Инфоурок Классному руководителю СтатьиКитап уку һәм грамоталылыкның белем сыйфатын күтәрүдә, заманча шәхес тәрбияләүдә роле.

Китап уку һәм грамоталылыкның белем сыйфатын күтәрүдә, заманча шәхес тәрбияләүдә роле.

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

                          

 

 

 

                                Гайнетдинова Илсөяр Сәгыйт кызы

      “Китап уку һәм грамоталылыкның белем сыйфатын күтәрүдә,

 заманча  шәхес тәрбияләүдә роле”

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе

“Татарстан Республикасы  Буа  муниципаль районы Иске Суыксу урта гомуми  белем мәктәбе”

 

   Китап уку һәм грамоталылыкның белем сыйфатын күтәрүдә,

заманча  шәхес тәрбияләүдә роле.

Максат : 1. Баланы китаплар дөньясына алып керү; аны

                         балалар әдәбияты белән танышудан, китап

                        укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү.

                  2. Укучыларда мөстәкыйль рәвештә китап уку

                         теләге уяту, үзлекләреннән белем алырга

                         омтылыш һәм китапка сакчыл караш тәрбияләү.

 

“Китап уку – гаҗәеп бер тәрәзә ул, шуның аша балалар дөньяны һәм үзләрен-үзләре күрәләр һәм танып беләләр.”  В.А. Сухомлинский

       Бүгенге көндә мәктәп укучысында китап уку күнекмәсе булдыру мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бу күнекмәне формалаштыру һәм үстерү эше даими алып барылырга тиеш. Чөнки уку, гомумән, укый белү күнекмәсе укучының гомуми әзерлек дәрәҗәсен билгели һәм ул укучыга үзлектән яңа белем алырга да мөмкинлек бирә. Уку күнекмәсенең тиешле дәрәҗәдә булмавы укучыга мәктәптә генә түгел, югары уку йортында да тирән белем алуга киртә булырга мөмкин.

       Мәктәпнең бу өлкәдәге бурычы – үзе укыган текстны эмоциональ, дөрес аңларга һәм анализларга сәләтле, фикер йөртә белүче, үз фикерләрен эзлекле һәм аңлаешлы итеп башкаларга җиткерә алучы заманча шәхес әзерләү.

      Укучыларда ныклы уку күнекмәсе формалаштыру мәсьәләсенә күчкәнче, кайбер нәтиҗәләрне күзәтик. Гадәттә без мәктәпләрә 1-8 нче сыйныф укучыларының уку тизлеген тикшерәбез. Кызганычка каршы, соңгы елларда балаларның уртача уку тизлегенең күпмедер күләмдә  кимүе күзәтелә. Бала югары сыйныфка барган саен ул артырга тиеш, ә хәзер, киресенчә, кимүгә таба бара. Соңгы елларда укучылар китапны бик аз укыйлар. Шулай ук укыган текстның мәгънәсен һәм эчтәлеген аңлауда да кыенлыклар очрый. Бу бит әдәби әсәрләр укуга гына карамый. Укучы теләсә нинди фәннән текст укыганда, бирем яисә мәсьәлә, сорауларны караганда да аларны аңлап бетермәскә мөмкин. Бу бигрәк тә төрле формадагы контроль эшләр, тест биремнәрен үтәгәндә дә күзәтелә. Укучы сорауны өстән генә укып, яисә дөрес укымыйча, тиешле мәгълүматны күрми, хәтта кайберләре җавап табылырга тиешле сорауны да аерып ала алмый һәм шуның нәтиҗәсендә биремне дөрес эшләми. Икенче төрле әйткәндә, баланың “укый белмәве” ачыклана. Шул рәвешле аның төрле фәннәрдән уку сыйфаты да түбәнәя. Төгәл һәм аңлап, шул ук вакытта тиз уку күнекмәсен  булдыру проблемасын һәр бала, әлбәттә, укытучы ярдәме белән, үзе чишәргә тиеш, ләкин аны бөтенесе дә булдыра алмый. Уку күнекмәсен формалаштыру гадәттә түбән сыйныфларга туры килә. Ә югарырак сыйныф укучылары бу мәсьәләне үз практикасында тормышка ашырырга тиеш. Мондый күренешнең төп сәбәпләре барыбызга да билгеле: укучы китапны аудио-видеоязмаларга, компьютерга, андагы уеннарга һәм башка заманча техник чараларга алмаштырды. Икенче сәбәп – бүгенге заманда укыту системасы күптөрле, белем бирүнең күләме зур. Укучы ия булырга тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр арта бара. Яңа төр программалар, технологияләр, өстәмә дәресләр уку күнекмәләренә дә таләпне арттыра. Шул ук вакытта уку, әдәбият һәм тел дәресләре белән бергә, укучыларны укырга һәм дөрес язарга өйрәтүче фән сәгатьләре кими дигән сүз. Ә укый белмәгән бала ул грамоталы яза да белми. Чөнки язу грамоталылыгы булу ул орфографик, пунктуацион кагыйдәләр ятлаудан гына тормый. Хәтта диктант язуга караганда, укучы күчереп язган текст белән эшләп, үз хаталарын тапса, ул аның хәтерендә ныграк кала. Ә диктант язганда бала текстның эчтәлегенә, мәгънәсенә игътибар да итмичә, хатасыз язу турында гына уйларга да мөмкин. Шулай ук бала кычкырып укый, ә үзе укыла торган текст турында уйламау күренеше дә бар. Китапны яратып укыган баланы күзәтсәк, аерма сизелерлек: ул текстның ничек яңгыраганын аңлый, шуның белән яши, чын-чынлап геройлары өчен борчыла, елый, көлә, бер сүз белән әйткәндә, чын йөрәктән укый. Андый укучының сөйләме дә матур һәм аңлаешлы, җаваплары да төгәл, грамоталы, тулы була, тирән фикер йөртә белә, бәхәсләшә ала. Сөйләмендә мәкаль, әйтемнәр дә куллана

Китап укый торган кеше ул – фикерләүче кеше, социаль актив шәхес, җәмгыятьнең рухи үсешен тизләтергә, әхлак культурасын арттырырга сәләтле.

        Мәктәп һәм гаиләнең иҗади берлеге булганда, балада китапка мәхәббәт  тәрбияләү уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Әти-әни, әби-бабайлар балага заманча техникадан тыш китап та бирсәләр, аны укырга ярдәм итсәләр, кирәклеген әйтсәләр, бу бик яхшы булыр иде. Бүген, әлбәттә, укучыларны китап укуга тарту өчен информацион җирлек кулланыла башлады. Булган электрон чаралар ярдәмендә балаларны укуга тарту, кызыксынуларын арттыру, белем алуны кызыклырак итү – төп бурычларыбызның берсе.

      Соңгы  елларда информацион-компьютер технологияләре яшүсмерләрнең, яшьләрнең аерылмас бер өлешенә әйләнде. Бу бик яхшы әлбәттә. Тик аларның төп компонентын компьютер уеннары алып тора. Компьютер уеннарының бала психикасына тәэсире турында күп кенә педагог һәм психологлар сөйлиләр, язалар. Нәкъ менә шундый уеннар баланың социаль җитлегү чорында аерым үзенчәлеккә ия. Компьютер уеннарының психологик аспекты – кешенең, бигрәк тә баланың, көндәлек тормыштагы проблемалардан, күңелсезлекләрдән арынырга теләве. Бала әйләнә-тирә мохиттән ераклаша, чынбарлыкка игътибары кими, битарафлык һәм кырыслык барлыкка килә,  нәрсәгәдер бәйлелек арта. Бу - үз-үзеңне алдау. Бу күренешләрдән котылуның иң беренче юлы – ата-ана һәм өлкәннәр игътибары. Әти-әни өйдә үзенең шәхес буларак формалашып килүче баласының ни белән шөгыльләнүен, нинди уеннар уйнавын, буш вакытын ничек уздыруын күзәтергә, белергә тиеш. Төрле уеннарга, видеофильмнарга караганда әти-әни балага китап бирсә, күпкә файдалырак булыр иде. Ата-ана – бала мөнәсәбәте никадәр ныклы булса, баланың киләчәге шулкадәр яхшырак булыр. Иң мөһиме: бала һәм зурлар бер-берсен аңласыннар, хөрмәт итсеннәр, уртак кызыксынулары булсын. Бу уңайдан ата-анадан зур җаваплылык таләп ителә. Әти-әни балага азрак вакыт бирсә, игътибар, ярату җитмәсә, билгеле, аларны  компьютер уеннары алыштыра.

      Яңадан укуга әйләнеп кайтыйк. Уку – тәрбиянең, белем бирүнең төп компоненты. Уку – кешенең тормышта уңышка ирешү чарасы. Бүген ачык аңлашыла: уку һәм грамоталылык җәмгыять алдында торган төп проблемаларның берсе. Аны чишәргә кирәк. Азрак укыган саен, баланың грамоталылыгы да кими. Хәзер инде электрон дәреслекләр заманы. Тик китап укымаган бала экраннан да укымаячак. Шул ук вакытта күптән компьютерлашкан илләрне карасак (Япония, Корея, Финляндия, Швеция, Австралия, һ.б ), хәзерге вакытта аларда укучылар дәреслек, дәфтәр кулланалар, китаплар басыла һәм сатып алына. Алар моңа ничек ирешкәннәр соң? Иң элек аларда һәр дәрескә укуга теләктәшлек итүче гомумхалык программалар төзелгән, укыту программаларын, планнарын яңадан карап чыкканнар. Ил күләмендә массакүләм чаралар, проектлар эшләнелә. Фәнни эзләнүчәнлеккә зур игътибар бирелә. Басма һәм электрон продуктлар эшләүчеләр үзара киңәшләшеп, бер-берсенә ярдәм итеп эшлиләр. Үзара хезмәттәшлек итү, бары тик сыйфатлы әдәби әсәрләрне генә электрон сайтларда урнаштыру уңай нәтиҗәләргә китерә. Ягъни бала сыйфатлы әдәбият укый.

     Тикшеренүләр күрсәткәнчә, электрон текстларны күпчелек китап укыган бала укый. Ә китап яратмаганы электрон уеннар уйный. Мәктәп – уку эшчәнлеген оештыруда бердәнбер мәҗбүри оешма. Шуңа күрә дә ул укырга өйрәтү өчен җаваплы. Ләкин соңгы вакытларда укучыга китап, текст белән эшләргә вакыт аз кала.  Бу проблемадан чыгуның тагын бер юлы – дәрестән тыш чараларны китап белән бәйләп уздыру. Укучыларны китапка мөрәҗәгать итәрдәй, эзләнүгә этәрердәй чаралар оештырырга кирәк. Бу уңайдан  мәктәпләрдә фәнни-гамәли конференцияләр оештыру әһәмияте роль уйный. Укучы үзен кызыксындырган тема буенча эзләнә, китаплар укый, күзәтүләр, тикшерүләр уздыра. Моннан тыш, төрле проектлар тәкъдим итәргә. Мәсәлән: “Грамоталылыкны үстерү мәктәбе”, “Китап уку һәм грамоталылык атнасы”, “Китап-барыбызга да һәм һәрвакыт”, “Гаилә тарихы” һәм башкалар.Укытучыларга, бигрәк тә яшъ белгечләргә, текст белән эшләү тәҗрибәсен баетырга кирәк. Бу әдәбият укытучыларына гына кагылмый, чөнки теләсә нинди фәндә укытучы китап белән эш итә. Иң элек текстның исеменә, темага игътибар итәргә; нинди бүлек, параграф икәнен күздән кичерергә; өзекләп уку, ниндидер өлешләрне билгеләп бару; эчтәлек сөйләү; сораулар һәм биремнәр өстендә эшләү; башкаларга сораулар бирү, фикер алышу кебек эшләрне башкарырга.  Болар барысы да укучыларның текстны аңлау дәрәҗәсен үстерә, укыганны истә калдырырга ярдәм итә, фикерләргә өйрәтә. 

        Китап уку - тәрбия эшенең дә төп нигезен тәшкил итәргә тиеш. Дәрестән тыш чараларда белем, тәрбия, балаларның төрле яклы үсеше бербөтен булса гына уңышка ирешергә мөмкин. Ата - аналар белән эш мөһим урынны алып тора. Мәсәлән: консультацияләр, әңгәмәләр, тематик җыелышлар, китап укучылар клубы, гаилә тарихын өйрәнү һәм башкалар.

      Укытучы китап яисә текст белән эшләүнең төрле алымнарын: түгәрәк өстәл, мастер-класс, семинар, конференция, яңа китапларга күзәтү ясау һәм башкаларны кулланса, укучы да китапка тартылачак.  Ә китап укыган баланың белем дәрәҗәсе тирән була, ул үз фикерен төгәл, аңлаешлы итеп җиткерә ала, фикер алышуларда актив катнаша, дәрестән тыш чараларда, бәйгеләрдә катнашып, уңышка ирешә ала. Димәк, мондый укучы җәмгыятьтә үз урынын табачак, уңышлы шәхес булып формалашачак.

       Кулланылган әдәбият:

1.Н.Г. Гәрәева, Н.В Максимов, Ә.Ә. Зыятдинова “Тел- белемнең ачкычы”-Казан: Мәгариф, 2005.-143 б

2.Карпова Н.Л. Яшүсмерләрнең китап һәм компьютер уеннары белән   аралашуы. “Школьная библиотека” журналы, № 9-10, 2009

3.Ф.С. Сафиуллина, Г.Б. Ибраһимов “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” -Казан :Мәгариф, нәшрияты, 1998.-176 б.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Китап уку һәм грамоталылыкның белем сыйфатын күтәрүдә, заманча шәхес тәрбияләүдә роле."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Контент-менеджер

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 666 027 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.04.2018 1339
    • DOCX 48.5 кбайт
    • 29 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гайнутдинова Ильсёяр Сагыйтовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 17350
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация работы с молодежью

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 78 человек из 33 регионов
  • Этот курс уже прошли 171 человек

Курс повышения квалификации

Современные технологии профилактики зависимого поведения среди подростков и молодежи

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 113 человек

Курс повышения квалификации

Деятельность классного руководителя в соответствии с ФГОС в условиях современной школы

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 746 человек из 74 регионов
  • Этот курс уже прошли 7 017 человек

Мини-курс

Педагогические идеи выдающихся педагогов, критиков и общественных деятелей

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Вероятность и статистика в рамках обновленного ФГОС

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Разработка и проведение онлайн-обучения

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 24 регионов