Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Күңел ачу "Өлкәннәр- алтын канат"

Күңел ачу "Өлкәннәр- алтын канат"


  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:

МБББУ “Актаныш башлангыч мәктәп – балалар бакчасы”















Өлкәннәр – алтын канат”

(Өлкәннәр көненә багышланган күңел ачу конспекты)





















Төзеде: I квалификацион категорияле тәрбияче Әгъләмова Филиза Нәҗип кызы

2015 ел

Максат: Гаиләдә әбиләр – бабайлар тәрбиясен көчәйтү, балаларны аларга карата мәрхәмәтле, ихтирамлы булырга өйрәтү.


Тәрбия бурычы: Халкыбыз  традицияләре  нигезендә милли аң, әхлакый сыйфатлар, өлкәннәр белән горурлану хисләре тәрбияләү.


Үстерү бурычы: Гаиләдә ямьсез эшләр белән әби- бабайларны борчырга ярамаганлыгы турындагы белемнәрен ныгыту.


Белем бирү бурычы: Әби- бабайларны белү, аларны ихтирам итәргә өйрәтү.


Төп белем бирү өлкәсе: музыка


Интеграль белем бирү өлкәләре: “ Социаль- коммуникатив”, “Танып белү”, “Эстетик сәнгать”

Зал бәйрәмчә бизәлә. “Өлкәннәргә ихтирамлы булыйк!”, “Исәннәрнең кадерен белик”, “Әбекәй алтыным, минем иң якыным”. “Үзебезнең татар моңы” дигән халык көйләре яңгырый.


Алдан үткәрелгән эшләр:

- Өлкәннәр турында шигырьләр ятлау.

- Өлкәннәр турында җыр әзерләү.

-Уеннар, нәфис гимнастика, җырлы уен, бию.

-Өлкәннәрнең яшь вакытындагы фотосурәтләреннән презентация эшләү. -Әбиләргә бүләк, рәхмәт хаты, чәй табыны әзерләү.


Ата-аналар белән эш:

-өй шартларында әби һәм бабайларның әти-әнисе турында сөйләшү;

-гаилә архивыннан фотосурәтләр алып килү.

-күргәзмә “Оста куллы әбием”.


Материаллар:  аудиоязма “Үзебезнең татар моңы”; әбиләрнең “Оста куллы әбием” күргәзмәсенә ясаган эшләре; интерактив такта.


Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Ягымлы, сөйкемле әбиләребез, тырыш,уңган бабайларыбыз!Бүгенге кичәдә сезнең барлык кайгы-хәсрәтләрегезне, сызлануларыгызны оныттырып, күңелегез белән яшьлек елларыгызга кайтара алсак, без бик шат булыр идек.

Һәр җирдә бер хикмәт көтә

Бүген гади көн түгел

Бүген өлкәннәр бәйрәме

Шуңа шатлана күңел

Гел яхшыга өйрәтәсез

Тыңлыйбыз сезнең сүзне

Һәр эштә үрнәк сез безгә

Хөрмәт итәбез сезне.

Бәйрәмебезне зурлар һәм уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче кызлар башкаруында нәфис гимнастика белән башлап җибәрәбез.

Бәйрәмебезне дәвам итү өчен залга зурлар төркеме балаларын чакырабыз. Рәхим итегез!

Балалар белән уен уйнап алабыз. “Ягымлы сүзләр”. (Балалар кешенең яхшы сыйфатын чагыштыручы сүзләр әйтеп тупны бер-берсенә тапшыралар. Сүзләр кабатланырга тиеш түгел.)

Алып баручы. Менә ничек балалар әбиләрен ярата икән. Ә хәзер балалар башкаруында “Әбием-әбекәем” җыры башкарыла.


Яратам әбиемне

Сөйли ул көлә- көлә,

Укыганын да күрмим,

Миннән күберәк белә.


Аңламасам аңлата,

Татлы тел белән генә

Яхшы йөре, кеше бул

Иреш дип теләгеңә 


Алып баручы. Хөрмәтле әбиләребез, безнең сезгә багышланган шигырьләребез дә бар. Сөйләп китик әле.

 

Минем әби бик әйбәт,

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем, дип әйтеп

Сөеп, иркәләп тора.

 

Әбием һәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә,

Сөйкемле сүзләре белән

Безнең күңелне күрә.

 

Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт

Кем бар икән дөньяда?

 

Әби күзлеген эзли,

Кайда икәнен белми,

Күзлеге бит кулында,

Әмма ул аны сизми.

 

-Әби, әби,-дим аңа,

Каршысына ук килеп,

Күзлегеңне ки элек.

Җайлы булыр эзләргә.

 

Әби күзлеген кия,

Үзе елмаеп көлә.

Рәхмәт, табып бирдең, – ди,

Аркамнан сөя-сөя.

 

Алып баручы.1 нче кечкенәләр башкаруында җырлы уен:“Кайда безнең кулларыбыз”.

Уртанчылар чыгышын карап үтәрбез. Алар башкаруында җыр: “Чыпчыклар”.

Бию:”Гөмбәләр”Рәхмәт! Булдырдыгыз. Балалар.


Алып баручы. Ягез әле, балалар, әбиләребезнең яшь чакларын искә төшереп, “Капкалы” уенын уйнап алыйк әле. (Татарча бию көйләре яңгырый. Көй туктауга кемнәр “чыга алмый”, аларга җәза бирелә).


Әби. Исәмесез, балалар, сезнең шаулап- гөрләп уйнаганыгызны ишеттем дә кердем әле, ни өчен болай җыелыштыгыз?

Алып баручы. Кер, әбекәй. Без монда “Өлкәннәр”көне үткәрә идек. Безнең бәйрәмебезгә рәхим ит, утырып ял итеп ал.

Алып баручы: Әйдәгез әле, өлкәннәребез, сезне сынап карыйк.

-Татарстандагы кайсы шәһәр исеме балык исеме белән атала? (Алабуга)

-Татарстандагы нинди шәһәр исеме боерык фигыль була ала? (Бөгелмә)

-Башы төс, уртасы сыеклык, ахыры- бай! Бу нинди авыл исеме? (Аксубай)

-Дөньяда иң күп су эчүче хайванны әйтә аласызмы? (Чүл дөясен туйганчы эчертү өчен 250 л су кирәк)

-Мәкальне дәвам итәргә

Ат дагасыз булмый,

Батыр ...... (ярасыз булмый)

Булдырдыгыз, ә хәзер сүзне нәни дусларыбызга бирик.

Алып баручы. Рәхмәт. Менә балалар күрдегезме, өлкәннәр бик күп беләләр. Биедек тә, җырладык та, көлдек тә, ә хәзер инде шигырьләрне сөйләвебезне дәвам итик.


Чәчәк эзләп йөрдем кырларда,

Белмим сезне ничек зурларга.

Телим сезгә изге теләкләр,

Йолдыз булып яна йөрәкләр.


Кайгыларны сыйпап аласыз,

Хәерле юл теләп каласыз.

Сез бит шундый сабыр һәм чыдам.

Сезне уйлап юлга мин чыгам.


(Ишектән, җырлый җырлый, кулына конверт тоткан малай керә.)

Шәвәли.

Мин - Шәвәли, шук малай.

Мин әбидән дә качтым.

Мин бабайдан да качтым.

Мин...

Алып баручы. Тукта, тукта, Шәвәли, син безнең бүлмәгә каян килеп кердең? Нишләп йөрисең?

Шәвәли. Мин әби белән бабайдан качып киткән идем, урманга килеп чыктым. Анда озын колаклы Куянны очраттым. Ул сезгә хат җибәрде. «Хатны алуга укысыннар»,- диде. Менә. (Тәрбиячегә конвертны тапшыра.)

Алып баручы. Рәхмәт, Шәвәли! Кушкан йомышны үти беләсең икән, анысы өчен сине мактарга була. Тик... (Конвертны ача да хатны укый.)

Кадерле дуслар! Мин - озын колак Куян. Бу малайны урманда күреп, аптырашта калдым. Ул әбисе белән бабасыннан качып киткән. Алар аны уйлап елыйлардыр, эзлиләрдер. Малайның урманда адашуы, харап булуы бар. Монда усал бүреләр, хәйләкәр төлкелар, тупас аюлар күп бит. Зинһар, Шәвәлигә өйдән рөхсәтсез чыгып китәргә ярамаганлыгын аңлатыгыз, ярдәм итегез.

Алып баручы. Әй Шәвәли, Шәвәли, әбиең белән бабаңнан качып китеп, бик начар эшләгәнсең.

Әби. Аларны борчырга, хәтерләрен калдырырга ярамаганлыгын белмисеңмени син? Кая барасыңны әйтмичә, рөхсәтсез чыгып китеп, син якын кешеләреңне борчуга салгансың. Хәзер үк кире өеңә кайт, әбиең белән бабаңнан гафу үтен, йомшак, ягымлы сүзләр әйтеп юат, тынычландыр. Беркайчан да, ишетәсеңме, башка беркайчан да алай эшләмә. Аңладыңмы, Шәвәли?

Алып баручы. Балалар, сез әби- бабаларыгызны тыңлагыз! Шәвәли кебек рөхсәтсез чыгып китә күрмәгез! Аларга булышыгыз, ягымлы сүзләрегез белән сөендерегез. Балалар, әби- бабайларның иң зур шатлыклары- сез- оныклар!

Шәвәли. Рәхмәт инде сезгә, тәрбияче апа, әби! Мин ярамаган эш эшләгәнемне хәзер генә аңладым. Миңа бик оят. Әби белән бабай мине бик сагынганнардыр, йө-гер-дем! (Чыга башлый.)

Алып баручы. Тукта, дускай, без сине озата барабыз. Син өегезгә юлны тапмассың бит?

Шәвәли. Юк, юк, кирәкми. Мин өемнең кайда икәнлеген яхшы беләм. Сез инде миңа болай да зур ярдәм иттегез. Сезгә дә, озын колак Куянга да зур рәхмәт! Сау булыгыз!

Балалар.

- Сау бул, Шәвәли!

- Хәерле юл сиңа!

- Исән-сау кайтып җит!

- Әбиең белән бабаңа бездән сәлам тапшыр.

С бабушкой моей вдвоем
Очень дружно мы живем!
Вместе ходим мы гулять,
Вместе мы ложимся спать,
Вместе моем мы посуду —
Правда, правда! Врать не буду!


Я с бабушкой своею

Дружу давным давно

Она во всех затеях

Со мною заодно.


Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып янсын.

Әбиләрнең нурлы йөзе

Гөл көләч булып калсын.


Тутырдык без тартмага

Өрек, йөзем алманы

Салдык чәйдә, конфет та-

Буш урыннар калмады.


Әй сөенер дәү әни,

Килеп төшкәч күчтәнәч.

Кызык булыр ул аңа,

Алдан белеп көтмәгәч.


Ярдәме гел итеп тора

Якын кешеләргә дә.

Барына да дәү әни ул

Барлык кешеләргә дә.


Өйгә кайтсам, өй балкыган

Өйгә нур иңгән.

Ерак җирне якын итеп

Әбием килгән!

Алып баручы. Рәхмәт сезгә. Ә хәзер уен уйнап алабыз .Уен “Әбием мине ничек йоклата. Сценка. “Песи-нечкәбил” җыры (С.Сабирова көе, халык сүзләре).

Әй, акыллы курчагым,

Йом күзеңне, бәлли-бәү,

Башка бер сүз дә дәшмим,

Йоклап алыйк без икәү.

(Кыз курчакны йоклата алмый. Курчакны әби ала һәм бишеккә салып йоклата.)

Әби. Әлли-бәлли итәргә

Ал бишеге бар аның,

Алдына алып йоклатырга

Үз әбкәсе бар аның...

 

Әлли-бәлли, бәүкәем,

Йом күзләрең, нәнкәем,

Рәхәт кенә тынычланып

Йоклап китәр бәбкәем.

 

 

Әби.Кызым, мин дә сине кечкенә чагыңда коляскага салып җырлап йоклата идем. Ә хәзер башыңнан сөеп, сыпырып матур сүзләр әйтеп кенә йоклатам. (Әби оныгын сөя). 

Ярый, сау булыгыз, балалар! Сезнең белән күңелле булды!Рәхмәт


Алып баручы. Менә ничек әбиләребез балаларын яратып кына торалар. Шундый сөйкемле әбиләребезнең яшь чакларында төшкән фотосурәтләрен интерактив тактада карап китик әле. Өлкәннәрнең яшь вакытындагы фотосурәтләреннән презентация карау).

Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә алып, дуслар, тагын бер

Яңгыратыйк әле бу залларда

Кайтавазын яшьлек таңының.

Үтте инде яшь вакытлар дип

Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк

Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,

Җыр биюгә булган гашыйклык.

Безнең йөрәк әле һаманда яшь

Онытмадык матур көйләрне

Жырлыйк әле өзеп үзәкләрне,

Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.


Алып баручы. Ә хәзер балалар башкаруында “Көзге моң” җырын тыңлап үтик.


Салкын җилләр исә

Тәрәзәгә чиртә

Сап-сары яфраклар

Җиргә очып төшә.


Сары яфрак белән

Безнең бакча тулган.

Кояш та елмаймый

Белмим, нәрсә булган.


Алып баручы. Әбиләребезнең чәчләренә чал төшкән саен, тормыш буразналары арткан саен аларның сөйкемлелеге арта гына бара. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып, оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез!

Оста куллар” күргәзмәсендә катнашкан әбиләргә рәхмәт хаты тапшырыла. Балалар әбиләренә кулдан эшләнелгән бүләкләр тапшыра. Рәхмәт.


Сызламасын газиз җаннарыгыз,

Сызласа да аяк кулларыгыз.

Озын гомер бирсен сезгә ходай

Рәнҗемәсен кыз һәм улларыгыз


Еллар үтә диеп борчылмагыз

Еллар үтү берни түгел ул

Сау- сәламәт булып озак яшәү-

Үзе бәхет, үзе шатлык ул.


 Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итә. 






















Автор
Дата добавления 30.01.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров79
Номер материала ДВ-394935
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх