Предпросмотр материала:
Выберите файл для просмотра:
Всего файлов: 5
Тема: Тигезләмәләр системаларын чишүнең график методы.
Максат: 1. Тигезләмәләр системаларын чишүнең график методын кабатлау.
2. Ситемаларгы чишү күнекмәләрен ныгыту.
3. Математик мәсьәләләрне чишүдә компьютер куллану мөмкин-
лекләрен үстерү.
Җиһазлау: Тигезләмәләр системаларын чишүнең график методы, графикларны
үзгәртеп төзү буенча дәрес презентациясе. Компьютер, компьютер-
лар челтәре. Интерактив такта. Графиклар төзү өчен программа.
I. Актуальләштерү.
1) Өйгә бирелгән биремне тикшерү.
Укучыларга өйләрендә компьютер кулланып тигезләмәләр системаларын чишүне җиңеләйтүче алымнар уйлап килергә кушылды. Информатика дәресләрендә тигезләмәләр системаларын чишә торган программалар төзү өйрәнелгәнлектән, укучылар шул программаны тәкъдим итәргә мөмкин. Бу методның уңай якларын һәм җитешсезлекләрен әйтеп узарга. (Программаны төзегәндә кулланылган билгеләгечләр методы бары тик сызыкча тигезләмәләр системаларын чишүдә генә кулланыла). Шушыннан чыгып дәреснең темасы һәм максатлары әйтелә.
2) Кабатлау.
Алдагы дәрестә өйрәнелгән функция графикларын үзгәртү темасын алдан әзерләнгән презентация буенча кабатлау. Презентация һәр төр үгәртүне автомат рәвештә күрсәтеп, аңлатып барырлык итеп тавышы алдан яздырылган.
1-2 нче слайдларда иң гади функцияләрнең үзлекләрен кабатлауга телдән эш.







II. Яңа теманы аңлату.
1) Лекция.
Теманы аңлату компьютерда әзерләнгән презентация ярдәмендә алып барыла. Презентация график төзи торган программа, анимация эффектларын кулланып төзелгән. Бу мөмкинлекләрне куллану, тигезләмәләр системаларын чишүнең график методын аңлаешлырак итә һәм дәрестә күп системаларның чишелешен крарга мөмкинлек бирә. Теманы аңлату лексия формасында алып барыла. Укучылар урыннарында презентацияне карап, файлын үзләренә күчереп кенә дә ала алалар. Шулай ук файлны һәм график төзи торган программаны мәктәпнең математика сайтыннан да алырга мөмкин.
17- 24 нче слайдларда теманыаңлату. 17 нче слайдта тигезләмәләр системаларын чишү схемасы. 18-19 нчы слайдларда системаларны чишүнең гомуми методлары тасфирлана. 20-24 нче слайдларда тигезләмәләр системаларын чишүгә мисаллар карала. Анимация мөмкинлекләрен кулланып, слайдта башта мисалның бирелеше, аннан этаплап аны чишү юлы күрсәтелә. Автомат рәвештә этаплап графикларны сызу, кисешү нокталарын күрсәтү чишелешне җиңел күзалларга мөмкинлек бирә.




III. Ныгытуга мисаллар чишү.
1) Комментарияләр белән мисал.
Мисалның чишелеше этаплап интерактив тактада укытучы тарафыннан аңлатыла.
1) Тест.
Тигезләмәләр системаларын чишүнең график методы һәм системаның чишелеше темаларын кабатлауга. Тесттагы сораулар интерактив тактага чыгарыла. Тест өйрәнү масатыннан, шуңа күрә сорауларга дөрес җавап бирелмичә киләсе сорауга күчми. Дөрес җавап биргәндә чишү ысулын аңлата. Шулай ук тест дәреснең бер этабыннан икенчегә күчкәндә ял сыйфатында да бирелә.




3. Мөстәкыйль эш.
Һәр укучыга берәр мисал тәкъдим телә. Мисалларның чишелешләрен комьютерда махсус программа кулланып төзиләр, презентация слайдлары аша аңлаталар. Компьютерларның махсус программа аша челтәргә тоташуы эш процессонда интерактив тактада кемнең ничек эшләгәнен карап барырга, хаталарны төзәтеп барырга мөмкинлек бирә. Эшне төгәлләгәннән соң, укучылар урыннарыннан гына чыгыш ясый алалар, калган укучылар интерактив тактада эшләрне карый, бәя бирә һәм хаталарны төзәтә ала. Ахырда укытучы эшләгән эшләрне тәкдим итәргә мөмкин.





III. Йомгаклау.
1. Билге кую. Эшләнгән эшләр бәяләнә.
2. Өй эше. Тигезләмәләр системаларын чишүгә проект эше.
1)
2)
3)


4) 5)
1)____________ 2) __________ 3) ___________ 4) ______________ 5) ___________
_________________________________________________________________________________________
1)
2)
3)


4) 5)
1)___________ 2) ___________ 3) ___________ 4) ____________ 5) ______________
__________________________________________________________________________________________
1)
2)
3)


4) 5)
1)___________ 2) _____________ 3) ___________ 4) __________ 5) __________
________________________________________________________________________________________
1)
2)
3)


4) 5)
1)___________ 2) _____________ 3) ___________ 4) ___________ 5) _____________
__________________________________________________________________________________________
Функцияләрнең графиклары.
I. Түбәндәге сызымнардан тиешле графикларны сайларга:
1) y=x2+2 (__) ; 2) 1) y=2x2 -3(___) ; 3) y=(x-2)2 +2 (___) ; 4) y=0,5(x+2)2 (__)

II. I. Түбәндәге сызымнардан тиешле графикларны сайларга:
1) y=cosx (___) 2) y=2cosx (____) 3) y=cosx+1 (____) 4) y=0,5cos(x-π/2) (___).

III.
функциясенең билгеләнү өлкәсен табарга.
(_____)
1)
2)
3)
4) ![]()
IV.
функциясенең билгеләнү өлкәсен табарга.
(_____)
1)
2)
3)
4) ![]()
V. Түбәндәге функцияләр арасыннан таклары һәм җөпләренең номерларын күрсәтергә:
1) Так:______________________ 2) Җөп:__________________________
1) y=sin2x; 2) y=2cos4x; 3)
; 4)
; 5)
6) ![]()
VI. Түбәндәге функцияләрнең периодларын курсәтергә:
1)
(____) 2)
(_____) 3) y=tg2x (_____)
Профессия: Диспетчер автомобильного и городского наземного электрического транспорта
В каталоге 7 585 курсов по разным направлениям