Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Әдәби образлар аша укучыларда әхлак тәрбияләү.

Әдәби образлар аша укучыларда әхлак тәрбияләү.

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

Садыкова Гөлсинә Солтан кызы

Муниципаль гомуми белем бирү учреждениясе

Татар телле укытулы 3 нче гимназия

Әдәби образлар аша әхлак тәрбияләү”


Әхлак ул – кешенең эш хәрәкәтендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат.

Әхлаклылык – кешенең рухи бәхете ул. Яңа буын бәхетле булсын өчен, аны иң беренче чиратта әхлаклы буын итеп тәрбияләргә кирәк.

Ризаэтдин Фәхретдиннең түбәндәге сүзләрен исә алтын хәрефләр белән язып куярлык: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас”.

Шәхес үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук танылган.

Әхлак тәрбиясенең нигезе һәм бурычлары,тәрбия процессы – кешенең тулысынча шәхес буларак формалашуы.

Бала иң беренче әхлак тәрбиясен гаиләдә, аннан балалар бакчасында ала. Шул белемне мәктәп тулыландыра. Мәктәп программасына әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомумкешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдына тотып сайлады.

Әхлак тәрбиясен бирүдә дәресләрнең тоткан урыны бик зур. Һәрбер әдәби әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр, проблемалар - әхлакый проблемалар, дәрес барышында аларны чишү әхлак тәрбиясе бирүнең формасына әверелә ала.

Иң беренче чиратта әдәбият укыту тарихы турында берничә сүз әйтеп үтик. Тугыз гасыр дәвамында татар телен һәм һәм әдәбиятын укыту дини – дидактик материалга нигезләнеп алып барылган. Материалның дини булуы беренче урында торган. Бу дәресләрнең төп максаты булып әхлак тәрбиясен бирү булган, хәтта аларның исемнәре дә, “әхлак дәресләре”. Дәреслек функциясен иң беренче чиратта “Коръән” башкарган.

Димәк, хәзерге көндә балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә әдәби әсәрләрнең урыны зур. Ә әдәби образлар әсәрнең үзәгендә. Һәр әдәби образга тирән мәгънә салына. Һәрберсе әхлакый күренеш буларак күз алдына килеп баса. Һәрбер образның үзенә хас уңай яки тискәре сыйфатлары бар. Бу сыйфатлар хикәяләү барышында әхлакый яктан ачыла бара.

Әдәби образларның әхлак тәрбиясен бирүдә тоткан урыннарын билгеләү өчен бик күп мисал китереп булыр иде.

Мәктәп программасында бирелгән Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәре чын мәгънәсендә тормышчан, идеал дәрәҗәсенә җиткерелгән образ-характерны сәхнәгә алып менүе ягыннан, тел-сурәтләү чараларына, кинаяле тезмәләргә, канатлы гыйбарәләргә байлыгы җәһәтеннән драматургиядә үзенчәлекле урын тота.

Әсәрнең темасы буыннар бәйләнеше, әдәп-әхлак кануннарына тугрылык, яшәү матурлыгы кебек төгәлләшә.

Әсәрдә эчке һәм тышкы каршылыклар Әлмәндәрнең асыл сыйфатларын ассызыклау, әхлакый бөтенлеген тирәнрәк ачу, бәяләү юнәлешендә үстерелә. Әлмәндәр җор һәм шат күңелле, кайгылы вакытында көлә белүче карт булып гәүдәләнә. Әҗәл тарафыннан аңа шундый бәя бирелә дә: “Гап-гади кеше. Ләкин гомере буе яшәүнең кадерен, тәмен белеп яшәгән кеше. Иң авыр чакларга да тормыштан ямь таба белгән, күңел көрлеген югалтмаган кеше. Ул – авылның шатлыгы, күңел көрлеген югалтмаган кеше. Аны күреп сөйләшкән кеше кайгысын оныта. Мин дә Әлмәндәр карт яшенә җитәрмен дип өметләнә…” Бу фикер Әлмәндәрнең үзе тарафыннан тагын бер кат искәртелә, көчәйтелә: “Мин, үзең беләсең, шыңшып йөрергә яратмадым. Дөньядан ямь табып яшәдем. Авырлык килсә дә, бирешмәдем. Җылап йөрүчеләрне җенем сөйми”. Әлмәндәрнең берничә тапкыр кабатланган җырында да шул сыйфатларның ассызыклануы күзгә ташлана:


Ала карга дигән, әй, асыл кош.

Кунган җирең кайсы имәндә?

Син башың исәң дә, мин имәдем.

Башкаема хәсрәт килгәндә.

Моннан тыш, әсәрдә чагылган вакыйгаларда, кешеләр белән мөнәсәбәтләрендә аның эшчән, җор телле, киң күңелле, әхлаклы булуы ачыла, яшәү максатының башкалар күңелендә матурлык уяту икәнлеге хакындагы фикер раслана. Т.Миңнуллин әсәрнең идеясен дә Әлмәндәр образына бәйләнештә җиткерә: һәркем матурлыкка омтылып яшәргә тиеш, шул очракта гына кеше үзен тулы бәхетле тоя алачак, яшәве матур, мәгънәле булып, башкалар күңелендә дәвам итәчәк.

Әлмәндәр образы татар халкына хас иң матур гадәтләрне, әхлакый сафлыкны, горурлыкны, тапкырлыкны үзендә туплап, авторның милләткә җиткерергә теләгән сыйфатларын яктырта. Шуңа бәйле төстә әсәрнең идеясе татар халкын Әлмәндәр кебек әхлакый сыйфатларга бай, тапкыр, хәйләкәр булырга, нинди генә очракларда да югалып калмаска өндәүче фикер белән дә тулыландырыла.

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясендә дә күңелләрне тетрәндерерлек, озак тынычлыкны югалтып, уйга калырлык мәсьәлә күтәрелә. Язучы фикеренчә үзенең туган төбәгеңне онытмау, ата-ана нигезенә мәхәббәт, олыларны хөрмәтләү, халкың белән бәйләүче йолаларны үтәү яңа буында җитеп бетми.

Хикәянең төп герое – Акъәби, Аксылу, Акҗиңгә. Акъәби – вакыт үткән саен шулай үзгәреп матур гына гомер итә бу башкорт карчыгы. Гомере буе ак-пакъ күңелле, намуслы, саф җанлы, хезмәт белән көн күргән, мал-туар асраган, ире белән балалар үстергән, аларга югары белем биргән. Балалар укып кайсы-кая таралып беткәннәр. Алар буыннарны ялгап торган җепне югалтканнар, авылга әти-әни нигезенә дә бик сирәк кайталар, дин онытылган, тел бетеп бара, йолалар турында әйтеп аңлатырлык та түгел. Укымышлы балалар аналарының авылын сагынуын да, аның теләген дә, сагышын да аңламыйлар.

Бу әсәрдәге һәр образ – тормыш мәктәбе. Әмирхан Еники алар аша халыкның рухи хәзинәсенә хөрмәт белән карау кирәклеге мәсьәләсен күтәрә, рухи бушлыкны, әхлакый, мәдәни мирастан читләшүне тәнкыйтьли.

Әдәби образлар – чын мәгънәсендә әхлак тәрбиясе бирүнең нигезе. Әдби образлар аша кешелек туплаган күңел байлыгын, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, нәрсә ул начар, нәрсә ул изге төшенчәләре балаларга үтемле, тәэсирле итеп җиткереп була. Алар балаларны фикер йөртергә, хисләнергә, хыялланырга, башкаларның кайгы-шатлыкларын, рухи хәләтләрен аңларга ярдәм итәләр.

Әдәби әсәрне укыгач, язучының йөрәк тибеше бала күңелендәге уй хисләренә, моң сагышларына барып сарыла. Димәк… димәк - әдәби әсәр бәхетле! Чөнки әсәрдәге образлар аша укучы үзенә уңай сыйфатларны үзләштерә, әхлакый тәрбия ала.

Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 29 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДВ-329562
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>