- 23.12.2013
- 2817
- 12
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
""Описание материала:
"Мин дәресемне ФГОС таләпләренә туры китереп, предмет һәм метапредмет буенча, шәхси үсеш-үзгәрешләргә этәрә торган максатлар куйдым. Шулай ук сингапур курсларыннан да алган материаллар күрдегез. Укучыларның исемнәрне төрле шартларда куллана алулары предмет буенча компетенцияләрен үстерүгә булышты.
"Шәхси һәм метапредмет буенча компетенцияләр булдыру түбәндәге эш төрләре аша башкарылды: - Шәхси компетенция: укучыларның бер-берсен тыңлап, аңлап, эмоциональ халәттә теманы үзләштерүләрендә күренде. - Метапредмет компетенцияләр өч төрле юнәлештә башкарылды: регулятив, танып белү һәм коммуникатив. Танып белү уку күнекмәләрен без актуальләштерү этабында укучыларның исем моделен төзүендә, сорауларга җавап бирүендә; яңа белемнәрне ачу этабында дәреснең темасын, максатын һәм бурычларын әйтүендә, дәрес проектын төзүендә, таблица белән эшли алуларында күрдек.
"Ныгыту этабына килгәндә укучыларның яңа грамматик категориянең асылына төшенүендә, куелган сорауларга тулы һәм төгәл җавап бирүендә, рәсем буенча җөмләләр, текст төзүгә чыга алуында, нәтиҗә чыгара белүләрендә һәм бик отышлы гына, үзләре генә сизмәстән, сингапур курсларына керүендә күрә алдык. Коммуникатив уку күнекмәләрен без исемнәрне кабатлау этабында укучыларның сыйныфташларының гамәлләрен күзәтеп, җавапларны чагыштыруында, төркемнәрдә аралашу; дәрестә дөрес, матур итеп җөмләләр төзү; хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашларын яклый белүләрендә; бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килүләрендә ачык күрдек. Регулятив уку күнекмәләрен - яңа белемнәрне ачу этабында укучылар дәреснең темасын мөстәкыйль рәвештә билгеләүләрендә, максат, бурычларын куюда, аларны планлаштырып, нәтиҗәгә ирешү юлларын сайлауда күрәбез. Укучылар үз эшчәнлекләренә дәреснең төрле этапларында контроль ясадылар, кирәкле өстәмәләр керттеләр һәм эшчәнлек планнарына корректировка ясадылар. Үзбәя һәм үзара бәя үзләштерелгән һәм үзләштерергә тиешле күнекмәләрне билгеләргә ярдәм итте.
"Укучыларның сәламәтлекләрен саклау, ял иттерү максатыннан физкультминутка үткәрелде. Өй эше 3 вариантта бирелә: укучыларга индивидуаль якын килеп, үзләре эшли ала торган биремне сайлап алу мөмкинлеген бирәм. Максатка ирешү өчен түбәндәге эш формаларын сайладым: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш, парларда эшләү. Күнегүләр гадидән катлаулыга таба үсә бара. Болай эшләгәндә күнегүләрнең нәтиҗәсе дә күренә, чөнки биремнәр үзара бәйле, аңлаешлы һәм кызыклы, балаларны мавыктырырлык итеп, төрле уен һәм грамматик биремнәр белән чиратлаштырып бирелә. Күнегүләрне уен формасында үткәрү укучыларда кызыксыну уята һәм телне өйрәнүне җиңеләйтә.
"Бирем эчтәлеге укучыларның ихтыяҗларына да туры килә. Дәрестә кулланылган барлык материал да: төсле рәсемнәр, шартлы билгеләр, сүзләрнең таблица эченә алынып бирелүе – барысы да куелган максатка ирешү һәм балаларны кызыксындыру өчен эшләнә. Дәрес этаплары бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торалар. Дәрес максаты балаларга төгәл, аңлаешлы итеп җиткерелде. Дәрестә куелган максатларга ирештек. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
""Выдержка из материала:
"Укытучы: Укучылар, сез исем турында ниләр беләсез? Әйдәгез, шуны тикшереп карыйк әле.
"МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР (Frayer Model)
"Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага исем дип язабыз. Беренче баганага исемнең билгеләмәсен, икенче баганага характеристика, өченче баганага мисаллар, дүртенче баганага капма-каршы мисалларны язабыз. Һәр кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутырабыз.
"Билгеләмә Характеристика
"Исем – предмет һәм затны белде Килеш, тартым белән
рә кем? нәрсә? сорауларына төрләнә. Уртаклык (имена нарицательные)
җавап бирә. һәм ялгызлык (имена собственные)
исемнәре була. Берлек һәм күплек
санда килә.
"ИСЕМ
"Мисаллар Капма-каршы мисаллар
туп бара
өстәл сөйли
урындык ике
каләм матур
дәфтәр җырлый
агач җиде
бетергеч килә
Физкультминут
"МИКС – ФРИЗ – ГРУП (Mix-Freeze-Group)
"Ә хәзер укучылар бераз ял итеп алабыз. Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.
"Слайд 18.
"Укытучы: Укучылар, экранга карагыз әле. Анда 3 рәткә сүзләр язылган. Хәзер сез шулар арасыннан кайсы сүз калганнарына охшамаган, шуны әйтергә тиешсез. Сез ул сүзләрне дәфтәрләрегезгә язып куегыз.
"Слайд 19. Ә хәзер дөреслеген тикшерәбез.
"1 рәт
"2 рәт
"3 рәт
6 664 101 материал в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Айзиля . Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.