Предпросмотр материала:
Тема: “3 саны һәм цифры.”
Дәрес максаты: 3 саны ясалышын күрсәтү, 3 цифрын предметлар саны белән тәңгәлләштерергә өйрәтү, 3 цифрын язарга өйрәтү;
1,2 саннары ясалышын кабатлау, 1,2 цифрларын язу күнекмәсен ныгыту.
Шәхси УУЭ.
§ Үзбәя кую сәләте булдыру
§ Исәпләү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү
§ Хата ясаудан курыкмау, хаталарны тикшерергә әзерлек күрсәтү
Регулятив УУЭ.
§ Укытучы белән берлектә уку максатлары кую
Танып-белү УУЭ.
§ Чагыштыру, төркемнәргә бүлү куллану
§ Танып-белү активлыгын, логик фикерләүне тәрбияләү
Коммуникатив УУЭ.
§ үз фикереңне булдыру, укытучы соравына төгәл җавап бирергә өйрәнү
§ аралаша белү
§ хөрмәт итә белү ысулларын үзләштерү, бердәмлекне булдыру
Җиһазлау: компьютер,интерактив такта.
Материаллар: цифрлар язылган карточкалар , китап, дәфтәр, слайдлар(рәсемнәр)
Предметара бәйләнеш: Әйләнә- тирә дөнья.
Эш формалары: Фронталь, индивидуаль.
Ресурслар: “Математика” 1 класс, Дорофеев Г.В.,Миракова Т.Н.,”Мәгариф нәшрияты,Москва- “Просвещение”,2010.
Дәрес барышы
|
Дәрес этаплары, максат |
УУЭ |
Укытучы эшчәнлеге |
Укучылар эшчәнлеге |
|
Оештыру өлеше. Максат: психологик уңай халәт булдыру |
Коммуникатив УУЭ |
-Исәнмесез, укучылар. Әйдәгез, бер-беребез белән елмаеп исәнләшик. - Рәхмәт, укучылар, утырышыйк.
|
-Хәерле
көн миңа,
|
|
Актуальләштерү
Максат: 1,2 саннары ясалышын кабатлау.
Яңа тема өйрәнү.
Максат: 3 санының ясалышын белү , аның составын, 3цифрын яза белү.
Максат:саннар группасы белән санау уңайлыгын төшенү
Максат:саннар рәтендә 3 санының урынын билгеләү
Үткәнне ныгыту. Максат: 2, 3 саннары составы турында кабатлау.
|
Шәхси УУЭ
Танып-белү УУЭ
Коммуникатив УУЭ
Шәхси УУЭ
Регулятив УУЭ
Танып-белү УУЭ
Регулятив УУЭ
Коммуникатив УУЭ
Танып-белү УУЭ |
1. Телдән исәпләү, практик эш. а) Фронталь эш. 1 дән 10 га һәм кирегә,6 дан 10 га һәм кирегә, 7 дән 3 кә кадәр санау. б) Уен “Цифрны күрсәт” Укытучы бер-бер артлы төрле сандагы предметлар ясалган слайдлар (1 яки 2)күрсәтә. в) Кабатлау -Алдыгызга 1 таякчык куегыз. -2 булсын өчен ничә таяк өстәргә кирәк? -Алдыгызга тагын бер таякчык куегыз.Барысы ничә булды? 3. Физкультминутка Бер-кулларны алга сузабыз. Ике-кулларны күтәрәбез. Өч-кулларны як-якка сузабыз. Бер, ике, өч – бездә дуслык, бездә көч. 4. 3 саны белән танышу. 1) Табышмак.
-Җәен, көзен, яз, кышын, Иртән, кичен, көндезен Ача, йома өч күзен, Телсез әйтәдер сүзен, Бик тиз аңлыйлар үзен. (светофор) -Сүз нәрсә турында бара? - Светофорның ничә төсе бар? -Светофор нәрсә өчен кирәк? -Алдыгызга 2 түгәрәк куегыз. Тагын 1 түгәрәк өстәгез. Ничә түгәрәк булды? 3 түгәрәк ничек килеп чыкты? -3 санын 3 цифры белән билгелиләр. -Сез бу цифрны кая күргәнегез бар? -Димәк, без бүген нәрсә өйрәнәбез? 2) Дәреслек белән эш.(58-59 бит) Рәсем буенча әңгәмә. -Алдарак тавыкның ничә чебие чыккан? -Хәзер ничә булды? -3 чеби ничек килеп чыкты? -3 санын нинди цифр белән билгеләрбез? Күрсәтегез әле. -Өстәлгә 3 квадрат куегыз. 1 квадратны алыгыз. Ничә квадрат калды? -2 ничек килеп чыкты? №1,58 бит Слайд (6 пар тимераяк,хоккейчыларның 2 өчлеге)
-Рәсемдә кемнәрне өчәрләп санау уңайлы? -Кырда хоккейчыларның ничә өчлеге бар? -Барлыгы ничә хоккейчы? -Рәсемдә нәрсәләрне парлап санарбыз? -Ничә пар тимераяк күрәсез? -Һәр хоккейчыга 1әр пар тимераяк җитәме? -Ә безнең сыйныфта ничә пар укучы?
№2, 58 бит №3,59 бит 3 сумны түләүнең төрле ысулларын Кушымтадагы акчалар ярдәмендә күрсәтәләр.
№4,59 бит
5.Физкультминут Иренмим беркайчан да, Иртән торып басам да, Физзарядка ясый башлыйм, Тәрәзәмне ачам да.
Бер-ике-өч! Бер-ике-өч! Сулыйм да иркен итеп, Күкрәк киереп атлап китәм, Кулны канаттай җилпеп
6. Дәфтәрдә эш 3 цифрын язу (слайд карау) Дәфтәрләрдә язу 7.Физкультминут Без яздык,без яздык, Безнең бармаклар талды. Без хәзер ял итәбез, Аннан язып китәбез. 8.Дәреслек буенча эш. № 5 яки № 6, 59 бит
|
Белемнәрне актуальләштерү
Шул саннар язылган карточкаларны күрсәтәләр.
-Бер
-Ике
-Светофор.
-3.
-2 гә тагын берне куштык.
-... --3 санын
-2
-3
2+1=3
3 цифры язылган карточка күрсәтәләр.
-2
3-1=2
-Хоккейчыларны. - 2 өчлек. -6 -Тимераякларны -6
-Әйе -8
1+1+1 2+1 1+2
Дәреслектәге иллюстрацияне карагач, балалар үзләрә дәфтәрдә 3 шакмактан торган рәсемнәр уйлыйлар һәм ясыйлар.
(теләгәнен сайлап эшлиләр)
|
|
Рефлексия Максат: үзбәя кую, нәтиҗә ясый белү күнекмәсе булдыру. |
Коммуникатив УУЭ, шәхси УУЭ |
- Әйдәгез дәрескә нәтиҗә ясыйк. Үз хисләребезне белдерик. -Ни өчен шундый йөз сайладың?
-Мин дә дәрескә нәтиҗә ясап елмайган йөзне сайлыйм, чөнки миңа сезнең дәрестә эшләвегез бик ошады, дәрестә бер-берегезгә ярдәм итеп, кызыксынып эшләдегез. Дәрес тәмам.Чыгарга була.
|
Балалар үз белемнәренә нәтиҗә ясыйлар Смайл сайлыйлар. -Мин елмаеп тора торган йөз сайладым, чөнки мин бар әйбернә дә аңладым, 3 саны турында беләм. Һәм миңа дәрес бик ошады.
|
Профессия: Учитель начальных классов компенсирующего и коррекционно-развивающего образования
В каталоге 7 494 курса по разным направлениям