-
Укучылар игътибар белән тактага карагыз әле, нәрсәләрне күрәсез. (җәнлекләр)
- Алар нишлиләр?
(аралашалар)
- Нәрсә
ярдәмендә аралашалар. (авазлар ярдәмендә)
- Ә
кешеләр, без нәрсә ярдәмендә аралашабыз. (сүз)
- Сүзләрнең мәгънәләре төрлеме. Сез ничек уйлыйсыз. Әйдәгез шуны
тикшереп карыйк.
- Укучылар игътибар белән стенага
карагаз әле. Сез анда нәрсә күрәсез? (өйләр)
- Анда нәрсәләр язылган (предметны белдерүче, предметның
хәрәкәтен, эшен белдерүче, предметның билгесен белдерүче)
- Сезнең алда сүзләр язылган карточкалар. Карточкадагы сүз
нинди мәгънә белдерә, шул өй янына барып басарга тиеш буласыз.
Мәктәп, түгәрәк, малай,
кечкенә, кызыл, матур, песи,китап, яшел, дәфтәр,
чаба, җырлый, себерә, укый, төлке, әни,
Хәзер төркемнәрдә бер-берегезне тикшерегез.
(Балалар эшлиләр.Сүзләргә сорау куялар
һәм барып басалар.)
-
Без сүзләрне мәгънәләре ягыннан төркемнәргә
бүлдек.
-
Бу төркемнәр нәрсәләрдән тора (сүзләрдән)
-
Шуның өчен алар “Сүз төркемнәре” дип атала.
-
Барлык сүз төркемнәре МОРФОЛОГИЯ дип аталучы илдә яшиләр. Һәрбер сүз төркеменең үзенең
өе бар.
-
Иң зур төркемебез нинди
төркем булды? (предметны белдергән сүзләр)
-
Алар нинди сорауга җавап
бирәләр? (кем? Нәрсә?)
-
Бу төркемнең исемен белер өчен фонетик күнегү
ясыйк. Аның өчен дәфтәрләрдә эшлибез. Дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны
яздык, дөрес итеп утырдык. Сорауны тыңлыйбыз, җавапны язабыз.
-
З хәрефе нинди тартык (яңгырау тартык)
-
Аның пары саңгырау тартыкны языгыз (С)
-
Н, ң борын тартык авазлары, алар өчәү, өчнчесе
языгыз (М)
-
ҖИРнең уртасында ни бар? (И)
-
Татар алфавитында Д хәрефеннән соң килә торган
хәрефне языгыз (Е)
-
Нинди хәрефләр яздыгыз ( С М И Е)
-
Нинди сүз килеп чыкты,
укучылар? (ИСЕМ) Әлеге сүзнең бүгенге дәрескә мөнәсәбәте ничек
булыр икән? (Бүгенге тема)
-
Бүгеннән без бу төркемне ИСЕМ
дип йөртә башларыбыз. 2,3 нче төркемнәрнең дә үз исемнәре бар, алдагы
дәресләрдә сез аларны өйрәнүне дәвам итәрсез
-
Ничек уйлыйсыз, бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләрбез
икән? (Балаларның җавабы) Максатны да билгелик.(уйларбыз,
язарбыз, кагыйдә чыгарырбыз…Һ.Б.)
-
Әйе. Без бүген исем сүз төркемен өйрәнербез.
Аларга сораулар куярбыз, мәгънәләрен ачыкларбыз?
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.