МБМББО
“Шөгер гомумүстерешле балалар бакчасы “Тургай” “ЛМР” МБ ТР
ТЕМА: “ЯМЬЛЕ
САБАНТУЙЛАРЫ!”
Максат: 1.Балаларны
сабантуй бәйрәме , аның йолалары, уеннары белән таныштыруны дәвам итү.
2.Сабантуй
уеннарында катнашырга, уйнарга теләк тудыру;
3.Халык
бәйрәмнәре аша балаларга милли рух, күңел күтәренкелеге, шатлык хисләре
тәрбияләү
Бәйрәмне
әзерләде:
1
категорияле татар
теле
тәрбиячесе
Кашипова
Р.Н.
2016
ел июнь
Җиһазлар: Мәйданчык
бәйрәмчә бизәлә.Чигүле сөлгеләр, төрле төстәге шарлар эленә. Бәйрәм өчен
кирәкле атрибутлар: аркан, чүлмәк, чүлмәк ватарга таяк, ат чабышы өчен
скакалкалар, капчык, чиккән сөлгеләр, кашыклар, йомырка, чиләк , көянтә, көрәш
урынын әзерләү, балаларга бүләкләр.
Алдан эшләнгән эш:
Сабантуйга берничә көн калгач, балалар, тәрбиячеләр,музыка җитәкчесе
йортттан-йортка кереп, бүләкләр җыялар; жырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнү.
Бәйрәм
Җыр: “ Күңелле безнең Сабантуй!” җыры белән башланып китә.
1 алып
баручы:
Сабан туенда
уеннар
Төрле була, күп
була.
Уеннарсыз Сабан
туе
Булмаган да күк
була.
Сабантуйда нинди ярышлар,
уеннар булачагын белми калмагыз: татарча көрәш, чүлмәк вату, кашыкка йомырка
салып йөгерү, капчык киеп йөгерү , капчык белән сугышу,ат чабышы, аркан тартыш
һ.б. уеннар булачак. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә! Көрәшчеләр мәйданга рәхим
итегез.
Ә
хәзер сабантуй уеннарын башлыйбыз.
2 алып баручы:
Ребята, мы с вами собрались, чтобы поприветствовать летнюю природу,
посоревноваться, испытать вашу смелость, ловкость и смекалку. И первая игра,
которую мы проведём, назвается “По водицу”.
Вёдра полные воды,
Очень быстро пронеси.
Смех, улыбки, шутки, пляс –
Всё здесь это есть сейчас.
Уен: “Чиләк
белән су ташу”
1 алып баручы:
Кашыкка салып йомырканы
Йөгерегез тизрәк.
Күрик әле бу ярышта
Кайсыгыз җитезрәк!
Уен:
“Кашыкка йомырка салып йөгерү”
1 алып
баручы:
Назилә һәм Ләйлә башкаруында җыр тыңлап китегез.
Җыр: “Маленькая
модница”
2 алып баручы:
Что за чудо – скок да скок!
Гляньте, тронулся мешок!
Эй, хватай его, ловите!
Поскорей мешок держите!
Уен:
“Капчык киеп йөгерү”
1 алып
баручы:
Сезгә үзенең матур җырын бүләк итә Рәсим Юмагулов.
Җыр: “Бииләр
итек-читекләр”
Сабантуй уеннары
дәвам итә, рәхим итегез, балалар!
Чүлмәк ватыш уены
–
Бигрәк тә кызык инде.
Мин дә уйнап карыйм әле
Бу кызыклы уенны.
Уен:
“Чүлмәк ватыш”
1 алып
баручы:
Сабантуй елга бер
килә,
Күңелле, олы
бәйрәм
Нур өстендә нурлар
иңсен,
Биеп алыйк
ичмасам.
Әйдәгез, әле
балалар, татар көенә бер биеп алыйк әле!
Татарча күмәк
бию.
2 алып
баручы:
На очереди – скачки! Желающие принять участие в скачках, добро пожаловать на
майдан!
1 алып
баручы:
Икегезгә ике капчык,
Ягез әле, тотыгыз.
Сабан туенда ярышып,
Сез дә бүләк алыгыз.
Уен:“Капчык белән сугышу”
1 алып
баручы:
Сабан туе, сабан
туе!
Шундый кызык,
күңелле,
Ник чыкмаска
көрәшергә,
Мин соң егет
түгелме?
Уен: “Татарча
көрәш”
Җыр:
“Сабантуйга барабыз”
1.Карагыз, карагыз
Сабантуйга
барабыз.
Сабантуйга барабыз
Җырлап бүләк
алабыз.
2. Сабантуйга
барабыз
Сикерәбез,
чабабыз.
Җырлап, биеп
алабыз
Уенап бүләк
алабыз.
1.Алып
баручы:
Булды төрле
ярышлар:
Җыр ярышы, атлар
чабышы,
Иң кызыгы калды-
Аркан тартышы.
Уен: “Аркан
тартышы”
2 алып баручы: Молодцы, ребята, вы у нас самые смелые, ловкие и
быстрые. Но к сожаленью наш праздник подошёл к концу и нам пора прощаться.
Спасибо вам за активное участие на нашем празднике! В группах вас ждут
угощенья! До новых встреч! Сау булыгыз, балалар!
1 алып баручы:
Җырлый-җырлый, бии-бии
Бәйрәм иттек бүген дә.
Яз бәйрәме гөрләп шулай
Калсын безнең күңелдә.
Җәйләр килсен мул булып,
Иген уңсын кыр тулып,
Дуслар булсын һәр җирдә,
Тынычлык булсын илдә.
Менә
дуслар, көтеп алган Сабан туйлары да тәмам . Барыгызга да саулык, сәламәтлек
телим. Сау булыгыз, дуслар! (Бәйрәм “Кояшлы ил” җыры белән тәмамлана.)
Җыр:
“Кояшлы ил”
1.Кояшлы ил безнең
ил, безнең ил,
Күге аның гел аяз,
гел аяз.
Кыш китерсә, кыш бабай
Чәчәк алып килә яз
(2 тапкыр)
2.Һавасы да, җире
дә, җире дә,
Салават күпере дә,
күпере дә.
Яңгыры да, кары
да,
Безгә якын бары да
(2 тапкыр)
3. Сандугачлы
урманы, урманы.
Ашлык тулы
кырлары, кырлары.
Бөтен җиргә
яңгырый,
Безнең бәхет
җырлары (2 тапкыр)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.