Инфоурок Начальные классы Конспекты"И туган тел, и матур тел..." уен дәресе

"И туган тел, и матур тел..." уен дәресе

Скачать материал

"И туган тел, и матур тел..." уен дәресе

Аннотация:

 

“Уен – әйләнә-тирә мохит төшенчәләрен баланың рухи дөньясына алып керүче зур якты тәрәзә ул. Уен-кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган учак ул”,-ди В.А. Сухомлинский.

Татар теле дәресләрендә уеннар һәм уен элементлары куллану әһәмиятле.
Алган белемнәрне актуальләштерергә, үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә уеннарның кирәклеге сизелә. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар һәм уен элементлары укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә, иҗади халәт булдыра. Туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияли.

 

Туган тел көненә сценарий 1-2 сыйныф укучыларына

"И туган тел, и матур тел..." уен дәресе

Төзүче: Мөслим районы,Мөслим лицееның югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Иванова Светлана Әнәс кызы.

Максат:

-Укучыларның татар теленнән алган белемнәрен ныгыту,тикшерү,бәяләү.

-Укучыларда туган телгә, Туган илгә, үз халкына мәхәббәт тәрбияләү

- Укучыларда саф татарча сөйләшүгә омтылыш тәрбияләү.

 

Җиһазлау: плакатлар (“Без Туган илебезне һәм телебезне яратабыз”, “Туган телне өйрәнү – бөек эш ул”, “Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш.”); ”Минем яраткан китабым” темасына укучылар рәсемнәре һәм китап күргәзмәсе, компьютер,проектор,экран.

mon.tatarstan.ruirzhan_serial.htm    Татарские мультфильмы

 

 Дәрес барышы

 

(Тыныч көй  уйнатыла)

Татар кызы:

                                      Хәерле иртә, агачлар!

                                      Хәерле иртә, кошлар!

                                      Хәерле иртә, табигать!

                                      Хәерле иртә, дуслар!

                                       Хәерле иртә, бар дөнья,

                                       Хәерле иртә, илем!

                                       Илем-көнем, динем- телем,

                                       Сөекле халкым минем!

   -Мин сезнең барыгызны да "И туган тел, и матур тел..." дигән дәрескә чакырам. Мин бүген сезне балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗановның "Зирәк булу кирәк"  дигән   китабы белән таныштырырга телим. Ә дусларым миңа ярдәм итәрләр. Ягез әле, аларны бирегә чакырыйк!

(Кыңгырау шалтырый. Аланга җәнлекләр йөгереп чыга)

-Дәресебезне башлыйбыз. Дусларым, сез инде Мөҗәһит абыйның кайбер китаплары белән таныш:  "Әнием канатлары", "Очты, очты...", "Матур булыйк"...  Слайд 2

Мин беләм: күбегез аларны бик яратып укый, шигырьләрен ятлый.

   Ә дәресебезне без өй эшен тикшерүдән башлыйбыз. Я, ничек, сез әзерме?

                               ( Җәнлекләр шигырьләр сөйлиләр)

- Афәрин, дусларым, сез дәрескә бик яхшы әзерләнгәнсез. Ә хәзер яңа теманы өйрәнүгә керешербез. Әйткәнемчә, без бүген Мөҗәһит абыйның яңа китабы белән танышырбыз. Бу китапта, бу китапта бик күп...Нәрсәләр бар икәнен сез менә шушы табышмакларга җавап тапкач белерсез. Слайд 3

Игътибар белән тыңлагыз!

                    Беркем аны югалтмаган,

                    Ләкин һаман табалар.

                    Аеруча кызыксына

                    Аның белән балалар.

 

                    Баскан килеш эзлиләр,

                   Яткан килеш эзлиләр,

                    Күмәкләп тә эзлиләр,

                    Берәмләп тә эзлиләр.

                    Зирәк булсаң, табасың

                    Хәтереңә саласың.

 - Ягез әле, әйтеп карагыз, нәрсә ул?

                   - Табышмаклар!

      - Дөрес. Бу - табышмаклар. Димәк, бу китапта бик күп табышмаклар тупланган. Бу китаптагы табышмаклар белән сезне минем дусларым таныштырыр.

 Слайд 4

 Ә сез бу табышмакларга тизрәк җаваплар табарга тырышыгыз.  Куян дустым, кил әле бирегә. Табышмакларыңны безнең тамашачыларыбызга әйтеп кара әле.

Куян:     Үзем дә ап-ак,

                Эзем дә ап-ак.

                Белем бирәм дип,

                Сызылам кат-кат. (Акбур)   Слайд 5

-Бу табышмакның җавабын сез бик тиз таптыгыз. Ә хәзер әйтәчәк табышмакның җавабын сез әйтәлмәячәксез, чөнки ул бик авыр. Тыңлап карагыз әле.

                Ап- ак күлмәген кигән дә

                Яшел шәлен ябынган

                Башкалардан өстен тора

                Зифалыгы ягыннан. (каен)  Слайд 6

-Бу табышмакта нинди агач турында сүз бара?

-Дөрес, каен агачы. Сез бу табышмакның да җавабын белдегез.

Татар кызы:      

- Аю дустым, кил әле син дә бирегә. Син балаларга нинди табышмаклар әзерләп килдең? Яле, әйтеп кара.

Аю:         Мин әйткән табышмакларга  берегез дә җавап бирә алмаячак.

Карга:      Кар – кар, син алай  димә, аю дус. Балалар хәзер бик зирэк һәм               акыллы. Алар табышмакларга җавапны бик тиз табалар, кар- кар.

Аю:        Син , карга, миңа комачаулап йөрмә әле. Бар, үз юлыңда бул.                      Балалар, мине игътибар белән тыңлагыз, ишетмичә калмагыз.

                   Җепшек бураны да бар,

                   Тәмле боткасы да бар.

                   Аның карасы да бар,

                   Хәтта аласы да бар.

    (Балалар җавпны белмичә уйланып калалар. Карга аларга ярдәмгә килә.)

Карга:     Кар- кар. Бу табышмак минем турында. Эх, сез шуны да   белмәдегез. Ә бит мин үпкәләргә дә күп сорамыйм.

Аю:          Карга дус, үпкәләмә инде. Әйдә әле балаларны тагын бер кат сынап карыйк. Ә син бар, читкәрәк китеп тор. Миңа комачаулама.

Карга:      Кар- кар, кар-кар.

Аю:           Дусларым, тыңлап карагыз әле бу табышмакны.  Слайд 6

                   Барыбызга да килә ул:

                   Миңа да, Илшатка да.

                   Сыерга да, кәҗәгә дә,

                   Сарыкка да, атка да.

                   Хәтта килә икән әле

                   Посттагы солдатка да.

Татар кызы:      Рәхмәт сиңа, аю дустым. Син балаларга бик кызыклы табышмаклар әйттең. Алар да булдырдылар. Барлык табышмакларга да җавапларны белделәр. Ә хәзер татар теле дәресләрендә өйрәнелә торган кайбер кагыйдәләрне искә төшерик.

( Җәнлекләр тезеләләр һәм табышмаклар әйтәләр)

Тиеннәр:

1 тиен. Мин татар теле дәресләрен бик яратам, шуңа күрә бөтен кагыйдәләрне дә бик яхшы беләм.

2 тиен.        Ә менә  балалар кагыйдәләрне беләләр микән соң. Без моны хәзер тикшерербез.

1 тиен.       Бөтен халыкта да бар ул,

                   Ансыз уку, язу юк.

                   Тәртибен бутый күрмәгез,

                   Анысы мөһим шулай ук. (алфавит)  Слайд 7

2 тиен.       Безнең хокукларыбызны,

                   Шулкадәрле кыканнар:

                   Беренче иҗекләрдә генә

                   Язылырга кушканнар.  (о,ө)            Слайд 8

1 тиен.       Баш хәрефебез юк безнең,

                   Аваз да белдермибез.

                    Шуның өчен дә сүзләрдә

                    Без янәшә йөрмибез.

2 тиен.        Баш хәрефтән башлана ул,

                    Озын йә кыска була.

                    Шуны хөрмәт иткән кеше

                    Телгә бик оста була.

1 тиен.         Булдырдыгыз! Сез бу табышмакларга да җавапларны бик тиз                       таптыгыз.

2 тиен.            Афәрин, дусларым!

                                 (Төлке белән бүре чыга)

Төлке:         Сез безнең турында оныттыгыз бугай.

Бүре:           Безнең дә сезнең өчен әзерләгән бик кызыклы табышмакларыбыз бар. Тыңлап карагыз әле, җавабын белерсез микән.

Төлке:         Бер гаиләдә алтау без

                     Исем, зат алмашлыкларын

                     Төрләндереп ятабыз. (килешләр)

Бүре:           Җөмләләрне төзегәндә 

                     Булыша алтыбыз да,

                     Безне онытырга сезнең

                     Юктыр бер хакыгыз да.

 

Татар кызы:      

-Булдырдыгыз, дусларым. Бик күп нәрсәләр беләсез икән үзегез. Ә табышмаклар сезгә ошадымы соң?  Әле  "Зирәк булу кирәк"  дигән китаптан без табышмакларның берничәсен генә сезгә әйттек. Калганнарын сез үзегез укырсыз һәм бергәләп җаваплар эзләрсез. Шундый матур китап чыгарганы өчен китапның авторы- безнең яраткан укытучыбыз һәм шагыйребез Мөҗәһит абыйга без зур рәхмәтебезне җиткерик. Зирәк булу һәркемгә дә кирәк!

 

                                             (Буратино керә)

 

Буратино:          Здравствуйте, а что здесь происходит?

Мальвина:         Сәлам, Буратино! Әйдә, кил бирегә. Монда шундый кызык!

Буратино:     Мальвина, ты чего это? На английском языке что - ли разговариваешь?  Я ничего не понимаю.

Мальвина:         Нет, Буратино, я разговариваю на татарском языке. Это так интересно. Я решила посещать уроки татарского языка. А вот  Алсу нас всех учит прекрасному языку. Ведь мы живём в Татарстане, поэтому каждый человек должен знать татарский язык.

Буратино:          И зачем мне это. Я и с русским языком прекрасно живу. Зачем ещё и татарский изучать. У меня и так много дел.

Мальвина:        Если ты не будешь знать татарский язык, ты не сможешь посмотреть сказку.

Буратино:         Почему это я не смогу  посмотреть сказку?

Мальвина:        Посмотреть- то ты посмотришь: только вот ничего не   поймёшь, потому что сказка ведь будет на татарском языке.

Буратино:          Как это на татарском языке? Я ведь люблю сказки. Я тоже хочу посмотреть сказку. (плачет) Что мне теперь делать?!

Мальвина:        Буратино, ты не плачь. Если будешь ходить на уроки, ты быстро научишься красиво говорить.

Татар кызы:     А пока мы позовём добрую волшебницу. Она  научит нашего Буратино говорить и понимать по-татарски.

 

    (Выходит волшебница и говорит заклинание)

 

Буратино:       Әни, әти, илем...Надо же, я говорю по-татарски. Милая волшебница, это не сон… Я действительно говорю по-татарски. Вот здорово! Спасибо тебе…

Мальвина:          Менә, Буратино, күрәсеңме: татар теле өйрәнүнең бернинди авырлыгы да юк.

Буратино:           Әлбәттә, өйрәнергә теләгең булса һәм дусларың ярдәм итсә, бернинди авырлыгы да юк икән. Җитмәсә, мин татарча әкият тә карый алачакмын.

Татар кызы: Дусларым , ә хәзер мин сезгә татарча мультфильм тәкъдим итәм.

 

                                 (Татар халык экиятең карау) mon.tatarstan.ruirzhan_serial.htm 

 

Йомгаклау:

Татар кызы:        Буратино, исеңдә тот һәм калганнарга да әйт:

                                Татарча да яхшы бел,

                                Русча да яхшы бел.

                                Икесе дә безнең өчен

                                Иң  кирәкле татлы тел.

 

 

                              Мин дә бит тел берәү генә,

                              Ул да булса- туган тел.

                              Атам- апам, бабамнардан

                              Миңа мирас булган тел.

                              Җәберләмик, интектермик,

                              Читләргә сатмыйк аны.

                              Киләчәк буыннар өчен

                              Кадерләп саклыйк аны.

 

 “Туган тел”  җырын җырлату. 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""И туган тел, и матур тел..." уен дәресе"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Инженер лифтового оборудования

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Аннотация:

“Уен – әйләнә-тирә мохит төшенчәләрен баланың рухи дөньясына алып керүче зур якты тәрәзә ул. Уен-кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган учак ул”,-ди В.А. Сухомлинский.

Татар теле дәресләрендә уеннар һәм уен элементлары куллану әһәмиятле.
Алган белемнәрне актуальләштерергә, үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә уеннарның кирәклеге сизелә. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар һәм уен элементлары укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә, иҗади халәт булдыра. Туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияли

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 666 011 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 21.04.2018 424
    • DOCX 23.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Иванова Светлана Анасовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Иванова Светлана Анасовна
    Иванова Светлана Анасовна
    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 13138
    • Всего материалов: 10

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания информатики в начальных классах с учетом ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 284 человека

Курс повышения квалификации

Продуктивность учебной деятельности младших школьников общеобразовательного учреждения в рамках реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 224 человека из 64 регионов
  • Этот курс уже прошли 6 059 человек
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Основы религиозных культур и светской этики: проблемы и перспективы преподавания в начальной школе

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 206 человек из 54 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 444 человека

Мини-курс

Основы работы в After Effects

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Детское развитие: ключевые моменты взаимодействия с детьми и подростками

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 307 человек из 68 регионов
  • Этот курс уже прошли 174 человека

Мини-курс

GR-технологии и взаимодействие с СМИ

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе