпыралар)

Уяндыгызмы? (күзлек ясыйлар)

Хәерле иртә, колаклар! (колакларын сыпыралар)

Уяндыгызмы? (“Чебурашка колагы” ясыйлар)

Хәерле иртә, куллар!

Уяндыгызмы? (чәбәклиләр)

Хәерле иртә, аяклар!

Уяндыгызмы? (тыпырдыйлар)

Хәерле иртә, кояш! (кулларын өскә күтәрәләр, кояшка карыйлар)

Без уяндык һәм бер – беребезгә карап елмайдык. (елмаялар)

Тәрбияче: Балалар, безнең балалар бакчасына кунаклар килгән, әйдәгез әле алар белән исәнләшик. (Исәнмесез)

Тәрбияче: Ә хәзер, елмаюны уч төбенә куеп кунакларга да күчерик (өрәләр) Менә кунакларыбызның да кәефләре күтәрелеп китте. Әйдәгез, балалар урындыкларга утырабыз.

( Ишек шакыйлар, куян серле тартма күтәреп керә)

Куян: Исәнмесез, балалар!

Тәрбияче: Исәнме, куян! Әйдә түрдән уз!

Куян: Балалар, менә сезгә Кыш бабайдан тартма алып килдем. Үзе сезнең бәйрәмгә әзерләнеп калды. Ә миңа урманга китәргә кирәк. Сау булыгыз!

Тәрбияче: Сау бул, куянкай! Балалар, карагыз әле бигрәк матур тартма, нәрсә бар икән тартманың эчендә, ачып карыйк әле.

Тәрбияче: Ай – ай – ай! Бигрәк матур шарлар! Нәрсәләр балалар? (шарлар)

(индивидуаль, күмәк кабатлаулар). Нәрсәгә икән бу шарлар, балалар? (чыршыга эләргә)

Тәрбияче: Әйе, балалар, тышта ап – ак карлы салкын кыш килде. Тиздән безнең көтеп алган бәйрәмебез – Яңа ел бәйрәме җитә. Ә Яңа ел бәйрәменә безгә урманнан чыршы килә. Ул чыршыны без менә шушындый матур шарлар белән бизәрбез.

Тәрбияче: Балалар, бу нәрсә? (шар)

Шар нинди төстә? (кызыл шар)

(активлаштыру)

Ә бу шар нинди төстә? (зәңгәр шар)

(активлаштыру)

Балалар, ә бу шар нинди? (сары шар)

(активлаштыру)

Бу шар нинди? (яшел шар)

(активлаштыру)

Балалар, карагыз әле бу шар нинди? (кечкенә) Ә бусы (зур)

Әйе кызыл шар кечкенә, ә сары шар – зур. Балалар, ә хәзер кулларыбыз белән шар ясап күрсәтик әле. Шарлар түгәрәк, йомры. Шарлар матур ялтырыйлар.

(күмәк һәм индивидуаль кабатлаулар «ялтырый») Балалар, шар нәрсәдән ясалган (пыяладан). Әйдәгез бергәләп әйтик әле “пыяладан”. Шарларны тотып карагыз әле. Балалар шарларны сак кына тотарга кирәк, алар бик тиз ватыла. Бәрергә, идәнгә төшерергә ярамый. Бу шарлар белән без Яңа ел бәйрәменә чыршыны бизәрбез. Һәм шул чыршы әйләнәсендә җырларбыз, биербез. Бәйрәмгә безгә кем килә (Кыш бабай)

Кыш бабай безгә нәрсә алып килә (бүләк)

Балалар, Кыш бабай безгә шарлар җибәргән, ә безнең чыршыбыз юк. Әйдәгез урманга барып чыршы сайлап кайтыйк.

(Бер – бер артлы басып тигез һәм бормалы юллар буйлап китәләр)

-Безнең кечкенә аяклар атлыйлар

Тыпыр – тыпыр – тыпыр!

Карлы юл буйлап!

Тыпыр – тыпыр – тыпыр!

Кар көртләрен атлап үтәбез

Тыпыр – тыпыр – тыпыр!

Менә урманга килеп тә җиттек. Балалар, карагыз әле, нинди матур алан! Зур чыршы үсеп утыра, ә монысы - кечерәк, ә бу чыршы бөтенләй нәни. Монда агач төпләре дә бар икән. Әйдәгез, агач төпләренә утырып ял итеп алыйк. (мендәрләргә утыралар). Балалар, карагыз әле, бөтен тирә - юнь ап-ак кар белән капланган. Ә чыршылар нинди төстә? (яшел). Чыршының яфраклары бармы? (юк). Яфраклары урынына аның энәләре бар. Әйдәгез бергәләп әйтик әле- “энәләре”. Самира чыршының энәләрен күрсәт әле.

Энәләре очлы, алар кадыйлар. Чыршы кыш көне дә, җәй көне дә яшел, ул гел саргаймый. Әйдәгез әле чыршы исен иснәп карыйк әле. Балалар, ә хәзер басып күрсәтик әле бу нинди чыршы?

- Зур чыршы! (аяк очына басып кулларын өскә күтәрәләр)

- Ә бу чыршы нинди? (уртача, кулларын як – якка җәяләр)

- Бу нинди чыршы? (кечкенә чыршыкай, чүгәлиләр)

Чәнчемә безне шулай! (бармак яныйлар)

Тәрбияче: Чү, балалар, монда чыршы төбендә кемдер бар, кем йоклаган анда? (аю). Дөрес, аю йоклый, без аны уятыйк, бергәләп уйнап алыйк.

Тау өстендә кар, кар!

Тау астында кар, кар!

Чыршыга да кар кунган.

Чыршы төбендә аю йокларга яткан

Ә без тыпырдап алыйк

Аны уятып карыйк.

Юк, уянмый, аю бик каты йоклый, әйдәгез тагын бер тапкыр уйнап алыйк әле. (Аю уяна, балалар түмгәкләргә утыралар)

Аю: Кем монда шаулый, уйный!

Миңа йокларга бирми!

Тәрбияче: Без ул, балалар аюкай!

Урманда йөрибез.

Матур чыршы эзлибез.

Тиздән бездә зур бәйрәм,

Уйнарбыз әйлән – бәйлән.

Яңа ел ул – зур бәйрәм.

Аю: Нәрсә соң – Яңа ел?

Тәрбияче: Яңа ел ул – ак карлар!

Кызыллы, яшел шарлар!

Яңа ел ул – бүләкләр!

Яңа җырлар, биюләр!

Аю: Ә шарлар нәрсә?

Тәрбияче: Шарлар, төрле төстәге түгәрәк йомры уенчыклар. Балалар, әйдә күрсәтик әле шарларны. Шарлар белән без Аюкай, чыршы агачын бизибез һәм аның әйләнәсендә әйлән – бәйлән уйныйбыз.

Аю: Минем дә Яңа елны күрәсем килә, бизәлгән чыршы янында биисем килә.

Тәрбияче: Әйдә, Аюкай, бергәләп

Чыршыны бизибез.

Яңа елны каршылап

Җырларбыз, биербез!

Әйдәгез, балалар, менә бу чыршыны аюкайга бизәп күрсәтик әле. Ә безнең шарларыбыз бакчада калды, алар урманда кар яуганда, көчле җилләр искәндә төшеп ватылырлар иде. Әйдәгез без сезнең белән шарларны менә шушы йомшак төрле төстәге камырдан ясыйбыз. Менә мин зәңгәр төстәге камырны алып уч төбенә салып икенче кул белән каплап әйләнүле хәрәкәтләр ясыйм, тактада да әвәләргә була. Менә нинди матур зәңгәр шар әвәләдем һәм аны чыршыга куям. Менә шулай. Аюкай, әйдә син дә өйрән безнең белән, күп итеп шарлар ясыйбыз.

Менә Самира әвәләде. Нинди шар әвәләдең? (кызыл шар) Кечкенәме, зурмы? (кечкенә) Ә Камильнеке нинди? (зәңгәр) Әйдәгез, шарларыбызны чыршыга куйыйк әле.

Тәрбияче: Балалар, Аюкай карагыз әле безнең чыршы нинди матур булды. Балалар, чыршы нинди булды? (матур)

Аю: Балалар бик зур рәхмәт сезгә. Бизәлгән чыршы бик матур була икән. Урмандагы башка җәнлекләр дә бик шатланырлар инде бу чыршыны күреп.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, матур чыршы тирәли аюкайга әйлән – бәйлән дә уйнап күрсәтик әле. (Чыршы тирәли түгәрәк ясап басалар. “Чыршы янында” җырын җырлап йөриләр)

Ямь - яшел ылыслары,

Балкып тора утлары.

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Әйлән – бәйлән уйныйбыз,

Биибез дә, җырлыйбыз.

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Аю: Рәхмәт, балалар! Бигрәк күңелле икән Яңа ел бәйрәме. Ә хәзер мин җәнлекләрне чакырып, матур чыршыны күрсәтим әле. Сау булыгыз, балалар!

Тәрбияче: Сау бул, аюкай! Балалар урманда бик күңелле булды, чыршы да сайладык, шарлар да ясадык. Әйдәгез, хәзер бакчабызга кайтыйк, бәйрәмгә әзерләник.




































Автор
Дата добавления 14.01.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров78
Номер материала ДВ-339884
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх