Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Башлангыч сыйныф укучыларының Көзге бал бәйрәменә программасы

Башлангыч сыйныф укучыларының Көзге бал бәйрәменә программасы


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

«УҢЫШ БАБАЙДА КУНАКТА»
Алып баручы. 
Хәерле көн әти-әниләр, килгән кунаклар! Хәзер без сезгә «Уңыш бабайда кунакта» дигән балалар иртәсен карарга тәкъдим итәбез.

Җыр.

Алып баручы. Балалар! Карагыз әле көзге болынны. Яфраклар саргайган, кошлар да җылы якларга очып киткән. Әллә булмаса Бабайларга кунакка барыйкмы? Анда бүген Сөмбелә үзе дә килергә тиеш. Балалар барабызмы?
Балалар. Барабыз, барабыз!
Алып баручы. Ярый алайса көзге болыныбызга бер җыр бүләк итик. Җырлый-җырлый бабайларга да баруы күңелле булыр.

Җыр. «Көзге моң» (М. Әндәрҗанова сүзләре һәм көе)

Бала. Хәерле көн, Бабакай!
Менә килеп тә җиттек.
Кичә үк килә идек
Көн аязганын көттек.
Бабай. Ай-яй балалар көттем, 
Сезнең киләсен сиздем.
Сез килүгә эш бетте,
Әнә теге зур шалкан
Сезнең килүне көтте.
Шундый зур булып үсте,
Ә тартып чыгарырга
Безнең көч тәмам бетте.
Бала. Әйдәгез әле бергәләп тартып чыгарып карыйк.
Алып баручы.   Тарталар, тарталар тартып чыгара алмыйлар.
Бабай. Әллә әбине чакырыйкмы?
Әби! Әби! Кил әле!
Безгә ярдәм ит әле!
Әби. Нәрсә булды? Әллә миннән башка шул шалканны да тартып чыгара алмыйсың. Ай! Килеп тә җиткәннәр минем балакайларым. Әйдәгез әле тартыйк һәм авыз итеп карыйк.
Бала. Бабай! Бабай бабакай! Кайда соң безнең Акбай?
Әби. Акбай, Акбай! Кил әле! Безгә бер булыш әле.
Акбай. Һау, һау!
Нәрсә булды! Нишләдегез?
Ник элек килмәдегез?
Шалкан зур тугел иде,
Сез шуны белмәдегез?
Тиз генә тартып чыгарып
Ашап та булыр иде.
Әйдәгез тартыйк, тартыйк!
Бабакай тик карап тормыйк.
Алып баручы.  Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар.
Бабай. Әллә соң песине чакырыйкмы?
Песи. Мияу, мияу
Ничек күп дуслар шулай 
Булышмый булмас болай. 
Бабай. Әйдәгез тартыйк бергә!
Бер, ике, өч!
Алып баручы.  Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар.
Әби. Инде хәзер нишләргә?
Тычкан. Пи–пи!
Ничек инде «нишләргә»?
Ә-ә миннән башка булмыймы?
Үзем кечкенә булсам да,
Көчем зур минем.
Әйдәгез тартыйк булмаса.
Бер, ике, өч!
Миндә бик күп көч! (тарталар)

Бабай. Шалкан чыкты чыгуын. Ә хәзер нишләтәбез?


Балалар. Бу шатлыктан җырлыйбыз.
Бабакайның бакчасында
Шалкан зур булып үскән.
Менә шундый киңлектә,
Менә шундый тарлыкта.

Кыз. Бабай, тагын нилэр салдын сакларга диеп базга?

Бабай. Ягез эле, жилэк-жимеш, яшелчэлэр тезелегез бер рэткэ.


Кәбестә:

Мин булам кәбестә,

Үзем яшькелт төстә.

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин.

Чөнки мине балалар

Көн дә көтеп алалар.

 

Кабак:

Карагыз әле бер генә

Менә миңа – кабакка,

Турап куйсагыз, мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

 

Кишер:

Минем исемем – кишер,

Теләсәң, болай пешер,

Теләсәң, ашка тура.

Мине яраткан бала

Озын гомерле була.

 

Суган:

Минем исемем – суган,

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

 

Кыяр:

Карагыз сез минем кыяфәткә:

Үзем эре, шома, сөйкемле.

Су сипкәнгә шулай үстем мин,

Нәфис, зифа кызлар шикелле.

 

Помидор:

Җылы якта тусам да мин,

Сездә дә уңыш бирәм.

Кып-кызыл булып пешәмен,

Тәмләткечләргә керәм.

Чөгендер:

Җир астында җыйнак кына

Кызарып үсеп ятам.

Чөгендерле аш та тәмле,

Венегретка да батам.

 

Алма:

Кем генә яратмый мине:

Ашый сабый бала да,

Зурларын әйтеп тә тормыйм,

Алма дисәң дә ала.

Карлыган:

Беләсезме, иң күп өлеш

С витамины кемдә?

Лимонда, билгеле, бик күп,

Ә аннан кала миндә.


  Жыр.


Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

Курайларда көз көйләрен уйнап,

Агачларны сары төскә буяп,

Куакларга җиләк-җимеш элеп,

Агач төпләренә гөмбә тезеп,

Урман буйлап алтын көз йөри.

 

Көшел-көшел бодай, арыш җыеп,

Саламнардан зур эскертләр куеп,

Кара җирне уҗым белән каплап,

Тракторлар белән гөрләп-шаулап.

Кырлар буйлап уңган көз йөри.

 

Балаларны мәктәпләргә дәшеп,

Аяк асларына яфрак чәчеп,

Тәрәзләрне яңгыр белән юып,

Күп кошларны җылы якка куып,

Урам буйлап наян көз йөри.

 

Оча сары яфраклар,

Шундый үз, шундый ятлар.

Әйтерсең, ярсу атлар.

Әйтә күк алар гүя:

-  Бар иде, –  дип, –  безнең дә

Кайчандыр яшел чаклар...

 

 

Оча сары яфраклар –

Көзләрдән тәүге хатлар,

Җәйләрдән соңгы хәбәр.

Сөйли белсәләр әгәр,

Әйтерләр иде: “Хушыгыз,

Киләсе язга кадәр.

 

Хушыгыз, язын кайтырбыз,

Ямь-яшел бөре булып...”

Саубуллаша яфраклар

Йөзләргә кунып-кунып.

Моны күреп торган болыт

Елый күңеле тулып


Әби. Ә суганыбыз кайда?
Суган. Ә мин оста бар кешене
Тик торганда елатырга.
Алып баручы.  Ничек алай?
Суган. Менә шулай.
Алып баручы. Балалар, суган сезне елатса да, сәламәтлек өчен бик файдалы.

Уен «Чукрак телефон”

Алып баручы. Әйдәгез, балалар бәйрәмебезгә көз кызын- Сөмбеләне чакырыйк. Сөмбелә, син кайда? Без сине көтәбез!

Алып баручы.  Зифа буйлы, җитен чәчле, зәңгәр күзле бу кызның исемнәре ничек икән. Әйтегезче кем белә?
Балалар. Сөмбелә.
Сөмбелә. Исәнмесез, нәни дусларым!
Мин –  Сөмбелә, килдем сезгә.
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим,
Кем очраса юлымда.
Ай-һай! Быел уңыш бигрәк мул булды. Үзләре шундый эре! Күрдегезме, уңышым ничек күп!

Уен «Кем тизрәк җыя»

Сөмбелә. Балалар, мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын табыгыз.
Утыра бер ак чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк. Ул нәрсә? 
(кәбестә)
Чибәр апама карыйм да елыйм. (суган)
Җир астында картыгыз, сакалыннан тартыгыз. (шалкан)
Җир астында җиз бүкән. (бәрәңге)
Сөмбелә.
 Бигрәк тә тапкырлар инде үзегез. Булдырдыгыз. Ә сез агач яфракларын шулай әйбәт беләсез микән? Әйдәгез тикшереп карыйк әле. (Яфраклар чыгара)
Алып баручы. Бәлки без Сөмбелә белән җырлап алырбыз.

«Көз һәм балалар җыры» (Г. Гәрәева сүзләре һәм көе)


(Әби керә түгәрәк икмәк тотып. )

Әби.

Гәрәбәдәй булып үсте иген,

Түгелгән тир бушка китмәде.

Игенченең батыр хезмәте бу –

Күпереп пешкән арыш икмәге.

 Балалар.

Яшәү чыганагы – кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Көр табынның тора түрендә.

 

Икмәк – игенченең җан җылысы,

Җир-анага кадер-хөрмәте.

Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,

Шуңа кадерлибез икмәкне.

 

Әти-әни, Ватан һәм дә икмәк!

Бу сүзләрдә тормыш мәгънәсе.

Бәхет, хезмәт, ирек, яшәү яме

Шул сүзләргә бәйле һәммәсе.

 

Гади сорау: нәрсә соң ул икмәк?

Кирәк, дуслар, уйлап карарга.

Ләкин әле икмәк ашау гына

Ярдәм итмәс җавап табарга.

 

Ишетергә кирәк яз тавышын

Кар сулары әле акканчы.

Уянырга кирәк солдат кебек,

Түбәләрдән тамса бер тамчы.

 

Күрешергә кирәк кояш белән,

Кыр өстендә йөзгә-йөз килеп.

Таң нурлары белән битне юып,

Сәлам сиңа, туган җир!” – диеп.

 

Яңгыр гына җиргә җитәме соң?!

Тир тамчысы кирәк җирләргә.

Буразнадан алып, җылы җирне

Җаным!” –  диеп кирәк үбәргә.

 

Икмәк нәрсә?

Язын тургай җыры,

Кышкы буран, көзге җил дә ул.

Кайгы да ул, ләкин шатлык та ул,

Бәхет тә ул, изге сүз дә ул.


Җыр “Чайкала иген кырлары”.


Алып баручы. Шуның белән безнең “Уңыш бәйрәме” тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!


57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 18.12.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров129
Номер материала ДВ-268808
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх