Эчтәлек
барышы.
Тәрбияче-Хәерле
иртә балалар!
Балалар:-Хәерле
иртә!
Балалар.-Сезгә
керергә мөмкинме?
Балалар.-
Рәхим итегез!
Тәрбияче:-
Рәхмәт балалар.Ә сез мине таныдыгызмы?
Балалар.-Әйе.
Яз.
Тәрбияче:-Әйе
балалар, иртәбез шулай хәерле булсын , бүгенге эчшәнлегебездә күңелле үтсен.
Мин сезне табигать
кочагына чакырам. Сез инде Яз турында бик күп шигырьләр, уеннар,
табышмаклар,сынамышлар,кошлар һәм табигать үзгәрешләре турында бик күп
өйрәнгәсездер.Шуларны ишетәсем килә.(мәкалләр,табышмаклар )
Балалар:-
“Язның бер көне ел туйдыра” һ.б
Тәрбияче:-Яз
турында сөйләшеп алыйк.
-Балалар,әйтегез
әле урамда кайсы вакыт?
Балалар:-Яз.
Тәрбияче:-Әйе
балалар бик дөрес, Яз вакыты, Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
Балалар:-Кояш
җылыта, кар эри,тамчылар тама,гөрләвекләр ага,көннәр озая,төннәр кыскара,җылы
яктан кошлар кайта.
Тәрбияче:-
Яз көне бик күңелле була, әйдәгез әле Яз айларын санап китик.
Балалар:-Март,
апрель, май.
Тәрбияче:-Әйе
балалар бик дөрес,ә хәзер кайсы ай?
Балалар..Апрель
Тәрбияче:-Язданда
ямьлерәк ел фасылы бар микән балалар,кояш җылыта, үләннәр шытып чыга,агачлар
яфрак яра,кошлар сайрый.
Кояш
б-н уйнап алабызмы балалар.
Кояш
чык,чык,чык!
Тәти
кашык бирермен;
Майлы
ботка бирермен!
Майлы
ботка казанда,
Тәти
кашык базарда(бал-р җитәкләшеп түгәрәк буйлап йөриләр)
Гөрләвекләр
агалар(бал-р түгәрәк буйлап йөгерәләр)
Килгән
инде каргалар(бал-р түгәрәк буйлап кулларын як-якка җәеп “очалар”)
Эри
инде кар көртләре(бал-р әкрен генә чүгәлиләр)
Үсеп
килә чәчәкләре(бал-р аяк очларына басып,кулларын өскә күтәреп сузылалар)
Булдырдыгыз
балалар!
Яз
җитүгә кошлар килә,
Ерак
юлларны ярып.
Моңлы
итеп сайрый алар
Туган
якка яз килде дип.
(кошлар
тавышы ишетелә)
Тәрбияче:-Балалар
тыңлагыз әле,ниндидер тавышлар килә?
Балалар:-
Кошлар тавышы килә.
Тәрбияче:-Әйе
,кошлар тавышы ,алар безне матур сайраулары белән бик сөендерәләр
,әйдәгез әле кошлар турында сөйләшик.
-Кошлар ике
төркемгә бүленә, алар нинди төркемнәргә бүленә?
Балалар:-Күчмә
һәм кышлаучы кошларга.
Тәрбияче:Күчмә
кошларга нинди кошлар керэ?
Балалар.Сыерчык,сандугач,тургай,карлыгач,торна(рәсемнәрен
тактага куябыз)
Тәрбияче:-Бик
дөрес, кошларны бик яхшы беләсез, истә калдыргансыз .-Әйдәгез әле кошлар
булып та уйнап алыйк.(Балаларга кош маскалары кидертелә уен “Мәликә”).
Утыр эле дускаем
,
Алмагачның
төбенә,
Кем утырган
каршыңа,
Эйтеп бирче тиз
генә. ( Балалар кошларны танып эйтәләр).
Тәрбияче.-Балалар
әйдәгез кошларны карыйк әле,алар нинди өлешләрдән тора икән?
Рәсим кил әле
сыерчыкның нәрсәләре бар,күрсәт(өстәлдә җыеп күрсәтә)
Бала.-Сыерчыкның
башы,гәүдәсе,коерыгы,аягы,канаты бар.
Тәрбияче.-Балалар
”Кошларны дөрес итеп җый”д\уены уйнап алабызмы?
Балалар.-Әйе
(Һәр бала өстәл артында сыерчыкны өлешләрдән җыя)
Тәрбияче.-Булдырдыгыз
балалар,карагыз күпме кошлар килгән безгә,әйдәгез бездә кошлар кебек очып
уйныйк.
Уен.”Очты,очты”
Тәрбияче:-Кошларыгыз
бик матур килеп чыкты,булдырдыгыз балалар.Эшчәнлегебез шуның белән тәмам.
–Сезгә ошадымы?-Балалар ,бүген без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?-
Тырышканыгыз өчен ,мин сезгә менә шундый матур йолдызчыклар бүләк итэм.-Ул
сезнең уңганлыкны,тырышканлыкны аңлата.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.