Аңлатма
язуы.
Барлык укыту
фәннәреннән белем стандартлары булдыру –мәгариф системасын яңартуда мөһим
мәсьәләләрнең берсе.Монда төп үзенчәлек шунда : алар мәгарифнең федераль һәм
милли-төбәк компонентларын үз эченә ала. Федераль компонент белем эчтәлегенең
барлык мәктәпләр өчен мәҗбүри булган инвариант өлешен тәшкил итә.
Милли – төбәк компоненты халык
һәм милләт үзенчәлеген , аларның мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм
тарихын , табигый – географик мохитен чагылдырган укыту материалын эченә
берләштерә.
Укыту программасының милли-төбәк
компоненты “ Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” гы Законны
тормышка ашыруда бик зур педагогик чара булып тора. Ул Закон Татарстан халыкларын
, аларның культурасын һәм телләрен саклау , һәрьяклап үстерүне , җәмгыятьнең
социаль-икътисади , рухи - әхлакый үсүендә һәр милләтнең иҗади көчен ,
гореф-гадәтләрен һәм игелекле традицияләрен тулысынча файдалануны күздә тота.
Билгеле , кайсы төбәктә яшәвенә карамастан , һәр укучыга табигатьнең һәм
халыкның бу үзенчәлекләрен белүе зарур. Ләкин үзе яши торган төбәкнең
үзенчәлекләрен , халкын , традицияләрен , мәдәниятен , тарихын укучы аеруча
яхшы белергә тиеш. Туган илгә , Ватанга мәхәббәт Кече Ватаннан башлана бит.
Нәкъ менә шуларны истә тотып , 2005 нче елдан башлап , укучылар белән туган
якны өйрәнүгә җитди игътибар бирә башладык. Үзебезнең авыл тарихын ,
гореф-гадәтләрне , микротопонимнарны һәм антропонимнарны , авылыбыздан чыккан
күренекле кешеләрнең тормыш юлларын өйрәндек . Әлеге җитди эшне кызыклы ,
мавыктыргыч итү максатыннан эзләнү – тикшеренү , рефератлар язу , чыгышлар ясау
оештырдык. Күренекле шагыйрә М.Мозаффария, атаклы химик Г.Камай исемнәре
безнең як белән бәйле булуы , археология фәннәре докторы , академик А.Халиков ,
филология фәннәре докторы , академик Г.Ф.Саттаров хезмәтләрендә дә Тормы авылы
искә алынуы укучыларда горурлык хисе уятты . Әлеге темаларның укучылар өчен
мөһим булуын аңлап , дүрт еллык эшнең , үткәрелгән чараларның нәтиҗәсе буларак
, X сыйныфларда профильле укыту өчен авторлык программасы төзелде .
Программаның
максаты:
1) туган авыл тарихын тирәнрәк өйрәнү;
2) укчыларның гуманитар фәннәрдән белемнәрен тирәнәйтергә булышу;
3) туган җиргә мәхәббәт , туган авыл һәм аның кешеләренә хөрмәт тәрбияләү,
күренекле шәхесләре белән горурлану хисе уяту.
Төп бурычлар:
1) укучыларның дәресләрдә алган белемнәрен системага салу, тирәнәйтү,
үстерү , ныгыту;
2) укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.
Курсны тормышка ашыру принциплары
:
1) Укытучы сөйләме , материал җыю һәм аны анализлау , классификацияләү .
2) Архив материаллары белән эшләү;
3) Иҗади дәрес-очрашулар , конференцияләр , шигъри кичәләр ,
экскурсияләр , әңгәмәләр ,
матбугатта чыккан язмалар белән туплау;
4) Инша , отзыв язу , фәнни хезмәтләрдән файдалану , сценарийлар язу һәм
аларны сәхнәләштерү.
Көтелгән белем нәтиҗәләре:
1) укучыларда милли үзаң тәрбияләү;
2) туган төбәктә намуслы хезмәт итү теләге барлыкка килү , әби-бабайлар
мирасын кадерләп саклауда өлеш кертү;
3) предметара бәйләнешне ныгыту;
Программа , X сыйныфлар өчен төзелеп , 19 сәгатькә исәпләнгән.
Тематик
план
№
|
Тема
|
Сәгать саны
|
Эш төре
|
1
|
“Шушы яктан , шушы туфрактан без” (Олы Тормы
авылы тарихы)
|
1
|
Тикшеренү эш
(Мәктәп
музеена экскурсия
, авыл тарихына караган
материаллар туплау)
Лекция - экскурсия
|
2
|
Атамалар ни сөйли.
* Атамалар дөньясында . Олы Тормы атамасы
тарихы.
* Туган авылым - Кече Ватаным
* Авылыбыз микротопонимнары ( кыр, чишмә,
чокыр, күл, тау калкулык һ.б.) антропонимнарны ( кеше исемнәре ,
кушаматлары һ.б.
* Микротопоним һәм антропонимнарны
этимологик якатн тикшерү.
|
4
1
1
1
1
|
Лекция , әңгәмә Тикшеренү эше ,
сценарий язу
Гамәли дәрес
Тикшеренү эше ,
семинар –дәрес
Тикшеренү эше ,
Укучылар чыгышы
|
3
|
Авылым бәетләре
|
1
|
Рефератлар
тыңлау
|
4
|
Гореф-гадәтләр
Халкымның гореф-гадәтләре
* Сабан туе”
* “Бәби туды”
* Яз бәйрәме Нәүрүз
|
5
2
2
1
|
Лекция , әңгәмә
Сценарий
язу .
Сценарий язу .
Сценарий язу .
|
5
|
Шәҗәрә
* Шәҗәрә (Шәҗәрә төрләре , шәҗәрә төзүгә
таләпләр. Күренекле шәхесләрнең шәҗәрәләре)
* “Шәҗәрәңне беләсеңме?”(укучыларның
шәхси шәҗәрәләрен төзү)
|
2
1
1
|
Лекция , әңгәмә
Эзләнү-тикшеренү эше , гамәли дәрес
|
6
|
Гаиләбез ядкәрләре
|
1
|
Рефератлар тыңлау
|
7
|
Авылыбызның күренекле шәхесләре
Маһруй Мозаффария
Гыйлем Камай
Сафиуллин Хатыйп
Җәләлетдинов Дамир
|
1
|
Тикшеренү эше , укучылар чыгышы
|
8
|
“Һәйкәлләр ни сөйли?”
( Бөек Ватан һәм Әфган сугышында һәлак
булганнар истәлегенә багышлана)
|
1
|
Лекция , әңгәмә
Реферат яклау
|
9
|
“Кырларыңнан алам моңнарымны ,
Туган ягым , туган төбәгем”
*
Туган авылга багышлап шигырьләр иҗат итү
* Авылыбыз гимнын иҗат итү.
|
1
|
Гамәли дәрес , группаларда эшләү
|
10
|
“Буыннарны
бәйләп торган нәсел җебем өзелмәсме?”
|
2
|
Телдән журнал
|
|
Барысы
|
19
|
|
Рефератлар тематикасы:
1. “ Бәетләрдә халкым язмышы”
2. “ Нәсел агачы – шәҗәрә”
3. “ Әфганстан ! Йөрәкләрдә тирән яра ... ”
4. “ Тормы авылының микротопонимнары”
5. “ Тормы авылының антропонимнары”
6. “ Гаиләбез ядкәре”
Кулланылган әдәбият
1.Әхмәтҗанов М. “Татар шәҗәрәләре”.
2.Извеков И. Генеология и история семьи.-Народное образование .-№5.-2006.
3.Саттаров Г.Ф. ”Татар
топонимиясе”.-Казан,1998.
4. Саттаров Г.Ф. “Татар антропонимикасы”.-Казан,1990
5. Саттаров Г.Ф. “Татар исемнәре сүзлеге” .- Кзан,1981
6. Саттаров Г.Ф. “ Атамалар дөньясына сәяхәт”. –Казан,1992.
7. Н.Исәнбәт “Балалар фольклоры”
8. “Хәтер китабы”, 2003
9. Заһидуллина Д.Ф. “ Әдәбият тарихы һәм
теориясе”
1 нче дәрес.
Тема : “Шушы яктан , шушы туфрактан
без”
Максат :
1.Электив курсының максаты һәм бурычлары ,
Олы Тормы авылы тарихы белән таныштыру
2.Укучыларның иҗади фикерләү
сәләтләрен үстерү, фәнни-гамәли эш
белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру ,
фәнгә карата кызыксыну уяту.
3. Туган телгә , туган төбәккә карата
мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү.
Материал : 1. Мәктәп музее материаллары.
1. Г.Ф.Саттаров “Татар топонимиясе” .-
Казан , 1998.
2. Г.Ф.Саттаров
“Атамалар дөньясна сәяхәт”.-Казан, 1992.
3. Г.Ф.Саттаров
“Мәктәптә туган як ономастикасы”.-Казан , 1984.
Дәрес барышы.
Укытучы. Бу дөньяда һәркем өчен дә кадерле
булган нәрсә - ул Ватан. Ватан-ана! Кешенең анасы бер генә булган кебек ,
Ватаны да бер генә. Ә Олы Ватан Кече Ватаннан башлана . Нәрсә соң ул Кече Ватан
? Кече Ватан ул – туган авыл , туган нигез , әти-әни, әби-бабай , туган –
тумача , күршеләр... Кече Ватан ул – уйнап үскән урам , елга-күлләр , кырлар ,
урманнар , кошлар , бөҗәкләр ...Олы Ватанны ярату кече Ватанны яратудан
башлана.
Укучылар , мин Фәнис абыегыз
Яруллинның “Тамырлар“ шигырен укыйм , ә сез аны ничек аңлатырсыз икән ? Нәрсә
турында бу шигырь ? Автор нинди проблеманы күтәрә ? Аны чишүнең нинди
юлларын күрсәтә ? Сез Фәнис абыегыз белән килешәсезме?
Тамырлар .
Ф.Яруллин.
Туган туфрагыма күмелеп калган
Гомер агачымның тамырлары,
Ул тамырлар җирдә сабыр гына
Көтеп ята безнең кагылганны.
Өр-яңадан катламнарны тишеп,
Калкып чыгар алар югарыга .
Аларны тик җылы яңгыр белән
Сугарырга кирәк , сугарырга.
Һәр нәрсәне югалтмыйча саклый
Җир хәтерле , җир ул – мәрхәмәтле .
Үпкәләмәс , бөтенесен кичерер,
Тойсын гына безнең мәхәббәтне.
Тик җирнең дә сабырлыгы бетсә ,
Череп китсә әгәр тамырлары?
Коткара алмас инде ул чагында
Әллә нинди җылы яңгырлар да.
( Укучылардан куелган сорауларга җаваплар алына
, фикер алышу үткәрелә)
Укытучы. Әйе ,
дуслар , Ф.Яруллин үзенең шигырендә һәрберебезне үз гаиләсе , ыругының
тарихын белергә өнди. Тамырларыбызны “сугарып торырга” тиешбез, ди. Безнең
борынгы бабаларыбыз бу хакта бервакытта да онытмаганнар . Нәселне җиде буынга
кадәр белү – һәркемнең бурычы , дип санаганнар һәм аны васыять итеп буыннан –
буынга тапшырганнар. Бу хакта бик кыска , әмма бик төгәл итеп мәкальләрдә
әйтелә.
Ата – бабасын
искә алмаган кеше игелек күрмәс.
Кардәш кардәшне
кабергә кадәр ташламый.
Тамыр тарткан
тарыкмый .
Нәсел шәҗәрәләрен
төзү исә моны тагын бер кат дәлилли.
Ата – баба
васыятен үтәү – безнең дә изге бурычыбыз Сезнең белән бу эшне башлап җибәрәбез.
Электив курсының максаты нәкъ менә шул инде. Мин сезне курс программасы белән
таныштырам .(Укучыларга таратыла )
Иң беренче эш
итеп , мәктәп музеена экскурсия ясыйбыз , авылыбыз тарихы турында белемнәрне
искә төшерербез , яңа мәгълүмат алырбыз.
(
Тарих укытучысы , музей җитәкчесе Розалия Тәлгать кызы авыл тарихы белән
таныштыра. Экскурсия әңгәмә белән үрелеп алып барыла. )
Укытучы. - Укучылар , сез бу
дәрестә авылыбыз тарихы белән таныштык. Димәк , Розалия Тәлгатовна
әйткәнчә , Иделнең тормыш итү өчен уңайлы булган уңъяк ярларында кешеләр бик
борынгы заманнарда –моннан 40 мең еллар элек үк яши башлаган.Алар иген иккән ,
мал асраган , аучылык , бакчачылык белән шөгыльләнгән.
VIII гасыр урталарына таба Урта
Идел буйларында , шул исәптән безнең төбәккә дә Азов буйларыннан татар халкының
борынгы бабалары – болгарлар һәм аларга союздаш булган кабиләләр- күченә
башлый.
Яңа җирләргә күченеп килгән
болгарлар бу урыннардагы төп халыкның бер өлешен кысрыклаганнар , аны тагын да
арырак , урман эченәрәк китәргә мәҗбүр иткәннәр , ә бер өлеше белән экономик
һәм көнкүреш элемтәләре урнаштырганнар.
Риваятьләргә караганда , безнең
Тормы авылына нигез якынча 1552 нче елларда , явыз Иван гаскәрләре
эзәрлекләвеннән качып , бу якларга килеп чыккан гаилә тарафыннан салына.
Өй эше.
-Әйе, авылыбыз Олы Тормы дип атала.Ә ни өчен шулай атала соң ул?
Авылыбыз атамасы кайдан килеп чыккан ? Бу хакта уйланганыгыз , укыганыгыз ,
ишеткәнегез бармы? Өйдә сезгә әлеге сорауларга җаваплар әзерләп килергә кирәк
булыр , чөнки киләсе дәрестән башлап без “Атамалар ни сөйли ? “ дигән бүлекне
өйрәнә башлыйбыз . Ә темабыз - “Авылым атамасы” булыр. Бирелгән сорауларга
җавапларны Г.Ф.Саттаровның “Атамалар дөньясна сәяхәт” һәм “Мәктәптә туган як
ономастикасы” дигән китаплардан табарсыз. ( Китаплар күрсәтелә)
2 нче дәрес .
Тема : “Атамалар ни сөйли ?
“Олы Тормы атамасы
тарихы ”
Максат : 1. Олы Тормы атамасының килеп чыгышын ачыклау, дәлилләү.
2.Ономастика , топонимия
төшенчәләрен искә төшерү .
3. Туган якка , туган төбәккә
мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау : 1.
Г.Ф.Саттаров “Татар топонимиясе” .- Казан , 1998.
2. Г.Ф.Саттаров “Атамалар дөньясна сәяхәт”.-Казан, 1992.
3. Г.Ф.Саттаров “Мәктәптә туган як ономастикасы”.-Казан , 1984.
1. Укытучы. Укучылар , бүгенге
дәресебезне өй эшенә бирелгән сораулар белән башлыйм . Шулай итеп ,
авылыбыз Олы Тормы дип атала.Ә ни өчен шулай атала соң ул? Авылыбыз атамасы
кайдан килеп чыккан ? Бу хакта ниләр белеп килдегез?
(Укучыларның җаваплары тыңлана)
Укытучы. - Әйе , авылыбыз
атамасы хакында төрле риваятьләр бар.
-
Безнең авылда шалкан бик уңа торган булган . Тирә- як авыллардан да шалкан
алырга килгәннәр . Авылыбыз кешеләре түгел , ә күрше авыллар безгә шундый атама
биргәннәр.
-Ә икенче риваятьтә болай диелә : “Тормы
–үсемлекләр дөньясы белән бәйле кеше исеме .Торма –ачы тәмле тамыразык
–яшелчә.Бала үткен , чая булсын , явыз көчләр аңа тимәсен дигән теләктән чыгып
, Торма дип исем кушканнар.” Соңрак “а” тавазы “ы” лашкан.
-Өченче риваятьтә Тормы атамасы төрмә дигән
сүздән килеп чыккан диелә. Янәсе , Екатерина –патшабикә буйсынмас татарларны
шушы начар, уңдырышсыз туфраклы җиргә сөргән.”Это для вас будет тюрьмой”
дигән. “Тюрьма” сүзе соңрак “торма”га әйләнгән.
2. Укытучы. Укучылар ,
авылыбызның барлыкка килүен сез ничек күз алдына китерәсез ? Риваятьләрнең
кайсысы дөреслеккә туры килә дип уйлыйсыз ?
Хәзер без иҗади эш эшләрбез. Төгәлрәге ,
авылыбызның барлыкка килүе турында сценарий әзерләрбез. Башта бергәләшеп сюжет
уйлыйбыз , геройлар санын билгелибез . Ә хәзер сыйныфыбызны 3 төркемгә бүләбез
, вазифаларны болай бүлешербез.
Сыйныфыбызны 4 төркемгә бүләбез .
1 нче төркем “геройларны
сөйләштерә”(репликалар)
2 нче төркем – декорация ( рәсем),
3
нче төркем – киемнәр( рәсем ),
4 нче төркем – музыкаль бизәлешне әзерли.
1,2 нче төркемдә 5
кеше булыр , музыкаль бизәлешкә ике кеше дә җитә.
( Укучылар
төркемнәргә бүленеп 20-25 минут эшли )
Укытучы . Ә хәзер һәр төркем үзенең эше
белән таныштырыр .Аннан без рольләрне бүлербез. Декорация әзерләүчеләрне
билгеләрбез. Икенче дәрестә әлеге күренешне сәхнәләштерергә әзерләнербез , ә
татар теле һәм әдәбияты атналыгында мәктәп укучылары алдында чыгыш ясарбыз.
( Укучылар башкарган эшләре белән
таныштыралар . Вазифалар кабат бүленә.)
Өй эше . Күренешне сәхнәләштерергә
әзерләнү.
3 нче дәрес. ( Гамәли дәрес)
Тема : “ Туган авылым –Кече Ватаным”.
Максат : 1. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен , иҗадилыгын үстерү,
эстетик зәвык тәрбияләү.
Җиһазлау. Укучылар әзерләгән
декорация , музыкаль үзәк .
Дәрес барышы :
I Декорацияне
урнаштыру.
II Репетиция.
(Музыка.Театральләштерелгән
күренеш)
Бик матур чәчәкле алан ,
якында гына елга ага. Сәхнәгә гаилә чыга : ата, ана , ике малай (берсе - үсмер,
икенчесе – бәләкәй)
Ана (Даимә).
Инде ерак киттек булса кирәк,
азрак ял итик.
Ата (Рөстәм).
-Әйе шул, урыны да бик матур.
( Утырышалар , табын әзерлиләр,
тамак ялгыйлар)
Үсмер бала ( С.Алмаз)
·
Атай , монда елга да бар икән , су коенып алыйк
әле?
Ата.
·
Барыгыз , тик сак булыгыз , бата күрмәгез.
( Балалар китә)
Ана.
·
Атасы инде озак йөрдек , ардык-талдык. Монда инде
эзәлекләүчеләр дә таба алмас , тирә-як - урман , әллә төпләникме шушында?
Ата.
Дөрес сөйлисең .Балалар да арыды, ашыйсы ризык та бетеп килә.Төпләник
биредә. Кагыйк менә шушында казыкны. Торма үстерербез , киек ауларбыз , җиләк
җыярбыз . Ничек тә яшәрбез , ачка үлмәбез , иң мөһиме тынычлык.
Ана.
-
Шулай , атасы . Авылны синең исемең белән атарбыз
.Торма булыр авылыбыз.
(Авыл буласы урында казык
кагалар)
III Дәресне йомгаклау .
Өй эше . Киләсе дәрескә
авылыбызның микротопонимнары һәм антропонимнары җыеп , аларның килеп чыгышы
турында мәгълүмат туплап килерсез. Бу эшне башкарганда әти-әни , әби-бабай ,
күршеләр , өлкән яшьтәге авылдашлардан ярдәм сорагыз . Ономастик материалларны
сораулык буенча җыярсыз . (Сораулык бирелә : Г.Ф.Саттаров “Мәктәптә туган як
ономастикасы”.-Казан , 1984. 100 нче бит , I , II.
4 нче
дәрес.
Тема : Авылыбыз микротопонимнары һәм
антропонимнары.
Максат :
Топонимика һәм топонимнар турында алган белемнәрне ныгыту .Олы Тормы авылы
микротопонимнары белән танышу , эзләнү-тикшеренү күнекмәләрен ныгыту , туган
төбәккә мәхәббәт , сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау : 1.
Г.Ф.Саттаров “Татар топонимиясе” .- Казан , 1998.
2. Г.Ф.Саттаров “Атамалар дөньясна сәяхәт”.-Казан, 1992.
3. Г.Ф.Саттаров “Мәктәптә туган як ономастикасы”.-Казан , 1984.
Дәрес
барышы :
I Укытучы . Туган җир... Туган
авыл... Һәркемнең йөрәгенә бик якын һәм кадерле бу сүзләр.Безнең йәрберебезнең
газиз йорты , нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авыл үзенә генә
хас истәлекле урыннары белән күңелгә якын . Киң , иркен тугайлары серле
урманнары , челтерәп аккан чишмәләре , түгәрәк күлләре ... Туган якнының һәр
агачы , һәр сукмагы кешеләре бик тә кадерле. Ә без шушы нигезебезнең тарихын ,
атамаларының килеп чыгышын , мәгънәсен беләбезме соң ? Бүген дәресебездә
авылыбызның микротопонимнары белән танышырбыз. Килеп чыгышы буенча кызыклы
булган берничәсе белән танышып китик.
Ләйсән.
Шайтан яр –
чокыр атамасы. Әлеге чокыр тирәсендәеш кына кешеләр адашып йөргәннәр.Авылдан
бик якын җирдә адашуларына аптырап , шайтан адаштыра , дигәннәр.
Алмаз.
*Яшелчә - кыр
атамасы .Элек бу кырда яшелчә үстереп мул уңыш алганнар. Кишер , суган ,
кәбестә, шалкан үстергәннәр.
Люция.
·
Сәрби чокыры –Олы Тормы
һәм Кече Тормы авыллары арасындагы чокыр атамасы.Язгы ташу вакытында Сәрби
исемле хатын , туган авылыма кунакка барам , дип чыгып киткән җиреннән ташу суы
белән агып китә, һәлак була.
Айрат.
·
Поварна чокыры – бу
атама рус сүзе “поворот”тан килеп чыккан , чөнки бу урында юл уңга борыла.
Илсур.
·
Пркарур кыры . Эш вакытында
ызгыш-талаш чыга. Хәлләрнең ничек булганын тикшерергә прокурор килә(бәлки ул
прокурор да булмагандыр ,тик халык шулай дип уйлый ) .Шул хәлләрдән соң әлеге
кыр Пркарур кыры дип атала башлый.
Эльвира.
*Вакат кыегы .
Хафиз исемле кешегә (Илсурның карт бабасы) бик күп белгәне өчен адвакат дип
кушамат тагалар. Тора-бара ул халык телендә “вакат” булып кала.
Әхмәтҗанова Альбина.
·
Аккош күле . Бу күлгә
элек һәр яз саен ял итәргә күпләп аккош төшә торган булган. Хәзер, кызганычка
каршы , алар күренми.
Алия.
·
Казна чокыры. Әлек
,имеш, бу җирдә хәзинә яшерелгән булган , тик күпие генә әзләсәләр дә , ул
табылмаган. ә урыны , казыла-казыла , зур чокырга әйләнгән.
Салихов Алмаз.
-
Кирәмәт ягы . Мәҗүсилек
чорында кирәмәт агачын аллалаштыру , шуңа табыну йоласы булган . кирәмәт
–карама төреннән булган агач. Хәзер сирәк очрый.
Укытучы. Ә хәзер антопонимнарга күчик.
Ләйсән . Иң актив кулланыла
торган яңа исемнәр Ләйсән , Алия , Илназ , Алмаз , Руслан . Борынгылары
Бибинур , Гөлҗиһан, Рәшит , Мансур , Таһир.
Илсур . Кыскартып , үзгәртеп әйтү дә еш
очрый : Вәли –Минневәли , Рәфикъ - Миннерәфикъ, Ленур - Нур , Фәтлелислам –
Фәтхи , Салихҗан – Салих һ.б.
Алмаз. Борынгыдан килә торган һәм сирәк
очрый торган фамилияләр : Ибраһимов , Кәримов , Сафьянов , Гашыйков ,
Сөнгатуллин һ.б.
Гүзәл. Нәсел кушаматлары : Аю, Куян (шәхси
сыйфат ), Барак , Чидыр ( рус сүзе “барак”ка , “щедрый” га нисбәтле , Наный (
буе бәләкәй булганга) , Титай ( билгеле түгел), Рәкми ( Исемен бозу –
Рәхимҗан) һ.б.
II Укытучы . Бу сез җыйган
мәгълүматның бик аз өлеше . Хәзер 3 төркемгә бүленеп бөтен микротопоним һәм
антропонимнарны Г.Ф.Саттаров китабында бирелгән сораулык буенча туплыйбыз ,
соңыннан 3 төркемнекен бергә тупларбыз . ( Практик эш)
III Дәресне йомгаклау .
IV Өй эше .Укучылар икенче дәрестә без
бүген туплаган микротопоним һәм антропонимнарны этимологик яктан тикшерербез ,
шуңа күрә этимология турында алган белемнәрегезне искә төшереп килегез.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.