Инфоурок Начальные классы КонспектыБелем бәйрәме

Белем бәйрәме

Скачать материал

                           

 

 

 

 

 

 

 

   Белем бәйрәме.

 

          (беренче сыйныф укучылары  өчен  монтаж)

 

    

 

 

 

                                                             Ибрагимова Резида Харис кызы

                                                              I квалификацион категория

 

 

 

 

 

 

 

 

     

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                 2013 ел

 Зал бәйрәмчә бизәлә, музыка яңгырый. “Белем бәйрәме” җыры җырлана.

 

IV сыйныфлар укучылары :

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу?

         Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

Туган җирнең һәрбер почмагында

 Каршылыйлар белем бәйрәмен

 Яңгырый сабыйларның шат авазы,

 Кулларында - чәчәк бәйләме.

 

 Әй сентябрь, бу беренче

 Көнең бигрәк матур!

 Зәңгәр күк гөмбәзен күрче:

 Гүя ефәк чатыр.

 

  Һава салкыная бара, 

  Аяк басабыз көзгә. 
  Сары төстә яфраклар да 
  Чалына инде күзгә. 


  Хушлаштык ямьле җәй белән, 
  Үтте дә каникуллар. 
  Бүген бәйрәм – белем көне, 
  Мәктәпкә илтә юллар. 

 

  Белем бәйрәмен алып килә 
  Кыңгыраулы сентябрь. 
  Кулларымда тере чәчәк, 
  Шатлыгымны син дә күр. 
  Ашкынамын мәктәбемә 
  Әйтерсең, туган йортым. 
  Мәктәбемә илтәр сукмак 
  Гел шулай нурлы булсын. 


  Мәктәпкәем каршы ала, 
  Барыбызны иркәләп. 
  Кочагына кыса кебек 
  Килгән өчен иртәрәк. 


 Балалар килә мәктәпкә

 Хушлашып Җәйләр белән

 Көзге чәчәкләр һәммәсен

 Тәбрикли бәйрәм белән.

 

 Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр! Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара. Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән “Беренче кыңгырау” тантанасын ачык дип белдерәм. Сүзне мәктәбебез директоры Минһаҗев Илфат Мисхәт улына бирәбез. Рәхим итегез.

   Без атлаган юлларга

   Алтын яфрак сибелә.

   Чыңлый көмеш кыңгырау,

   Дәшеп белем иленә.

 

   Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

   Белем ишекләрен ачтың син.

   Юлыбызны гүзәл итәр өчен

   Якты маяк булып балкыйсың.

 

    Укытучым, безнең йөрәктә

    Син тормышка сөю уяттың;

    Күңелемдә тулы яктылык

    Әйтерсең лә яңа таң атты.

 

    Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар

    Ялкын алган Сезнең күңелдән.

    Бер-бер артлы якты йолдыз булып

    Кабына алар илем күгендә.

 

    Хезмәтнең данлыларын,

    Таңнарның гел алларын,

    Мәрхәмәтле җаннарыбыз,

    Яраткан укытучыларыбыз!

(җыр: “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”)

Ә менә бәйрәмебезнең иң нәниләре һәм иң кадерлеләре – 1 нче сыйныфка укырга килүче кызлар һәм малайлар. Ягез әле, үзләрен тыңлап карыйк.

 

1 нче сыйныфлар

 Чәчәкләр тотып кулга

  Без чыктык олы юлга.

  Һәркем белә, әлбәттә,

  Без барабыз мәктәпкә.

 

  Без мәктәпкә барабыз

  Хәерле сәгатьләрдә.

  И мәктәбем, өйрәт безне

  Иң матур гадәтләргә.

 

  Без җилдә чыныгып

  Кояшта янганбыз.

  Зур булып үскәнне

 Сизми дә калганбыз.

 

  Исәнме, и мәктәп,

  Сагынып беттеңме?

  Укырга килгәнне

  Зарыгып көттеңме?

 

 

 

   Кичә әни белән бергә,

   Әзерләдек сумканы.

   Пеналыма тезеп куйдым

   Карандаш һәм ручкамны.

 

   Әтием дә, әнием дә,

   Бу көнне бик көттеләр.

   Балалардай дулкынланып,

   Мине озата килделәр.

 

 

  Өлкән дуслар шаярталар,

   Ә без ачуланмыйбыз.

    - Чәчәкләр артыннан, - диләр,

   Күренми бит буегыз

 

  Бүген йөзләр көләч безнең

  Күңел сөенә,

  Атлыйбыз тәүге адымнар

  Белем иленә.

 

  Әти дә шулай әйтә 
  Әни дә шулай әйтә 
  Әби әйтә : - дөрес бу-ди,- 
  Китап шулай өйрәтә. 


 Мәктәпкә озаткан чакта 
 Әбием кочып сөйде 
 Алдынгы булырга тырыш 
 Бәбкәчем берүк диде. .

 
Кыңгырау, кыңгырау,

Шалтыра, шат җырлап.

Укучы исемен

Акларбыз яхшырак.

 

Укытучы, мәктәп – бу ике суз 
Кунелемдә яши янәшә, 
Мәктәбем, дип әйткән чакта 
Укытучым, дип, йөрәк эндәшә. 

 

Җыр: “Укытучым сезгә карап”

Хөрмәтле укытучылар! 
Сезгә булган хөрмәтебез 
Яши безнең йөрәктә. 
Чәчәкләрнең хуш ислесе 
Чын күңелдән - бүләккә ! 
(Чәчкә тапшыру) 

 

Укытучы.

 Бүген башлап басасың син 
Олы белем юлына. 
Белем дөньясына ачкыч- 
"Әлифба” ал кулыңа. 
"Әлифба”гыз – алтын ачкыч, 
Аны ихлас укыгыз. 
Белем белән коралланып, 
Галәмнәрне айкагыз! 
(Әлифбалар таратыла)      

 

 I сыйныфлар

Бик күп нәрсә белермен мин,

Туган илем турында

Мин бит инде бик зур булдым

Әлифбам бар кулымда.

 

Дус, тату, матур яшәүнең

Серенә төшенербез

Бик тырышып  укыганда

Уңышка ирешербез

 

Ант бирәбез әниләргә

Һәрвакыт сүз тыңларга

Мәктәптә дә, тормышта да

Яхшы кеше булырга.

 

җыр: “Мәктәп –ул ямьле”

 

Иренмичә, ялкаулашмый 
Укыгыз фән илендә. 
Китапларны ачар өчен 
Ачкыч бирәбез сезгә. (ачкыч тапшыру)


Хәерле юл, мәктәп иленә ! 
Төкле аяк белән керегез. 
Алда сезне күп могжиза көтә, 
Сау – сәләмәт укып бетегез. 


Бу якты йорт сезнең бәхет өчен, 
Бу китаплар сезгә нур чәчсен! 
Эчләрендә булган әйбәт сүзләр 
Иптәш булып сезгә эндәшсен. ( 1 нче сыйныфлар өчен бүләккә бирелгән  китапларны  өләшү)


Кояшның да бүген йомшак нуры 
Сезне бире сөеп китерде. 
Алыгыз сез гыйлем хазинәсен 
Һәм үсегез гөлләр шикелле!

 
Бездән сезгә шул теләк: 
Белегез укуның кадерен, 
Ертмагыз дәфтәр битләрен, 
Саклагыз китапны кадерләп.
Барыгызны да яңа уку елы башлану белән котлыйбыз.. Уңышлар сезгә! 


Чакыра, тагын чакыра 
Кыңгырау классларга. 
Бүгеннән – Белем көненнән 
Уку елы башлана!(кыңгырау тавышы)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Белем бәйрәме"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инструктор по тяжелой атлетике

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара. Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән “Беренче кыңгырау” тантанасын ачык дип белдерәм. Ә менә бәйрәмебезнең иң нәниләре һәм иң кадерлеләре – 1 нче сыйныфка укырга килүче кызлар һәм малайлар. Ягез әле, үзләрен тыңлап карыйк. Туган җирнең һәрбер почмагында  Каршылыйлар белем бәйрәмен  Яңгырый сабыйларның шат авазы,  Кулларында - чәчәк бәйләме.   Әй сентябрь, бу беренче  Көнең бигрәк матур!  Зәңгәр күк гөмбәзен күрче:  Гүя ефәк чатыр.     Һава салкыная бара,    Аяк басабыз көзгә.    Сары төстә яфраклар да    Чалына инде күзгә.    Хушлаштык ямьле җәй белән,    Үтте дә каникуллар.    Бүген бәйрәм – белем көне,    Мәктәпкә илтә юллар.   

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 003 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.04.2014 2307
    • DOCX 41 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Самигуллина Алсу Харисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Самигуллина Алсу Харисовна
    Самигуллина Алсу Харисовна
    • На сайте: 9 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7384
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация краеведческой деятельности детей в учебно-воспитательном процессе начальной школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 248 человек

Курс повышения квалификации

Инклюзивное и интегративное образование детей с ОВЗ в условиях введения и реализации ФГОС НОО ОВЗ

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 303 человека из 61 региона
  • Этот курс уже прошли 1 201 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы теории и методики преподавания в начальной школе в соответствии с ФГОС НОО

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 388 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 221 человек

Мини-курс

Стратегия продаж и продуктовая линейка: успех в современном бизнесе

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Карьера и развитие в современном мире

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методы и подходы проведения трекинга и менторства

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе