Инфоурок Дошкольное образование КонспектыИнтегрированная познавательная деятельность в старшей группе на тему: "Бүлмэ гөлләре"

Интегрированная познавательная деятельность в старшей группе на тему: "Бүлмэ гөлләре"

Скачать материал

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ТЕЛӘЧЕ МУНИЦИПАЛЬ  РАЙОНЫ

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ МӘКТӘПКӘЧӘ  БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ –

2 НЧЕ НОМЕРЛЫ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ 

 

 

 

 

 

 

 

Танып белү өлкәсе буенча зурлар  төркеме өчен

белем бирү эшчәнлеге.

“Бүлмә гөлләре белән танышу”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                          Төзеде: Теләче №2 балалар бакчасының

                                       1 кв. категорияле тәрбиячесе

                                                      Мөһәммәдиева Миләүшә Фәнис кызы

 

 

 

 

Эшчәнлек темасы: “Бүлмә гөлләре белән танышу”

5-6 яшьлек балалар өчен

 Максат:  Балаларның бүлмә гөлләре турында булган белемнәрен киңәйтү, гөлләрне ничек тәрбияләү төшенчәләренә өйрәтү, гөлләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Тәрбия бурычы:  Бүлмә гөлләренә карата соклану хисләрен һәм мәхәббәт уяту, аларны карап үстерү теләген тәрбияләү;

Үстерү бурычы:  Эшчәнлек  аша,  балаларның кызыксынучанлык,  хәтер, игътибарлылык,  логик фикерләү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: Бүлмә гөлләре  (Алоэ) белән таныштыруны дәвам итү, аларны тәрбияләү буенча шартлы тамгалар белән таныштыру, үзләренә генә хас үзенчәлекләре буенча танып, бер-берсеннән аерырга ,  аларны дөрес тәрбияләү кагыйдәләренә өйрәтү,  кеше тормышында аларның әһәмиятен аңлату.

Төп белем бирү өлкәсе:  танып белү үсеше (табигать дөньясында ориентлашу)

Интеграль  белем бирү өлкәләре:  сөйләм үсеше (сөйләм үстерү), танып белү үсеше (танып белү-тикшеренү эшчәнлеге),  социаль-комуникатив үсеш (табигать почмагында хезмәт), физик үсеш (физик культура)

Методик  алымнар һәм чаралар:  сюрприз момент,  техник чаралар куллану,  проблемалы сорау, ситуация кую,  таныштыру,  ныгыту,  аңлату,   физкультминут, танып белү-тикшеренү эшчәнлеге (сенсор үсеш), нәтиҗә ясау, күрсәтү, балалар  хезмәте,  балалар белән шөгыльдә өйрәнгәннәрне ныгыту,  йомгаклау.

Җиһазлау:

- Аудиоязма: “Гөлкәйләрем” җыры (М.Разов сүзләре, В. Агапов көе);

-Магнитофон;

-“Бүлмә гөлләре” темасына презентация;

-Интерактив такта, проектор;

- Бүлмә гөлләре (яран гөл,  алоэ,  фикус);

-  Бүлмә гөлләренең  шартлы  тамгалары.

- Бүлмә гөлләрен тәрбияләү буенча:

ü  эш кораллары ( кечкенә таякчыклар, көрәкләр, тырмалар)

ü  лейка

ü  Пульверизатор

ü  Йомшак тукымалар- 2 шт

ü  Пумалалар-2 шт

ü  Клеенкалы фартуклар

Сүзлек өстендә эш:   алоэ, чүл

Алдан үткәрелгән эш:  бүлмәдә үскән гөлләрне күзәтү

Эшчәнлек  төзелеше:

1.      Кереш:  Сюрприз момент  “Чәчәкләр патшабикәсе керә”.  Үзе белән таныштыра, бүлмә гөлләре белән сөйләшә.

2.      Төп өлеш:

v  “Бүлмә гөлләре” темасына презентация  карау:

-Проблемалы сорау: Бүлмә гөлләре безгә кайдан килгән?

          - Бүлмә гөлләренең шартлы билгеләре белән таныштыру

           -  Бүлмә гөлләре.  Алоэ гөле белән танышу.  Гөлләргә тамгалар кую.

v  Танып белү-тикшеренү эшчәнлеге:  Сенсор үсеш.  Бүлмә гөлләрен борын, күз, кул- бармаклар белән тою, биремнәр үтәү. Нәтиҗә ясау.

v  Физминутка “Гөлләр”

v  Практик эш: Табигать  почмагында хезмәт:

-          Гөлләргә су сибу кагыйдәләре. Практик эш.

-          Гөлләрнең төпләрен йомшарту буенча кагыйдәләр.  Практик эш.

-          Гөлләрнең тузаннарын сөртү буенча киңәшләр.  Практик эш.

3.      Йомгаклау: Балалар белән шөгыльдә өйрәнгәннәрне ныгыту.

Аңлатма:  Ч.П.  - Чәчәкләр патшабикәсе

Эшчәнлек барышы:

1.      Кереш.  Сюрприз момент :   “Гөлкәйләрем” җырына (М.Разов сүзләре, В. Агапов көе) бии-бии  “Чәчәкләр патшабикәсе” керә.

Чәчәкләр патшабикәсе:  Исәнмесез балалар! Сез мине таныйсызмы? Мин  “Чәчәкләр патшабикәсе” булам. Минем чәчәкләрем  урманда, болында, кырда, чәчәклектә хәттә  сезнең  тәрәз төпләрендә  гөлләр булып үсә.  Ел буена мин аларны тәрбияләп, кайгыртып яшим: кояш белән иркәлим, назлыйм,   җылы яңгырларым  белән сыйлыйм,  йомшак җилләрем белән сафландырам . Шуңа күрә дә алар, яз,  җәй, иртә көз айларында матур итеп чәчәк атып утыралар.  Ә сез балалар минем гөлләрем - гөлкәйләремне карыйсызмы, дөрес  тәрбиялисезме? (балалар җавабы)

-Ә беләсезме балалар,  гөлләр белән сөйләшергә кирәк , аларның телен аңласаң, аларны тәрбияләү бик җиңел. Телисезме без гөлләр белән сөйләшеп алабыз. (Чәчәкләр патшабикәсе балалар белән бүлмә гөлләре почмагына киләләр).

Чәчәкләр патшабикәсе:  Исәнмесез минем гөлләрем-гөлкәйләрем! Ничек хәлләрегез? Авырмыйсызмы? Сезне карыйлармы, тәрбиялиләрме? (Ч.п. тыңлап торган була). Яранкаем әле кайчан кечкенә идең,  хәзер зур матур гөлгә әйләнгәнсең. Ә сиңа миләшкәем күрәм, күләгәдә рәхәт, чәчәк атып утырасың. (гөлләрне сыпыра)

-Дусларым!   Гөлләр сүзләре буенча, сез  тәрбияче апагыз белән аларны яхшы тәрбиялисез икән.  Тик сез гөлләр турында барысын да белеп бетермисез  икән  . Телисезме мин сезне бүлмә гөлләре белән тирәнрәк таныштырам.  Әйдәгез  урыннарыгызга утырыгыз, игътибар белән  мине тыңлыгыз!  (балалар   проектор каршына  барып  утыралар)

2.      Төп өлеш:

v  “Бүлмә гөлләре” темасына презентация  карау

   2 нче слайд: Проблемалы сорау:

Ч.П.   -  Балалар уйлап карагыз әле, безнең тәрәзә төбендә чүлмәктә үсүче  бүлмә гөлләре  каян барлыкка килде икән?  (Балалар җаваплары тыңлана)

Ч.П.– Балалар бүлмә гөлләре безгә җир шарының төрле  почмакларыннан, җылы якларындан  килгән.  Безнең гөлләр анда зур үсемлек, куак, хәтта агач булып үсә ала.  Ни өчен? Чөнки анда ел буе җәй :  кояш,  җылы яңгырлар,  уңдырышлы туфрак.   Мондый шартларда кечкенә гөлдән зур агач үстереп була. Ә бездә салкын ел фассыллары бар . Шуның өчен дә кешеләр бу гөлләрне өйдә җылыда тәрәзә төпләрендә үстерәләр. Әгәр дә гөлләрне урамга алып чыгып утыртсак гөлләр көннәр салкынайгач үләрләр иде.

3 нче слайд: Бүлмә гөлләрен тәрбияләү буенча шартлы  тамгалары  белән таныштыру.

  Ч.П. – Ә сез беләсезме гөлләрне тәрбияләү буенча шартлы тамгалар  бар.  Хәзер мин сезне бу тамгалар белән таныштырам.

  Бу нинди тамга  ?(кояш). Бу тамга гөлгең  кояшны яратканын  күрсәтә,  аны кояшлы якты урынга куярга кирәклеген аңлата.   

 Бу нинди тамга? (кояш кара сызык белән аркылыга сызылган)    Бу тамга гөлнең кояш  нурларын яратмаганын күрсәтә, чөнки ул аның яфракларын пешерергә мөмкин. Шуның өчен гөлне күләгәле урынга куярга  кирәк.

  Бу нинди тамга? (су тамчысы) Бу тамга гөлнең су яратканын, аның туфрагы гел дымлы булуын сорый.  Димәк бу гөлгә  ешрак су сибергә кирәк.                                      

Суны сирәк сибү

 

Бу тамгада  су тамчысы кара сызык белән аркылы сызылган.

Димәк гөл артык суны яратмый, коры җырне ярата. Аңа сирәк су сибәргә кирәк.

 4 нче слайд: Бүлмә гөлләре.   

 Ч.П. - Ә хәзер гөлләрне искә төшерик.

-  Балалар бу  нинди гөл кем белә? (яран гөл). Әйе,  пеларгония, халык  аны яратып яран гөл  дип йөртә.  

-Аның чәчәкләре нинди була? (төрле төстә: ак,кызыл,алсу һ.б.)

-Балалар аның яфраклары нинди? ( яшел, овал, йомшак, бәрхет сыман, вак йон белән капланган)

Яран гөл бик файдалы, аның яфраклары белән бик күп авыртуларны дәвалап була.   Балалар “Яран гөл” янында нинди тамга күрәсез?(балалар җавабы)  Дөрес. Яран гөл кояшлы урынны ярата,  тик күп су сибүне яратмый, артык дымлы туфрак тамырларын зарарлый.

- Гүзәл “Яран гөл”гә тиешле тамганы табып, урнаштырып куй.

5  нче слайд: Ч.П. - Бу  нинди гөл кем белә? (Фикус).

- Фикусның  яфраклары нинди? ( зур, шома, нык).  Балалар “Фикус” гөле янында нинди тамга күрәсез? (балалар җавабы)  Дөрес. Фикус яктылыкны ярата,  артык дымны яратмый, суны сипкәндә җир кибеп өлгерергә тиеш,шуның өчен аны атнага 2 тапкыр гына сибәләр.

(1 бала фикуска тиешле тамга табып  куя)

6 нчы слайд: Алоэ гөле белән танышу.

 Ч.П.    - Ә бу гөлне мин үзем таныштырам. Бу гөл “Алоэ” дип атала. Кабатлагыз! (кабатлыйлар) Алоэ да безгә җылы Африка якларыннан килгән, ул анда бик зур агач булып үсә. Халык  аны “Меңъяшәр”  дип исемләгән, чөнки ул балалар бик күп еллар үсә ала икән.  Алоэ  гөленең сабагы турыга үсә, яфраклары очлаеп ян – якка киткән. Калын инәле яфраклары эчендә лайлалы сыекча бар, аның белән дәваланалар. Ә сезнең балалар,  салкын тигәндә,  тогылган борынарагызны дәваларга була.  Чүлдә үскәнгә күрә, алоэ кояшны ярата.  Алоэ гөлен кояш караган тәрәз төпләренә куярга кирәк,  күп су сибүне яратмый .  Димәк нинди тамга куябыз? (1 бала тамганы табып гөл төбенә урнаштыра)

v  Танып белү-тикшеренү эшчәнлеге:  Сенсор үсеш.  Бүлмә гөлләрен борын, күз, кул- бармаклар белән тою, биремнәр үтәү.

Ч.П : Ә хәзер урыннарыбыздан торып гөлләр белән тикшеренүләр алып барабыз.

1. Балалар кайсы гөлнең яфрагы йомшак,  хуш исле?  Һәрбер гөлнең яфрагын сак кына сыпырып карагыз һәм иснәгез?  Күрсәтегез нинди гөл?  (Яран гөл) Дөрес балалар.

2. Кайсы гөлнең яфрагы  йомшак, калын,  сусыл һәм энәле? (алоэ)

3. Кайсы гөлнең яфрагы  зур, каты, нык резина кебек. (фикус)

Нәтиҗә ясау: Яран гөлнең яфрагы  хуш исле,  йомшак.  Фикус гөленең яфрагы зур каты, нык.  Алоэ яфрагы калын, йомшак, сусыл, энәле.

v  Физминутка “Гөлләр”

Гөл сабагы күренде, (балалар чүгәлиләр, кул учлары белән “бөре” ясыйлар)

Һәм кояшка үрелде. (кулларын өскә күтәреп, аяк очларына басып  әкрен генә  өскә үреләләр )                 

Тибрәлде талгын җилдә, (кулларын өскә күтәреп, ян-якка тирбәләләр)

Сокланды гүзәл җиргә. (иелеп, кулларын ян -якка җәяләр)

v  Практик эш: Табигать  почмагында хезмәт:

7 слайд:  Ч.П.: - Балалар, искә төшерик әле, гөлләр  яхшы үссен  без аларны ничек тәрбиялибез?  (су сибәбез, төпләрен йомшартабыз, тузанын сөртәбез)

v  Гөлләргә су сибу кагыйдәләре. Практик эш.

Ч.П.: Әйе, дөрес.  Су сибу буенча мин сезгә берничә киңәш бирәм:

ü  Гөлләр өчен суны  алдан әзерләргә кирәк.

ü   Гөләргә  җылымса суны лейка  белән сибәләр.

ü  Кыш көне кешеләр карны эретеп,  җылытып сибәләр.  Җәй көне яңгыр суын сипсәң файдалырак булыр. Кар һәм яңгыр суында гөлләр өчен бик күп файдалы матдәләр бар.

ü   Гөлләргә су сипкәндә, лейка борынын гөл савытына тияр-тимәс тотарга кирәк. (Чәчәкләр патшабикәсе үзе күрсәтә)

Ч.П.:  Иделия, Солтан  килегез әле, бергәләп гөлгә су сибеп карыйбыз.

(Иделия, Солтан  гөлгә су сибә).

v  Гөлләрнең төпләрен йомшарту буенча кагыйдәләр.  Практик эш.

8  слайд:  Ч.П.  : Гөлләрнең төпләрен йомшарту өчен берничә кагыйдә үтәргә кирәк:

ü  Гөлләрнең төпләрен су сипкән көнне йомшартырга ярамый.

ü  Гөлләрнең төпләрен тирән итеп йомшартырга ярамый, тамырлары зарарлана.

ü  Гөлләрнең төпләрен  чүлмәкнең кырыеннан  сак кына йомшарталар

(Чәчәкләр патшабикәсе үзе күрсәтә, аннан 2 бала эшләп күрсәтә)

v  Гөлләрнең тузаннарын сөртү буенча киңәшләр.  Практик эш.

9 нчы слайд:  -Ч.П:  Гөлләр безнең чисталыкны ярата. Аларның яфракларына тузан җыела. Тузан сөртү  өчен йомшак тукыма,  су сиптерә торган җайланма - пульверизатор,  пумала кирәк.

10  нчы слайд:  -Ч.П:  Зур , каты яфраклы гөлләрнең  яфракларын йомшак тукыма белән сөртәләр. Тукыманы юешләп яфракның ике ягында сак кына сыпыралар. (фикус гөленең яфрагын сөртә) . Күрдегезме, балалар, гөлнең яфрагы чистарды. Әйдә, хәзер Әмир  сөртеп күрсәтсен әле. (Әмир яфракның  тузанын сөртә).

11 нчы слайд: - Ч.П. -  Кайбер гөлләрнең яфраклары бәрхет сыман мамыклы, йомшак була.  Аларның тузаннарын кисточка белән алалар,    бу коры ысул дип атала.  (Мәсәлән яран гөл,  төнге миләүшә гөле) (Башта Чәчәкләр патшабикәсе  пумала белән сөртеп күрсәтә, аннан 2 бала күрсәтә)

12 нче слайд: Проблемалы ситуация:

- Ч.П.  – Балалар безнең әле кечкенә, шома  яфраклы гөлләр дә бар, аларны ң тузаннарын ничек сөртәбез?(балалар җавабы)

- Кечкенә, шома  яфраклы гөлләрне -су сиптерә торган җайланма- пульверизатор белән сиптерергә кирәк. (2 бала күрсәтә)

 Йомгаклау:

Ч.П.:  - Менә балалар,  мин  бүлмә гөлләре турында белемнәрем  белән уртаклаштым,  күрсәттем.   Гөлләр телен хәзер сез дә аңлыйсыздыр дип уйлыйм.  Сезгә минем белән очрашу  ошадымы?

 - Балалар,  сез  бүген нинди гөл белән таныштыгыз ?

- Гөлләрнең нинди   тамгалары була?

–  Су сибү буенча  нинди яңа кагыйдәләр үзләштердегез? 

-Төплерен йомшарту буенча яңа кагыйдәләр?

- Нинди гөлләрне чүпрәк белән сөртәләр?

- Нинди гөлләрне пумала белән сөртәләр?

- Нинди гөлләрне  пульверизатор белән сиптерәләр?

–  Ә гөлләрне тәрбияләү буенча нинди яңа кагыйдәләр үзләштердегез?  Су сибү буенча, төплерен йомшарту буенча, тузан сөртү буенча (балалар җавабы)

Ч.П.:  - Әфәрин, балалар!  Чәчәкләр патшабикәсе биргән белемнәрне сез бик тиз истә калдыргансыз, киләчәктә дә онытмагыз. Сез  бик акыллы,  хезмәт сөючән  балалар икәнсез.  Мин сезнең янга буш кул белән килмәдем,  очрашуыбыз  истәлегенә  табигать турында наклейкалар бүләк итәм.  Алган белемнәрегезне кулланып, тәрбияче апагыз белән гөлләрне дөрес итеп  тәрбияләгез, ә гөлләр сезгә,  рәхмәт йөзеннән тәрәз төпләрендә гел шаулап чәчәк атып торырлар.  Өйгә кайткач та,  иренмәгез,  әти-әниләрегез  белән гөлләрне бергә тәрбияләгез, алган  белемнәрегез белән уртаклашыгыз.  Миңа китәргә вакыт балалар, ләкин мин әле сезгә тагын киләм, әле минем сезгә чәчәкләр турында бик күп............... сөйлисе бар.  Саубылыгыз,  киләсе очрашуларга кадәр!

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Интегрированная познавательная деятельность в старшей группе на тему: "Бүлмэ гөлләре""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по благоустройству

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 672 284 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.07.2017 852
    • DOCX 67.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гайбадуллина (Мухамадиева) Миляуша Фанисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 6 лет и 10 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9039
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Дошкольное образование в условиях модернизации и требований ФГОС ДО

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 191 человек из 54 регионов
  • Этот курс уже прошли 873 человека

Курс повышения квалификации

Система работы специалистов ОО по выявлению профессиональных предпочтений от дошкольного до подросткового возраста

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 26 человек

Курс повышения квалификации

Финансовая грамотность для дошкольников

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 327 человек из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 970 человек

Мини-курс

Классики и современники: литературные портреты и психология творчества

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 15 человек

Мини-курс

Искусство: от истории к глобализации

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Организация и планирование воспитательной работы в СПО

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе