Шакирова Г.Г.
Максат:
Балаларда гайләгә һәм бер-берсенә карата ихтирам хисен үстерү; аларда
бердәмлек, гуманлык, җитезлек, әхлак кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Үткәрү формасы: КВН
ярыш.
Методлар:
стимуллаштыру һәм эшчәнлекне оештыру, үз үзеңне тоту тәҗрибәсен формалаштыру
методлары.
Җиһазлау:
бүлмәне бизәү өчен шарлар, стенгазета, такта, акбур, карточкалар, көндәлек,
бизәнү, чәч ясау кирәк яраклары, кәгазь, каләм.
Хәзерләнү этаплары:
1. Балаларга
җиткерү, өйрәтү.
2. Командаларга
бүленү.
3. Ата-аналар
чакыру.
4. Гаилә
әгъзалары өчен кием әзерләү.
“Ата - ананы тыңламаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган.”
“ Алтың кадагың бар – атаң, көмеш кадагың бар – анаң.”
Бәйрәм башында 2 команда оеша.
Һәр командада 6 кеше. Алар жирәбә буенча үзләренә булачак рольләрне тартып
алалар. Рольләр: әти, әни, дәү әти, дәү әни, 2 бала.
Һәр конкурска 3 минут бирелә һәм
татар бию көйләре уйный. Жюри бәяли 5 балл системада.
Бәйрәм
барышы.
Алып
баручы: Исәнмесез
дуслар, кунаклар. Без сезнең бәйрәмеҗезгә килүегезгә бик шатбыз. әйдәгез, аны
җашлап җибәрик. Һәрбер гаилә үзәнчәлекле була. ә безнең оешкан гаиләләр нинди
микән? Әйдәгез, шуны белик әле.
1-нче конкурсны тәкъдим итәбез
“Космюмнар бәйгесе.”
Киеме белән һәр гаилә әгъзасы гайләдә үзенең тоткан
урынын дәлилләргә тиеш. (һәрберсе тиңдәшле кием кия).
Алып
баручы: Ләкин без бит гаиләләр
белән таныш түгел. Әйдәгез, алар белән танышып китик әле.
2-нче конкурс.
Һәр гаиләдән 1 кеше үз гайләсе белән таныштыра.
Алып
баручы: Гайлә! Нинди
зур мәгънәгә ия бит бу сүз. Ул яшәү терәге дә, күңел ңылысы да, наз учагы да.
Безгә һәрвакатта да ярдәм кулы сузучылар безнең гаилә әгъзаларыбыз. Гайләребез
белән үткәрелгән һәр мизгел, һәр сәгать, һәр көн безнең күңелләребездә бернәрсә
белән дә алыштыргысыз урынны били. Ә нәрсә соң ул гәйләнең бер көне?!
Нәрсәләрдән ул төзелә?
Иртә. Ул һәр гаиләдә төрле була,
ә безнең гаиләләр ничек үткәрәләр микән аны. Гайләләр йөкыдан торалар. Юынгач,
киенгәч, өстәл артына иртәнге ашка утыралар. Шул уңайдан
3-нче конкурсны тәкъдим итәбез
“Тиз ашаучылар.”
Алып
баручы: Һәр гаиләдән 1
кешегә җепкә җәйләнгән алманы кул белән тотмыйча ашарга. Шулай итеп, иртәнге аш
та тәмам. Ә хәзер тизрәк киенергә, бизәнергә кирәк. Соңга калабыз. Безнең
әтиләр һәм дәү әтиләр әле күптән түгел генә визаңистлар курсларын тәмамладылар.
Хәзер алар безгә үзләренең осталыкларын күрсәтсеннәр әле. (әтиләр әниләрне, дәү
әтиләр дәү әниләрне бизәндерә).
Алып
баручы: Әтиләребез
чыннан да бу өлкәдә осталар икән. Ләкин әниләребез дә югалып калганнардан
түгел. Күрегез, алар ничек җәвәт кенә галстук бәйлиләр. ( әниләр әтиләргә
галстук бәйлиләр).
Иртән вакыт тиз үтә инде.
Эшкә, мәктәпкә, балалар бакчасына ашыгырга кирәк. Әмма, карагыз әле, безнең бит
кызларның чәчләре үрмәгән! әниләре дә буш түгел. Димәк таякның авыр башы
әтиләргә төшә. Алар безнең кызларыбызга причёска ясасыннар әле. (әтиләр
кызларга причёска ясыйлар)
Барыгыз да хәзерләнеп бетте.
Өйдә яраткан Мырауҗан белән Акбайны калдырып гайлә әгъзалары эшкә, мәктәпкә
юнәлделәр.
( Жюри нәтиҗә
ясый.)
Алып баручы: Ләкин моның белән генә көне
тәмам мы? Юк билгеле. Һәр гайлә өчен көтелгән вакыт – кич җитте. Акрын-гына
тәрәзәләрне, әйләнә-тирәне караңгылык билеп алды. Берәм-берәм өйләрдә утлар
кабына. Гайлә әгъзалары
өйгә кайта. Кичке аштан соң бергәләшеп алар сериал карарга утыралар. Хәзерге
сериалларда иң мөһим урында нәрсә тора?... Әйе, реклама. Хәзер сез дә үзегезне
реклама ясаучы итеп хис итәрсез. Сезгә 5 әйбер тәкъдим ителә. Шуларның сезгә
туры килгәненә реклама ясарга. (Карточкада шнур, кнопка, щепка,
пакет-сумка, бигуди язылган.)
Чираттагы реклама ролигы
яңгырады. Сериал да тәмамланды. Балаларга дәресләр хәзерләргә вакыт бит! Гайлә
әгъзалары бергәләшеп өй эшләренә керешә. Ягез, әле карыйк, нинди дәресләрне
хәзерләргә кирәк икән? (көндәлек укыла.)
Көндәлек:
1. Рәсем
дәресе. Өй эше: күзләрне бәйләп, сыер рәсемен ячарга. ( тактада 2 кеше рәсем
ясый).
2. Әдәбият
дәресе: шигырь язарга: рәхәт, безгә, матур, сәгать, кирәк
сүзләрен кертеп.
3. Рус
теле дәресе: Астрономия
сүзеннән яңа сүзләр төзергә. (кемнең сүзе дөрес һәм күбрәк. Тактада язарга).
4. Музыка
дәресе: “Мин (Я)” сүзе кергән җырларны кем күбрәк җырлый. (Чиратлашып
җырлыйлар. Кем туктап кала, шул җиңелә.)
Алып баручы: “Бер, ике, өч
бердәмлектә көч.” Тырышкач өй әшләре дә тәмам. Бер-бер артлы тәрәзәләрдә утлар
сүнә. Тыныч күңел белән гайләләр тәмле йөкыга тала.
( Жюри нәтиҗә ясый.)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.