Конспект урока для 1 класса «Әйтелгән сүздән аерым сызык яки авазны ишетеп аерып алу. [ м] авазы, М, м хәрефләре»

Предпросмотр материала:

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ

 

 

 

[ м] авазы, М, м хәрефләре.

 

 

 

 

 

                                  Арча районы Г.Тукай исемендәге

                                                               Ашытбаш гомуми белем мәктәбенең

                                                               башлангыч   класслар   укытучысы

                                                               С.Д.Фатихованың    1нче   класста

                                                               әдәби укудан әниләр каршында

                                                             үткәргән ачык дәрес эшкәртмәсе                                                    

 

 

 

 

Тема: Әйтелгән сүздән аерым  сызык яки авазны ишетеп аерып алу. [ м] авазы, М, м хәрефләре.

Тема максаты: Аваздарны дөрес итеп әйтергә өйрәтү.

                          [ м] авазы, М, м хәрефләрен сөйләмдә тану,уку күнекмәләрен үстерү.

                          Логик фикерләүне ,игътибарны үстерү,сөйләм кимчелекләрен бетерү өстендә

                         эшләү.       

                          Укуга кызыксыну һәм шәфкатьлелек  хисләре тәрбияләү.

Төп төшенчәләр: аваз, хәреф, дәреслек.

Предметара: татар теле,рус теле.

 

Эш формасы: индивидуаль, күмәк, төркемләп.

 

Материал: И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Грифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова Әлифба дәреслеге.Казан, “Мәгариф-вакыт” нәшрияты,2011ел.

Җиһазлау:Рәсемле  әлифба, хәреф кассасы, проектор, диск (“Әлифба “ дәреслегенә кушымта), смайликлар. предмет рәсемнәре, презентация,төрле төстәге фишкалар.

I этап Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы эшчәнлеге:

1.Сәламләү.

-Елмаеп карагыз дөньяга

Рәхәт бит яшәве, шулаймы?!

Елмаеп яшәсәң көн саен,

Укырга,уйларга бик җайлы.

2. Укучылар бер-брегезгә карап елмаегыз да матур итеп утырыгыз.

3.-Укучылар кәефләрегез ничек?

 

4.Сөйләмдәге кимчелекләрне бетерүгә күнегүләр.(Тел чарлау.)

-Җил ничек исә?

-Елан ничек ысылдый?

-Карга нәрсә дип кычкыра?

-Бака ничек кычкыра?

-Үрдәк  ничек бакылдый?

-Каз ничек каңгылдый?

 

Укучы эшчәнлеге:

-Елмаерга өйрәнергә кирәк,

Ачулыга бездә урын юк.

Матур сүзләр әйтеп елмаегыз,

Андый сүзләр бездә бик тә күп.

 

 

 

-Укучылар кәефләре нинди булуга карап смайликларын күтәрәләр.

Укучыларның җаваплары тыңлана.

 

II этап Белем һәм күнекмәләр булдыру

Сингапур структурасы .Конэрс.

Укытучы эшчәнлеге:

1.Өйрәнгән сузык авазларны искә төшерү.

Укучыларга предмет карточкалары алалар.(Алма,әтәч,эт,утын,очучы,өй,ылыс,

имән).

 Нечкә сузыктан башланган предмет карточкасын алган укучылар бер почмакка ,

калын сузыктан башланган предмет карточкасын алган укучылар икенче почмакка басыгыз

 

-Укучылар предмет исеме башланган авазга анализ ясыйлар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2.Парларда карточка буенча эш.

Өйрәнелгән авазлар язылган тасма өләшенә.

-Укучылар нечкә сузык аваз хәрефләренә кызыл төстәге фишкалар куегыз.

-Хәзер калын сузык аваз хәрефләренә зәңгәр

 төстәге фишкалар куегыз.

-Игътибар белән карагыз әле ,тагын нинди хәрефләр калды?

-Әйе тартык аваз хәрефләре калды.

3.Узган дәрестә без нинди авазның хәрефен өйрәндек?

 

Алдагы дәрес материалы презентация ярдәмендә ныгытыла.

 

Экранга л хәрефе кергән сүзләр чыга.

 

3.- Мин сезгә табышмаклар әйтәм , игътибарлы булыгыз.

1)Чылт чылт күзле,

   Адәм йөзле,

   Үчекләшер үзе,

   Ходайның боерыгы

   Бардыр койрыгы.

 

2)Күтәреп була

   Ыргытып булмый.

 

3) Җаны юк,каны юк,

    Үзе тимерне тарта.

 

4)Урманда кызыл читлек эленгән.

 

-Димәк без бүген сезнең белән [ м] авазы ,

М,м хәрефләре белән танышырбыз.

Укытучы  укучыларны М,М хәрефләре белән таныштыра.

-[м ] авазын колакларыгызны каплап әйтеп карагыз әле яңгыраумы, саңгыраумы?

 

 

Укучы эшчәнлеге:

 

 

 

 

Укучылар почмак сайлыйлар.

 

Һәр укучы ни өчен шул почмакка басканын исбатлый.

 

 

Укучыларны тыңлау.

-Алма

[ а]-калын сузык аваз;

-Әтәч

[ ә]-нечкә сузык аваз;

-Эт

[ э]-нечкә сузык аваз;

-Утын

[ у]-калын сузык аваз;

 

Укучылар биремнәрне үтиләр.

Эш парларда алып барыла.

 

 

 

 

Укучыларның җаваплары тыңлана.

-Тартык аваз хәрефләре калды.

 

-[ л] авазының хәрефен өйрәндек.

 

 

 

Укучылар экрандагы сүзләрне укыйлар.

Биремнәрне үтиләр.

 

 

 

Укучылар җавабы тыңлана.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучылар басма хәреф элементлары белән М,м хәрефләре төзиләр.

 

-Яңгырау тартык аваз.

 

                                                        III  этап Физкультминутка ( музыка астында хәрәкәтлә ясала)

 

IV этап  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Укытучы эшчәнлеге:

1.

-Ә хәзер дәреслектәге предмет рәсемнәре  астында бирелгән сүзләрне иҗекләп укыйбыз.

-Дәреслектә бирелгән  йомык һәм ачык иңекләрне уку.

_Укучылар, ал тасмада нинди сүзләр язылган. Алар нәрсә белән аерыла?

- Укучылар, зәңгәр тасмада нинди сүзләр язылган. Алар нәрсә белән аерыла?

Укучы эшчәнлеге:

 

Укучылар кычкырып бергәләп укыйлар.

Сорауларга җавап бирәләр.

Бирелгән сүзләрне чылбырлап укыйлар.

 

 

 

 

 

 

VI этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү . Физминутка

Укытучы эшчәнлеге:

1.Сингапур структурасы.

Музыка уйный.

-Хәзер [м] авазы кергән сүзләр уйлагыз.

Беренче булып һәр пардагы озынрак буйлы укучы җавап бирә.

2.Экранга сүзләр чыгарыла.

3.Парларда эш

-Ә хәзер кисмә  хәрефләрдән  хәрефәрдән сүзәр төзегез.

Укучы эшчәнлеге:

Музыкага укучылар хәрәкәтләр ясыйлар.

Музыка туктагач катып калалар.

[м ] авазы кергән сүзләр уйлыйлар.

 

 

Укучылар чылбырлап бирелгән сүзләрне укыйлар.

.Укучылар парларда эшлиләр.

Кисмә хәрефләрдән сүзләр төзиләр.

VII этап Рефлексия

Укытучы эшчәнлеге

_Укучылар, без бүген нинди аваз белән таныштык? Бу аваз турында нәрсәсә әйтә аласыз?

-Дәрес ахырына килеп җитте, сезнең кәефләрегез ничек икән?

-Сез бик тырыш булдыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә.Күтәренке кәеф белән дәресебезне тәмамлыйбыз.

 

 

Укучы эшчәнлеге:

 

Җаваплар тыңлана.

 

Смайликлар белән кәефләрен күрсәтәләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Краткое описание материала

Конспект урока для 1 класса «Әйтелгән сүздән аерым сызык яки авазны ишетеп аерып алу. [ м] авазы, М, м хәрефләре»

5

(1 оценка)

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Фатихова Сария Дамировна

  • На сайте: 11 лет
  • Всего просмотров: 3249
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 3
  • 3249
    просмотров
  • 3
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Фатихова Сария Дамировна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~160

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: