130946
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокКлассному руководителюКонспектыКлассный час по теме «Сәламәтлек-матурлык билгесе»

Классный час по теме «Сәламәтлек-матурлык билгесе»

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.


Тема:Сәламәтлек-матурлык билгесе.


Максат:Укучыларга сәламәтлекнең яшәү рәвешебез,үз-үзебезне

тотышыбыз белән бәйле булуын төшендерү,сәламәт яшәү рәвеше

күнекмәләре тәрбияләү.

Җиһазлау: 1)”Сәламәтлек баскычлары”

2) Мәкальләр

3) “Көндәлек режим”,”Хоккейчылар” шигырьләре

4) Девиз:”Сәламәтлек кешегә бер тапкыр һәм гомерлеккә

бирелә”

Гиппократ

Класс сәгате барышы:


Укытучы: Укучылар,без чираттагы сыйныф сәгатебезгә җыелдык.Бүген сүзебез сәламәт яшәү рәвеше,аның уз-узебезне тотышыбызга бәйле булуы турында барыр. Класс сәгатебезнең темасы :

СӘЛАМӘТЛЕК-МАТУРЛЫК БИЛГЕСЕ

Гиппократ әйтүенчә”Сәламәтлек кешегә бер тапкыр һәм гомергә бирелә.Аны кеше гомере буе сакларга һәм кайгыртырга тиеш.Бүген без сәламәтлек һәм матурлык баскычлары аша үтәрбез.Әйдәгез,беренче баскычтан юлыбызны башлыйк.



Ул “КӨНДӘЛЕК ТОРМЫШ ТӘРТИБЕ ЯКИ РЕЖИМ”дип атала.Сүзне укучыларга бирик.Алар көндәлек режимны ничек үти икән?

1 укучы: Карале,Гөлшат,син режимның нәрсә икәнен беләсеңме?

2 укучы: Билгеле беләм ,Ландыш.Режим,режим-нәрсә телим,шуны эшлим инде ул...

1 укучы: Режим-көндәлек тәртип кагыйдәсе ул.Син шул кагыйдәләрне

үтисеңме?

2 укучы: Арттырып та үтим.

1 укучы: Ничек инде арттырып үтисең?

2 укучы: Кагыйдә буенча көнгә ике тапкыр урамга уйнарга чыгарга тиеш.Ә

мин дүрт тапкыр чыгам.

1 укучы: Юк,син көндәлек режимны арттырып үтәмисең,ә тәртип кагыйдәсен

бозасың,режимның ни икәнен дә белмисең.

2 укучы: Ник белмәскә.Иртән торасың,зарядка ясыйсың,юынасың,урын-

җирне җыясың,иртәнге аш ашыйсың,аннары мәктәп.Көндезге

аш,саф һавада булу.Дәрес хәзерләү,өйдәге эшләрдә

булышу,китапукыйсың...

1 укучы: Яхшы!

2 укучы: Ә менә тагын да җайлырак юлын беләсеңме?Өйрәтимме?

Йокыдан торасың,иртәнге ашны ашыйсың-саф һавада йөрисең

Икенче иртәнге ашны ашыйсың,саф һавада йөрисең

Көндезге ашны ашыйсың,саф һавада йөрисең

Чәй эчәсең-саф һавада йөрисең

Кичке ашны ашыйсың һәм арып-талып йокларга ятасың.

1 укучы: Болай булмый,мондый режимда яшәсәң ялкау,белемсез,авыру

булырсың.

2 укучы: Юк,дөрес әйтмисең.Без бит режимны әби белән бергә

үтибез.Йокыдан мин торам.Әби зарядка ясый,урынны җыя.Иртәнге

ашны мин ашыйм,саф һавада мин йөрим.Шулай дәвам итә инде.

1 укучы: Әй-яй сиңа оят түгелме?Дусларым,ул дөрес эшлиме икән?

(Укучылар фикере тыңлана)

Укытучы:Гел ял итеп кенә йөреп,ашап,саф һавада йөреп кенә режимны үтәп булмый.Хезмәт белән ял аралашып барырга тиеш.Болай эшләгәндә кешенең эшкә сәләтлелеге арта.Шуңа күрә

КӨНДӘЛЕК РЕЖИМНЫ ҮТӘРГӘ КИРӘК.

Шигырь”Көндәлек режим”

( Шигырь тыңлау)

Кем яши белә,сәгатен белеп

Уятмый аны беркем дә килеп,

Ятмас иренеп,ул үзе торыр

Зарядка ясар,урынын җыяр

Бит-кулын юар,вакытында ашар,

Портфелен барлап киенә башлар

Звонок булганчы мәктәпкә килер

Мондый балалар дәресен дә белер.

Шигырь безне икенче баскычка алып килде.Ул “ХӘРӘКӘТТӘ-БӘРӘКӘТ” дип атала.Сәламәт һәм матур булуның бер юлы-хәрәкәт итү.Теләсә нинди физик активлык таза-сау кешегә чын ләззәт китерә.Физик көч сарыф иткәндә кешенең күңеле күтәрелә,кәефе яхшыра.Хәзер Факил Сафинның “Хоккейчылар” дигән шигырь тыңлап китик.

Димәк,күңелне күтәрү,кәефне яхшырту ,сәламәт һәм матур булу өчен хоккей уйнарга,йөгерергә ,чаңгыда йөрергә ,чана шуарга ,спорт белән шөгыльләнеогә ,биергә,гомумән,күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк.

Әйдәгез,алга таба атлыйк-өченче баскычка күтәрелик. Ул ”АШ-СУ СӘХИФӘСЕ” дип атала.

Дөрес туклану –сәламәтлекнең нигезе.Ашауның табигатьтән килгән үз кагыйдәләре бар.Ә кагыйдәләрне үтәү организмны азык калдыклары белән күмелүдән саклар.Кешенең азыгы җиләк-җимеш,яшелчәләрдән,сөт,ит ризыкларыннан торырга тиеш.Сәламәтлекне саклауга өндәүче табибларның мондый киңәшләрен үтәргә кирәктер дип уйлыйм:

-Сөттә пешерелгән манный боткасы һәркем өчен файдалы

-Балык шулпасын хәлсезләнгән кеше ашаса,ул тиз арада терелер

-Эремчекне көненә берничә кашык капсаң,тәнгә сихәт бирер

-Чикләвек ,алма,йөзем-сәламәтлек өчен иң файдалы азыклар

Шушы киңәшләрдән чыгып шуны әйтәсе килә,кешегә сәламәт һәм матур булу өчен дөрес тукланырга кирәк.

Менә дүртенче баскычка да җиттек.Ул “БУЕМДА БӨТЕН УЕМ” дигән баскыч.Озын ,төз буй сын күркәмлек һәм сәламәтлек билгесе.Кеше буйга 25 яшькә кадәр үсә диләр .Ир балалар 19,кызлар 18 яшькә кадәр бик тиз үсәләр,аннары үсү акрын бара.Кешенең буе гомер буе гел озынга тартылсын дисәк махсус күнегүләр башкарырга кирәк.

(Укучылар күнегүләрне күрсәтәләр,калганнары эшли)

1.Аяк очларында өскә тартылу

2.Кулларны өскә күтәреп,гәүдәне уңга,сулга боргалау

3.Кулларны баш артына куеп,гәүдәне бору

4.Стенага йөз белән басып,кулларны мөмкин кадәр югарырак күтәрергә

Төз арка,туры иңбашлар ,киң күкрәк,күтәренке баш-болар барысы да яхшы сын билгеләре.Моны булдыру өчен спорт белән шөгыльләнергә,махсус күнегүләр эшләргә кирәк.

Инде без бишенче баскычта.ул “СЕР ТУЛЫ МУНЧА” баскычы.Сүзне Әлфиягә бирик.

Укучы: Татар халкы үзенең чиста,пөхтә булуы белән аерылып торган.Безнең Болгар бабаларыбыз:Җирнең,тормышның,сәламәтлекнең асылы су дип санаганнар.Кешеләр су белән юынганнар,коенганнар,су кешегә көч,сәламәтлек,яшьлек биргән.”Мунча-гыйлем адәмнәр уйлап тапкан иң күркәм ачыш” дип язган якташыбыз Каюм Насыйри.Атаклы галим һәм табиб Әбугалисина үзенең бер әсәрендә болай дип яза:

Мунчада су,сабын файдалырак,

Иренмичә юын тик ешрак,

Шакшылыктан вә тузаннан арын,

Ашамасын алар тән аруын.

Халыкта мунчаның сәламәтлек өчен файдалы булуы турында бик күп мәкальләр дә бар.

Мунча- акчадан кыйбат

Явым көнне-мунчага

Мунча-тән сихәте

Вакыт картайта-мунча яшәртә

Юындың-гүя яңадан тудың

Укытучы: Димәк,мунча керү,юыну,пакъләнүнең өстенлекләре бар-ул сафлык, көрлек,сәламәтлек,дәрман,яшьлек,чисталык,матурлык.Шуңа күрә сәламәт булу өчен чиста,пөхтә булырга кирәк

Укучылар ,без сәламәтлек һәм матурлык баскычлары буйлап гомер буе атларга тиешбез.Алда сезне мин йокыгыз туйганчы йокларга,иртән елмаеп уянырга,тормышны яратырга һәм гүзәллеккә сокланып туймаска өндәр идем.Ләкин тормышта кирәкле баскычлардан башка,кирәкмәгән баскычлар да бар.Боларга

Спиртлы эчемлекләр куллану

Тәмәке тарту

Наркотиклар куллану

Көнне бушка уздыру

Сәламәтлегеңне кайгыртмау дигән баскычлар. Мин уйлыйм,сез кирәкмәгән баскычларга басмыйча,бүген үзебез юл алган сәламәтлек һәм матурлык баскычларыннан гомер буе гел югарыга таба атларсыз дип.Сезгә саулык-сәламәтлек телим.Әйдәгез,елмаеп,тормышка гашыйк булып,бер-беребезгә ярдәм итеп яшик.Уңышлар гына юлдаш булсын сезгә.!




















Краткое описание документа:

Бу чарада мин укучыларга сәламәтлекнең яшәү рәвешебез,үз-үзебезне тотышыбыз белән бәйле булуын төшендерү,сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре тәрбияләүне максат итеп алдым.

Гиппократ әйтүенчә ”Сәламәтлек кешегә бер тапкыр һәм гомергә бирелә.Аны кеше гомере буе сакларга һәм кайгыртырга тиеш. Сәламәтлек һәм матурлык баскычлары аша үттек.

Дөрес туклану –сәламәтлекнең нигезе.Ашауның табигатьтән килгән үз кагыйдәләре бар.Ә кагыйдәләрне үтәү организмны азык калдыклары белән күмелүдән саклар.Кешенең азыгы җиләк-җимеш,яшелчәләрдән,сөт,ит ризыкларыннан торырга тиеш.Сәламәтлекне саклауга өндәүче табибларның мондый киңәшләрен үтәргә кирәктер дип балаларны кызыксындырырга тырыштым.

Тема: Сәламәтлек-матурлык билгесе.

Максат: Укучыларга сәламәтлекнең яшәү рәвешебез,үз-үзебезне тотышыбыз белән бәйле булуын төшендерү,сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре тәрбияләү. 

Җиһазлау:

  1. Сәламәтлек баскычлары”
  2. Мәкальләр
  3. “Көндәлек режим”,”Хоккейчылар” шигырьләре 
  4. Девиз:”Сәламәтлек кешегә бер тапкыр һәм гомерлеккә бирелә”Гиппократ Класс сәгате барышы:

Укытучы: Укучылар,без чираттагы сыйныф сәгатебезгә җыелдык.

Бүген сүзебез сәламәт яшәү рәвеше,аның уз-узебезне тотышыбызга бәйле булуы турында барыр. Класс сәгатебезнең темасы :

СӘЛАМӘТЛЕК-МАТУРЛЫК БИЛГЕСЕ

2 укучы: Ә менә тагын да җайлырак юлын беләсеңме?Өйрәтимме?Йокыдан торасың,иртәнге ашны ашыйсың-саф һавада йөрисеңИкенче иртәнге ашны ашыйсың,саф һавада йөрисеңКөндезге ашны ашыйсың,саф һавада йөрисеңЧәй эчәсең-саф һавада йөрисеңКичке ашны ашыйсың һәм арып-талып йокларга ятасың.

1 укучы: Болай булмый,мондый режимда яшәсәң ялкау,белемсез,авыру булырсың.

2 укучы: Юк,дөрес әйтмисең.Без бит режимны әби белән бергә үтибез.Йокыдан мин торам.Әби зарядка ясый,урынны җыя.Иртәнге ашны мин ашыйм,саф һавада мин йөрим.Шулай дәвам итә инде.

1 укучы: Әй-яй сиңа оят түгелме?Дусларым,ул дөрес эшлиме икән?(Укучылар фикере тыңлана)

Укытучы:Гел ял итеп кенә йөреп,ашап,саф һавада йөреп кенә режимны үтәп булмый.Хезмәт белән ял аралашып барырга тиеш.Болай эшләгәндә кешенең эшкә сәләтлелеге арта.Шуңа күрә КӨНДӘЛЕК РЕЖИМНЫ ҮТӘРГӘ КИРӘК.

Шигырь”Көндәлек режим”( Шигырь тыңлау)Кем яши белә,сәгатен белепУятмый аны беркем дә килеп,Ятмас иренеп,ул үзе торырЗарядка ясар,урынын җыярБит-кулын юар,вакытында ашар,Портфелен барлап киенә башларЗвонок булганчы мәктәпкә килерМондый балалар дәресен дә белер.

Шигырь безне икенче баскычка алып килде.Ул “ХӘРӘКӘТТӘ-БӘРӘКӘТ” дип атала.Сәламәт һәм матур булуның бер юлы-хәрәкәт итү.Теләсә нинди физик активлык таза-сау кешегә чын ләззәт китерә.Физик көч сарыф иткәндә кешенең күңеле күтәрелә,кәефе яхшыра.Хәзер Факил Сафинның “Хоккейчылар” дигән шигырь тыңлап китик.

Димәк,күңелне күтәрү,кәефне яхшырту ,сәламәт һәм матур булу өчен хоккей уйнарга,йөгерергә ,чаңгыда йөрергә ,чана шуарга ,спорт белән шөгыльләнеогә ,биергә,гомумән,күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Әйдәгез,алга таба атлыйк-өченче баскычка күтәрелик. Ул ”АШ-СУ СӘХИФӘСЕ” дип атала.

Общая информация

Номер материала: 16748102213

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Роль педагога в реализации концепции патриотического воспитания школьников в образовательном процессе в свете ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация образовательного процесса для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья»
Курс повышения квалификации «Воспитание и социализация учащихся в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Сетевые и дистанционные (электронные) формы обучения в условиях реализации ФГОС по ТОП-50»
Курс повышения квалификации «Использование игр в развитии и обучении»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты инклюзивного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Средства педагогического оценивания и мониторинга в работе учителя в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Тайм-менеджмент - персональная эффективность преподавателя»
Курс повышения квалификации «Содержательные аспекты профессионального и личностного развития педагогических работников в рамках реализации профессионального стандарта»
Курс повышения квалификации «Основы педагогического дизайна»
Курс повышения квалификации «Основы музейной педагогики в работе учителя как одно из условий реализации Федерального государственного образовательного стандарта (ФГОС)»
Курс повышения квалификации «Профориентация школьников: психология и выбор профессии»
Курс повышения квалификации «Техники креативного мышления как инструмент формирования общих компетенций по ФГОС»
Курс повышения квалификации «Методы интерактивного обучения»
Курс повышения квалификации «Инструменты и методы воспитания российской гражданской идентичности согласно ФГОС»
Оставьте свой комментарий
Для того чтобы задавать вопросы нужно авторизироватся.
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.