Выбранный для просмотра документ МИН_табигать баласы (2).pptx
Скачать материал "Презентация. Фәнни-тикшеренү эше: «Мин - табигать баласы»"
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Фәттахова Гөлназ Хәсби кызы
Югары Ослан муниципаль районы Вахит урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы
Педагогик стаж – 27 ел
Категория - югары
2 слайд
Фәнни-тикшеренү эше:
Мин – табигать баласы
3 слайд
Максат:
Туган авылым - Вахит табигатенә мәхәббәт тәрбияләү; яраткан шагыйрьләребезнең, язучыларыбызның әсәрләре аша табигатьнең матурлыгын күрә белергә, саклый белергә өйрәнү; танып –белү сәләтемне үстерү.
4 слайд
Эшемнең актуальлелеге:
Элек-электән кеше табигатьнең гүзәллегенә сокланган, аңа багышлап бик күп җырлар, шигырьләр, картиналар, хикәяләр иҗат иткән. Үз эшләрендә табигатьнең камил һәм кабатланмас булуын, аның ярдәмгә мохтаҗлыгын, табигать белән һәрчак гармониядә яшәргә кирәклеген ассызыкларга, Табигать-анага ярдәм итү юлларын, табигатьне яратуларын һәм аны яхшы белүләрен дә күрсәтергә теләгәннәр.
5 слайд
Сагындым Вахитымны, гөлчәчәкле бакчаны.
Түгәрәк күлләремне, челтер-челтер чишмәне.
6 слайд
Берәүләр шәһәрдә яшәсә, без исә, гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы һәм сихри бишегендә туып үскән табигать балалары, җир балалары. “Шәһәрне макта, авылда тор “ - дигәннәр борынгылар һәм бер дә ялгышмаганнар.
7 слайд
«Табигать кочагында яшәү,аны күреп тору, аның белән сөйләшү- бәхет.”
8 слайд
Ә нәрсә соң ул табигать?
Табигать - ул безнең әйләнә –тирәбез,туган җиребез,туган ягыбыз...
Суларын эчеп туймаслык чишмәләребез, су коенган инешләребез, җиләкле аланнарыбыз, урман – кырларыбыз... Җәнлекләр,үсемлекләр, кошлар дөньясы...
9 слайд
Кызганычка каршы, табигатьнең матурлыгын саклап бетерә генә алмыйбыз шул. Шагыйрә Энҗе Авзалованың “Җир елый” исемле шигыре шул турыда:
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Челтерәп аккан чишмәләрем
нигә кипкән?
Табигатьне кемнәр шулай
Әрәм иткән?
Кешеләрдә миһербанлык кая киткән?
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм.
Сандугачлы талкайларны
Кемнәр кискән?
Җир елый, ишетәсезме?
Ә мин ишетәм.
Бу гүзәллек, бу җир шары яшәр микән?
10 слайд
11 слайд
Табигатьне кадерләү турындагы әйтемнәр
12 слайд
13 слайд
“Җиргә төкергән – үзенә төкергән”.
“Кеше үз гомерендә 10 төп агач утыртырга тиеш”.
“Агачның тамырларына балта чабып, яфрагы белән дус булма”.
“Кул пычранса, су белән юарсың,
“Су пычранса, ни белән юарсың?”.
“Бер агачтан мең шырпы ясап була”.
“Бер шырпы белән мең агачны яндырып була”.
“Каен себеркесе хан кызын терелткән” һ.б.
14 слайд
Габдулла Тукай иҗатында табигатьне саклау темасы
“Туган авыл” шигыреннән өзек
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.
15 слайд
Аның “Туган авыл” шигыре нибары 7 юлдан тора. Шушы кыска гына шигыре белән ул туган авылының матурлыгын, гүзәллеген, аны нык яратуын төрле яклап ачып биргән.
Дөнья гиздем - табалмадым һичкайда,
Сөйгән туган авылым Балыклы,
Синдәгедәй мул бер байлыкны,
Җир күкрәтеп уңган ашлыкны,
Синдәгедәй гадел халыкны,
Синдәгедәй юмарт халыкны,
Очратмадым һичбер вакытта...
А.Алиш әсәрләре аша табигатьнең матурлыгын күрү
16 слайд
Чишмәләр – табигать бизәге
Сибгат Хәким, Әхмәт Исхак, Резеда Вәлиева һ.б. шагыйрьләребез чишмәләр янында күп булганнар, алар аларның күңелләрен дулкынландырган. Чишмәләргә багышлап Сибгат Хәким “Бер тауда 10 чишмә”, “Фазыл чишмәсе” шигырьләрен, Әхмәт Исхак “Чишмә” шигырен иҗат иткәннәр. Аларның кайберләре көйгә дә салынган.
Ә.Исхаков "Чишмәләр иле син, Туган як!”
Еракка китмәгез су сорап.
Бу җирдә таулардан көй алып,
Чишмәләр яшиләр чылтырап...
17 слайд
Без, Вахит мәктәбе укучылары һәм авыл халкы, үзебезнең чишмәләребезне һәрвакыт чистартып торабыз.
18 слайд
Әй көмеш сулы чишмә,
Ашыгасың кайларга?
Боргаланып-сыргаланып,
Ни әйтәсең талларга?
19 слайд
Сибгат Хәкимнең “Сусау” шигыреннән өзек
Ник болай гомерем буена
Бетмәгән сусау икән?
Сусаудан янган күңелгә
Су салып торсаң икән...
20 слайд
Чишмә турында мин дә сезгә чыгарган шигыремне укып китәсем килә.
Әй, көмеш сулы чишмә,
Ашыгасың кайларга?
Боргаланып-сыргаланып,
Ни әйтәсең талларга?
Чишмә буенда таллар
Башкайларын игәннәр.
Саклагыз, бу табигатьне,
Матурлыкны дигәндәй.
21 слайд
Урманнар – безнең табигатебезнең аерылгысыз бер өлеше
22 слайд
Урманның безгә биргән сый – хөрмәтенә без бик рәхмәтле. Әмма барлык кешеләр дә урман байлыгыннан тиешенчә генә файдаланып, аны саклый беләләр микән соң?
Урман һәм мин. (Р.Валеева)
Урман янына килдем,
Зурлап башымны идем:
–Урман, – дидем, – урманым,
Мин үтим әле, җаным,
Эчкәрәгерәк керим,
Сукмакларыңда йөрим,
Җимешләрең авыз итеп,
Гүзәллекләрең күрим...
Урман әйтте: – Әйдә, бала,
Рәхим ит!
Син бит дустым минем, – диде, –
Түрдән үт!
23 слайд
24 слайд
Әйе, без - табигать балалары, ә табигать – безнең хуҗабыз! Моны беркайчан да истән чыгармыйк һәм табигатьнең кагыйдәләренә,кануннарына каршы килмичә аңа булышыйк.
25 слайд
26 слайд
27 слайд
Игьтибарыгыз
өчен рәхмәт!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Фәнни-тикшеренү эшемнең темасы: “Мин-табигать баласы» дип атала. Бу презентациямнең максаты: туган авылым - Вахит табигатенә мәхәббәт тәрбияләү; яраткан шагыйрьләребезнең, язучыларыбызның әсәрләре аша табигатьнең матурлыгын күрә белергә, саклый белергә өйрәнү; танып –белү сәләтемне үстерү. Эшемнең актуальлелеге: элек-электән кеше табигатьнең гүзәллегенә сокланган, аңа багышлап бик күп җырлар, шигырьләр, картиналар, хикәяләр иҗат иткән. Үз эшләрендә табигатьнең камил һәм кабатланмас булуын, аның ярдәмгә мохтаҗлыгын, табигать белән һәрчак гармониядә яшәргә кирәклеген ассызыкларга, Табигать-анага ярдәм итү юлларын, табигатьне яратуларын һәм аны яхшы белүләрен дә күрсәтергә теләгәннәр. Эшемдә табигатьнең кагыйдәләренә,кануннарына каршы килмичә аңа булышырга чакырдым.
6 665 075 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Фаттахова Гульназ Хазбиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Мини-курс
10 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.