Инфоурок / Математика / Конспекты / Конспект открытого урока по теме “Единицы измерения площади” (“Мәйдан үлчәү берәмлекләре”) для 5 класса на татарском языке

Конспект открытого урока по теме “Единицы измерения площади” (“Мәйдан үлчәү берәмлекләре”) для 5 класса на татарском языке

Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 111 курсов профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов






hello_html_m3dc2a43d.gif




(атналыкта күрсәтелгән ачык дәрес конспекты)




Шакирова Г.Г.

Дәреснең максаты: Мәйдан үлчәү берәмлекләре белән таныштыру, бер берәмлектән икенче мәйдан үлчәү берәмлегенә күчәргә һәм мәйдан үлчәү берәмлекләрен кулланырга өйрәтү.

Дәреснең җиһазы: LCD-проектор, "Дөрес укы", "Исеңдә тот" дигән таблицалар, слайдлар, карточкалар, ягы 1 берәмлеккә /см, дм, м/ тигез булган квадратлар.

Дәрес барышы: Укучылар 2 рәттә утыралар, 2 командага -"Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" командаларына бүленәләр.

  1. а) Һәр командадан берәр укучы такта янында тигезләмә
    чишәләр
    .

165-(2у+112)=37 252:(72-4х)=7

б/ Тактада һәр командадан берәм-берәм чыгып исәпләүләр чылбырын төзеп бетерергә эш бирелә.

hello_html_1426fbbd.gifhello_html_m615ce696.gifhello_html_m7ca33b9b.gifhello_html_m534028e2.gifhello_html_m7ca33b9b.gifhello_html_m534028e2.gifhello_html_m7ca33b9b.gifhello_html_m534028e2.gifhello_html_m534028e2.gifhello_html_m1782e9d4.gif

90

:3 ·6 :5 ·4 +18


hello_html_1426fbbd.gif

90

hello_html_m534028e2.gifhello_html_m534028e2.gifhello_html_m534028e2.gifhello_html_m534028e2.gif-21 :7 ·14 +2 -10

hello_html_m615ce696.gifhello_html_m615ce696.gifhello_html_m615ce696.gifhello_html_m615ce696.gifhello_html_m615ce696.gif

  1. Телдән исәпләү өчен биремнәр /проектор аша/

а/ Тигезләмәләрне чишегез: Зх - 5х = 16 7у-3у=36 (5х-3х):5=6

б/ Яңа үлчәү берәмлекләрендә күрсәтегез:

4м15см= _ см

3дм =_ дм

4км 15м = _ м

218 см =_ м_ см

в/ Иң җиңел юл белән исәпләгез:

25·19·4 28 ·39 - 72 · 39

2 · 49 · 50 345 · 75 - 245 · 75

3. Укытучы: Без үткән дәрестә нинди фигураларның мәйданнарын табарга өйрәндек.

Укучылар: Турыпочмаклык һәм квадратның

Укытучы: Хәзер һәр командадан берәр укучы чыга. Өстәлдө ят­кан фигуралардан квадратны "Тапкырлар" командасыныкы сайлап ала, "Зирәкләр" командасыныкы турыпочмаклык сайлап ала. Тактада башта мәйдан табу өчен формуланы язарга, тиешле үлчәмнәрне башкарып, мәйданын табарга.

4. Шул вакыт эчендә класс белән эш (проектор аша) өй эшенә бирелгән биремнәргә охшаган мәсьәләләрне телдән чишү.

  • Нинди фигура сурәтләнгән.

  • Турыпочмаклык.

а/ Турыпочмаклыкның буе 12 см, иңе буеннан 7см-га кыскарак. Мәйданын табарга. Проекторда:

Бhello_html_m200bc1c2.gifhello_html_m680d4a7b.gifуе 12 см

иhello_html_25bf898e.gifңе 7см га кыскарак

S-?

б/ Турыпочмаклыкның мәйданы 96 см2, иңе 8 см, буен табыгыз. Проекторда:

Мәйданы 96 см

Иңе 8 см

буе - ?

II. Укытучы: Кеше гомере буена гел нәрсәләрдер исәпли, нәрсәләрдер үлчи. Ягез әле искә төшерик, сез 4 нче сыйныфта нинди зурлыклар белән мәсьәләләр чиштегез.

Укучы: Озынлык, масса, вакыт ...

Укытучы: Озынлык берәмлекләрен миңа әйтмәссезме?

Укучы: мм, см, дм, м, км.

Укытучы: Бик дөрес, без инде мәйдан дигән төшенчәне дә бел­дек. Безнең гимназиядә бу атна "Математика атналыгы" итеп игълан ителгән иде. Һәм һәр сыйныф бу атналыкта математик газета чыгарды. Әйтә алмассызмы, газетабыз нинди математикка багышланган иде?

Укучы: Борынгы бөек грек математигы һәм физигы Архимедка.

Укытучы: Аның математика өлкәсендә сезгә таныш нинди хезмәтләре бар?

Укучы: Ул фигураларның мәйданнарын өйрәнә һәм ачышлар ясый.

Укытучы: Менә күрәсез, безнең эрага кадәр V1 нчы гасырда яшәгән. Архимед "Мәйданнар" темасын өйрәнүгә зур хезмәтен куя. Сез фигураларның мәйданнарын өлкәнрәк сыйныфларда өйрәнерсез. Ә бүген "Мәйдан үлчәү берәмлекләре"н тирәнрәк өйрәнербез.

Турыпочмаклык һәм квадратның мәйданнарын кв см-да күрсәттек. Ә нәрсә соң ул 1 см2?

Укучы: Ягының озынлыгы 1 см-га тигез булган квадратның мәйданы.

Укытучы: Әйе, ә менә сыйныф бүлмәсе идәненең мәйданын яки кырның мәйданын см2 ларда үлчәсәк, уңай булыр идеме?

Укучы: Юк, бик зур саннар чыгар иде.

Укытучы: Әйе, Шулай булгач мәйдан үлчәү өчен яңа берәмлекләр кирәк булачак. Менә яңа квадрат, аның ягының озынлыгы 1 дм, ә мәйданы?

- Мәйданы 1 дм • 1дм = 1 дм2.

Укытучы: Әйдәгез, хәзер 1 дм2 һәм 1 см2 арасындагы бәйләнешне чыгарыйк.

Ягының озынлыгы 1 дм булган квадратның бер ягына мәйданы 1 см2 булган ничә квадрат урнаштырып булыр?

Укучы: 10 квадрат, чөнки 1 дм = 10 см.

Укытучы: Ә шундый ничә рәт булыр иде?

Укучы: 10 рәт.

Укытучы: Димәк, 1 дм2 = 10 • 10 см2 = 100 см2.

Милли киемдә киенгән бер кыз килеп керә. Кулында квадрат.

Кыз: Исәнмесез дусларым. Минем исемем Таңсылу. Сезне көчкә таптым, юл уңаенда мин ничә мәктәптә булдым һәм һәркайда мине шатланып каршы алдылар. Ни өченме? Хәзер, сез дә шатланырсыз. Чөнки мин сезгә бер мәйдан үлчәү берәмлеге алып килдем. Аңардан башка сез башка мәйдан үлчәү берәмлекләрен күз алдына да китерә алмассыз. Бу квадратның ягының озынлыгы 1 м, мәйданы күпме булыр инде?

Укучы: Мәйданы 1 м •1 м = 1 м2.

Кыз: Бик дөрес, дусларым, бик яхшы беләсез икән. Ярый, мин китим, мине күрше мәктәпләрдә дә көтәләрдер, сезгә уңышлар телим. /Чыга./

Укытучы: Инде хәзер 1 м2 белән 1 дм2 һәм 1 см2 арасында бәйләнешләрне табыйк.

Укучы: 1 м2 = 10 дм · 10 дм = 100 дм2

1 м2 = 100 см · 100 см.=10000 см2

Укытучы: Һәркайсыгызның ерак бакчалары яки өй янында бакчаларыгыз бар. Әти-әниләрегездән ишеткәнсез, ул бакчаларның мәйданын нинди берәмлекләрдә үлчиләр икән?

Бакчаларны халык телендә сотый дип аталган, ә фән телендә ар дип аталган мәйдан берәмлегендә үлчиләр.

ар - а - ягының озынлыгы 10 м-га тигез булган квадрат мәйданы.

1 а да ничә м2?

Укучы: 1а = 10м · 10м = 100м2,

Укытучы: Кырларның мәйданнарын гектар-га дигән берәмлектә үлчиләр.

Гектар - ягының озынлыгы 100 м га тигез булган квадратның мәйданы.

1га да ничә а?

Укучы: 1га =100м · 100м = 10000 м2.

Укытучы: 1га да ничә а?

Укучы: 1га = 100а (10000:100=100)

Укытучы: Ә менә безнең республикабыз биләгән мәйданны гектарлар белән түгел, ә аннан да зуррак берәмлектә үлчиләр. Ул -ягының озынлыгы 1 км-га тигез булган квадрат мәйданы – 1 км2 .

1км2 = 1000м ·1000м=1000000 м2; 1000000 : 10000 =100 булганга 1 км2 =100 га.

Республикабызнын мәйданы 68000 км2, га-да күрсәтик.

Укучы: 68000 км2 =6800000 га.

Дөрес итеп укыгыз дигән таблица һәм мәйдан үлчәү берәмлекләре арасындагы бәйләнешләрне күрсәткән таблицалар уку.

Укытучы: Зур берәмлектән кечерәк берәмлеккә күчү өчен нәрсә эшлибез? Яңа үлчәү берәмлекләрендә күрсәтегез. /Проектор аша/

Зм2 =__ дм2

=__ м2

5га =__ м2

5га =__а

Кечерәк үлчәү берәмлекләреннән зуррак берәмлеккә күчү өчен нәрсә эшлибез?

800м2 =__а

400а =__ га

780000м2 =__ га

240см2= __дм2 __см2

Укучыларга вариантларга бүлеп үзлектән эш бирү.

Бирем: Квадрат метрларда күрсәтергә:

1 вариант

2 вариант

7 га

3 га

23 а

19 а

2 га 500 м2

8 га 200 м2

5 а 27 м2

9 а 18 м2

Проектор аша укучылар үзләренең эшләрен тикшерәләр.

Өй эше бирелә: п.19, 757, 759, 766.

Дәрескә нәтиҗә ясау: Димәк без мәйдан үлчәү берәмлекләре турында өйрәндек, укучылар берәмлекләрне кабатлыйлар.

Хәзер телдән мәсьәләләр карарбыз.

Проектор аша шартны бирү һәм шарт буенча мәсьәләне укучылар төзи.

аhello_html_m200bc1c2.gifhello_html_24ed131d.gifhello_html_366499c4.gif) буе Зкм

иhello_html_285f1d31.gifңе 1 км-га кыскарак

Мәйдан - ?

Мәйданны га-да күрсәтергә.

бhello_html_m200bc1c2.gifhello_html_41641622.gif) иңе 5дм

буе 4тапкыр озынрак

Мәйданын табарга һәм м2 да күрсәтергә.

Дәрес ахрында командалар арасында ярыш-уен.

Һәр командадагы укучыларда 0,1,2,3,4,5,6,7,8,9 цифрлары белән карточкалар.

Квадратның ягы әйтелә, һәр командадан квадратның мәйданын күрсәткән санны йөгереп чыгып күрсәтәләр.

Квадратның ягы 7 берәмлек

16 берәмлек

9 берәмлек

13 берәмлек

15 берәмлек

мәйданнары ничә квадрат берәмлек.

Уенга нәтиҗә ясала, җиңүчеләр бүләкләнә.

Общая информация

Номер материала: ДБ-267286

Похожие материалы