233956
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокДошкольное образованиеКонспектыМероприятие, игра "Звездный час", мероприятие по творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая

Мероприятие, игра "Звездный час", мероприятие по творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

hello_html_681c596f.gif

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган

атналык







hello_html_m152fe399.png



Төзеде: Сибгатуллина Гөлшат Миннахмәт кызы.





Төзеде: Сибгатуллина Гөлшат Миннахмәт кызы

Моңлы саз чыңы

Бөек шагыйребез Г. Тукай туган көнгә багышланган атналык.

Максат: Халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукай турында белемнәрне артты-

ру; иҗатына кызыксыну уяту

Тукай тормышындагы һәм иҗатындагы мөһим моментларны, шулай ук күзгә

чалынмаган вак моментларны да игътибарга алып өйрәнергә этәргеч бирү.

Тукай иҗаты аркылы туган халкын чиксез яраткан, аның белән горурланган

чын милләтпәрвәр һәм киң эрудицияле укучылар тәрбияләү.


Атналыкны үткәрү шартлары. Атналык өч этапта үтә


1 этап. Тукай иҗатына багышланган альбомнар, дисклар карау, мәгълүматлар туплау,

әдипнең шигырьләрен ятлау, әкиятләренә, шигырьләренә, иллюстрацияләр

ясау, табигый материаллардан әкият геройларын ясау.


2 этап. Шагыйрь тормышына һәм иҗатына багышланган “Йолдызлы сәгать” бәйгесе үт-

кәрү.


3 этап. “Моңлы саз чыңы” дигән әдәби- музыкаль үткәрү.






















Йолдызлы сәгать

Алып баручы: Исәнмесез кадерле балалар! Бүген без сезнең белән

сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тормышы һәм

иҗаты турындагы белемнәребезне сынауга багышлан-

ган “Йолдызлы сәгать” бәйгесенә җыелдык. Хәзер бәйге-

нең тәртибе белән танышып үтик. (Уенның кагыйдәләре

белән таныштыру.



I – этап. Тормышы.

.


  1. Г. Тукай туган авыл.


  1. Кырлай 2) Кушлавыч 3) Өчиле


  1. Кечкенә Апуш әнисе үлгәч кайда, кем тәрбиясендә кала?


  1. Саснада үги атасында

  2. Өчиледә Зиннәтулла бабасында.

  3. Җаекта җизнәсендә


  1. Үги әбинең күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә,- дигән юллар нәни Апушның кайдагы тормышы турында сөйли?


  1. Кырлайдагы 2) Казандагы 3) Өчиледәге


  1. Ни өчен Габдулла: “Кырлай минем дөньяга күзем ачылган

урын,”- ди.


  1. Биредә беренче тапкыр укырга бара, тормышны аңлый башлый.

  2. Биредә туа.

  3. Биредә тәпи атлап китә.


  1. Тукайның үз әтисенең исем ничек?


  1. Мөхәммәтгариф 2) Сәгъди 3) Мөхәммәтвәли

  1. Тукайның әнисе ни исемле булган?


  1. Мәмдүдә 2) Мәхмүзә 3) Мәүлия


  1. Тукайны Җаекка кем алдыра?


  1. Бабасы 2) Апасы 3) Җизнәсе




Иң аз йолдызчык җыйган 3 бала бәйгедән төшеп кала.



II этап. Иҗаты.


  1. Бу өзек Тукайның кайсы әсәреннән алынган?

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер кая ташлар бу тәкъдирем...”


  1. Шүрәле” 2) “Туган тел” 3) “Туган авыл”



  1. Тукайның кайсы шигыре балалар өчен язылган?


  1. Кызыклы шәкерт” 2) “Сорыкортларга” 3) “Китмибез”


  1. Әкиятләрнең кайсысы Тукайныкы түгел?


  1. Шүрәле”

  2. Сертотмас үрдәк”

  3. Кәҗә белән сарык”


Иң аз йолдызчык җыйган 3 бала бәйгедән төшеп кала.




III этап.


  1. Бу музыка Тукайның кайсы шигыренә язылган?


  1. Туган тел” 2) “Пар ат” 3) “Бала белән күбәләк

(Пар ат)

Финалга чыккан укучылар Г. Тукайның әсәрләренең исемнәрен язалар, кем күбрәк яза шул җиңүче була.

Нәтиҗә ясау.


Моңлы саз чыңы

Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

( Акрын гына “Әллүки” көе яңгырый, зал кырыенда, бишек янында ана утыра, зал уртасында ике алып баручы)

1 нче а.б. Исәнмесез, хөрмәтле дуслар! Хәерле кич! Бүген без халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алу кичәсенә җыелдык. Кичәбездә аның тормыш юлы буйлап сәяхәт итәрбез.( Слайд. Г. Тукай)

2 нче а.б. 1886 нчы елның 26 нчы апрель иртәсе

Бу сәгатьтә Кушлавычта дөньяга бер шагыйрь килде,

Үткәннәрдән киләчәккә барып җитте Хәтер нуры,

Кабындырды өмет шәмен йөрәкләргә үтеп туры.


(Бишек янында ана Г. Тукайның “Бишек җыры”н башкара)

( Слайд. Кекенә Тукай)

1 нче а.б. Тормыш аны, тәпи басу белән,

Җитәкләдн ике кулыннан;

Җитәкләде язмыш, кай җирләргә

Алып чыгар авыр юлыннан.


Бер укучы чыгып “ Исемдә калганнар “ истәлегеннән өзек сөйли.

  • Минем атам Мөхәммәтгариф, Кушлавыч карьясендә Мөхәммәтгалим исемле мулланың угылы булып, карт атасы тере вакытта ук мулла булып авылыбыз Кушлавычка мулла булмыштыр.

Минем биш ай үткәч, атам аз гына вакыт авырып үлгән.

(...)

Ләкин бу рәхәт озакка бармаган. Минем бу муллада бер ел кадәреме, күпмедер торгач, белмим ни авырудандыр вафат булган...


2 нче а.б Таң алдыннан аны уяттылар

Тор йокыңнан, нишләп ятасың,

Ул күзләрен ачты, күрсәттеләр

Яңа вафат булган анасын.


Әнисенең шәлен бөркәндереп

Утырттылар чана түренә,

Китеп бара, авыл зиярәте

Үр менгәндә һаман күренә.


Укучы Тукайның “Кышкы кич” шигыренең берничә куплетын сөйли.

Кышкы кич

Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә!

Җылы өйдә утырасыз якын мичкә;

Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп,

Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә.


Төшсен ләкин исегезгә кайсы вакыт:

Һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет,

Ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр,

Ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар.


Очрый кала күрсә сезгә шушындый ярлылыр,

Яшьле күзле, моңланганнар вә зарлылар,

Яшь балалар! Аларны сез яратыгыз,

Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз!


1 нче а.б. Ул төренеп яткан: кучеры кем

Кая илтә, кемгә керергә?

Туганымы, чит кешеме көтә?

Ишекләрдән сөрелеп йөрергә.


Туры килер, бәлки; җылы урын

Табылырмы аңа кунарга

Кулын сузып һәрбер үтүчегә,

Басып торырмы ул урамда?


Ямщикның печән базарында “Асрамага бала бирәм” дип Тукайны тәрбиягә алучыларны эзләп йөргән күренешне сәхнәләштереп күрсәтү.


( Слайд. Печән базары күренеше)


2 нче а.б. Базар күрсә, безнең Габдулланың

Йөрәгендә әрнү кузгала:

Колагында чыңлый ямщик тавышы;

Асрамага бала кем ала?”


Ул онытмас бөтен күргәннәрен,

Күмелсә дә тәне кабренә;

Нәләт укыр сәүдә дөньясына,

Ят яраткан” өчен тәңренә.


( Слайд. Сәгъди абзый йорты)


1 нче а.б. Сәгъди абзый йорты бик тәбәнәк,

Салам белән япкан түбәсен

Шаулап үскән нарат урманнары

Аның өчен түгел күрәсең


Кызлары күп аның, бар да исән,

Ир баласы булган ул үлгән,

Улы итеп безнең Габдулланы

Ул үзенә алды бүгеннән.

( Слайд. Кырлай )

Кырлай” дигән симфоник поэмадан (Н.Җиһанов) тын гына музыка яңгырап тора.

Бер укучы “Шүрәле” әкиятеннән Кырлай күренешен сурәтләгән бер өзекне сөйли.


( Слайд. )

2 нче а.б. Чык, Габдулла, тышта нинди матур,

Өйдә ятып ничек түзәрсең?

Төш инешкә – анда иптәшләрең :

Вак балыклар бик күп, сөзәрсең.

Бик күңелле яшел болынлыклар,

Казлар койган каләм каурыйсын.

Йөгереп арсаң шунда, күккә карап,

Иркенләп бер ятып ауныйсың.

Ике укучы Тукай сүзләренә язылган “Бала белән күбәләк” җырын башкара

1 нче а.б. Аның хәзер уку вакыты килде.

Иман шарты”н тотып кулына,

Иҗекләрне бикләп, сүрәләрен,

Керде Апуш гомер юлына


Бер ел узгач күчте мәдрәсәгә

Һәм бик әйбәт барды дәресеннән.

Өйрәтеп ул үзенең сабакташын,

Авыз итте борай бәлешеннән.


( Сайд. Апуш мәдрәсәдә.)

Бер укучы “Мәктәптә” шигырен сйөли.


2 нче а.б. Ат китерде аны төнлә белән.

Юлда йөреп тәмам арылган:

Сбруйлар куйган кара өйдә

Уянды ул өйлә алдыннан


Үз авылы белән танышып йөргәч,

Юнәлде ул туган йортына.

Миләшләре аның шомыртлары

Кайттыңмы” дип шаулап утыра.


( Слайд. Авыл күренеше.)

1 нче а.б. – Бик тиз генә борылып кайта алмам,

Сезне борчып монда килмәсләр,

Хуш, кадерле нигезем, ак каеным,

Сау булыгыз, шомырт, миләшләр!


Тукайның “Туган авыл” җыры башкарыла.


(Слайд. Тукай)

2 нче а.б Артта Җаек, казакъ далалры,

Көймәләре ярда чаганның

Көз, октябрь, җил дә давыл җирдә,

Чаганнары яңа заманның.

Тукайның “Пар ат” җырын малайлар хоры башкара.



(Слайд. Болгар кунакханәсе.)


1 нче а.б. Мин – мөсафир... Номерларын “Болгар”

Ачар микән, кайсын алсам да...

Яңгыратты коридорны кемдер:

-Ишеттеңме, Тукай Казанда!


Кычкырды ул үзен үзе онытып

Шатлыгыннан ярсып, тиле күк;

Казан кинәт күтәрелде сыман,

Бөеклеген Казан тойды күк.

( Слайд. Тукай һәйкәлләре)

2 нче а.б Аваз салып безнең чорга керде...

Бөек эшләр илдә кылганда

Күтәрелә ул да, аның бүген

Казан мәйданында, Кырлайда

Һәкәлләргә әйләнгәнен күрдем

(Яңа буын көн дә кил монда),

Тукай васыять иткән “Туган тел”нең

Әйләнгәнен күрдем гимнга.

Туган тел” җыры башкарыла.

2 нче а.б (Акрын гына”Тәфтиләү” көе астында)

Ятимлек вә фәкыйрьлекнең яшьләй белде Тукай тәмен,

Михнәтен мул биреп тормыш аз күрсәтте аңа ямен.

Кайнар сөйде ул милләтен, аның өчен янды, көйде,

Гафәләт йокысыннан аны уятып алга өндәде.

Моңсызларны моңландырды, сукырларның ачты күзен,

Телсезләрне телле итте сихри шигъре, туры сүзе.


(Слайд. Тукайны җирләү күренеше)

Кыска булды гомер юлы, иртә сынды моңлы сазы:

Шат яз бүләк итте аны, алып китте кайгы язы...

Үлемсездер ләкин Кодрәт, бүген дә яши – ул Тукай.

Вакыт үтсә дә сүнми бит күктә балкыган ярымай.

И кардәшем! Уйлама син төче мактау сүзе бу, дип

Мактауга һич мохтаҗ түгел чын шигърият һәм чын әдип.

Тукай безнең алгы сафларда көрәшә,

Тел яшәсә – милләт яшәр! Халкым яшәр! дип эндәшә.


(Слайд. )

(Файдаланылган әдәбият: Г. Тукай әсәрләре, С. Хәкимнең “Шагыйрьнең балачагы”, “Кырыгынчы бүлмә” поэмалары, Йосыф ибн Ягъкубның “Соңгы пәйгамбәр” шигыре.)








Общая информация

Номер материала: ДВ-248534

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Теория и методика развития дошкольника для организации образовательной деятельности в дошкольных образовательных организациях с учетом ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Развитие элементарных математических представлений у детей дошкольного возраста»
Курс повышения квалификации «Познавательное и речевое развитие детей дошкольного возраста в условиях реализации ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Экологическое образование детей дошкольного возраста: развитие кругозора и опытно-исследовательская деятельность в рамках реализации ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Укрепление здоровья детей дошкольного возраста как ценностный приоритет воспитательно-образовательной работы ДОО»
Курс повышения квалификации «Патриотическое воспитание дошкольников в системе работы педагога дошкольной образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Современные методы организации детской игры в ДОУ»
Курс повышения квалификации «Эмоциональные нарушения дошкольного возраста. Технологии индивидуальной коррекционно-развивающей работы»
Курс повышения квалификации «Организация развивающей образовательной среды в условиях реализации ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Индивидуализация образования. Сопровождение индивидуального развития ребенка-дошкольника в вариативной образовательной среде»
Курс повышения квалификации «Внедрение технологии решения изобретательских задач в педагогический процесс дошкольной образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Личностное развитие дошкольника в социальной среде в условиях реализации ФГОС ДО»
Курс профессиональной переподготовки «Сурдопедагогика в дошкольном образовании»
Курс повышения квалификации «ФГОС ДО: применение игровых практик для современного развития детей»
Курс повышения квалификации «Система оптимизации взаимоотношений родитель-воспитатель, администрация-воспитатель, воспитатель-воспитатель»

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.