1746154
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
V ЮБИЛЕЙНЫЙ МЕЖДУНАРОДНЫЙ КОНКУРС
ИнфоурокНачальные классыДругие методич. материалыВнеклассная работа. Г.Тукайга багышланган кичә. «Илең белән мәңге бергә син, Мәңгелекнең олы юлында».

Внеклассная работа. Г.Тукайга багышланган кичә. «Илең белән мәңге бергә син, Мәңгелекнең олы юлында».

библиотека
материалов


Илең белән мәңге бергә син

Мәңгелекнең олы юлында!”


(Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә)


Максат: Г.Тукайны искә алу; укучылар иҗаты белән таныштыру; Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.


Залны бизәү: Г.Тукай портреты, тема язылган плакат, Г.Тукайга багышланган стенд, презентация .

1 нче укучы. Әйләнәңдә-гөлләр...

Сүзен, гүя,

Шулар аша әйтә күңелләр:

- Туган көнең белән! - дигән сыман

Елмаялар кебек бу гөлләр.


2 нче укучы. Килә, килә... Язлар саен сиңа

Илең килә туган көнеңдә,

Бетми торган гомрен кушкан сыман

Синең бөек, кыска гомергә.


Зилә Вәлиева башкаруында “Бәйрәм бүген”җыры.


1 нче укучы. Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп-

Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән күтәреп.


2 нче укучы. Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне:

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең “Туган тел”еңне.


1нче укучы. Ул ятим дә,ул мескен дә диеп,

Сөйләнелгән элек-электән.

Күз алдына аны бөек итеп,

Китерергә күпләр күнеккән.


2 нче укучы.Син ерактан күргән кырларның

Ал гөлләрен сибеп юлыңа.

Баш ия ил, - ятимгә түгел,

Сиңа –үзенең бөек улына.


1 нче укучы. Якты йолдыз булып атылган ул,

Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган.

Туры Тукай,моңлы Тукай булган

Бөек булган,бөек булмаган.



1нче укучы:

Тукай исән.

Җыры- күңелләрдә,

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.


2нче укучы: Тукай! Бу сүзләрне ишетү белән күңелдә ниндидер илаһилык, аңлатмаслык илһам, рухи нур барлыкка килә. Татар теле – бай тел. Шулай түгел икән, Тукай теле бай булмас иде. Тукайга булган мәхәббәт – татар милләтенә карата булган мәхәббәт! Тукай язы – шигырь бәйрәме ел да үткәрелә.


1нче укучы: Быел бөек шагыйрьнең туган көнен билгеләп үткәндә аның бөек, шөһрәтле талантын, серле-сихри шигърият көчен, поэзия гәүһәре тулы ярсу күңелен тагын да ныграк тоябыз кебек. Тукай образлы, сәнгатьле, бай теле – күтәрелмәгән чирәм әле. Тукай бөеклегенә беркем дә ирешә алмый, ул поэзиянең алтын баганасы, якты йолдызы булып кала килә.


2нче укучы: Шагыйрь җитәкләп алып чыгып киткән сәяхәттән безнең күңелебезгә нинди тәэсирләр өстәлер? Шигъри тәлгәшләрен күбрәк укыган саен без шагыйрьнең дөньясына керәбез.



1нче укучы:

Г.Тукай – күңелләргә өзелмәс кыллар сузучы, шул кылларда кешеләрнең шатлыкларын һәм кайгыларын, табышларын һәм югалтуларын, мәхәббәтен һәм нәфрәтен, өметләрен һәм икеләнүләре, егылуларын һәм күтәрелешләрен, моңлануларын җырлаучы җырчы ул.


2нче укучы: Шигърият күгендә кыюсыз гына эз салучы укучыларның иҗаты урман аланында сизелер-сизелмәс тибеп ятучы чишмәгә тиң. Аны кемдер күреп алырга, юлын6 чистартырга, агымына юнәлеш бирергә тиеш. Шигърият яратучылар! Шигърият дигән серле учак сезнең күңелләрегезне һәрвакыт җылытып, илаһи мәхәббәт канатларында гел югарыга, чиксез биеклеккә күтәрелеп торсын!


Сүзне шигърият яратучы, Тукаебыз сызган туры юлдан атлап каләмнәрен чарлап караучы яшь иҗатчыларга бирәбез.

1.Башлангыч сыйныфлар

2.5 нче сыйныфлар

3. 6 нчы сыйныфлар

4. 7 нче сыйныфлар

5. 8 нче сыйныфлар

6. 9 нчы сыйныфлар

7. 10 нчы сыйныфлар


1нче укучы.

Даны барның җирдә җыры булыр

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без-бәхетле,без шагыйрьле халык

Без Тукайлы халык мәңгегә.


2нче укучы:

Бөек Тукай, синең исемең белән

Телем ачтым сабый чагымда.

Шигырьләрең укып ләззәтләнеп,

Кабатладым һәрбер таңымда.


1нче укучы:

Кара кәләпүшле матур рәсемең

Һаман торды минем каршымда.

Киләчәктә алга җитәкләде,

Аңлатты ул миңа барысын да.


2нче укучы:

Өебезне нурландырып торган

Бу рәсемгә һаман баш иям.

Син бит халкыбызның горурлыгы

Бөек шагыйребез син!-диям.


1нче укучы: Бөек шагыйребез Г.Тукай бүген дә безнең арада яши, аның тирән эчтәлекле бәһасез әсәрләре безне әхлакый рухландырып, безгә яшәү көче, илһам бирә, дәрт өсти.


2нче укучы: Үлмәдең син: чөнки һәр көн татар күңелендә син, Бетмәдең син: һәр кеше сүзендә син, телендә син.


1нче укучы: Сөекле шагыйребез, “бөтендөнья халкы шагыйре” Габдулла Тукайга багышланган кичәбезне татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз.


Укучылар барысы “Туган тел” җырын башкаралар.















Курс профессиональной переподготовки
Учитель начальных классов
Лабиринт
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:
“Илең белән мәңге бергә синМәңгелекнең олы юлында!” (Габдулла Тукайга    багышланган әдәби-музыкаль кичә) Максат: Г.Тукайны искә алу; укучылар иҗаты белән таныштыру; Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.      Залны бизәү: Г.Тукай портреты, тема язылган плакат, Г.Тукайга багышланган стенд, презентация .1 нче укучы. Әйләнәңдә-гөлләр...                      Сүзен, гүя,                      Шулар аша әйтә күңелләр:                      - Туган көнең белән! - дигән сыман                       Елмаялар кебек бу гөлләр. 2 нче укучы. Килә, килә... Язлар саен сиңа                       Илең килә туган көнеңдә,                       Бетми торган гомрен кушкан сыман                                              Синең бөек, кыска гомергә. Зилә Вәлиева башкаруында “Бәйрәм бүген”җыры. 1 нче укучы. Бәйрәмнәрең алда икән әле,                       Кара, шагыйрь, бүген текәлеп-                       Халкың килде сиңа, мәхәббәтен                       Ал чәчәкләр белән күтәреп. 2 нче укучы. Син күрмәгән яңа буын килде,                       Котлап бүген туган көнеңне:                       Киләчәккә барган улларыңнан                       Ишетәсең “Туган тел”еңне. 1нче укучы. Ул ятим дә,ул мескен дә диеп,                       Сөйләнелгән элек-электән.                        Күз алдына аны бөек итеп,                       Китерергә күпләр күнеккән. 2 нче укучы.Син ерактан күргән кырларның                      Ал гөлләрен сибеп юлыңа.                      Баш ия ил, - ятимгә түгел,                      Сиңа –үзенең бөек улына. 1 нче укучы. Якты йолдыз булып атылган ул,                       Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган.                       Туры Тукай,моңлы Тукай булган                       Бөек булган,бөек булмаган.  1нче укучы:Тукай исән.Җыры- күңелләрдә,Яшәсәк тә үзен күрмичә.Тукай килә моңлы сазын уйнап,Шагыйрьләргә тынгы бирмичә. 2нче укучы: Тукай! Бу сүзләрне ишетү белән күңелдә ниндидер илаһилык, аңлатмаслык илһам, рухи нур барлыкка килә. Татар теле – бай тел. Шулай түгел икән, Тукай теле бай булмас иде. Тукайга булган мәхәббәт – татар милләтенә карата булган мәхәббәт! Тукай язы – шигырь бәйрәме ел да үткәрелә. 1нче укучы: Быел бөек шагыйрьнең туган көнен билгеләп үткәндә аның бөек, шөһрәтле талантын, серле-сихри шигърият көчен, поэзия гәүһәре тулы ярсу күңелен тагын да ныграк тоябыз кебек. Тукай образлы, сәнгатьле, бай теле – күтәрелмәгән чирәм әле. Тукай бөеклегенә беркем дә ирешә алмый, ул поэзиянең алтын баганасы, якты йолдызы булып кала килә. 2нче укучы: Шагыйрь җитәкләп алып чыгып киткән сәяхәттән безнең күңелебезгә нинди тәэсирләр өстәлер? Шигъри тәлгәшләрен күбрәк укыган саен без шагыйрьнең дөньясына керәбез.  1нче укучы:Г.Тукай – күңелләргә өзелмәс кыллар сузучы, шул кылларда кешеләрнең шатлыкларын һәм кайгыларын, табышларын һәм югалтуларын, мәхәббәтен һәм нәфрәтен, өметләрен һәм икеләнүләре, егылуларын һәм күтәрелешләрен, моңлануларын җырлаучы җырчы ул. 2нче укучы: Шигърият күгендә кыюсыз гына эз салучы укучыларның иҗаты урман аланында сизелер-сизелмәс тибеп ятучы чишмәгә тиң. Аны кемдер күреп алырга, юлын6 чистартырга, агымына юнәлеш бирергә тиеш. Шигърият яратучылар! Шигърият дигән серле учак сезнең күңелләрегезне һәрвакыт җылытып, илаһи мәхәббәт канатларында гел югарыга, чиксез биеклеккә күтәрелеп торсын! Сүзне шигърият яратучы, Тукаебыз сызган туры юлдан атлап каләмнәрен чарлап караучы яшь иҗатчыларга бирәбез.1.Башлангыч сыйныфлар 2.5 нче сыйныфлар3. 6 нчы сыйныфлар4. 7 нче сыйныфлар5. 8 нче сыйныфлар6. 9 нчы сыйныфлар7. 10 нчы сыйныфлар 1нче укучы.Даны барның җирдә җыры булырБәйрәмнәре булыр мәңгегә.Без-бәхетле,без шагыйрьле халыкБез Тукайлы халык мәңгегә. 2нче укучы:Бөек Тукай, синең исемең беләнТелем ачтым сабый чагымда.Шигырьләрең укып ләззәтләнеп,Кабатладым һәрбер таңымда. 1нче укучы:Кара кәләпүшле матур рәсемеңҺаман торды минем каршымда.Киләчәктә алга җитәкләде,Аңлатты ул миңа барысын да. 2нче укучы:Өебезне нурландырып торганБу рәсемгә һаман баш иям.Син бит халкыбызның горурлыгыБөек шагыйребез син!-диям. 1нче укучы: Бөек шагыйребез Г.Тукай бүген дә безнең арада яши, аның тирән эчтәлекле бәһасез әсәрләре безне әхлакый рухландырып, безгә яшәү көче, илһам бирә, дәрт өсти. 2нче укучы: Үлмәдең син: чөнки һәр көн татар күңелендә син, Бетмәдең син: һәр кеше сүзендә син, телендә син. 1нче укучы: Сөекле шагыйребез, “бөтендөнья халкы шагыйре” Габдулла Тукайга багышланган кичәбезне татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз.  Укучылар барысы “Туган тел” җырын башкаралар.
Общая информация
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону N273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» педагогическая деятельность требует от педагога наличия системы специальных знаний в области обучения и воспитания детей с ОВЗ. Поэтому для всех педагогов является актуальным повышение квалификации по этому направлению!

Дистанционный курс «Обучающиеся с ОВЗ: Особенности организации учебной деятельности в соответствии с ФГОС» от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (72 часа).

Подать заявку на курс

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Роль педагога в реализации концепции патриотического воспитания школьников в образовательном процессе в свете ФГОС»
Курс повышения квалификации «Использование мини-проектов в школьном: начальном, основном и среднем общем и среднем профессиональном естественнонаучном образовании в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Сетевые и дистанционные (электронные) формы обучения в условиях реализации ФГОС по ТОП-50»
Курс повышения квалификации «Средства педагогического оценивания и мониторинга в работе учителя в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты профессиональной компетентности педагогических работников в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Тьюторское сопровождение обучающихся в системе инклюзивного образования»
Курс повышения квалификации «Мотивационное сопровождение учебного процесса младших школьников «группы риска» в общеобразовательном учреждении»
Курс повышения квалификации «Содержательные аспекты профессионального и личностного развития педагогических работников в рамках реализации профессионального стандарта»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогическая диагностика в современном образовательном процессе»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Применение методов арт-терапии в работе со старшими дошкольниками и младшими школьниками»
Курс повышения квалификации «Методика преподавания курса «Шахматы» в общеобразовательных организациях в рамках ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Техники креативного мышления как инструмент формирования общих компетенций по ФГОС»
Курс повышения квалификации «Новые методы и технологии преподавания в начальной школе по ФГОС»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
Лабиринт
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.