Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Җиңү безгә җиңел бирелмәде
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Җиңү безгә җиңел бирелмәде

библиотека
материалов

Региональный конкурс проектов учащихся начальных классов, посвященном 70 летию Победы в Великой Отечетсвенной войне 1041-1945 г.г.














Җиңү безгә җиңел бирелмәде



Работу выполнил: МБОУ Кучуковская СОШ Агрызского района РТ

ученик 1 класса

Хузяхметов Данис Анисович,

8 лет


Руководители: МБОУ Кучуковская СОШ

Агрызского района РТ

учитель начальных

классов первой квалификационной

категории Касимова В.Н.

Библиотекарь школы: Лотфуллина И.З.













Эчтәлек

  1. Кереш өлеш

  2. Төп өлеш

  1. Татарстан Бөек Ватан сугышы чорында\

  2. Авылым сугыш чорында

  3. Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел.

  4. Сугыш чорында тылдагы хезмәт.

  5. Күрше әбие Кәримуллина Бануның тылдагы хезмәте.

  1. Йомгаклау.






















Җиңү безгә җиңел бирелмәде


Тиздән, 2015 елның 9 маенда халкыбызның Бөек Ватан сугышында җиңүенә 70 ел тула. Әйе, мин ышанам бу олуг бәйрәм тантанасы шаулап узар.

Җиңү көне! Сугыш газапларын күргән һәркем өчен бу көн иң якты хисләр калдырган. Алар гына түгел, безгә дә, сугышны кинолардан күреп, китаплардан укып кына белгән яшь буынга да ничектер бу көн күңелләребезне рухландырырлык изге көн кебек тоела. Бу шулай булырга тиештер дә, чөнки табигать законнары шундый: бездә дә әби-бабаларыбыз рухы, тәннәребездә алар каны ага. 1945 елның Җиңү китергән сөенечле ул көненнән соң күпме генә еллар үтмәсен, фашизм һәлакәтеннән бөтен дөньяны кокарып калган җиңүчеләр буынны, аның тиңдәшсез батырлыгы күпмилләтле халкыбыз хәтерендә мәңге сакланачак. Безнең солдатлар үз-үзләрен аямыйча, үз гомерләрен корбан итеп дөньядагы иң коточкыч афәтне туктаттылар.

Рәхимсез сугыш озын-озак дүрт ел буе туган җиребезне телгәләде, туганнарыбызны, якыннарыбызны тартып алды, күпме кешене туган туфракларыннан йолкып, чит җирләргә, үлем кочагына илтеп ташлады, күпмесен яралады, имгәтте. Сугышның төзәлмәс яралары әле дә сызлый, күпме авыл һәм шәһәрләребез, урман-кырларыбыз сугыш эзләрен әле дә саклый. Куеннарына исемсез батырларның гәүдәләрен сыендырган күпсанлы туганнар каберлекләре шул дәһшәтле елларны хәтерләтеп йөрәкләрне сыкрата. Бөек Җиңүнең бәһасе әйтеп бетергесез югары булды. Безнең моны онытырга хакыбыз юк. Дистәләрчә миллион ватандашларыбыз канкойгыч сугыш кырларында мәңгегә башын салды, концлагерь мичләрендә янып көлгә әйләнде, чолганычтагы Ленинградта ачлыктан кырылды, фашист бомбалары астында калды: госпитальлләрдә - авыр яралардан; тылда исә хәдән килмәслек авыр хезмәттән вафат булды.

Күпмилләтле Татарстан 700 меңнән артык улын һәм кызын озатты, аларның яртысы диярлек туган җиренә әйләнеп кайтмады... Бу

сугыш аналар йөрәгенә гомерлек хәсрәт салды.

Фаҗига буларак, Бөек Ватан сугышы республика халык хуҗалыгы алдына тынычлык шартларында беркайчан да чишәргә туры килмәгән проблемалар куя. Сугыш башлануга Татарстан промышленносте яңа шартларга яраклаштырыла башлый. Сугышка кадәр халык куллану товарлары җитештергән урыннарда миналар, гранаталар, аларга һәм фугас бомбаларга шартлаткычлар ясый башлыйлар. Цехларда кешеләр 12-20 шәр сәгать, берничә смена эшлиләр. Кайвакыт арыганлык шул хәтлегә җитә, кешеләр егылып, шунда ук машиналар янында йокыга китәләр дә, бер-ике сәгатьтән соң, янадан торып, йончыган иптәш хатынннары янына басалар.

1943 ел илнең һәм республикабызның авыл хуҗалыгы өчен иң авыр ел була. Тракторлар, башка авыл хуҗалыгы техникасы килү туктый, запас частьлар, ягулык белән тәэмин итү начарлана.

Ватанны саклау өчен кешеләр хәтта каннарын да кызганмыйлар. 1941 елның октябрь ахырыннан Татарстан фронтка көн саен 60 литр тирәсе кан озата. Ә ул кан меңнәрчә яралы сугышчыларның тормышын саклап калырга ярдәм итә.

Татарстан хезмәт ияләренең фронт белән элемтәсе даими һәм күпкырлы була. Сугышның буеннан буена Татарстан халкы хәрби частьлар һәм берләшмәләргә шефлык итә, солдатларга, патризаннарга бәйрәм бүләкләре җибәрә, хатлар алыша. Идел ярларыннан килгән бүләкләрне хәтергә төшереп, 334 нче укчы дивизия ветераннары Б.Корбанов, К.Иванов болай дип язалар: “Сирәк-мирәк кенә аткан тавышлар яңгыраган, тыныч чакта җентекләп эшләнгән фанер әрҗәләрне ачып, аннан оекбашлар, перчаткалар, тәмәке янчыклары, кулъяулыклар, колбаса, я сыр салынган төргәкләр, кызлар хатлары ала идек. Бәйрәм була иде, сугышчылар ерактан булсалар да казанлылар, чистайлылар, буалылар, минзәләлеләр, апаслылар – Татарстанның барча шәһәр һәм авыл хезмәтчәннәренең кул җылысын тоя иде. Мондый хәл беркайчан да онытылмый, гомере буена кеше күңелен җылытып тора”.

Республика укучылары арасында сугыш чорында тимурчылар хәрәкәте киң җәелә. Алар ирләре фронттагы гаиләләргә ярдәм итәләр, авыруларны карыйлар, утын кисәләр, яралар, су ташыйлар. Укучылар Ватанга көчләреннән килгән барча ярдәмне күрсәтәләр: дару үләннәре, металл ватыклары җыялар, госпитальләргә шефлык итәләр. Алар госпитальләрдәге яралыларга 18 мең тәмәке янчыгы, 22мең кулъяулык, 150 мең комплект кәгазь һәм конверт, 12 мең китап җыеп бирәләр.Фронка Татарстан халкының ярдәме зур була.

Әйе, кешенең гомере, тормышы бернинди үлчәүләргә дә салып булмастай хәзинә ул. Кеше ни өчен яши, яшәү мәгънәсе нәрсәдә? Бу мәңгелек сорау кемне генә уйландырмаган? Ләкин күпме кеше тормышы сугышлар, төрле кан коюлар аркасында вакытсыз өзелә.

Миллионлаган җаннарны тетрәткән көн ничек башланган? Авылдашлар хәтерендә ул ничек сакланган?

Сугыш башлану хәбәре һәр йортка яшен суккан кебек була. Бу көндезге икеләр тирәсе була. Авыл советы бу хәбәрне алу белән бөтен халыкны клуб каршына митингка җыя. Кырда эшләп йөргән кешеләр эшләрен ташлап авылга кайталар. Һәркемнең йөзе ачулы һәм борчулы. 22 июнь көнне үк Көчек авылыннан 40 кеше 4 олау белән сугышка озаталар. Алар аркасына юл капчыгы асып, Ватан чакыруы буенча фашистларга каршы китәләр. Беренче олауда гармунчы өздереп, йөрәк яндыргыч көйләр уйный. Китүчеләрне озатырга яше-карты Рус Шаршадысы авылына кадәр озата барып, әби-бабайлар үзләренең улларына юл теләге әйтеп калалар:

  • Башын кисегез шул мәльгун Гитлерның!

  • Җиңеп кайтыгыз!

Көчек авыл советы территориясенә кергән авыллардан сугышка барысы 486 кеше китә. Шуларның 184е Җиңү яулап, исән-сау әйләнеп кайта.Ә 302 се яу кырында ятып кала. Көчек авылынан – 36, В-Бодьядан – 63 кеше кире әйләнеп кайтмады. Исән кайтучылар арасында бүгенге көндә 2 генә ветераныбыз исән: Зиннәтуллин Гыйният, Шәехов Хәмәт бабайлар. Сезгә иң матур юлларны шигъри юллар белән әйтәсем килә.

Авыр сугыш юлы үткәннәрнең

Күкрәгендә орден-медальләр.

Чал чәчләрен җилләр сыйпаса да,

Ветераннар мәңге гүзәлләр.

Рәхмәт сезгә, Ватан батырлары,

Горурланып сезгә дәшәбез.

Һәр мизгелдән яшәү яме табып,

Сау-сәламәт булып яшәгез!

Әйе, авылыбызның күп кешеләре сугыш кырында ятып калалар. Ләкин халык аларны онытмады. Авыл җирлегендәге музейда “Сугышчан дан” почмагы бар. Анда орденнар, медальләр, фоторәсемнәр, хатлар тупланган. Бүгенгесе көндә мәктәбебездә музей оешып килә.

Авылыбыз уртасында һәйкәл басып тора. Аның очында йолдыз, әйтерсең ул миңа эндәшә:

“Иптәш! Бу һәйкәл синең хәзерге бәхетле тормышың, якты киләчәгең өчен”.

1941-1945 елларда немец фашистларына каршы көрәштә кан койган, һәлак булган якташларыбызга багышлана. Аларның гәүдәләре биредә ятмаса да, син аларны онытма, ихтирам ит, сөекле Ватаныбызны аның дошманнарыннан алар кебек сакларга әзер бул!”

“Сагыш”

Сугыш чоры күпме кешеләрнең

Йөрәгенә сагыш ясады.

Күпме кеше яуда ятып калды,

Күпме кеше кайтты яралы!

Якты киләчәккә дошманнардан

Саклап безне авыр көрәштә.

Арабыздан киткән авылдашлар

Мәңге яшәр безнең йөрәктә

Кышлар үтеп, ямьле язлар җиткәч,

Җылы яктан кайтты аккошлар.

Җиңү көне якынлашкан саен

Тирәнәя бара сагышлар.

Намусыгыз саф, йөзегез ак

Безнең алда, Ватан алдында.

Истәлеге булып һәйкәл тора

Мәктәбемнең ишек алдында.

1941 елның көзендә колхозлар кармагында булган йөк машиналары, тракторларның 80 проценты фронтка озатыла. Авылда ул чорда төп эш көче ат була. Атларның 50 процентын да фронт суырып ала. Калганнарының күбесе ачлыктан һәм корчаңгыдан кырылалар. Яшь балалы хатыннарга яшүсмер кызларга һәм малайларга,ил картларына, карчыкларга сугыш арбасына җигелеп тартырга, үз бурычларын намус таләп иткәнчә үтәргә туры килә. Авыл халкы өстенә төшкән газап-михнәтләрне, кайгы-хәсрәтләрне үзе күрмәгән, үзе кичермәгән кеше аңлый да, күз алдына китерә дә алмый.

Колхозыбызның 3 мең ярым гектар җире була. Шушы җирнең 70-80 процентын 12-15 яшьлек малайлар арык атлар, үгез, сыер җигеп сукалыйлар, 60 яшьлек карт бабайлар муеннарына чәчү тубалы асып чәчәләр. 10-12 яшьлек малайлар чәчүлек җирләрен агач тырмалар җигелгән арык атлар белән тырмалыйлар. Ашлыклар өлгергәч, әниләр, апалар, сеңелләр, карчыклар шушы мәйдандагы ашлыкны бернинди югалтуларсыз урак, чалгы, кул тырмасы белән җыйнап кибәннәргә, эскертләргә куялар. Шәхси хуҗалыкны алып бару өчен кирәк булган печән, салам, утын “уфалла” арбасы һәм чана белән әзерләнә. Аларның матур балачак, яшүсмер еллары шул арба-чаналарга җигелеп үтеп китә. Авылда чын мәгънәсендә ачлык, ялангачлык, фәкыйрьлек хөкем сөрә. Өстә әниләре суккан киндердән теккән сырма, бишмәт, аякта ел әйләнәсендә чабата. Яз көннәрендә аңа күтәрмә ( агач шакмак) тагыла торган була. Җан асрау өчен ниләр генә башкармаганнар алар.


Ирләр фронтка киткәч, авылдагы эш нигездә хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Алар тракторчылар, комбайнчылар, бригадирлар булып эшлиләр. Аның өстенә әле урман кисүләр, зәмзәмир салкыннарда окоп казулар да өстәлә.

Сугыш чорында тылда авыр хезмәтләр башкарган күрше әбиебез – Кәримуллина Миннибану Вәлиулла кызы турында язасым килә. Сугыш башланганда 18 яшьлек җиткән кыз була Бану әби. Бану әби сорауларымны игътибар белән тыңлап торды да, әкрен генә сөйли башлады:

- Әле бүгенгедәй хәтеремдә, мин сугыш башланганда күрше апаларның өендә калган идем,ә күршеләр туганнарның никах ашында иделәр. Озак та тормыйча, алар да сугыш башлану хәбәрен ишетеп, кайтып җиттеләр. Кичкә таба ирләрне сугышка да алып китә башладылар, ә мин бу вакытта колхозда төрле эштә эшли идем.

1941 елның декабрендә Апас районы Кыштау авылына окоп казырга җибәрделәр. Эш шартлары искиткеч авыр иде. Ачлык, ялангачлык, өстенә 50-56о салкыннар килеп өстәлде. Барыбыз да бетләп беттек. Аннан 1942 елның декабрендә генә кайттым. Әбием хәтирәләргә күмелеп, күз яшьләренә

ирек бирде.

- Окоптан кайтканда Арча станциясендә үземнең яратып йөри торган егетем белән очраштым. Аның Ватанны сакларга китүе иде. Алар 4 ел да 6 ай хат алышканнар. Гыйният бабай сугыштан исән-сау әйләнеп кайткач, гаилә корып җибәрәләр. Бер-берләрен аңлап, сабыр итеп, 48 ел бергә гомер кичереп 4 кыз тәрбияләп үстерәләр.

- Минем ише яшь кызларны ярты елга урман кисәргә җибәрделәр. Мин Успян урманына паровозга утын әзерләргә эләктем. Безгә биргән кәгазьдә “ 1000 кубометр агач кисәргә, заданиене үтәмәсәң, төрмәгә ябыласың”, - диелгән сүзләр бар иде. Көнлек норма – 5 кубометр агач кисү. Урман кисүчеләргә көнгә 400 грамм икмәк һәм бер литр өшегән бәрәңге шулпасы бирелде. Яшәгән урыныбыз – бет белән тулган агач бараклар иде.

Урман кисеп кайткач карт әби фермага сыер саварга барган. Ул вакытта эш бик авыр булган. Алар үзләре коедан су алып сыерларга су биргәннәр, җәй буе сыерлар өчен печән әзерләгәннәр. Ябык сыерларны төнлә җәйләүдә печән ашатканнар. Ферма өенә ягарга утын әзерләү дә алар өстендә булган. Кыш буе басудагы саламны да үзләре дә ат белән ташыганнар.Ә өйләрендә ашарга юньле ризык, ягарга утын булмаган.

  • Җиңү көнен ничек каршы алдыгыз? – дигән сорауга Бану әби:

  • 9 май көнне эштә вакытта бригадир килеп, сугыш беткәнен хәбәр итте. Шатлыктан кайсыбыз елады, кайсыбыз көлде.

Бик күп кан,күз яше түгелгән. Ләкин халык үз-үзен аямады, көрәште.

Бану әби авыр, дәһшәтле сугыш чоры үткән. Ул китаплар, газеталар укырга ярата иде.Безне дә әдәпле, инсафлы булырга өйрәтте. Күрше әбисе “Безнең яшьлекне сугыш “урлады” дип әйтә иде. hello_html_m5613ea03.jpg

Бик күп “Мактау грамоталары”, халык хуҗалыгында озак еллар намуслы эшләгәне өчен “Хезмәт ветераны”, Җиңүнең “50 еллыгына”, 60 еллыгына юбилей медальләре, Җиңүнең 55 еллыгы хөрмәтенә Татарстан Республикасының истәлек билгесе аның намуслы хезмәт иясе булуы турында сөйлиләр.

- Мин – халкыбыз кичергән авыр көннәрнең шаһиты. Бүгенге буынга андый авырлыкларны күрергә язмасын, дөньялар имин, тыныч булсын, күгебез һәрвакыт аяз торсын!- дип изге теләкләр тели иде ул.

Ниһаять, 1945 елның 9 май таңы илебезгә Җиңү алып килде. Әмма бу шатлыклы көн җиңел генә яуланмады. Дәһшәтле көннәрдән соң 70 елга якын ара узса да, күпләрнең йөрәгендә сугыш хәрәкәтенең әле дә беткәне юк. Кешелек тарихына кайгы битләре белән кереп калган сугыш вакыйгаларынн вакыт безне торган саен ераклаштыра бара. Аның шаһитлары – ветераннарыбыз да кимегәннән кими. Сугыш ветераннары, тыл батырлары исемен йөртүче абый-апалар, әби-бабайлар алдында без баш иябез. Ел саен кимегәннән кими алар.

Тормыш дәвам итә. Инде ветераннарның, тыл батырларының оныкчалары – без дә үсеп киләбез. Алар алдында түбәнчелек белән башыбызны иябез. Алар – безнең маягыбыз. Тормыш кимчелекләре белән көрәштә без бары тик сезгә тиңләшергә омтылабыз.

“Ветеранга” С. Гәрәева.

Илең биргән олы бүләкләрне

Так хөрмәтләп, халык баш исен.

Син Ватанның батыр каһарманы

Халык арасында яшисең.

Медальләрне, хезмәт билгеләрен,

Орденнарны так – бер чыңласын

Сугыш хәтирәсен мәктәпкә илт,

Үсеп килгән буын тыңласын.

Яра билгеләрен, контузия

Билгеләрен йөрт син түшеңдә,

Ул яралар синең тәндә булса –

Алар безнең хәтер эчендә.

Чык урамга, сугыш ветераны

Хезмәт ветераны, хөрмәтлем.

Күрсен халык, тойсын бөеклеген

Сиңа Ватан биргән хөрмәтен.

























Кулланылган әдәбият

  1. “Ачык дәрес” №5 2007 ел

  2. Сөембикә” №5, 2005 ел

  3. Р. Миңнуллин сайланма әсәрләр

  4. И. Нәбиуллина “Кояш бүләк итәм”

  5. Әгерҗе хәбәрләре” № 37, 9 май 2008 ел

  6. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе”, 2002 ел, тарих

  7. Каримуллина Бану Валиулла кызының гаилә архивы.

  8. Татарстан яшьләре” №55, 9 май 1998 ел

  9. Солдат язмалары” Әсхәт Шаһиев.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 10.02.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров187
Номер материала ДВ-438012
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх