Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыАчык сыйныф сәгате "Ул көннәрнең даны мәңгелек"

Ачык сыйныф сәгате "Ул көннәрнең даны мәңгелек"

Скачать материал

Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе




Ул көннәрнең даны мәңгелек
2,4 сыйныфлар өчен

 

 







 

Класс җитәкчесе:Замалтдинова Л.Н.

 
Ул көннәрнең даны мәңгелек
Максат:  1. Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш

     кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын

     күрсәтү.

     2. Укучыларны фикер йөртүгә өйрәтү аша сугыш ветераннарына

     хөрмәт – ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык

     хисе тәрбияләү.

 
Материал: презентация “Ул көннәрнең даны мәңгелек”, ветераннар турында материал, шигырьләр, видео материал, музыка “Һәрвакыт булсын кояш”,
М.Җәлилнең  “Кызыл ромашка” шигыре.
                                       Дәрес  барышы.

- Укучылар,кәефләрегез яхшымы? Әйдәгез,матур итеп,бер-беребезгә,елмаеп алыйк әле. Бүгенге тәрбия сәгатебезнең уңышлы үтәчәгенә мин ышанам, балалар.
   Таң җилләре
   Арыш башларыннан
  Чык бөртеген коеп искәндә,
  Тыныч күңел белән колхозчылар
  Җырлый-җырлый эшкә киткәндә,
  Илебезнең армас эшчеләре
  Төнге сменадан кайтканда,
  Кара диңгез өстен таң нурлары
  Ак яктылык белән япканда,-
  Фашист пиратлары
  Илебезнең
  Гадел тынычлыгын боздылар;
  Карак эт шикелле,
  Качып-посып,
  Чигебезгә борын суздылар.
  - Җәйге матур төн. Сызылып кына таң атып килә. Тирә-юньдә үзәкләрне өзәрдәй кошлар сайравы. Бу 1941 елның 22 июнь таңы. Туган илебезгә немец илбасарлары һөҗүм иткән көн.
 - Әниләренә сыенып,тәмле төшләр күреп,нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар... Ә шушы вакытта Германия сугыш игълан итмичә безнең илебезгә һөҗүм итә. Сугышның беренче көненнән үк илебез халкы бердәм күтәрелеп дошманга каршы чыга. Бу сугыш - Бөек Ватан сугышы дип атала.
  - Балалар,ә сезнең Бөек Ватан сугышы турында ишеткәнегез бармы?
  - Ул озак барганмы?
  - Сез бу сугыш турында кайдан ишеттегез?(Балаларның җаваплары тыңланыла)
  - Әйе,укучылар,бу сугыш турында безгә дәү әниләребез,дәү әтиләребез,
әти-әниләребез сөйли. Тагын без кинофильмнар карыйбыз,китаплар укыйбыз. Безнең мәктәп музеенда да Бөек Ватан сугышы елларына багышланган экспонатлар бар.
Сугыш еллары бик авыр еллар була. Бу дүрт ел дәвамында куп шәһәрләр, авыллар,завод-фабрикалар җимерелә,миллионлаган кешеләрнең гомерләре өзелә. Бу елларда бик күп балалар ачлыкта яшиләр,ятим калалар. (Балалар шигырьләр сөйлиләр)
1 укучы:         Сугыш...
                     Шушы сүздән хәтта алмагачлар
                     Уйчанланып калды ул көнне
                     Яшь бөреләр хәтта чиркангандай,
                     Калтыранып куйды ул көнне.

2 укучы:         Сугыш...
                     Моннан зуррак хәвеф,зуррак афәт
                     Булдымы икән җирдә тагын да
                    Ач балалар килә күз алдыма
                    Шул сүз ишетелгән чагында.
Хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше күтәрелә.  Безнең өч авылдан ----- кеше сугышка китә.
Сугыштан туган авылыбызга барлыгы  ---- кеше  генә әйләнеп кайта. Ләкин ветераннарыбыз-ның сафы елдан-ел сирәгәя бара. Бүгенге көндә 3 ветераныбыз исән-сау. Алар:     Сибгатуллин ..... ,
             Садыков Ахат ....  ,
            Залалтдинов Фатих ......
 -Әйдәгез, алар турында  бераз тыңлап китик.

1 нче укучы Сибгатуллин     .... бабай турында сөйли.

2 нче укучы Садыков Ахат.... бабай турында сөйли.

 - Безнең солдатларыбыз батырларча дошманга каршы торган вакытта,тылда калган әниләр,әбиләр, балалар сугышка киткән туганнарына булышу өчен бик күп эшлиләр.
-Әйдәгез, алар турында  бераз тыңлап китик.
                                      (Видео карала)

-Авыр сугыш елларын шагыйрьләребез шигъри юлларда, композиторларыбыз,
рәссамнарыбыз үзләренең иҗатларында чагылдырганнар.
-Балалар,сез бу күргәзмәдә таныш йөзләр күрмисезме?
-Әйе,Бөек Ватан сугышы геройлары Муса Җәлил,Абдулла Алиш портретлары бар монда. Алар да сугышта булганнар,дошманнарга каршы көрәшкәннәр һәм кире әйләнеп кайтмаганнар. Без сезнең белән аларның бик күп әсәрләрен уку дәресләрендә өйрәнәбез. М.Җәлил дә сугышта катнашкан,фашистлар кулына әсирлеккә эләккән. Ул Моабит төрмәсендә утырган да иҗат иткән,шигырьләр язган. Анын бу шигырьләре, күп еллар узгач та,төрле юллар белән туган илебезгә кайткан һәм “Моабит дәфтәре”дигән китап булып бастырылган.
-Әйдәгез, Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигыренә  инсценировка карап китик.
                  ( Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигыре)
 - Безнең илебез ел саен 9 майда Җиңү көнен бәйрәм итә. 1945 елның 9 нчы Май көне-ул сугыш беткән көн. Җинү көне. Ул җиңү көненнән сон инде 70 ел гомер утеп бара. Шулай да без ул көнне зурлап,күңелле итеп, сугышта катнашкан туганнарыбызны искә алып уздырабыз. Әйдәгез,без дә Җиңү бәйрәме турында шигырьләребезне сөйлик әле.
1 укучы:        Бәйрәмнең тагын да
                    Матуры,олысы.
                    Кояшлы май кебек
                    Яктысы,җылысы.
                    Бабамның сугышта
                    Кан коеп алганы-
                    Зур Җинү бәйрәме
                    Дигәне бар әле.

2 укучы:       Кирәкми безгә сугыш!
                   Булмасын бер куркыныч
                   Булсын бөтен ил тыныч!

3 укучы:         Кирәкми безгә кан кою,
                     Кирәкми безгә сугыш
                     Безнең теләк якты,матур
                     Тыныч хезмәт һәм тормыш.

4 укучы:        Дәшәбез сезгә,өлкәннәр,
                    Без-дөнья балалары!
                    Балаларның сарылары,
                   Аклары, каралары.

6 укучы:       Сез “чәчәкләр”,-дисез безне,
                   Чәчәкләр сулмасыннар.
                   Җир йөзендә бәхетсезләр,
                   Ятимнәр булмасыннар!

7 укучы:       Кояшлы булырга тиеш
                   Безнең һәрбер иртәбез.
                   Без сездән Тынычлык белән
                   Бәхет таләп итәбез!
- Сез якты,матур мәктәпләрдә укысын өчен,әти-әниләрегез эшләсен өчен, барыбыз да бәхетле яшәсен өчен,балалар елмайсын өчен,күк аяз булсын өчен җир шарында тынычлык кирәк.
- Әйдәгез,бүгенге дәресебезне тынычлык турындагы җыр белән тәмамлыйк.

               ”Һәрвакыт булсын кояш “ җыры күмәк башкарыла.


 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Ачык сыйныф сәгате "Ул көннәрнең даны мәңгелек""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель клубного филиала

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 114 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.11.2015 936
    • DOCX 36 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Замалтдинова Лилия Небиулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6703
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Гендерный подход в обучении и развитии учащихся младшего школьного возраста

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 38 человек

Курс профессиональной переподготовки

Инклюзивное образование в начальной школе

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 51 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 159 человек

Курс повышения квалификации

Проективные методики в начальной школе в соответствии с ФГОС

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 59 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 450 человек

Мини-курс

Работа с детьми с особыми образовательными потребностями

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 354 человека из 63 регионов
  • Этот курс уже прошли 178 человек

Мини-курс

Психология развития личности: от мотивации к самопониманию

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 85 человек из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 35 человек

Мини-курс

Архитектура мира: от Крита до Австралии

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 43 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 16 человек