Афлятунова
Әлфинур Рафиковна башлангыч сыйныфлар укытучысы
Аксубай
муниципаль районы МБГББУ “Яңа Үзи төп мәктәбе”
4 нче сыйныфта
әйләнә-тирә дөнья дәресе
Тема:
Җир асты хәзинәләрен эзлибез.
Максат: 1. Укучыларда файдалы казылмалар турында күзаллау булдыру,
аларның составлары, көнкүрештә кулланылуы белән таныштыру
2. Фикерләү, сөйләм дәрәҗәләрен,күзәтүчәнлекләрен, чагыштыра һәм
нәтиҗә ясый белүләрен үстерү.
3.
Табигатькә, кешеләр хезмәтенә сакчыл караш тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗә: 1. Төп билгеләре буенча файдалы
казылмаларны аера белү. 2. Файдалы
казылмаларны куллануга мисаллар китерә белү.
Төп
төшенчәләр: Файдалы казылмаларның исемнәре.
Предметра
бәйләнешләр: Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, сынлы сәнгать
Ресурслар: Дәреслек
А. А. Плешаков, 4 класс, 58-61 битләр.
Файдалы
казылмалардан күрсәтмә һәм таратма материал,
эш дәфтәре, кешеләр хезмәте төшерелгән рәсемнәр.
I
. Оештыру.
Максат – укучыларны дәрескә активлаштыру.
Звонок булды, дәрес башланды.
Тагын балалар тып-тын калалар.
Тырышып алар белем алалар.
-Тыныч кына утырабыз.
Иптәшләренә карап елмаялар. Эшкә әзерләнәләр.
II . Өй эшен тикшерү.
1. Максат –өй эшен тикшерү, график диктант эшләү.
Әгәр сез әйтелгән җөмләләр белән килешәсез икән “+” тамгасы,
килешмәсәгез “–“ тамгасы куясыз.
-
Коры Җир өслегенең формалары –
тигезлекләр һәм таулар.
-
1000 м биеклектәге күтәренке
урын тау дип атала.
-
Урал тауларын Русь җиренең Таш
путасы дип атаганнар.
-
Алтай тауларының иң биек
ноктасы Эльбрус.
-
Ерымнарның зураюын туктату
өчен, аның ярларына агачлар һәм куаклар утыртырга кирәк.
График диктантны тикшерү,
хаталарны искәртү.
-
Коры Җир өслегенең формалары –
тигезлекләр һәм таулар.(+)
-
1000 м биеклектәге күтәренке
урын тау дип атала.(-)
-
Урал тауларын Русь җиренең Таш
путасы дип атаганнар.(+)
-
Алтай тауларының иң биек
ноктасы Эльбрус.(-)
-
Ерымнарның зураюын туктату
өчен, аның ярларына агачлар һәм куаклар утыртырга кирәк.(+)
-
Тигезлекләрдәге ерымнар һәм
коры үзәннәр табигатьнең бизәге булып торалар.(-)
-Әйдәгез, әле балалар диктантны бергәләп тикшерик, хаталарны
табыйк, дөрес җавапны ачыклыйк.
График диктант тикшерелә.
2. Индивидуаль бирем. (карточкалар белән эш)
Карточка №1
Схеманы тутырып бетер.
Җир өслегенең формалары
Тигезлекләр
|
Таулар
|
1.
Калкулык
2.
Ерым
3.
Коры үзән
|
|
Карточка №2
Җөмләне бер сүз белән әйт.
-
Урал тауларыннан көнчыгышка
таба сузылган тигезлек.
-
Ярлары сөзәк, анда үләннәр,
куаклар, агачлар үсә.
-
Биеклеге 200 метр дан кимрәк
җир өслеге.
-
Биеклеге 200 метр дан
артыграк, түбәсе, бите, итәге булган җир өслеге.
-
Текә ярлары ишелүчән,
үсемлекләр үсә.
Тикшерү.
Карточка №1
Схеманы тутырып бетер.
Җир өслегенең формалары
Тигезлекләр
|
Таулар
|
1.
Калкулык
2.
Ерым
3.
Коры үзән
|
Биеклеге
200 метр дан артыграк була, түбәсе, бите, итәге булган җир өслеге.
|
Карточка №2
Җөмләне бер сүз белән әйт.
-
Урал тауларыннан көнбатышка
таба сузылган тигезлек. (Көнчыгыш Европа тигезлеге)
-
Ярлары сөзәк, анда үләннәр,
куаклар, агачлар үсә.(Коры үзән)
-
Биеклеге 200 метр дан кимрәк
җир өслеге.(калкулык)
-
Биеклеге 200 метр дан
артыграк, түбәсе, бите, итәге булган җир өслеге.(Тау)
-
Текә ярлары ишелүчән,
үсемлекләр үсә.(Ерым)
III. Яңа теманы өйрәнү.
1.Теманы ачыклау.
-Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез шуларның җавапларын уйлагыз һәм
без сезнең белән бүген дәрестә шул турыда сөйләшербез.
Укучылар табышмакларның җавапларын уйлый.
Табышмаклар.
1. Тап табышмак: Аякка ябышмак. (Балчык)
2. Саз төбендә сары энҗе. (Ком)
3.
Дөньяда нәрсә тамырсыз
үсә?(Таш)
4. Коега төштем, таш чыгардым-
Таш дигәнем
ут булды.(Ташкүмер)
5. Коем төбе-кара май.(Нефть)
2.Максат кую.
-Безнең бүген дәресебезнең темасы ничек аталыр?
- Укучылар, җир астында ниләр
бар икән?
- Файдалы казылмалар.
- Нәрсә ул файдалы казылмалар?
Файдалы казылмалар – кеше хуҗалык итүдә кулланыла торган тау
токымнары һәм минераллар.
Дәреснең
максатын куйыйк. Максат: Укучыларда файдалы
казылмалар турында күзаллау булдыру, аларның составлары, көнкүрештә
кулланылуы белән танышу.
Файдалы казылмаларны ничек
табалар соң, шулар турында сөйләшербез.
Файдалы казылмаларны табу ысуллары сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтү.
3.Практик эш.
-Сезнең парталарыызда файдалы казылмалар коллекциясе бар.Аларны
игътибар белән карагыз, бәлки кайберләрегез ул ташларның исемнәрен беләдер.
Укучылар фикерләрен туплый.
Файдалы казылманы сурәтләү планы:
1.Казылманың исеме.
2.Үзлекләре.
3.Куллану өлкәсе.
4.Дәреслек белән эш.
- Укучылар, дәреслекнең 58-35 битләрендә файдалы казылмаларның рәсемнәре
бирелгән, игътибар белән карагыз.(карыйлар)
Җир йөзендә файдалы казылмаларның бик күп төрләре бар. Хәзер
шуларның берничәсе белән танышырбыз, ә аңарчы ял итеп алыйк.
IV.Физкультминутка.
Укытучы артыннан кабатлыйлар.
V.Тема буенча эш. (дәвамы)
Тимер рудасы, ташкүмер, торф, кызыл балчык, известьташ,
нефть турында кыскача мәгълүмат бирү.
-
Балчык – вак бөртекле тау
токымы, чүлмәк эшләү өчен һәм төзелештә киң кулланыла.
-
Гранит – ачык көрән төстәге
тау токымы, сирәк кызыл һәм сары төстәгеләре очрый. Гранитны төзелештә киң
кулланалар, һәйкәлләр эшлиләр
-
Известьташ – төзү материалы булып
тора, аннан скульптуралар эшлиләр.
-
Ташкүмер – ягулык чыганагы, үсемлек
калдыкларыннан барлыкка килә
-
Тимер рудасы – кирәкле
файдалы казылма. Аны эретеп тимер әйберләр ясыйлар.
-
Нефть – сыек майлы ягулык, коңгырт-кызыл, кара, сары-яшел төсләрендә
очрый, төссез дә була, мөһим файдалы казылмаларның берсе.
VI.Үтелгәннәрне ныгыту.
Мин сезгә файдалы казылмаларның үзлекләрен әйтәм, сез исемен
генә язарга тиеш буласыз.
1. Җиңел, яхшы яна, ашлама, суны әйбәт сеңдерә.
2. Шахталарда чыгарыла, авыр, нык, бик югары температурада эри.
3. Кара, каты, ялтырый, суда бата, яна.
4. Нык, авыр, алсу, кызыл, соры төсләрдә була, яхшы шомара.
5. Гадәттә ак яки соргылт таш. Элекеге диңгез урынындагы ятмалар.
6. Куе, кара сыеклык. Аннан бензин, мазут, керосин ясыйлар.
7. Чүлмәкләр, уенчыклар, савыт-сабалар әвәлиләр.
8. Төзелештә кулланалар, сукмакларга, юлларга җәяләр, суны яхшы сеңдерә, вак,
шикәрнеке дә була. (ком)
- Җитештегезме, язып бетердегезме. Хәзер инде парларыгыз белән дәфтәрләрегезне
алышыгыз да тиз генә иптәшебезне тикшерәбез.
Билгеләр:
- 8-7 балл – 5
- 6 -5 балл- 4
- 4 балл – 3
1.
Җиңел, яхшы яна, ашлама,
суны әйбәт сеңдерә. ( торф)
2. Шахталарда чыгарыла, авыр, нык, бик югары температурада эри.(Тимер рудасы)
3. Кара, каты, ялтырый, суда бата, яна. (ташкүмер)
4. Нык,авыр. Алсу, кызыл, соры төсләрдә була, яхшы шомара. (Гранит)
5. Гадәттә ак яки соргылт таш. Элекеге диңгез урынындагы ятмалар.(Изветьташ)
6. Куе, кара сыеклык. Аннан бензин, мазут, керосин ясыйлар. (нефть)
7. Чүлмәкләр, уенчыклар, савыт-сабалар әвәлиләр. (балчык)
8. Төзелештә кулланалар, сукмакларга, юлларга җәяләр, суны яхшы сеңдерә, вак,
шикәрнеке дә була. (ком)
VII.Дәресне йомгаклау.
- Укучылар, сез файдалы казылмалар белән таныштыгыз.
Файдалы казылма дип без нәрсәләрне атыйбыз?
Тимер рудасыннан нәрсә ясыйлар?
Файдалы казылмаларны ничек саклап була?
Хәзер сез, аларны 3 төркемгә бүлеп исемнәрен атарсыз.
Төзелеш казылмалары:
..........(ком, гранит,балчык, известьташ)
Ягулык
казылмалары:............. (ташкүмер,торф, нефть, табигый газ)
Металлургия казылмалары:.....(тимер рудасы, алюминий рудасы, бакыр рудасы)
VIII. Өй эше .
1.
Дәреслек: 58-61 нче биттәге текстны
укырга.
2.
61 нче биттәге “Белемнәрне
тикшерик” рубрикасындагы сорауларга җавап бирергә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.