Инфоурок Начальные классы КонспектыМетодическая разработка "Соңгы кыңгырау"

Методическая разработка "Соңгы кыңгырау"

Скачать материал

                           “Сау бул инде башлангычым – гүзәл мизгелем”

“Әссәламегаләйкем” җыры астында укучылар сыйныфка кереп  тезелә.

Таң ата да кояш чыга,

Кояшны сәламли көн.

— Саумы, Кояш, сүнмәс учак!

Әссәламегаләйкем!

     Тел ачкычы, иман биргән

Сөекле туган телем!

Үз телемдә сиңа сәлам,

Әссәламегаләйкем!

     Әй игенче, күкрәп үссен

Кырларда синең иген.

Икмәк тотып сәлам юллыйм,

Әссәламегаләйкем!

     Ачыйк бәхет ишекләрен,

Бәхетле булсын һәркем.

Әй кардәшләр, милләттәшләр,

Әссәламегаләйкем!

     Таң ата да кояш чыга,

Кояшлы бездә һәр көн.

Кояш белән сәлам юллыйм,

Әссәламегаләйкем!

 

Сәид. Олы бәйрәм бүген бездә,

    Зурлар инде үзебез.

    Башлангыч мәктәп белән

    Хушлашабыз бүген без.

 

Искәндәр. Мәктәпкә килдек сөенеп,

    Тотып чәчәк бәйләмен.

    Чыңлар кыңгырау бүген,

    Көйләп хушлашу җырын.

 

 Ильяс:  Бу бәйрәмне котлап яңгырасын,

    Ашкынулы шатлык җырлары.

    Күңелләрдә онытылмаслык булсын

    Башлангыч мәктәбем еллары.

 

 

Укытучы: Кадерле укучыларым, әти-әниләр, кунаклар!  

Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Нәкь менә бүгенге көн безнең өчен башлангыч мәктәп белән хушлашу, киләчәккә, олы дөньяга,беренче адым ясаган көннәр булып хәтердә калыр. Безгә бүген шатлыклы да, моңсу да. Балалар, хәтерлисезме, әле кайчан гына мин сезне беренче сыйныфка кабул итеп алган идем. Нәни генә 4   малай идегез. Әйдәгез әле, 4 ел элек булган хәлләрне, беренче сыйныфка килгән көннәрне бергәләшеп искә алыйк.

 

Сәид :Хәтерлисезме, дусларым,

Алтын яфрак яуган

Кояшлы көзге иртә.

Әниләр кулына тотынып

Мәктәпкә килдек бергә.

 

Ильяс: Хәтеремдә курка-курка

Классыма килеп кергәнем.

Хәтеремдә шулчак укытучымның

Якты йөзен тәүге күргәнем.

 

Искәндәр: Мәктәпкә килдек сөенеп,

Тотып чәчәк бәйләмен.

Чыңлады кыңгырау моңнары,

Котлап белем бәйрәмен.

 

Мухаммад: Мы помним тот звонок весёлый,

Что прозвенел нам в первый раз.

Когда вошли с цветами в школу,

В свой первый, самый лучший класс.

 

Җыр: “Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Көтә-көтә арып беткәнем.
     Иң беренче булып килим диеп,
Өскә матур күлмәк киеп.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Ашыга-ашыга чыгып киткәнем
      Ләкин миннән бик күп алда килеп,
Хуш киләсең, әйдэ, әйдэ диеп.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Укытучы апам көткәнен.
      Шушы көннән башлап безнең өчен
Кызганмады узенең бөтен көчен
Безне сөйде, безгә белем бирде
Рәхмәт аңа изге эше өчен.

 

Укытучы. Әле кайчан гына сез мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идегез . Күлмәк, чалбарларыгызны әллә ничә тапкыр киеп карадыгыз. 2019 нчы елның 1 нче сентябре әти - әниләрегезнең , якыннарыгызның күңелендә мәңге онытылмаслык көн булып кереп калды. Беренче кыңгырау сезне иң беренче дәрескә дәште. Аннары сез чиста, якты класска кердегез. Дөрес утырырга, китап-дәфтәрләрне ничек куярга өйрәндегез. Әйдәгез, шул чакларны да искә төшерик эле, балалар.

Искәндәр:  Әлифне таяк дип белми,

Мәктәпкә килдек.

Беренчедән дүрткә чаклы,

Никадәр белдек.

 

Ильяс:  Әминә апа, укыттыгыз безне

Бердән алып дүрткәчә.

Сезгә әйтер сүзләребез

Безнең, бик күп әлбәттә.

Ягымлы сезнең сүзегез,

Сөйкемле карашыгыз.

Дүртебезне дә  бертигез

Тиң күреп яраттыгыз.

 

Сәид:  Истә әле каләм тоткан кулым,

Бармый иде дәфтәр юлыннан.

Әминә апа, өйрәттегез  язарга,

Тотып безнең нәни куллардан.

Кирәк чакта мактадыгыз,

Кирәгендә сүктегез,

Бер сүз белән әйткән чакта

Безгә күп көч түктегез.

 

 

Мухаммад:

Учительница первая
У каждого своя,
У всех она хорошая,
Но лучше всех... МОЯ!

Научились мы учиться,

Не зевать и не лениться,

На «4» и на «5»

На уроках отвечать.

 

Җыр “ Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

 

Ойрэтэлэр мэктэплэрдэ

Каләм тотып кулларга, хәрефләрне язарга

Ойрэтэлэр мэктэплэрдэ мэктэплэрдэ.

Тапкырларга, бүләргә, нәниләрне сөяргә

Ойрәтәләр мәктәпәрдә мәктәпләрдә

        Бишкә бишне кушарга,хәрефтән суз язарга

Ойрәтәләр мәктәпләрдә мәктәпләрдә.

Белер очен бик купне яратырга китапны

Ойрэтэлэр мэктэпләрдә мәктәпләрдә.

      Таннар ничек атканны, кояш ничек батканны

Ойрәтәләр мәктәпләрдә мәктәпләрдә.

Табарга утрауларны,биек биек тауларны

Ойрәтәләр мэктәпләрдә мәктәпләрдә.

      Отер белән ноктаны кайчан кайда куйганны

Ойрэтәләр мэктэплэрдэ мэктэплэрдэ.

Дуслык кэдерен белергэ, сузылсын дип гомергэ

Ойрәтәләр мәктәпләрдә мэктәпләрдә

 

    Буквы разные писать
Тонким перышком в тетрадь
Учат в школе, учат в школе,
Учат в школе.
Вычитать и умножать,
Малышей не обижать
Учат в школе, учат в школе,
Учат в школе.
Вычитать и умножать,
Малышей не обижать
Учат в школе, учат в школе,
Учат в школе.


 Искәндәр:  Әминә апа белем доньясына

Тәүге юллар салучы,

Әни шикелле якын ул

Беренче укытучы.

 

Сәид:  Алсу апа,

 Сез дә безнең белән

Булдыгыз бит һәрчак янәшә.

Сезгә дә бүген чын күңелдән

Җиткерәбез рәхмәт сүзләрен.

 

Ильяс:  Кая гына барма инглиз теле кирәк

Без ул телне тырышып өйрәндек.

Дәресләрдә инглиз телендә без

Күпме әкият, шигырь сөйләдек.

Шуның өчен бүген сезгә Алия апа

Бик зур рәхмәт (инглизчә мөмкин) диеп әйтәбез.

 

Сәид: 

Физкультурадан безне

 Ринат абый укытты.

 Күнегүләр дә эшләтте,

 Сикертте һәм йөгертте.

 Чаңгыда да шудык без,

 Баудан да без сикердек,

 Туп белән дә уйнадык  –

 Барысына да җитештек.

 Бик очынып киткән чагында да

 Ринат абый безне орышмады.

Искәндәр.    Миләүшә  апа!

Уколлар кадасагыз да,

 Сез безгә шундый якын.

 Олы класска күчкәч тә,

 Килербез сезгә тагын.

 

Ильяс:   Чиста сыйныфларда укыганга Нурсия апага,

Мәктәбебез һәрчак җылы булганга Ринат абыйга

Әйтәбез бүген рәхмәт.

Тәмле итеп пешкән ашлар белән дә

Сыйлаганга Нурсия апага рәхмәт.

 

Мухаммад: Четыре года незаметно пролетели, 

Все было: солнце, ветер, гром. 
Но прежде, чем уйдем, сказать нам надо.
Спасибо всем, кто рядом с нами шел! 

 

Ильяс:  Дусларым, шулкадәр ягымлы,

Тансык бу нинди тавыш?

Яле, яле әйтеп карагыз

Уйлагыз инде, бу нинди тавыш?

 

Сәид:   Белмисезме ?

Көмеш тавыш –

Ул кыңгырау тавышы.

Утырып тәмам туйгач

Шуннан яхшы  бармы соң?

Дәрес беткәнен белдереп,

Чыңлавын кыңгырауның

Тиз ишетеп алабыз,

Шундук чыгып чабабыз.

 

Искәндәр:  Тик дәрескә керергә дип

Чакырганда кыңгырау,

Бик ишетеп бетермибез,

Шуңа күрә еш кына

 Соңга калып керәбез.

 

Ильяс:  Без киткәчтен юксынырсыз әле,
Сагынырсыз таныш йөзләрне.
Онытмабыз якты кояш кебек,
Нур сирпегән Сезнең күзләрне.

Балалар дигән сүзләрегез,
Назлар булып керде күңелгә.
Акыл җимешләрен өләштегез,
Җитсен диеп бөтен гомергә.

“Иң гүзәл кеше икәнсез” җыры

Килгэн чакта башка авырлык

Житми калса коч я сабырлык

Сиздермичэ ярдэм иткэнсез

Сез ин куркэм кеше икэнсез

 

      Балаларнын теле — кынгырау

Гел чынгылдый, ява мен сорау

Барысына да жавап биргэнсез

Сез ин гузэл кеше икэнсез

     Укып чыгып, донья тануны

Бэхетебезне эзлэп табуны

Зур ышаныч белэн коткэнсез

Сез ин сабыр кеше икэнсез

    Мактагансыз тиеш урында

Яклагансыз тиеш урында

Безнен очен сез тир туккэнсез

Сез ин гузэл кеше икэнсез

Сәид: Башлангыч сыйныфларда

Дуслар булып яшәдек.

Күп бәйгеләрдә катнаштык,

Күп нәрсәләр эшләдек,

Сәхнәләрдән төшмәдек.

 

Асилә: Нинди  эшкә  тотынса  да

Абыем ул булдыра .

Сөйли дә ул, җырлый да ул

Укуда да тырыша.

 

Ранил: Безнең Искәндәр җитез бигрәк, 

Спортны  бик  ярата.

Хәрәкәттә  бәрәкәт  дип,

Ялкаулыкны  оныта.

 

          Сәмирә: Иң  сабыры  һәм  тыйнагы

Минем абыем  Ильяс.

Тәртип  бозмый, һич  рәнҗетми

Тәмле  телле   була гел.

 

Асилә: Кадерле абыйларыбыз!

Үрнәк  безгә  һәммәгез.

Ак  бәхетләр, зур  шатлыклар

Телибез  сезгә  без.

 

Ранил: Тик  сез  берүк  китәбез  дип

Ямансулап  тормагыз

Без  бит  хәзер  зурлар  булдык

Сезгә  алмаш  булабыз.

 

          Сәмирә: Гел  уңышлар юлдаш  булсын!

Сынатмагыз  берегез  дә.

Бәхетле  һәм  һәрчак  көләч,

Якты  булсын  йөзегез  дә.

 

Алып баручы.  Кичәдә бүген иң дулкынланучы кешеләр әниләрдер, мөгаен.    Чөнки мәктәптә укытучылар белем нигезләренә төшендерсә, өйдә әти-әниләребез икенче мөгаллимнәребез булды. Алар безнең белән укыды, гомумән, мәктәп тормышы белән яшәделәр. Бүген аларның һәрберсен “балам укып китә алырмы, сынатмасмы? дигән сорау борчый! Хөрмәтле әниләр! Ә хәзер изге теләкләрегезне, хәер фатихагызны җиткерү өчен сүзне сезгә бирәбез. Рәхим итегез...

Мухаммад: Милые мамы!

Как хорошо, что вы рядом сейчас.

Радость свою мы с вами разделим,

В жизни для нас вы компас земной.

Ведь для родителей главное - дети!

 

Ильяс:    Кадерле әти-әниләребез!

Сезгә саулык телибез һәр адымда,

Тигез бәхет телибез һәрвакыт.

 Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән

 Карыйбыз сезгә сөеп, яратып.

 

Сәид: Сау бул инде, сөйгән мәктәбебез.
Рәхмәт Сезгә, апалар.
Кичерегез безне кайчагында,
Эшләгәнгә ялгыш хаталар.


Искәндәр:  Вакыт җитте, очабыз кошлардай,
Йөрәкләрдә сүнмәс ялкыннар.
Әнкәйләрдәй назлап үз иттегез,
Сез шуңа да бик, бик якыннар.

Мухаммад: До свиданья, милая, добрая начальная
Школа, где любили нас, как родных детей!
В этот день спасибо мы скажем на прощание,
Свет твой добрый сохраним мы в душе своей!

Ильяс: Хуш башлангыч, сагынып сиңа килгәч,                       

Безнең күңел янә сафланыр.

Һәр бүлмәңдә бер истәлек булып,

Эзләребез мәңге сакланыр!

 

Сәид: ХУШ, башлангыч! Бәлки әле, безне                                       

Онытмыйча искә алырсың.

Ә син безнең йөрәк түребездә

Гүзәл мизгел булып калырсың!

 

Кл.җитәкчесе: Кадерле укучыларым! Үзенең мәшәкатьләре , шатлык- куанычлары белән  4 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән.  Башлангыч классларда алган белемнәрегез, без башкарган эшләр алдагы елларда сезгә ныклы нигез, гүзәл башлангычлар булса иде дигән теләктә калам. Укучылар, сезнең барыр юлларыгыз таң нурыдай якты, салават күпередәй нурлы, керсез күңелегез эчкерсез, хыялларыгыз татлы булсын. Сезне 5 нче сыйныфта яңа иптәшләр, яңа дуслар, яңа укытучылар көтә. Аларны да мине яраткан кебек яратыгыз, якын итегез. Ак юллар сезгә, кадерле укучыларым!

Миңа сорау бирсәләр:

- Сөенечең ни ? – дисәләр ,

Сөенечем – таңнан торып ,

 Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

Шатлыгың ни ? – дисәләр ,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр .

Миңа сорау бирсәләр :

-Бәхет ни ул ?-дисәләр ,

Бәхет – шушы укучылар

 Кеше булып үссәләр.         (Клара Булатова “Укытучы бәхете”)

 

Җыр “Уйларымда мэктэп еллары”

Балачакның гүзәл бер мизгеле

Хәтеремдә минем бүген дә.

Кулга тотып чәчәк бәйләмнәре

Килгән көнем белем иленә.

Кушымта:

Кыңгыраулы мәктәп елларына

Алып кайта мине уйларым.

Укытучы апам дәшә сыман:

Улларым сез минем, кызларым.

Хуш килдең син, балам, әйдә, диеп,

Алып киттең тормыш юлыннан.

Авыр чакта ярдәм кулын суздың,

Сакладың син ялгыш адымнан.

Кушымта.

Өйрәттең син, ярат, балам, диеп,

Туган илне, әткәң-әнкәңне.

Гомерең буе халкың өчен тырыш,

Онытма син туган телеңне.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Методическая разработка "Соңгы кыңгырау""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Логопед

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 667 985 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.06.2023 81
    • DOCX 75 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сафиуллина Амина Тимергалиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 30213
    • Всего материалов: 29

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Каллиграфия. Искусство красивого почерка

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1488 человек из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 810 человек
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Особенности реализации ФГОС НОО для слепых и слабовидящих детей

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 27 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 63 человека из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 353 человека

Мини-курс

Самосовершенствование: шаги к личному росту и эмоциональному благополучию

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 258 человек из 62 регионов
  • Этот курс уже прошли 79 человек

Мини-курс

Здоровый образ жизни и основы физической культуры

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Практика гештальт-терапии: техники и инструменты

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 314 человек из 65 регионов
  • Этот курс уже прошли 68 человек