Инфоурок Начальные классы КонспектыҖөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч. (4 нче сыйныф)

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч. (4 нче сыйныф)

Скачать материал

Татарстан Республикасы  Әтнә муниципаль районы

 “Олы  Әтнә урта гомуми белем бирү  мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми  белем  бирү учреждениесе

 

 

 

 

Тема:

Җөмләнең иярчен        кисәкләре. Аергыч.

(4 нче сыйныф)

 

 

 

 

 

 

                                      

 

 

                                           Укытучы: Галимҗанова Руфина Тәлгать кызы

                                                             Югары квалификацион категрорияле

 

                                  27нче апрель,  2022ел

 

 

 

4А сыйныфы

Тема:  Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч.

Максат: 1. Аергычның нинди сүз төркеме белән белдерелүен ачыклау, аны дөрес  билгеләүләренә ирешү, сөйләмдә дөрес куллану;

Сөйләм үстерү максаты- укучыларның сөйләм телен баетуларына уңай йогынты ясау.

Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның тәнкыйди фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү, күптөрлелекне яхшы яктан бәяли белү күнекмәләрен формалаштыру. Язгы табигатькә соклану хисләре тәрбияләргә омтылу.

Белем бирү максаты - Укучыларның җөмләнең баш кисәкләре темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен тирәнәйтү, җөмләнең иярчен кисәкләре, аергыч  турында мәгълүмат бирү һәм сөйләмдә танып - белү күнекмәләре булдыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

•        метапредмет- төркемдәге эшчәнлеккә бәя бирә белү;

•        предмет – җөмләнең иярчен кисәкләре белән тану күнекмәсен формалаштыру;

•        шәхескә кагылышлы – һәр үзләштергән белем арасында үзара бәйләнешне аңлап эшләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча презентация, кагыйдәләр, карточкалар, татар теле дәреслеге.

Дәрес тибы: катнаш

 

                                                         

  Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

-        Хәерле көн, балалар һәм хөрмәтле кунаклар!

-        Укучылар, безгә бүген кунаклар килгән. Без аларга үзебезнең чын татар балалары булуыбызны, туган телебезне, әдәбиятыбызны теләп һәм яратып өйрәнүебезне күрсәтербез

   -      Утырыгыз,укучылар! Эйдәгез эле, нинди исәнләшү сүзләре беләбез икән без? Берәм-берәм эйтеп карагыз.

  - Исәнмесез!  Нихәлләрегез бар! Сәлам! Хәерле көннәр!  Сәламәтлегегез ничек?  Әссәләмәгаләйкем!

  - Яхшы балалар,менә никадәр исәнләшү сүзләре беләбез икән без.Бу – бик яхшы күренеш!

  -  Әйдәгез , хәзер өйләрегездә әзерләп килгән туган телебез турындагы  мәкальләрне искә төшереп үтик  әле.

  - Алтыда белгән ана телең, алтмышта да онытылмас.

  - Иң татлы  тел – туган тел, анам сөйләп торган тел.

 - Телләр белгән -  илләр гизгән.

- Туган телем – иркә гөлем,

   Киңдер сиңа күңел түрем.

- Сөйдергән дә тел,биздергән дә тел.

 

   - Бик яхшы балалар!

1) Уку мәсьәләсен чишү

 -Ә хәзер, әйдәгез, экранга игътибар итегез, бирелгән текстны укыйбыз.                                 

    Ямьле яз җитте.  Якты кояш җирне җылыта.  Беренче яңгырлар явып үтте. Җылы җил битләрне назлый. Агачлар яшел яфракка күмелде.Болында аллы-гөлле чәчәкләр үсә.

  -Укучылар,без нәрсә укыдык? (текст)

-Бу текст сезгә ошадымы?(Әйе)

- Шулай, туган ягыбызның язгы табигатенә сокланмый мөмкин түгел!

- Ә текст сезгә тагын ни өчен ошады? (Чөнки ул матур сүзләр кулланып төзелгән,сыйфатлар белән баетылган )

-Текст нәрсәләрдән төзелгән?(җөмләләрдән)

-Нәрсә ул җөмлә? ( җөмлә тәмамланган уйны белдерә)

-Җөмлә ахырына нәрсә куела? ( нокта, өндәү, сорау билгеләре)

-Җөмлә нинди кисәкләрдән тора? (баш һәм иярчен кисәкләрдән)

- Бу җөмләләр нинди җөмләләр? (җәенке җөмләләр)

-  Анда нинди кисәкләр дә бар? ( иярчен кисәкләр дә)

- Ә иярчен кисәкләр булмаса ,алар нинди җөмләләр була?(җыйнак җөмләләр)

- Җыйнак җөмләләрдә нәрсәләр генә була?(ия белән хәбәр  генә)

- Ә бу җөмләләрдә баш кисәкләр генәме? (юк монда иярчен кисәкләр дә бар)

- Шуларны табыйк һәм сораулар куйыйк әле.(Яз –ия, җитте – хәбәр.Ямьле сүзе нинди? соравына җавап бирә.Ул җөмләдә иярчен кисәк) Җөмләләрне тикшерү шулай дәвам итә.Ахырдан нәтиҗә ясау.

- Бу җөмлә кисәге ничек дип атала?(аергыч)

- Алар ниди сүз төркеме белән белдерелә? (сыйфат,тәртип саны)

-Алар нәрсәне ачыклап киләләр? (Сыйфатлар исемне ачыклап киләләр)

2) Нәтиҗә. Димәк, сыйфатлар исемне ачыклап, җөмләдә аергыч булалар. Бу безнең бүгенге темабыз була инде.

- Җөмләдә аергычларны куллану ни өчен кирәк?(Җөмләне тагын да матурлау,баету, тулыландыру өчен)

-Ә бүгенге дәреснең максаты нәрсә булыр?

Җөмләдән иярчен кисәкләрне таба ,сорау куя һәм билгели белү.

Матур язу күнегүе эшләү:

Бб Бб Бб

Бүген көн матур булды.

Ия белән хәбәрне билгелик, ә хәзер аергыч булып килүче иярчен кисәкне табабыз. Матур – дулкынлы сызык белән билгелибез.

-Матур сүзе нәрсәне ачыклап килә?(исемне)

- Ул нинди сүз төркеме белән белдерелгән? (Сыйфат)

-Укучылар, аергычлар сыйфат сүз төркеме белән генә белдереләләр микән? Бу сорауга ачыклык кертү өчен, парларда бер күнегү эшләп алырбыз.

3) Беренчел алган белемнәрне ныгыту,тирәнәйтү. Карточка белән эш.

- Игътибар белән тактага карыйбыз. Бирелгән сүзләрне парлап язарга кирәк. Сүзләрне уклар ярдәмендә тоташтырабыз.

(дәфтәрдә эшлиләр, бер укучы тактада уклар белән тоташтыра)

 

Язның соңгы           күңелләре           

Дүртенче                  ае        

Әниләрнең               сыйныф

     - Нинди җөмләләр төзеп була?               

- ... ,барлыкка килгән сүзтезмәләрне  укып чык.Сүзтезмәләр белән җөмләләр төзү.

Язның соңгы ае якынлаша.

Мин дүртенче сыйныфны тәмамлыйм.

Шуңа әниләрнең күңелләре шат.

1.Алдагы сүзтезмәләргә таянып бирелгән таблицаны тутырабыз.(баганалар башта буш була, балалар укытучы ярдәмендә тутыралар)

 

 

 

 

Предметның билгесен белдергән сүзләр

 

    Соравы

Нинди сүз төркеме белән белдерелгән

Нинди сүз төркемен ачыклый

1

2

3

4

Соңгы

Дүртенче

Әниләрнең

Язның

Нинди?Кайсы?

Ничәнче?

Кемнәрнең?

Нәрсәнең?

 

 

Сыйфат

Сан(тәртип саны)

Исем (И.к.)

Исем (И.к.)

 

Исем

Исем

Исем

Исем

 

2.Нәтиҗә ясала:

- Укучылар, таблицага карап нинди нәтиҗә ясап була?  Җөмләдә исемне ачыклап, Нинди?Кайсы? Ничәнче? Кемнең? Нәрсәнең? сорауларына җавап бирә торган сүз ничек атала икән?

- .., нәтиҗәне тулы итеп әйтеп бир.

Җөмләдә исемне ачыклап,  нинди? кайсы?, ничәнче?, кемнең?, нәрсәнең? сорауларына җавап бирә торган сүз аергыч дип атала.

-         Аергыч нинди сүз төркеме белән белдерелә?

(Аергыч сыйфат, тәртип саны, исемнәр белән белдерелә.)-таблицага карап әйтәләр

            -  Дөрес. Әйдәгез,төркемнәрдә  аергыч кагыйдәсен табып укыйк әле.Беренче төркем дәреслектән табып укый. Икенче төркем  “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән таба .Ә өченче төркем Яндекстан, интернеттан табып укый.Кем әзер,шулар феерверк җибәрә. (Укучылар табып укып күрсәтәләр)

            - Балалар, безнең кагыйдәбез дөрес чыгарылганмы? (Әйе.)

            4)Белемнәрне ныгыту күнегүләрен дәвам итү.

Физкультминутка өчен (КОНРС)

 

Нинди? Кайсы?             Кемнең? Нәрсәнең?              Ничәнче?

Яшел                             абыйның                                 беренче                

Куе                                урманның                               йөзенче

Зур                                көннең                                     егерме  җиденче

Тәбәнәк                        укытучының                           уналтынчы

Кышкы                        баланың                                   кырык беренче

иртәнге                        ташның                                    алтмышынчы

чыклы                          күлмәкнең

Төркемдәге укучылар үзара бер-берсенең эшләрен тикшерәләр,дөрес басканнармы,ялгыш булса, төзәтәләр.

5). Яңа теманы ныгыту.

      Күнегү  өстендә эш.

Проблемалы сорау:  Җөмләдә аергычларны куллану ни өчен кирәк?

-         Әйдәгез әле, күнегүләр эшләү ярдәмендә  бу сорауга җавап эзләп карыйк.

Карточкадагы күнегүне дәфтәрдә эшлик

(Биреме Шигырьне укыгыз. Нокталар урынына аергычлар куеп, күчереп языгыз.)

Яз.

Үтте явып ..(ҖЕПШЕК) карлар.

Аннары ... (ҖЫЛЫ)  яңгыр,

Күкселләнде урман-таулар,

Тургайлар сузды ... (ШАТ) җыр.

 

Гөрләвекләр ага гөрләп,

Тутырып ермакларны,

Ача ... (ЯШЕЛ) бөреләрен

Канәфер куаклары.

                             Гали Хуҗи.

Сүзләр: җылы, җепшек, яшел, шат.

-         Хәзер укучылар шигырьне күчереп язабыз. Аергычларның асларына дулкынлы сызык сызабыз.

-         Булдымы, хәзер безгә .... аергычларны үзләре ачыклаган сүз белән укып чыксын.

-         Бер укучыдан бу шигырьне сәнгатьле укыту.Шигырь турында фикер алышу.

-         Бу шигырьне сыйфатларсыз укып карау,чагыштыру.

6) Вакыт калса, дәреслектән күнегү эшләү.

7)Рефлексия

Сорау:  Дәрес барышында биргән соравыма әйләнеп кайтам.

-         Җөмләдә аергычларны куллану ни өчен кирәк?

(Аергычлар җөмләне матурлыйлар, сүзләрне төрле яклап ачыклыйлар, сөйләмне баеталар)

Райондагы артистлар, Зәринә, аның әтисе- әнисе  турында әйтү,Гөлнара Ильясовнаның энесе ТРның атказанган артисты, журналист,укытучы,корректор,редактор, тамада булган очракта да телне камил белү бик кирәк

-Мин нәрсә белә идем?

-Хәзер нәрсәне аңладым?

-Моны мин кайда куллана алам?

8)Йомгаклау.

93нче күнегү,65,66битләр.Кагыйдәне укып истә калдыру.65бит

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч. (4 нче сыйныф)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Техник-конструктор

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 666 321 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.04.2022 646
    • DOCX 31.3 кбайт
    • 23 скачивания
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галимзянова Руфиня Талгатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галимзянова Руфиня Талгатовна
    Галимзянова Руфиня Талгатовна
    • На сайте: 10 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 30325
    • Всего материалов: 19

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Использование элементов театрализации на уроках литературного чтения в начальной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 62 человека из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 492 человека

Курс повышения квалификации

Методика преподавания информатики в начальных классах

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 67 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по русскому языку у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 43 человека из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 484 человека

Мини-курс

Основы управления проектами: от концепции к реализации

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Читательская грамотность у школьников

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 16 регионов
  • Этот курс уже прошли 69 человек

Мини-курс

Управление рисками в бизнесе: анализ, оценка и стратегии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе