Бөтен күрсәткечле дәрәҗәнең
үзлекләре.
(ачык дәрес
план-конспекты)
Шакирова Г.Г.
Максат:
1.Укучыларны бөтен күрсәткечле дәрәҗәнең үзлекләре белән
таныштыру;
Укучыларда бу үзлекләрне куллану күнекмәләрен формалаштыру;
2.Укучыларда булган белемнәрне яңа ситуацияләргә күчерә алу, үз
эшчәнлекләрен планлаштыра алу күнекмәләрен формалаштыру;
3.Укучыларда уку хезмәтенә җаваплы караш, үз-үзеңне һәм бер-береңне
хөрмәт итү хисе тәрбияләү.
Җиһазлау:
Дәреслек, §13, п.34.
Компьютер
Карточкалар
Үз-үзеңне тикшерү битләре.
Дәрес тибы:
яңа материал белән таныштыру.
Дәрес
методлары:
Дәрес барышы
I.
Оештыру өлеше.
Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Мин Сезне күруемә бик шат. Шуңа күрә
кәефем дә бик әйбәт. Сезнең кәефегез дә минеке шикелле дип әметләнәм. Үзегезнең
кәефегезгз туры килгән карточкаларны күрсәтегез әле. Рәхмәт.
Безнең бүгенге дәресебезнең темасы “Бөтен күрсәткечле дәрәҗә
үзлекләре”. Һәм безнең төп максатыбыз – бу үзлекләрне өйрәнү һәм аларны мисаллар
чишүдә куллану.
II.Актуальләштерү.
1.Өй эшен тикшерү.
Укучылар, өйгә бирелгән эшләр буенча сорауларыгыз юкмы?
Дәфтәрләрегезне ачтыгыз һәм тикшерәбез. Дөрес җавапларыгызга бер балл куеп
барыгыз.
2. «Ярминкә» - телдән исәпләү.
Укучылар, мин Сезне «Белемнәрне тикшерү ярминкәсенә» чакырам. Бу
ярминкәдә товарлар гади түгел. Аларда билгесез элементлар бар. Кем күбрәк бу
«товарларны» сатып алып, аңлатма бирә ала?
3. «Үз-үзеңне тикшер» - мөстәкыйль эш.
вариант вариант
1.Дәрәҗәсе тискәре күрсәткечле булмаган аңлатма белән алыштырыгыз.
1)
х-2 2) ху-2 1) а-3 2) ав-3
3) (ху)-2 4) (х+у)-2 3) (ав)-3 4) (а-в)-3
2.Исәпләгез
1) 12-2 2) 2-3+6-2
1) 11-2 2) 5-2+10-3
3) (-13)0+(1,6)0
3) (1,2)0-30
Эшләгәннән соң укучылар күрше вариантлар белән алыштыралар. Җаваплар
тикшерелә, билгеләр куела.
Яңа материал белән таныштыру.
1.Теманы ачыклау.
Укучылар, мин сезгә берничә үзлек күрсәтәм. Ә Сез аларның нинди
үзлекләр икәнлеген әйтергә тиешсез.
(Үзлекләр язылган карточкалар күрсәтелеп бара, укучылар үзлекләрне
атыйлар).
1°
нче үзлекне тискәре күрсәткечле дәрәҗәләр өчен кулланып булмыймы икән?
a-k×a-p=?
Биредә a¹0,
k һәм
p натураль саннар.
Табабыз:
Шулай итеп, натураль күрсәткечле дәрәҗә үзлекләре теләсә нинди бөтен
күрсәткечле дәрәҗәләр өчен дә дөрес булып чыкты.
Хәзер бу үзлекләрне карап китик (слайдлар күрсәтү).
Ныгыту.
1. Ә хәзер өйрәнелгән үзлекләрне мисаллар өстендә ныгытыйк (дәреслек
белән эш)
№ 925(а, д, е, ж, з)
2. Проблемалы сорау кую.
Укучылар, нәрсәгә тигез була дип уйлыйсыз
(биредә а¹0, в¹0)? Җавап:
3. Мисаллар эшләү.
№929 (а,в – тактада, б,д,е – урыннарда),
№931 (а,г – тактада, б,в – урыннарда)
4. Өй эше бирү. § 13, п.34, укырга, үзлекләрне өйрәнергә, №926, 932.
Физкультминутка.
Слайдта мисаллар күрсәтелгән. Укучылар дөрес җавапка бер төрле хәрәкәт,
дөрес түгелгә икенче хәрәкәт ясыйлар.
1) а0=3
2) (ав)8=а8в8 3) 73×75=78
4) 63:6-2=65
5) (а2)3=а8 6) 7)
График диктант.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.