Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы
МБГБУ «Ор башлангыч мәктәп – балалар бакчасы »
Тема: 3саны
һәм цифры
(1
енче сыйныфта математика фәненнән үткәрелгән
ачык
дәрес эшкәртмәсе.)
Максат:
- укучыларны 3 саны һәм цифры белән таныштыру;
- микъдар һәм тәртип саннарының
мәгънәләрен үзләштерү;
- “сан” һәм “цифр” терминнарын
дөрес куллануга ирешү; санау күнекмәсе, график күнекмәләр формалаштыру;
-тырышлык, пөхтәлек тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютерда слайдлар,
магнитофон, магнит такта, буяу карандашлары.
Материал: математика 1класс -дәреслек
40- 41бит, мөстәкыйль эш дәфтәре 37-38бит,
Дәрес барышы.
I.Оештыру
өлеше.
1.Дәрескә
әзерлекне тикшерү.
2.Уңай психологик халәт тудыру.”Елмаю” җыры яңгырый.
– Барыгыз да дәрескә әзерме, балалар?
Әйдәгез , елмаеп, күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз! Иң элек шигырь
юлларын тыңлап үтик әле.
“Уйла җитез, уйла тиз!
күп кат үлчә, бер кат кис!
Дәфтәрең чиста булсын!
Китабың көлеп торсын!”( Ш.Маннур)
- Автор бу
шигыре белән безгә нәрсә әйтергә теләгән? (көтелгән җаваплар)
- Балалар, математика тормышта иң кирәк,
иң катлаулы һәм иң төгәл фәннәрнең берсе. Юкка гына “Математика – барлык
фәннәрнең патшасы”, -димәгәннәр.Бу дәрестә барыгызның да тырыш һәм игътибарлы
булуыгыз сорала.
II.Актуальләштерү .
1.-Балалар,карагыз
әле безнең дәресебезгә кунак килгән .Сез аны таныйсызмы? (көтелгән җаваплар)
-Бик дөрес,
балалар, тиен кызы .Ул аптырап калган әле- балалар бакчасына барыйммы,әллә
мәктәпкәме? - ди.Сез аңа нинди киңәш бирер идегез?(җаваплар)
- Сезнең
мәктәптә укыйсыгыз киләме?(җаваплар җөмлә төзеп әйтелә.)
- Белем
нәрсәгә кирәк?
- Әйдәгез,тиенгә
дә үзебезнең белемнәребезне күрсәтик әле.
2. -Тактада
рәсемнәр.Шул рәсемнәргә туры килгән саннарны әйтегез әле(1,2,0; ), ә хәзер
язып та куегыз.
Чагыштыра да
беләсезме?
-уң якта нәрсә?
-сул якта
нәрсә?...
-иң кечкенә сан
кайсы?(0,1,2)
-2дән соң нинди
сан килә?(3)
-ә без 3ле саны
турында өйрәндекме әле?
III. Уку
мәсьәләсен кую.
1.-Әйдәгез, бергәләп 1нче слайдны карыйк. (үз-үзләренә, аннары парларда
бер-берләренә сөйлиләр)
-барлык
рәсемнәрнең уртак билгеләре бармы?(җаваплар)
-бүгенге дәрестә без нәрсәләр эшләрбез?
-без
нәрсәне белмибез әле?(3ле цифрын яза)
IV. Уку
мәсьәләсен өлешләп чишү.
Физкультминутка.(Слайт№2)
1.Дәреслек белән эш.
а) ярдәмче
билгеләр белән таныштыру.
б) №1.Әмиргә 3саны
белән предметлар уйлап табарга булышу.
в) №2.Тамгалар
арасыннан 3 цифрын тап.(фишкалар куй)
г) №3. 3цифрына
охшаган предметларга яки аларның кисәкләренә фишкалар куегыз.(парларда эш)
2.
Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эшләү.
а) №1. 3цифрын
язу.
- 3ле цифрын матур итеп дәфтәрләребезгә
язып куябыз .(Парларда бер-берсенең дәфтәрләрен тикшерәләр.Үзбәя.)
б) №2. Рәсем
астына тиешле цифрларны
яз.
в) №3. Һәр
тәлинкәдә өчәр булырлык итеп,алмаларны яса.
г) №4. Гөмбәләр
санын яз,саннар арасына >,<,=
тамгаларын куй.
Физкультминутка.
V.Өйрәнгән
материалны ныгыту.
1Тәрбияви
әңгәмә.Кәҗә бәтие турындагы әкиятне дәвам итү.
-Кәҗә бәтие
сыерны ничәнче итеп санаган?
2. Эш
дәфтәрләрендә эшләү.
-өйрәнгән саннарны
иң кечкенәсеннән иң зурысына таба тәртип буенча яз.
3.Дәреслек.№6.
-уңнан өченче
курчак рәсеме астына фишка куй.
- теләсә кайсы өч тупка
фишкалар куй.
4.”Буталган цифрлар” уены.
VI.Рефлексия. Үзбәя.
VII.
Дәресне йомгаклау.
-бүгенге
дәрестә нинди сан белән таныштык?
-бу дәрес сезгә охшадымы?Светофор белән
бәяләү.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.