Инфоурок Начальные классы КонспектыКонспект по русской литературе для 3 класса «Әткәм-әнкәм - пар канатым»

Конспект по русской литературе для 3 класса «Әткәм-әнкәм - пар канатым»

Скачать материал

             

                          Уку.

        Тема: Класстан  тыш  уку.

          «Әткәм-әнкәм- пар  канатым”

          3 сыйныф.

 

                                   

Максат:

1.Укучыларның  сөйләм  телләрен, иҗади  сәләтләрен  үстерү. Балаларга “гаилә”  төшенчәсен  тирәнрәк,  киңрәк  мәгънәдә  аңларга  ярдәм  итү. Кече  яшьтән  үк  гаиләгә  карата  җаваплы  булырга  өйрәтү,  әти-әнигә,гаиләнең  башка  кешеләренә  җылы  мөнәсәбәт, мәхәббәт,ихтирам  тәрбияләү.

2.Балаларда  ата-анага  карата кадер-хөрмәт,     ярату,олылау хисләре,әдәплелек,әхлаклылык  сыйфатлары тәрбияләү, ата-ананың  кайгыртучанлыгын  аңларга, тыңлаучан  булырга  өйрәтү.

3.Балаларда  уңай  әхлакый  сыйфатлар  тәрбияләү.

 

Дәрес  тибы: гомумиләштерү, кабатлау, актуальләштерү.

 

Алымнар:  әңгәмә,укытучы  сөйләме, сорау-җавап.

Материал: Нәкый  Исәнбәт “Отканга  мәкаль.Тапкырга  табышмак”Казан.Татарстан  китап  нәшрияты.1973.Көч  һәм  рух  тамырлары.Әдәплелек  дәресләре.Хрестоматия.1-3  сыйныфлар  өчен Казан”Мәгариф”  нәшрияты.2000 ел.. Әхлак  белеме.Хрестоматия.Яр  Чаллы.2000.Бари  Рәхмәт  шигырьләре.Фәнис  Яруллин  шигырьләре,Роберт  Миңнуллин  шигырьләре.

Җиһазлау:”Әткәм-әнкәм-пар  канатым” плакат. Мәкальләр  язылган  карточкалар. Гаиләләргә  карата  чыгарылган газеталар. “Көмеш  кыңгырау”  газеталары, укучыларның  үзләре   иҗат  иткән  шигырь  һәм  хикәяләре.

                  Дәрес  барышы.

I.            Оештыру  моменты.

-Исәнмесез,  укучылар,кадерле  кунаклар! Хәерле  көн!

-Хәлләрегез  ничек, балалар?

-Кояшлы  иртә  кебек.

-Укучылар,  безгә  бүген  кунаклар  килгән,  әйдәгез  әле  иң  элек  кунакларыбыз  белән  исәнләшик.

-Исәнмесез! Хәерле  көн!

-Утырыгыз! Балалар   һәрвакытта  да  кешеләр  белән  исәнләшергә  кирәк. Исәнләшү  ул  кешегә  сәламәтлек  теләү,  кешенең  хәлен  сорашу,  игътибарлылык  билгесе, ярдәм  итәргә  әзер  тору. Исәнләшү  әдәплелекнең    иң  яхшы  сыйфаты.

-Укучылар  бүген  көн  нинди  матур  кояшлы,  салкынча,җилсез. Әйдәгез , укучылар  бер-беребезгә  кояш  кебек  елмаешыйк  та  бүген  уку   дәресенә  кереп  китик.

 

II.Актуальләштерү.

 

1.Әти- әни, туган  йорт   турында  магнитафон  тасмасыннан  Салават  Фәтхетдинов  башкаруында  җыр    тыңлау.

-  Җыр   нәрсә  турында , кемнәр  турында бара ?

-Әти-әниләр  турында.Туган  йорт  турында.

-Безнең  бүген  уку   дәресендә  “Әткәм-әнкәм- пар  канат” дигән  темага  класстан  тыш  уку  дәресе.

 

 

 

2.Әти- әниләргә  булган  хөрмәтләү  хисләре  җырларда,   шигырьләрдә  генә  түгел,  халкыбызның  җор  теле,  зирәк  акылы  иҗат  иткән  мәкальләрдә  дә  беләбез.

 

Әти- әниләр  турында  мәкальләр  язып  килергә  иде,  шул  мәкальләрне  укыту.Һәр  укучы  2  шәр  мәкаль  укый.

   1.Аталар   сүзе-акылның  үзе.

2.Әткәй - шикәр, әнкәй  бал.

3.Ата-ананы  тыңламаган,олыгайгач,үзе  дә  игелек  күрмәс.

4.Ата-ананы  тыңлаган  адәм  булган,  тыңламаган- әрәм  булган.

5.Ата-анасын  хурлаган  үзен  хурлаган  булыр.

6.Ата-ана  теләге  утка-суга  батырмас.

6Ата-беләк,ана-йөрәк.

7.Бала  телен  ана  белер.

8.Әнкәм  йорты- алтын  бишек.

9.Өйнең  яме-ана  белән.

10. Ата-җизнә,ана-казна.

11.Ата  йөрәге-таудан  өлкән,

Ана  йөрәге-диңгездән  тирән.

12. Атаңны  башыңда  тот,

Анаңны  учыңда  тот!

13. Атаң-анаң- чын  дусың,

Дус-ишләрең-юлдашың.

14.Үзең  бел, ата-анаңа  киңәш  ит.

15.Алтын  канат  атаң  бар,

Көмеш  садак  анаң  бар.

16.Ачтан  үлсәң  дә  ата-анаңны  ташлама!

 

3.Өй  эшенә  бирелгән  эшне  үтәгәнсез.Афәрин..Ә  хәзер   мин  дә  үземнең  әзерләп  килгән  мәкальләремне  әйтеп  үтим  әле.”Мин  башлыйм, сез  дәвам  итәрсез” уен.

1.Алтын  кадак  атаң  бар,  көмеш  кадак-(анаң  бар)

2.Ана  яхшылыгын, (авыргач  белерсең).

3 Ата- беләк, (ана-йөрәк).

4Атаңны  башыңда  тот,(   анаңны  учыңда  тот)

5.Бала  телен (ана  белер)

6.Әнкәм  йорты- (алтын  бишек).

7.Әткәй-шикәр, (әнкәй- бал)

8Үз  анасын  зурлаган, кеше  анасын (хурламас)

-Булдырдыгыз! Балалар  мин  һаман  саен  сезнең  әти-әниләрегезне    ныграк  яратуыгызга  ышана  барам.

  Балалар,  менә  мин  сезнең  әти- әниләрегезнең  беркайчан  да  авырмауларын, һәрвакыт  шат,  көләч  булуларын,  гел  елмаеп  торуларын телим.Бервакытта  да  әти- әниләрегезгә  авыр  сүз  әйтмәгез,  начар  эшләр  белән  күңелләрен  төшермәгез.

4.Ислам  дине  ата-аналар  турында  менә  нәрсәләр  ди.

Коръән  китабы  әти-әниләр  турында.

Коръән  китабы  турыдан- туры  ата-ананы  һәм  иң  беренче  чиратта  ананы  хөрмәт  итәргә  өнди.Балалар  ата-анага  карата  гадел,  әдәпле  булырга  тиеш,  аларны  хөрмәтләргә  һәм  ярдәм  итәргә,  алар  бирә  алмаганны  сорамаска,  ата-ана  белән  һәрвакыт  яхшы  мөнәсәбәттә  булырга  тиеш. Коръәндә “ Ата-анага  уф  та  димә”  диелгән.

5.Плакаттан  хәдисләр  укып,  мәгънәсен  аңлату.

Ата-анага  игелек  итегез!

Олыларның  сүзен  тыңлагыз!

Җәннәт  аналарның  аяк  астында.

Хатын-кызны  хөрмәт  итегез! Алар  сезнең  аналарыгыз,апаларыгыз,сеңелләрегез.

Ата-анага  игелек  эшләгез.

Олыгайгач  аларга  төкереп  карама,  кычкырма, ә  күркәм,  матур  сүзеңне  әйт.

7.”Ягымлы  сүзләр “  уены.

Класс  2  гә  бүленә  1  төркем – әтиләргә, 2  төркем-әниләргә  ягымлы  сүзләр  яза.

 Әниләр  турында  язган  ягымлы  сүзләрен укыйлар.

Әнием – күз  нурым.

Җир  йөзендә  иң  гүзәл,  иң  олы,  иң  матур  сүз - әни. Әни  дип  безнең  телебез  ачылган. Иң  тәүге  адымыбызны  да  әни  ярдәме  белән  киткәнбез. Сиңа  ничә  яшь  булса  да, һәрвакыт  әнинең  кайгыртуы  кирәк. Әниеңне  яратуың  никадәр  көчле  булса,  яшәвең  шулкадәр  яхты, шатлыклы  булыр.

Әниләр   турында  язып  килгән  шигырьләрен,  хикәяләрен  укыйлар.

Иң  якын  кешем”

Әни, син  минем  җирдәге

Иң якын  кешем!

Әни  син  минем  күктәге

Якты  кояшым!

Таң  йолдызын  хәтерләтә

Синең  күзләрең,

Балдан  да  татлы  тоела

Синең  сүзләрең.

Үләннәрдән  дә  йомшактыр

Синең  чәчләрең.

Сиңа  булсын  бакчадагы

Гүзәл  чәчәгем.

8. “Иң  кадерле  кешем” дигән  җыр  башкарыла.

9Әтиләр  турында  язган  ягымлы  сүзләрен  укыйлар.

Әтием-горурлыгым.

Гаиләдә  иң  зур,  баш  кеше-әти. Чөнки  ул  гаиләнең  барлык  башка  кешеләре  турында  кайгырта,  җил-яңгырдан  саклый,  төрле  авырлыклар  килгәндә  аларны  яклый. Өйдәге  иң  авыр  эшләрне  дә  әти  кеше   эшли. Ул  өйнең  терәге, таянычы.Әтиегез  сезне  акыллылыгы,  дөньядагы  бар  нәрсәне  белүе  белән  сөендерә.

Әтиләр  турында  язып  килгән  шигырь  һәм  хикәяләрен  укыйлар.

 

 

“Әти  бик  кирәк  кеше”

                                                В. Хәйруллин.

Әти  эштән  кайтып  керсә

Өйләр  китә  яктырып.

Көне   буе  сагынгандыр,

Ул  да  кайта  атлыгып.

Хәлне  сорый  баштан  сыйпап,

Миңа  чаңгы  көйләшә

Әнием  белән  дә  әти

Гел  елмаеп  сөйләшә.

Барыбызгада  булыша

Үзенең  дә  күп  эше

Әни, миңа,  сеңлемә

Әти-иң  кирәк  кеше.

10.”Әтием  бит  гармунчы”  җырын  җырлау

11.”Көмеш  кыңгырау “  газетасында  гаилә  турында  басылган  язмаларын  укыту.

12. Фәнис  Яруллинның  шигырен  уку.

“Бай  кеше”

                  Фәнис  Яруллин.

Мин  бай  кеше

Күп  малайлар

Карый  миңа  көнләшеп

Юмарт  булсам  да  аны  мин

Бирә  алмый  өләшеп.

Очыйм  дисәм,  оча  алам

Канатларым  пар  минем

Байлыгым  шул-әтием  дә

Әнием  дә  бар  минем.

III . Йомгаклау.

Әйе,  балалар  безнең  байлыгыбыз  пар  канатлы  булуыбыз.   Әти-әниләребез  безнең  кадерлеләребез.

Гаилә-һәр  кешенең  таяныр  ноктасы! Гаилә  бәхетен  ир  белән  хатын  тудыра.Ул  уртак  бәхет Сезнең  карлыгачларның  ничек  оя  коруларын,  балаларын  ничек  үстерүләрен  күргәнегез  бардыр. Кошлар  да  ояларын  парлап  ясыйлар, балаларына  азыкны  парлап  ташыйлар.

Укучылар  бервакытта  да  әти- әниләрегезгә  авыр  сүз  әйтмәгез,   начар  эшләр  белән  күңелләрен  төшермәгез.Олы  тормыш  юлына  баскач  та,  безгә  әти-  әниләр  кирәк.Кайгы-хәсрәт  килсә  дә,  шатлык-куанычларыбыз  булса  да,  без  әти-әниләребез  янына  ашыгабыз.Без  әти-әниләребезгә  гомер  буе  бурычлы.

Мин  бүгенге  дәресне  Фәнис  Яруллинның “Калыйк  вакытында  сорап”  дигән  шигыре  белән  йомгаклар  идем.

 

Озын-озын,нәрсә   озын?-

Озын-озын   бәхет  юлы.

Үз   бәхетенә  бара  кеше

Кайвакытта  гомер  буе.

Олы,олы, нәрсә  олы?

Ата-ана  хакы   олы.

Онытмасын  иде  кеше

Үлгәнчегә  кадәр  шуны.

Авыр-авыр, нәрсә  авыр?

Авыр-аналар  каргышы

Бу  каргышны  алганнарны

Көтә  Сак-Соклар  язмышы.

Ерак-ерак,нәрсә         ерак?-

Үткәннәргә  юллар  ерак

Ата-ана  фатихасын

Калыйк  вакытында  сорап.

Хор  белән  Шәүкәт  Галиевның  “Җирдә  миңа  ни  кирәк”  шигырен  уку.

Җирдә  миңа  ни  кирәк?

Җирдә  миңа   ни  кирәк?

Әти  дә  әни  кирәк.

Җирдә  миңа  ни  кирәк?

Без  яшәгән  өй   кирәк.

Җирдә  миңа  ни  кирәк?

Әллүкиле  көй  кирәк.

Җирдә  миңа  ни  кирәк?

Тукай  туган  тел  кирәк.

Җирдә  миңа  ни  кирәк?

Туган-үскән  ил  кирәк.

Җирдә  миңа  ни  кирәк?

Мәңге  имин  җир  кирәк.

             

      

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект по русской литературе для 3 класса «Әткәм-әнкәм - пар канатым»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инженер по охране окружающей среды

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Я предлагаю своим коллегам урок внеклассного чтения для" 3 класса на татарском языке.

Урок обобщения, повторения.

Воспитывает любовь и уважительное отношение к родителям, близким, к семье.

Воспитывает с малых лет ответственность к своей семье.

На уроке дети учатся сопоставлять, анализировать, делать выводы.

Развивается их познавательный интерес, расширяется кругозор, накапливается полезный опыт.

Дети узнают о том, что родителей не выбирают, а любят именно таких.

Ведь они твои папа и мама!

Мне приятно было разработать этот урок.

Спасибо!.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 542 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 01.02.2014 975
    • DOCX 25.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Закирова Расима Гимазетдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9398
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности реализации ФГОС НОО для слепых и слабовидящих детей

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 24 человека

Курс профессиональной переподготовки

Инклюзивное образование в начальной школе

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 51 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 159 человек

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания информатики в начальных классах с учетом ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 284 человека

Мини-курс

Маркетплейсы: организационные, правовые и экономические аспекты

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 15 регионов

Мини-курс

Управление личной продуктивностью менеджера

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методы сохранения баланса в жизни

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 29 человек