Инфоурок Классному руководителю КонспектыКлассный час на тему "Мәрхәмәт елмаюдан башлана"

Классный час на тему "Мәрхәмәт елмаюдан башлана"

Скачать материал

Тема: Мәрхәмәт елмаюдан башлана.

Максат: балаларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; әти-әниләргә, тирә-юньдәге кешеләргә карата шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек хисе, яхшылыклар эшләргә омтылыш, уңай характер сыйфатлары тәрбияләү; дусларыңа, сыйныфташларыңа игътибарлы,ярдәмчел булу теләген, балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү. Ресурлар: наутбок, интерактив такта, презентация.

  1. Оештыру өлеше. Мотивлаштыру этабы. (Слайд № 1)

1. Психологик халәт тудыру.

- Хәерле көн, укучылар! Әйдәгез, барыбыз да матур итеп басып, кулга-кул тотышыйк, бер-беребезгә елмайыйк. Куллардан-кулларга җылылык, күңелдән-күңелгә рәхәтлек йөгерде, йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирә дә инде. Барыбыз да урыннарга утырабыз.

2. Әңгәмә.

-Укучылар, сез үзегезгә дуслар сайлаганда нинди балаларны сайлар идегез? (Җаваплар тыңлана)

-Иптәшләрегезнең бик күп уңай сыйфатларын санадыгыз. Ә хәзер кечкенә генә ярыш оештырып алырбыз.Укучылар 2 төркемгә бүленә. Дәфтәр битләренә беренче төркем укучылар кешеләрнең уңай сыйфатларын, ә икенче төркеме тискәре сыйфатларны яза.

3. Ребус чишү. (Слайд №2) Кешеләрдәге уңай сыйфатларның берсе- мәрхәмәтле сүзен табу.

-Нинди кешене мәрхәмәтле дип була?

- Димәк без бүген класс сәгатебездә мәрхәмәтлелек турында сөйләшербез.

(Слайд №3) Безнең бүгенге темабыз “Мәрхәмәт елмаюдан башлана” дип аталыр.

(Слайд №4)

Уяндыңмы, елмай!

Көнне башла шулай,

Елмай үз-үзеңә,

Әйтәсе сүзеңә.

Таралыр бар кайгың,

Тыныч калыр җаның

Күтәр күңелеңне

Бу бәхет түгелме?

(Слайд №5)

  • Укучылар нәрсә соң ул мәрхәмәтлелек?

  • Мәрхәмәтлелек – ул барлык яхшы эшләр, елмаюлы караш, кемгә дә булса булышу, ярдәм итү, хөрмәт һәм ихтирам.

(Слайд №6)

  • Ә начарлык нәрсә ул?

  • Кешеләргә, хайваннарга, кошларга, табигатькә карата начар мөгамәлә.


II. Төп өлеш.

  1. Л.Толстойның “ Бүре белән тиен” хикәясен тыңлагыз әле.


Бер тиен ботактан ботакка сикереп йөри торгач, йоклап яткан бүре өстенә егылып төшә. Бүре сикереп тора да аны ашамакчы була. Тиен: “ Җибәр мине”, - дип ялвара башлый. Бүре әйтә: “ Ярый, мин сине җибәрермен, тик әйт әле, тиеннәр нигә шундый шат күңелле? Миңа һәрвакыт күңелсез, ә сезгә карасаң, сез анда, агач башларында сикереп уйнап кына йөрисез”, - ди. Тиен аңа: “ Син иң элек мине агач башына җибәр, анда менгәч, мин сиңа әйтермен, югыйсә, мин синнән куркам”, - ди. Бүре аны җибәрә, тиен агач башына менә дә аннан әйтә: “ Усал булганга күрә күңелсез сиңа. Усаллык синең йөрәгеңә тынгылык бирми. Ә без яхшы күңелле, беркемгә дә усаллык эшләмибез, шуңа күрә без шат яшибез”.

  • Укучылар, тиеннең: Усаллык синең йөрәгеңә тынгылык бирми”, - дигән сүзләрен сез ничек дип аңлыйсыз?

(Усал кешеләр башкаларга гел явызлык, мәкерлек эшләргә омтыла, шуннан тәм таба.)


  • Ә тиен үзенең һәрвакыт шат булуын ничек аңлата?

(Без яхшы күңелле, беркемгә дә усаллык эшләмибез” ди)


  • Бу хикәя буенча нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?

(Яхшы, саф күңелле, эчкерсез, ярдәмчел, мәрхәмәтле, шуңа күрә кешеләр дә аны ярата.)

Укучылар тормышта ак белән кара, төн белән көн булган кебек яхшылык белән яманлык та бар

  • Үзегез укыган китаплардан, әкиятләрдән яхшылык белән яманлыкка нинди мисаллар китерә аласыз? ( укучылар җавабы)

  1. Әкиятләрдә генә түгел мәкаль – әйтемнәрдә дә яхшылыкка омтылыш чагыла.

(Слайд №7)

Яхшылык күрәсең килсә,яхшылык ит”диелә татар халык мәкалендә. Ә сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

(Кешеләргә эшләгән яхшылык үзеңә яхшылык булып кайта)

(Слайд №8)

Яхшылык итсәң яшер, яхшылык күрсәң, белдер” дигән мәкаль бар. Ә бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз?

  1. Мәкальләрнең азагын тап. (Слайд №9-10)

Әйе, яхшылыкны кеше алдында мактану өчен эшләмиләр. Татар халкында яхшылык ит тә, диңгезгә ташла, балык белер, балык белмәсә халык белер” – дигән әйтем бар. Сез дә бу теләкләрне исегездә калдырыгыз, һәр көнне игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булырга тырышыгыз.

  1. Физкультминут (Туп белән) Балалар түгәрәк ясап баса. Һәрберсе, үз янәшәсендәге кешегә матур сүзләр әйтеп, туп ыргыта.


  1. Әйдәгез ,хәзер шифалы сүзләр яши торган зур йортка кереп карыйк.

Сканворд

С

Н

И

Х

С

С

Е

З

И

С

Ә

Х

Р

Ә

А

Ы

Е

М

Н

Ә

Л

У

Ә

Л

У

М

С

Е

З

Ш

А

Ш

Х

М

Ә

Т

Г

Е

Ч

И

М

Ы

Г

Ы

З

З

Е

Р

Е

К

  • Бу шифалы ,тылсымлы сүзләрне никадәр күбрәк куллансагыз, тормыш шулкадәр ямьлерәк булыр,теләкләрегез дә тизрәк үтәлер, кешеләр дә сезгә шәфкатьле , игътибарлы булырлар.


6. Әйдәгез, хәзер шушы чәчәкне матур теләкләр теләп беребездән беребезгә җибәрик. (Теләкләр теләү).

7. -Безнең тирә-юнебездә кемнәр генә яшәми. Әгәр күңел күзе
белән яхшылабрак карасак, алар арасында безнең ярдәмгә мохтаҗ
булган олы кешеләр, авырулар да бар. Без алар белән көн саен
очрашабыз. Без аларны вакытында күреп, эчкерсез ярдәм
күрсәтергә тиешбез. Алар белән исәнләшеп, аларның хәлләрен
белешкәндә: "Миннән берәр төрле ярдәм кирәкмиме?"-дип сорарга
кирәк.

8. "Ул нәрсәне белми" дигән әсәрне сәхнәләштерү.

Юлда малай бер бабайны очратты. Бабай бик күп әйбер күтәргән иде.

  • Әй, бабай,-диде малай,- синең бер китабың төшеп калды!

  • Минем бар әйберем дә үземдә шикелле, ул минеке түгелдер,-диде карт.

  • Юк, юк синең китап ул,- диде малай.- Мин карап килдем, синең өч китабың, бер портфелең һәм бер төенчегең бар иде.Барысы биш кисәк әйбер. Ә хәзер кулыңда дүртәү генә.

  • Һи, улым, син математиканы бик яхшы беләсең икән. Әмма син бер кагыйдәне начар үзләштергәнсең, диде ул, җирдәге китапны алып.

Бабай нинди кагыйдә турында әйткән? Малай нәрсә эшләргә тиеш иде?

9. Балаларга төрле ситуацияләр язылган карточкалар өләшенә. Ахырын үзләре дәвам итәләр.

1) Бер кечкенә песи баласы кычкырып йөри, ул адашкан. Син нишләр идең?

2) Сез уйнаган җирдән ерак та түгел чәчәкләр эсседән әлсерәп
утыралар.
Син...

3) Алсу тәнәфестә күңелсез генә бер читтә басып тора. Син...
4) Иптәшең авырып дәрескә килмәде. Син..

III. Йомгаклау өлеше.

  1. Г.Тукай “Бәхетле бала” шигырен уку. (Слайд №11)

  2. Нәтиҗә ясау.

  • Һәр көн игелек кыл! (Слайд №12)

  • Мәрхәмәтле бул! (Слайд №13)

Слайд №14

Һич яхшылык эшли алмасаң син

Кешеләргә бик-бик теләп тә, -

Яхшы теләк телә,

Ул да кайчак

Зур көч өстәп куя йөрәккә,-

дип яза Фәнис Яруллин.

  • Без, сезнең белән яхшылыклар эшләүне арттырырга тиешбез. Өлкән кешеләргә ярдәм итү, булышу, ихтирам итү безнең изге бурычыбыз.


Беренче төркем укучыларга "Аю белән хатын" дигән татар халык әкияте, ә икенче төркемгә Р.Корбанның "Куянны рәнҗеткәннәр" шигыре бирелә. Кайсы әсәрдә шәфкатьлелек, ә кайсысында шәфкатьсезлек суртләнгән?

(Укучылар әсәрләрне укып, сорауга җаваплар бирәләр)

Аю белән хатын

Әүвәле заманда бер хатын урак урырга баласы белән барган, ди. Ул ура башлагач ук, аның янына бер аю килгән. Ул аюның аягына шырпы кадалган икән, ди. Ул хатынга аягын күрсәтергә килгән булган. Хатын аның аягыннан шырпысын алган. Шуның өчен аю хатынга бер умарта бал китереп биргән, ди.

Куянны рәнҗеткәннәр Куянымның бер колагын,

Белмим кайсы өзгәндер?

Бик тә авырткандыр инде,

Белмим, ничек түзгәндер.

Гафу ит” шигыре.

Әбиемне үпкәләттем,

Эндәшми дә, көлми дә,

Кулларына асылынам,

Бар икәнне белми дә.

-Әбием ,зинһар,гафу ит.

Сөйләш инде ,чибәрем.

Телисеңме,син яраткан

Җырны җырлап җибәрәм.

Дуслашыйк инде ,әбием,

Үскәч күлмәк тегәрмен,

Өстәлеңә би-ик күп итеп

Күчтәнәчләр тезәрмен.

Сагызга дигән акчамны

Бирәм сиңа- ал гына!

-Бәбкәем,акчага сатыла

Күлмәк кенә, бал гына.

Гафу итәм, тик кесәдә

Йөрми дуслык,татулык.

Алар яши шәфкатьле сүз,

Мәрхәмәтле эш булып.



Ни өчен әби үпкәләгән? Олы кешеләрне үпкәләтергә ярыймы? Ни өчен ярамый?

Нәтиҗә : Яхшы сүз дә шәфкатьле эш кебек икән.Ярамаган сүзләр әйтеп кеше күңелен яраларга ярамый икән. Дуслык, татулык нигезе булып та матур сүзләр санала.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Классный час на тему "Мәрхәмәт елмаюдан башлана""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Клининговый менеджер

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 609 708 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 17.02.2016 1160
    • DOCX 64 кбайт
    • Рейтинг: 4 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Закирова Гульгена Шаукатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Закирова Гульгена Шаукатовна
    Закирова Гульгена Шаукатовна
    • На сайте: 9 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 32205
    • Всего материалов: 16

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Разговоры о важном: организация и обеспечение внеурочной деятельности

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 812 человек из 74 регионов

Курс повышения квалификации

Особенности реализации Федеральной рабочей программы воспитания в школе

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 91 человек из 33 регионов

Курс повышения квалификации

Работа классного руководителя по организации взаимодействия семьи и школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 383 человека из 64 регионов

Мини-курс

Искусство переговоров: стратегии и тактики в различных сферах жизни

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 9 регионов

Мини-курс

Психологические концепции и практики

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Художественная гимнастика: углубленная физическая подготовка

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе