Сөйләмдәге
кимчелекләрне төзәтү.
Сүз – кшеләр аралашуы өчен иң кирәкле
чараларның берсе.Рухи үсешкә аеруча нык игътибар бирелгән җәмгыяттәбу бигрәк тә
зур әһәмияткә ия фикерне аңлаешлы, күңелдәге хисне матур итеп әйтеп бирә белү
һәрбер культуралы кеше өчен зарури.
Бу очракта мәктәп укытучыларының роле
әйтеп бетергесез зур: алар, үзләренең укучыларына белем бирү белән беррәттән,
балаларны дөрес һәм матур сөйләргә дә өйрәтергә тиешләр.Безнең максатыбыз:
укучыда образлы сүзгә мәхәббәт уяту; сөйләгән чакта җаваплылык хисе тоярга,
авазларны аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтү; әдәби сөйләм кагыйдәләрен төшендерү,
сүзне ничек әйтергә икәнен аңлату, әдәби әсәрне матур итеп укырга, дөрес
аңларга, нык үзләштерергә әзерләү.
Телдәге кимчелек баланың акыл үсешен
тоткарлый, фикер йөртүенә комачаулый, укучы дәрестә үз фикерен тулысынча сөйләп
бирә алмый.Дөрес сөйли алмаган укучы дөрес яза да белми.
Димәк, телдәге кимчелек программа
материалын тиешенчә үзләштерүгә дә, укытучының дәресне нормаль алып баруына комачаулый.Дөре
әйтелмәгән сүздән класста көлү, үртәү һәм шау-шу күтәрелә.Үзенең ана телнедә
дөрес сөйли алмаган укучы чит телне дә үзләштерә алмый.
Дөрес сөйли алмавы баланың рухына да
начар тәэсир итә.Ул кимсенә, боега.Мәктәптә үткәрелә торган җыелышларда,
кичәләрдә чыгышлар ясарга ояла.Шулай итеп ул коллективның эченә үтеп керә
алмый.Шулар өстенә телдәге кимчелеген бала үсә төшкәч, аңа прфессия сайлауны да
кыенлаштыра.Шуңа күрә балалар бакчаларында һәм укытучылар язарга өйрәткәнче
баланың сөйләме, икенче төрле итеп әйтсәк, дикциясе өстендә эшлиләр.Дикция ул –
авазларны, иҗекләрне, сүзләрне дөрес, ачык, аңлаешлы әйтү.Ләкин төрле сәбәпләр
аркасында, кешенең дикциясендә әдәби нормадан тайпылулар очрый.Ул тайпылуларны
“кимчелек” дип атыйк.”Кимчелек” әдәби нормадан тайпылу, аңа буйсынмау.Ул
кимчелекләр түбәндәгеләр:
1) Сөйләм
аппаратындгы табигый кимчелекләр.
2) Диалекталь
кимчелекләр.
3) Алфавитта
өч авазга (къ, гъ, w) хәреф булмаудан килеп чыккан кимчелекләр
4) Кешенең
үзенә генә хас булган, дөрес сөйләргә өйрәтелмәүдән , игътибарсызлыктан килеп
чыккан кимчелекләр.
1)Сөйләм аппаратындагы
табигый кимчелекләр.
1)Өске тешләр аскы тешләр эченә кереп
тора.Димәк, ияк алга чыккан.Мондый очракта сөйләгәндә эчтән килә торган һава
өске ирен белән өске тешләргә бәрелеп кала һәм сүзләр аңлашылмый.
2)Тешләр тигез түгел.(ч, җ, с, з, ш, ж)
авазларын саклау әйттерә, ысылдау , чыңылдау тавышлары ишетелә.Аваз чиста
әйтелмәгәч , шул аваз булган сүз дә дөрес әйтелми.
3)Тел кереше кыска.Телнең очы өскә аңкауга
тию белән ясала торган авазлар, телнең кереше җиәрмәгәнлектән һәм тел өскә
менеп җитә алмаганга, дөрес әйтелми (р).Гомумән бу кеше авазларны җиренә
җиткереп , авазны ачып сөйли алмый.Аваз ясалганда телнең очы тиешле урынга
барып җитсен өчен, аңа авызны яба төшәргә туры килә (та, да, га, ра).Авыз
тиешенчә ачылмагач, сүз дә аңлашылмый.
4)Тел калын.Сөйләгәндә, тел җитез
хәрәкәтләнә алмаганлыктан, күп авазлар бер- берсенә кушыла, бутала.Теле калын
кеше кызу сөйли алмый.
5)Тешләр сирәк.Андый очракта да сөйләгәндә
теш арасыннан һава чыгып, ысылдау, сакаулану барлыкка килә.Гомумән, бөтен
авазларны ниндидер кушык авазлар шикелле әйтелә.
Сөйләү аппаратында мондый табигый
кимчелеге булган кешенең сөйләү рәвешен үзгәртү авыр яки бөтенләй мөмкин түгел.Биредә
врачлар катнашы сорала.
2)Диалекталь
кимчелекләр.
Безнең мәктәпкә төрле авыллардан килгән
балалар үзләре яшәгән авылның җирле сөйләмен, икенче төрле әйтсәк, диалекталь
үзенчәлекләрен алып киләләр.Бу үзенчәлекләр әдәби телдән бик аерылып торалар.
Теге яки бу авазны үзенчә әйтергә
җайлашкан тел һәм ирен мускулларын икенче төрле хәрәкәтләнергә җайлаштыру бик
күп күнегүләр эшләтүне таләп итә.Бу кимчелекне бетерми торып, уртак норма итеп
алынган әдәби тел белән сөйләргә өйрәтү мөмкин түгел.
Дикция өстендә эшләп, аваз дөрес яңгырый
башлагач, бу аваз катнашакан сүзләрне дөрес әйттереп була.Сүзләрнең дөрес
әйтелешенә ирешү әдәби тел нормасына керү дигән сүз.Шулай булгач, дикция
өстендә эшләүнең әдәби телне үстерүдә әһәмияте бик зур.
3)Алфавитта
өч авазга (къ, гъ, w) хәреф булмаудан килеп чыккан кимчелекләр.
Татар алфавитында к, г, в авазлары да къ,
гъ, w авазлары да к, г, в хәрефләре белән билгеләнгән.Бу хәл буталчык китереп
чыгара.Рус мәктәпләрендә укып килгән укучыларда мондый хәлләр еш очрый.(авыз,
авыл,Вәли – Wәли, къәдер- кадер һ.б.ш. сүзләр.)
Безгә телнең табигый, диалекталь һәм башка
кимчелекләрен бетерү белән беррәттән алфавиттагы җитешсезлекне дә өйрәтеп
китәргә туры килә.
Ялгыш укуны төзәтү өчен, язылышы белән
әйтелеше арасында зур аерма булган 5-6 сүзле карточкаоар төзеп, укучыларга
өләшергә кирәк.Башта алар сүзне язылганча (мәсәлән канәгатъ дип),аннары
дөресләп (къәнәгъәт) дип укыйлар.Болай эшләгәндә, сүзләрнең дөрес әөтелеше
укучыларга къ, гъ, w авазлары кергән сүзләрне үзләренә таптыру да файдалы.
4)Кешенең
үзенә генә хас булган, дөрес сөйләргә өйрәтелмәүдән , игътибарсызлыктан килеп
чыккан кимчелекләр.
Баласы сөйләшә башлагач , кайбер ата – ана
аның авазларны дөрес әйтмәвен яратып тыңлый һәм баласы үсә төшкәч тә шул дөрес
әйтелмәгән авазларны төзәтергә уйламый, чөнки баласының бала булып сөйләшүен
ярата.Бала да дөрес булмага авазларга күнеә һәм үскәч тә аны төзәтергә
тырышмый.Димәк, ата – ана үзе матур ана телен баласынна боздыра.Татар теленә
хас булган матур яңгырашлы һ авазының х дип әйтелүе дә игътибарсызлыктан
килә.Шуңа күрә мондый кимчелекләрне төзәтүгә дәресләрдә күп вакыт сорала.Алда
әйтеп киткәнчә,авазларны үзенчә әйтергә күнеккән ирен мускулларын икенче төрле
хәрәкәтләдерергә өйрәтү бик күп көч сорый.Ләкин ничек кеә авыр булмасын ,
безнең бурыч – төзәтү, дөрес юлга салу, әдәби тел белән сөйләргә өйрәтү.Әгәр дә
бу эштә безгә әти – әниләр дә булышмаса, баланың сөйләмендәге кимчелекләрен
киметү яки бөтенләй бетерү тизрәк булыр иде.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.