Әкиятләр –
тәрбия чыганагы.
“Әгәр
минем тәрбияләнүемнең рухи тормышымда әкиятләр зур урын тотмаган булса,- дип
яза совет педагогы В.А.Сухомлинский,-мин гомүмән фикерләү күнекмәләре ала алмас
идем”.
Мәктәпкәчә
яшьтәге чор – баланың шәхес булып формалашу вакыты.Ата – аналарның һәм
тәрбиячеләрнең төп вазыйфасы – балаларда уңай рухи әхлак тәрбияләү һәм ул
сыйфатларны күнекмәгә әйләндерү.
Балаларга рухи әхлакый тәрбия нигезләрен без әкиятләр аша бирергә тырышабыз.
Әкият!
Халык иҗатының бу гүзәл җәүһәрләрен кемнәр генә тыңламаган да, кемнәр генә
сөйләмәгән, кемнәр генә яратмаган икән?!
Балага әкият сөйләү халык педагогикасында иң отышлы алымнарның берсе булып
танылуы да юкка гына түгелдер. Әкият – бала фантазиясенә иң якын жанрларның
берсе. Яшьтә язылган – ташка язылган, ди халык, ул җуелмый да, кырылмый да. Яшь
чакта күңелгә кереп калган нәрсә, ташка чукып язган кебек кырылмый, еллар үткәч
тә онытылмый.
Шуңа күрә сабыйларны балалар бакчасында йөргәндә үк әкиятләр үрнәгендә
тәрбияләү мөхим. Зур балалаларда, кечкенә балалар да төрле тылсым, җәнлек –
кошлар, сихри дөня турында тыңларга, карарга яраталар.
Әкият дөньясы аша, шулай ук без ана теленә мәхәббәт тә тәрбиялибез,
кечкенәләрнең сөйләм телен үстерәбез. Шушы өлкәдә эшләгән балалар язучысы
Абдулла Алиш әкиятләре бала тәрбияләүдә, сөйләм телен үстерүдә тиңдәшсез дип
уйлыйм мин. Аның әкиятләре әллә нинди телдән әйтеп бетермәслек сихри көчкә ия.
Аларны укып чыккач, матур һәм гади телле, кызыклы, бераз гына шаянрак. Нәниләрне
әдәпкә өйрәтүче мондый акыллы әкиятләрне Алиш кебек олы җанлы кеше генә яза
алыр иде, дигән фикергә киләсең. Абдулла Алишның “ Чукмар белән Тукмар”,
“Сертотмас үрдәк”, “Куян кызы”, “Бик яхшы сабак алды ябалак” экиятләрендә әтәч,
куян баласы, ябалак образлары аша куркаклык, мактану, олылар сүзен тыңламау,
ялкаулык кебек кире, тискәре сыйфатлар тәнкыйтьләнә. “Нечкәбил” әкияте аша
хезмәт өлгесе, үзендә тырышлык, эш сөючәнлек кебек яхшы сыйфатлар булдырырга
тырыша. “Ялкаулык – хурлык”, тырышлык – зурлык”, “Песи һәм күселәр”, “Мактанчык
чыпчык белән тыйнак сыерчык” кебек гади сюҗетлы әкиятләре аша автор балаларны
табигать күренешләре һәм хайваннар дөньясы белән таныштыра, кечкенәдән ук бала
характерына уңай, матур сыйфатлар , матур гадәтләр тәрбияләү бурычын куя.
Башка
язучыларның да әкиятләре үгет – нәсыйхәтьле, нинди дә булса хакыйкатьне бәян
итә.Аларда хезмәткә, тырышлыкка өйрәтелә, гаделлек, зирәклек һәрвакыт җиңә.
Татар
халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әкиятләре “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән
сарык” гына алыйк . Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек,
михербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, өлкәннәргә карата
игътибарлы булу сыйфатлары тәрбияләнә.
Балалар
“Үги кыз” әкиятен бик яратып тыңлыйлар, кызның гадел- тугры булуына сокланалар.
Балаларга шундый хакыйкать төшендерелә: хаклык үзеннән-үзе генә җиңми. Кыз
тырыш булуы, эш сөюе, кешеләргә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга торуы нәтиҗәсендә
генә авыр хәлләрдән котылып кала, ә менә үги ананың кызы – ялкау, кире,
үзсүзле, шуңа ул көлкегә кала.
Һәр халыкның үз әкиятләре бар һәм аларның барсы да балаларга төп әхлакый
кыйммәтне тапшырып киләләр: яхшылыкны, хезмәт сөючәнлекне, дуслыкны, узара ярдәмләшүне.
“Шалкан”, “Теремкәй” рус халык әкиятләре мисал булып тора.
Әкият арасында бала дөняны акылы белән генә түгел, йөрәге белән танып белә...
Балаларны әкиятләр үрнәгендә тәрбияләсәк, алар тәүфиклы, тырыш, зирәк, тәрбияле
булып үсәрләр. Әкиятләр –тәрбия чыганагы.
Шулай итеп, әкиятләр баланың әхлакый –рухи сыйфатларга ия шәхес булып
формалашуына йогынты ясый. Аның иҗади рухта үсешенә ярдәм итә.
Әкият – өйрәтә безне
Батыр, тырыш булырга,
Әдәплелек сыйфатларын,
Үзеңдә булдырырга.
Матурлыкка, дөреслеккә
Өйрәтә ул – әкият.
Усаллыкны, явызлыкны
Фаш итә ул – әкият.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.