Инфоурок Начальные классы ПрезентацииБашлангыч сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләренең кызыксындыру этабы

Башлангыч сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләренең кызыксындыру этабы

Скачать материал

Зиннәтуллина Илмира Фаил кызы,

югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы,

 Алабуга шәһәре, 1нче гимназия

Башлангыч сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләренең

 кызыксындыру этабы

Бүгенге көндә без фән һәм мәгариф министры тарафынннан расланган икенче буын ФДГББ стандартлары буенча белем бирәбез. Яңа стандартта белем бирү программалары укучылар алган белем нәтиҗәләренә яңа таләпләр куя. Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру  тора. Укытуда предмет нәтиҗәләре генә түгел, ә шәхси һәм предметара (универсаль уку) нәтиҗәләр гамәлләре дә булдырылырга тиеш. Әгәр, укучыда универсаль уку гамәлләре формалаштыра алсак, бала мәктәптә алган белем-күнекмәләрне укыту-тәрбия процессында гына түгел, ә реаль тормышта да куллана ала.Укучыларыбыз үзенә үзе ышанган, мөстәкыйль эш итә торган, конкурентлылыкка сәләтле, дөрес аралашу серләрен белүче, рухи дөньясы бай, иң матур кешелек сыйфатларына ия була. Бу зур максат һәм бурычлар. Бала күп вакытын мәктәптә уздыра. Һәм максат, бурычларга ирешү укыту-тәрбия процессына керергә, дәреслекләр эчтәлегенә салынырга  тиеш.

Мәктәпнең төп укыту формасы- дәрес. Дәрес, аны планлаштыру һәм үткәрү- бу укытучының һәр көнне аңлап, уйлап башкара торган эше.

Дәрес ул укытучының шәхси һәм һөнәри “көзгесе”, иҗади остаханәсе. Дәрестә яңача ачышлар туа, экспериментлар үткәрелә, проблемалар чишелә, хаталар ачыклана, иҗади эзләнүләр алып барыла, уңышлы нәтиҗәләр ясала.
           Дәрес ул укучы өчен – үсеш вакыты: кызыклы һәм мавыктыргыч “Белем дөньясына” сәяхәт итү, фән баскычларыннан биеклекләргә менү, аның серле һәм таныш булмаган сукмакларыннан бару.
          Дәрес
структурасын күзаллау, төзү укытучыдан  шактый иҗадилык таләп итә.  Укытучыга  дәрес структурасы буенча төгәл күрсәтмә юк. Ул Федераль  дәүләт гомуми белем бирү стандартында күтәрелгән мөһим таләпләрне исәпкә алып, дәрес стуктурасын үзе  төзи. Әмма бер дәрес кысасында укытучы  нинди нәтиҗәләргә, ничек ирешәсен ачык күзалларга тиеш. Укучыга  нәтиҗәле белем алу өчен эффектив ысуллар кулланып, уңай шартлар булдыру укытучының бурычы һәм шул ук вакытта һөнәри осталыгын күрсәтү мөмкинлеген бирүче чара.
Хәзерге мәктәптә укучыларга белем бирүнең төрле алымнары кулланыла. Соңгы елларда тәнкыйди фикерләү  методикасы (методика критического мышления)  бик киң кулланыла.

Тәнкыйти фикерләү технологиясенең нигезе өч этапны эченә ала: “Кызыксындыру-төшенү-рефлексия”   Бүген мин  шул этапларның беренчесенә- кызыксындыру этабына якыннанрак тукталып үтәсем килә.

Әлеге этапта укучылар белән индивидуаль эш тә, парларда һәм төркемнәрдә эш тә оештырылырга мөмкин. Дәреснең бу этабында уку материалын үзләштерүгә кызыксыну уятыла, ягъни мотивация булдырыла. Укытучы укучыларда алган белем һәм күнекмәләргә таянып, яңаларын кабул итәргә җирлек әзерли. Монда белем баскычлары яки бер бүлек арасындагы  бәйләнеш күрсәтелә.
Актуальләштерү өлешендә бүгенге дәрестә үзләштереләсе тема нигезендә яткан белем искә төшерелә,гомумиләштерелә.
Алга таба укучыга үзләштерелгән белем нигезендә билгеле арасыннан билгесезне эзләп табу өчен махсус бирем тәкъдим ителә, ягъни эзләү, проблемалы ситуация тудырыла.  Бу уку мәсьәләсен кую өлеше була. Шуннан соң гына дәрестә  яңа тема туа. Күргәнегезчә,  укучы аны укытучының алдан әзерләгән шартларында башкара. Укучыга сизелмәстән, эзлекле биремнәр җыелмасы тәкъдим ителә бара. Шул биремнәр нәтиҗәсендә укучы адымлы гамәлләр башкара, нәтиҗә ясый бара. Укучыда логик фикер йөртү, танып-белү, коммуникатив  күнекмәләр формалаша.

Кызыксындыру этабы уңышлы үтсә укучыларда дәреснең алдагы этабында эшләү өчен ныклы стимул барлыкка килә. 

Башлангыч сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә кызыксындыру (”Вызов”)этабында укытучы төрле  алымнар куллана ала.

  1. “Кластер”.

2.                   “Гади” һәм “катлаулы” сораулар таблицасы.

3.                  “Беләм-беләсем килә – белдем” таблицасы.

4.                  “Күрәзәче агачы”.

5.                  “ Сораулар чәчәге”.

6.                  “Дөрес һәм дөрес түгел фикерләр” таблицасы.

7.                  Әйе-юк уены.

8.                  “Синквейн” төзү алымы.

Хәзер мин  тәнкыйди фикерләүнең  дәресләремдә теләп куллана торган алымнарына якыннанрак тукталып үтәсем килә.

Кластер алымы. Кластер-инглиз сүзе. Икенче төрле, бергә җыелган фикерләрнең күренеше.

     Бу технология:

·                     группада эшләргә

·                     фикерләреңне туплап, башкаларга күрсәтергә

·                     график рәвештә язарга өйрәтә.

Ул универсаль алым, аны дәреснең һәр стадиясендә кулланырга мөмкин: кызыксыну стадиясендә белем күнекмәләрне тәртипкә китерү, төшенү стадиясендә яңалыкны теркәп кую, рефлексия стадиясендә алар арасыдагы логик бәйләнешне күзәтү. Укучы яңа төшенчәләрне схематик рәвештә җиңел кабул итә. Фикер эзлеклелеге дә саклана. Рефлексия стадиясендә фаразланган ялгыш раслаулар төзәтелә.

Кластер төзүнең үз кагыйдәләре бар. Башта төп сүз языла. Аның тирәсенә аны ачыклаучы сүзләр. Ахырдан алар тоташтырыла. Ләкин кластер төзегәндә, кайбер киңәшләрне онытмаска кирәк:

·                     башка нинди фикер килә, курыкмыйча язарга;

·                     вакыт беткәнче күпме булдыра аласың шуның кадәр язарга.

     Гомумән, кластер төзү кызык та, уңайлы да, үзенең +, - лары бар.

     Уңай яклары:

·                     балаларда кызыксыну уяту;

·                     алар бергәләп эшләргә күнегәләр,үзлектән белем алалар.

     Тискәре яклары:

·                     укытучыга күп әзерләнергә кирәк;

·                     дәрестә тавыш булырга мөмкин.

     Шулай да дәресләрдә бик теләп куллана аласыз.

 

 “Беләм, беләсем килә, белдем” алымы

Дәрес башында укучылар дәреснең максаты белән танышканнан соң белгәннәрен таблицага язалар. Материал белән танышканнан соң дәрес ахырында рефлексия этабында бу таблицага киредән әйләнеп кайтыла һәм таблица тулысынча тутырыла.

“Әйе-юк” уены

Һәр укучының алдында тактадагы кебек таблица була. Укытучы сораулар бирә, ә укучылар “әйе”, “юк” җавапларын таблицаның беренче баганасына теркәп бара. Икенче багана буш кала, дәрес ахырында укучылар бу таблицага  кире кайта, икенче багананы тутырганда алар үзләренең ни дәрәҗәдә хаклы булуларына инана.

Гадиһәм катлаулысораулар таблицасы.

 Бу алым да дәреснең төрле этапларында кулланыла ала. Кызыксындыру этабында бу- теманы өйрәнгәндә  балаларның җавап алырга теләгән сораулары. Гади сораулар бер төрле генә җавап таләп иткән сораулар. Ә катлаулы сораулар – төрле җаваплар көтелгән проблемалы сораулар.

«Дөрес һәм дөрес түгел фикерләр» таблицасы

Укучыларга алдан өйрәнеләсе тема буенча фикерләр бирелә. Укытучы укучыларга бу фикерләрнең дөресме-түгелме икәнлеген   билгеләргә тәкъдим итә. Тема өйрәнелгәч укучылар бу таблицага кире әйләнеп кайта һәм алган белемнәренә таянып, бирелгән фикерләрнең дөреслеген бәяли. 

 

Блум ромашкасы алымы.

Таныш булмаган текст алына, алдан тукталышлар билгеләнә. Вакыйгалар үстерелеше, сюжет, көтелмәгән финал туктап уку алымын мәгънәле итә. Укытучы алдан ук сораулар әзерләп куя. Сораулар түбәндәгечә төзелә:

Гади сорау - материал буенча булган белемнәрне камилләштерә

Сорау –төпченү – «мин ничек аңладыммы?….», «мин сезне дөрес аңладыммы?…»

Сорау –интерпретация (аңлатучы) – теге яки бу күренешләрнең асылына төшендерү (ни өчен?)

Сорау –чагыштыру укучыларның үзара әңгәмәсендәге каршылыклар

Иҗади сорау (прогноз) «Алга таба нәрсә булачак, сез ничек уйлыйсыз…?»

Практик сорау  – «Без нәрсә эшли алабыз…?» «Сез ничек эшләр идегез…?».

 

“Фикерләр кәрзине” алымын дәресләремдә еш кулланам.

Бу алымны кулланганда төркемнәрдә һәм парларда эшләү  уңай нәтиҗә бирә. Укытучы укучыларга билгеле бер проблема яки тема буенча сорау бирә.  Бу укучыларның фикер алыша торган тема  турыда нәрсәләр белүен яки уйлавын ачыкларга ярдәм итә. Тактада кәрзин рәсеме элеп куела һәм бу кәрзингә тәкъдим ителгән фикерләр тупланып барыла.

 Эш түбәндәге тәртиптә алып барылырга мөмкин.

  1. Укучыларга өйрәнеләчәк тема сорау бирелә.
  2. Һәр укучы үзлектән фикерләрен кәгазьгә терки, яза. (1-2 минут)
  3. Парларда яки төркемнәрдә укучылар фикерләре белән аралаша. (3 минут) Бу аралашуда укучылар кайсы фикерләрнең сыйныфташлары белән туры килүен, ә кайсы фикерләр буенча каршылыклар чыгуын да ачыкларга тиеш.
  4. Һәр төркем алдагы төркемнекен кабатламыйча үзенең бер фикерен кычкырып әйтә.
  5. Укытучы бу фикерләрне төзәтми генә кәрзингә язып сала. Кәрзингә темага кагылышлы барлык фикерләр, фактлар, исемнәр, проблемалар, аңлатмалар да салынырга мөмкин. Ә дәрес барышында бу фикерләр билгеле логик чылбырга тезелә. Теманы үзләштерү дәверендә булган хаталар төзәтелә. 

 

Хөрмәтле коллегалар! Бүгенге кечкенә генә чыгышымда мин үземнең  башлангыч сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә кулланган тәҗрибәм белән уртаклаштым.  

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Башлангыч сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләренең кызыксындыру этабы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Медиатор

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 658 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.03.2016 2033
    • DOCX 28.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зиннатуллина Ильмира Фаиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Зиннатуллина Ильмира Фаиловна
    Зиннатуллина Ильмира Фаиловна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 14391
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по литературному чтению у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 170 человек

Курс повышения квалификации

Методика повышения техники чтения у младших школьников с ОВЗ

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 100 человек из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 420 человек

Курс повышения квалификации

Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 257 человек из 52 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 266 человек

Мини-курс

Классики русской педагогической мысли

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Интерактивные материалы на печатной основе

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 65 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 36 человек

Мини-курс

Психологическая помощь и развитие детей: современные вызовы и решения

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе