Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыБашлангыч сыйныфларда әдәбият дәресләрен А. Г. Яхин методологиясе белән укыту.

Башлангыч сыйныфларда әдәбият дәресләрен А. Г. Яхин методологиясе белән укыту.

Скачать материал

Башлангыч сыйныфларда  әдәбият дәресләрен А.Г. Яхин                 методологиясе белән укыту.

                   Башлангыч сыйныф укытучысы

Җиһаншина Җәмилә Хаҗиәхмәтовна

Максат. Укытучыларны А.Г.Яхин методологиясе белән таныштыру.Г.Тукайның “Җәйге таң хатирәсе”шигырен анализлау.

          Саумы, кояш, саумы, көн!

Дусларым, хәерле көн!

Телим сезгә сәламәтлек,

Бәхет һәм яшәү дәртен.

Уе изге баласына

Булышыр табигать тә.

Эшкә тотыныйк, дусларым,

Хуш, хәерле сәгатьтә.

-Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар. Без бүген әдәбият дәресләрен А.Г.Яхин методологиясе белән укыту  турында сөйләшербез. Әйдәгез, дәреснең кагыйдәләре белән танышыйк:

* Игътибар белән тыңлау.

*Актив булу.

*Сүзне, фикерне әйтүдән курыкмау.

*Үз фикерең булу, башкалар әйткәнне кабатламау.

*Аңлашылмаса кабат сорау.

-Бүгенге очрашудан нәрсә көтәбез?(җаваплар тыңлана)

       Мин әдәби уку дәресләрен А.Яхин методологиясе белән укыта башладым. Кем соң ул А.Г.Яхин? Бу методологиянең сере нәрсәдә? Ул традицион алым белән укытудан нәрсәсе белән аерылып тора? 

А.Г.Яхин әдәбият белгече, федераль  дәүләт белем  стандартлары таләпләренә туры килерлек итеп төзелгән әдәбият концепсиясе һәм 1-11 сыйныфлар өчен укыту-методик кулланмалар авторы, галим, мәгърифәтче.

   Дәреслекнең үзенчәлеге белән танышыйк.”Уку китабы” исеме әдәбият исеме белән алышынды. Сәбәбе-дәреслекнең эчтәлегендә. Әдәбият гарәпчә әдәп сүзенә нигезләнә, һәр кешенең үз-үзен тотышы, эчке сыйфаты, башка кешеләр белән мөнәсәбәтләре, кешеләр арасындагы яшәү рәвеше турында сөйли. Башлангыч сыйныфларда әдәбият укыту югары сыйныфларда әдәбият фәнен өйрәтүнең беренче баскычы булып тора. Әдәбият - бер  милләтнеке генә була алмый. Ул - дөнья байлыгы. Без татар әдәбиятының иң асыл, иң характерлы әсәрләре нигезендә балаларга махсус белем - әдәбият теориясен бирәбез.

 

    Бүгенге көндә кызганыч, дәреслек федераль исемлеккә кермәгән. Моңа кадәр куелган төп таләп -дөрес, аңлап, йөгерек, сәнгатьле уку иде. Хәзер икенче буын федераль  дәүләт белем  стандартлары катгый,  әмма  гадел таләпләр куя: укучының  шәхес буларак  үзүсешен тәэмин итә алырлык  уку эшчәнлеген оештыру; махсус белем һәм күнекмәләр белән янәшә универсаль   уку гамәлләренең   камил һәм  тотрыклы  формалашуын  тәэмин итү; бирелгән белемнең фундаменталь булуы, ягъни,  укучының   әдәбият дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләренең рус әдәбиятын һәм башка халыклар әдәбиятын үзләштергәндә дә кулланышка керерлек булуы зарури. Чыннан да А.Яхин   методологиясе икенче буын федераль дәүләт белем стандартлары таләпләренә җавап бирерлек бик уңышлы белем чыганагы. Ни өчен? Икенче буын  федераль дәүләт стандартлары таләпләренең асылы –  укытучы һәм укучы арасындагы мөнәсәбәт (деятельностый подход) яңалыгын гамәлгә кую механизмы бирелә; укучылар белем алырга килә, ә укытучы укучыларның белем алуларын оештырырга тиеш була, ягъни     эшлекле белем    механизмы тормышка ашырыла .

А.Г.Яхин төзегән әдәбият дәресләренең бурычлары:

·         Баланы матур әдәбият әсәрләре дөнясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлылыгын аңларга өйрәтү;

·         Төрле жанрдагы әдәби әсәр белән таныштыру;

·         Әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую, аны авторның фикерен, уйларын,хисләрен белдерүче чара, автор ачкан могҗиза буларак кабул итәргә өйрәтү;

·         Әсәрне укыганда балаларның акылын, хисләрен, әхлакый сыйфатларын үстерү.

Максатлары:

·         Балаларның уйлау-фикерләүсәләтен үстерү .

·         Укучыларны сөйләргә өйрәтү.

·         Әхлак тәрбиясе бирү.

Заманча таләпләр:

·         Әсәрләр төрле жанрда  булып, балаларга эстетик тәрбия бирергә тиеш.

·         Әсәрләр бала укырлык, аңларлык, аның тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп тупланган булырга тиеш.

·         Биремнәр иҗади сәләтне үстерергә юнәлтелгән булырга тиеш.

              А.Г.Яхин методологиясе белән эшләү укытучының иҗади активлыгын һәм мөстәкыйльлеген арттыра, укучыларның фикерләү һәм танып белү сәләтен үстерә.Дәреслекләр әдәби әсәрләргә анализ ясауга багышланган. Анализны укучы үзе ясарга тиеш.Анда әзер җаваплар бирелмәгән.Укытучы җавапларга бәя бирә, укучыларга ярдәм итә. Кулланмалар мәҗбүр итүгә нигезләнмәгән. Һәр дәрестә укучы белән  бергә укытучы да мөстәкыйль уйлый, өйрәнә.

А.Яхин методологиясенең уңай ягы –барлык  баланы да китапка тарта, әдәби әсәр укырга мәҗбүр итә, бала үз уңышларын күрә, кызыксына, эзләнә, фикер йөртә. Әдәби әсәр – иҗади фикер җимеше ул.Әдип үз әсәрендә тормыш турында уйлана,уйларын укучысы белән уртаклаша, тормышка бәя бирә.Укычы да тормышка бәя бирергә тиеш була. Бәя бирү алымнарын белми торып, әсәрнең эчтәлеген ачып булмый.

Бу методологиянең төп үзенчәлеге - әсәрне сүтеп җыю, аны өлешләргә таркату, аннары анализ ясау. Таркаткач, бер-берсенә охшаш якларны табу, гомуми фикергә килү. Ә әсәргә анализ ясау-язучының иҗади фикерен табу ул. Иҗади фикердә әсәрнең идеясе дә, проблемасы да, безгә әйткән үгете дә бар.

          А.Г.Яхин методолоиясендәге инвариант- әсәргә анализ ясау сыйныфтан сыйныфка катлаулана барган анализ ясау алымы.

1 сыйныф

·         Әсәрдә катнашучыларны табу.

·         Әйберләрнең сыйфатларын билгеләү.

·         Персонажларның гамәлләрен билгеләү.

·         Кыскартып сөйләү,катнаәучыларның үзара бәйләнешен табу.

·         Әсәрнең эчтәлеген табу.

2 сыйныф

·         Катнашучыларны табу.

·         Әсәрне өлешләргә бүлү (анализ)

·         Охшаш өлешләрне кушу (синтез).

·         Әсәргә автор салган мәгънәне табу.

3 -4 сыйныф

·         Персонажларны , төп геройны табу.

·         Әсәрне өлешләргә бүлү (анализ)

·         Каршы яклар арасындагы бәйләнешне ачыклау.

·         Әсәрнең эчтәлеген табу.

·         Әсәрнең  мәгънәсен  табу

Ә хәзер без балалар белән бергәләп Г.Тукайның “Җәйге таң хатирәсе” шигырен анализларбыз.

 

Тема. Г.Тукай. Җәйге таң хатирәсе.

Максат. 1. Укучыларның сөйләм  күнекмәләрен үстерү.

2. Әдәби әсәрне анализлауның иң гади  ысулларына төшендерү, авторның яшерелгән теләген табарга өйрәтү.

3. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, презентация, такта (анда катнашучылар языла), сүзлекләр,карточкалар.

 

                             Дәрес барышы:

I.                    Оештыру моменты.

         Балалар, әйдәгез, барыбыз да матур итеп басып, бер-беребезгә елмайыйк. Куллардан –кулларга җылылык, күңелдән-күңелгә рәхәтлек йөгерсен, йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелсен. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирсен.

II.                  Уку мәсьәләсен кую.

1.      Туган тел җыры тыңлана .

-укучылар бу шигырьнең авторы кем?

1 слайд

Сез аның тагын нинди әсәрләрен беләсез?

2 слайд

Ә бүген без Г.Тукайның тагын бер шигыре белән танышырбыз. Әйдәгез, игътибар белән тыңлыйк  һәм сәнгатьле укыганны истә калдырыйк

( аудиокитаптан тыңлау)

III.              Уку мәсьәләсен чишү.

3 слайд

-Туктагыз әле балалар,ә шигырьнең исеме ничек?

“Җәйге таң хатирәсе”

-Укучылар,хәзер эчтәлегенә төшенер өчен тагын бер кат укып чыгарбыз. Шигырьдә гарәп-фарсы телләреннән кергән алынма сүзләр бар. Аларның мәгънәсен аңлар өчен мин сезгә сүзлекләр әзерләдем.

(эчтән укыйлар)

-тагын аңлашылмаган сүзләр калмадымы?

-әйдәгез, бергәләп катнашучыларны табыйк әле. Сез аларның астына яшел төс белән сызып барыгыз ( билгеле вакыт эчендә эшләнә)

Таң

Ай

Йолдызлар

Җил

Яфраклар

Кыр

Күлләр

Үләннәр

Чәчәкләр

Сандугачлар

Болытлар

(табып бетермәсәләр, сорыйм: үзем әйтимме, әллә сез табасызмы?)

-әйдәгез, катнашучыларның гамәлләрен билгелик.

-таң турында ниләр белдегез? Җәйге таң ничек ата?

-ай ничек бата? Ул ни өчен хәсрәтләнә?

-йолдызлар турында нәрсә диелгән?

-җил белән яфраклар бер-берсенә ничек бәйләнгән?

-кыр нишләп калган?

-күлләр нәрсә көткәннәр?

-үләннәр, чәчәкләр турында нәрсә белдегез?

-сандугачлар нишли?

-ә болытлар нәрсәгә тукталганнар?

-ә безгә алар турында кем сөйли соң? (автор, шагыйрь)

-Балалар, монда шагыйрь кем исеменнән сөйли? Димәк ул нинди герой була?(лирик герой була).

-автор сөйләгәннәрне кем соң аерып күрсәтә белде? (без)

(тактага таблица төзелә)

                                     Җәйге таң хатирәсе

катнашучылар

 

         /                                                       \                             \

Таң                                           шагыйрь- лирик герой               без

Ай

Йолдызлар

Җил

Яфраклар

Кыр

Күлләр

Үләннәр

Чәчәкләр

Сандугачлар

Болытлар

4 слайд

-Балалар, сез ничек уйлыйсыз, бу шигырьне нинди тавыш төсмерләре белән укырбыз икән? Монда нинди хисләр яшерелгән?

            Тавыш төсмерләре

тыныч              тихий

ышанычлы      надёжный

гаҗәпләнгән    удивлённый

уйчан                задумчивый

борчулы           грустный

шатлыклы        радостный

  Әйдәгез, бергәләп сайлап алыйк әле?( тиешлесе слайдта кала).

- Балалар , кайсы юлларны тыныч тавыш белән укырбыз?

-борчулы тавыш белән кайсы юлларны укырбыз?

-кайсы юлларны шатлыклы тавыш белән укып була? Ни өчен?

-кайсы юлларда уйчанлык,уйлану сизелә?бу кайсы юлларда чагыла?

(балалар сайлап укыйлар)

Балалар, тиешле тавыш төсмерләре белән тагын бер укып чыгыйк әле.

( 1 бала кычкырып укый)

5 слайд

     Минем янәдән күлләр, сандугачларның җырларына, күчмә болытларга әйләнеп кайтасым килә. Бу катнашучылар янына автор тагын ниндидер сүзләр өстәп биргән, әйдәгез шул юлларны табыйк әле.

Күлләр-сихерле көзге кебек

Сандугачлар җыры-яңгыр кебек

Күчмә болытлар-аккошлардай

-автор бу сүзләрне нишләгән балалар? (чагыштырган)

Мондый күренешне без чагыштыру дип атыйбыз.

 6 слайд

Уйлан!

-укучылар, кайсы катнашучылар биредә бик актив? Ә кайсылары пассив?

-лирик герой пассив булса да безгә нидер әйтергә теләгән? Аның әйтәсе килгән фикере кайсы юлларда яшерелгән икән?

Ни өчен шагыйрьгә җәйге таңны каршыларга кирәк соң?

( чөнки иҗат итәргә дәрт бирә, теләк тудыра)

7 слайд

Укучылар без сезнең белән автор әйтәсе килгән төп мәгънәне ачыкладык. Әдәбият дәресләрендә аны фокус дип йөртәләр.

8 слайд

4. Рефлексия

Сез бүген дәрестән нинди хисләр белән китәсез?

Габдулла Тукайга шигырь турында нинди сорау бирер идегез?

  (Соңыннан дәрескә анализ ясала, алда куелган сорауга җаваплар тыңлана, җаваплар чагыштырыла һәм тулыландырыла).

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Башлангыч сыйныфларда әдәбият дәресләрен А. Г. Яхин методологиясе белән укыту."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист сварочного производства

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 320 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 29.11.2015 952
    • DOCX 48.8 кбайт
    • 12 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зиганшина Джамиля Хазиахметовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 13865
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 138 человек из 46 регионов

Курс повышения квалификации

Инновационные технологии управления профессионально-педагогической деятельностью учителей начальной и средней школы в условиях реализации ФГОС

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 84 человека

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания предмета «Родной (русский) язык» с учетом реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 234 человека из 59 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 167 человек

Курс повышения квалификации

Особенности развития критического мышления обучающихся в начальной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 46 человек из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 257 человек

Мини-курс

Эффективная корпоративная коммуникация

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Тревожные расстройства: диагностика и причины

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 15 человек

Мини-курс

Информационные технологии и безопасность

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 51 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 28 человек