Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Методик чыгыш "Укыту процессында балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау"

Методик чыгыш "Укыту процессында балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау"

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Актаныш муниципаль районы


Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе структур подразделениесе

Шәрип башлангыч мәктәбе












Тема: Укыту-тәрбия процессында балаларның

тормышын һәм сәламәтлеген саклау













Гарипова Ләйсән Котдус кызы




2015 ел








Сәламәтлек – иң зур байлык. Хәзерге вакытта җәмгыятьнең интенсив үсеше кеше һәм аның сәламәтлегенә торган саен күбрәк таләпләр куя. Укучыларның сәламәтлеген саклау актуаль проблема булып тора.Баланың мәктәптә уңышлы укуы аның сәламәтлек дәрәҗәсенә дә бәйле. Шуңа күрә укыту-тәрбия процессын дөрес оештыру зарур.Аның нигезендә педагогик технологияләрне дөрес сайлау мөһим. Сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән технологияләр шуларның берсе булып тора.

Н.К.Смирнов әйтүенчә, сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән технологияләр алар укучыларда сәламәтлек культурасы, сәламәтлекне саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән шәхси сыйфатлар, сәламәт яшәү рәвеше булдыруга юнәлеш бирүче метод, программа, психологик-педагогик технологияләр.

В.Д.Сонькин фикеренчә сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән технологияләр нигезендә:

баланың мәктәптә укуы өчен шартлар тудыру: стресс булдырмау, адекват таләпләр һәм укыту-тәрбия методлары;

укыту-тәрбия процессын, индивидуаль һәм яшь үзенчәлекләренә, гигиеник таләпләргә туры китереп, рациональ оештыру;

хәрәкәт активлыгын тәэмин итү тора.


Сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән технологияләр баланың табигый сәләтләрен: акыл, әхлакый сыйфатлар һәм зәвык, эшчәнлеккә ихтыяҗ, кешеләр һәм табигать, аралашу тәҗрибәсен үстерүгә юнәлдерелгән.


Бу технологияләр түбәндәге принципларга нигезләнә:

Зыян салма!”

Кулланыла торган барлык метод, алымнар һәм чаралар гамәлдә тикшерелгән, нигезләнгән, укучы һәм укытучының сәламәтлегенә зыян салмаслык булырга тиеш.

Дәвамчанлык һәм өзлексезлек

Эшчәнлек һәр көнне һәм һәр дәрестә алып барылырга тиеш


Субъект-объект мөнәсәбәтләре

Укучы - барлык чараларда турыдан-туры катнашучы


Белем бирү процессы һәм укыту эчтәлегенең балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килүе


Педагоглар, психолог һәм табиблар эшчәнлеге бердәмлеге


Укыту-тәрбия процессында баланың сәламәтлеген саклау ничек тормышка ашырыла соң?

Дәресләрдә сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән компонентлар түбәндәгеләр:


- динамик паузалар;
- укучыларның гәүдә торышын үзгәртеп тору мөмкинлеге тудыру;
- дәресне оешкан төстә башлап җибәрү;
-укытуның актив методларын куллану: эзләнү, уен, проект эшчәнлеге һәм башкалар;
-укыту эчтәлегенә бәйле рәвештә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
- белем бирү процессында баланың үсеше, тәрбия,укыту, эшчәнлегенең үзара яраклашуы;
- дәреснең тыгызлыгын тәэмин итү;
- дәресне тыныч темпта йомгаклау.


Кече яшьтәге мәктәп укучылары белән эшләү тәҗрибәсеннән чыгып шуны әйтә алам: башлангыч класс укучылары бары тик сәламәт кеше генә үз максатына ирешә алганлыгын аңлап бетермиләр. Укучының сәламәтлекнең кыйммәтен аңлавы мөһим. Галимнәр хроник чирләр белән авыручы балалар саны артуның беренче дулкынын 7-10 яшькә туры килүен әйтәләр.Бу укучыларның сәламәтлеген яхшырту, авыруларга профилактика үткәрү максатыннан”Сәламәтлек дәресләре” факультатив курсын эшләүнең актуальлеген күрсәтә.

Сәламәтлек дәресләре физик һәм рухи үсешне, акыл һәм физик эшчәнлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре формалашу, үзеңнең сәламәтлегеңне саклау һәм ныгыту буенча җаваплылык хисләре тәрбияләү, гигиеник культура буенча белем һәм күнекмәләрне киңәйтүгә юнәлдерелгән

Әлбәттә, ата-аналар балаларында элементар гигиеник күнекмәләр булдырырга, аларның сәламәтлеген сакларга омтылалар. Ләкин, бу гына җитәрлек түгел. Шуның өчен педагог һәм ата-ананың бердәм эшләве зарур. Башлангыч класстан ук балаларны үзеңнең тормышыңны, сәламәтлегеңне сиңа бирелгән кыйммәтле бүләк итеп кабул итәргә өйрәтергә кирәк дип саныйм.Бу бик катлаулы бурыч. Аны чишүдә “Сәламәтлек дәресләре”, сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән мероприятиеләр (физкультура дәресләре, динамик паузалар, физкультминуткалар) ярдәм итә.

.

Һәр кеше сәламәт булырга омтыла. Сәламәт яшәү рәвешенә нигез балачактан гаиләдә һәм мәктәптә салына. Чөнки рухи яктан бай, физик яктан сәламәт бала гына үз киләчәге турында кайгырта, әти- әнисенә, җәмгыятькә файдалы шәхес булып формалаша. Һәрбер үзен кайгырткан ,хөрмәт иткән кеше үз сәламәтлегенә игътибарлы булырга ,әйләнә - тирәдәгеләрнең дә сәламәтлегенә битараф булмаска тиеш. Тормышта һәрвакыт сәламәтлекнең беренче торуын без балаларга кече яшьтән үк аңлатып үстерергә тиешбез. Шуларны истә тотып “ Сәламәтлек кодексын” төзеп ,шул кагыйдәләрдән тайпылмыйча яшәргә кирәк.

Сәламәтлек кодексы”

  • Үз организмыңны яхшылап өйрән һәм нәтиҗәләр ясый бел.Уңай тәэсирләр алырлык итеп яшә.

  • *Табигатькә якын бул ,аның белән дуслаш һәм ярашып яшә:саф һавада ешрак булырга тырыш.

  • Дөрес туклануга игътибар ит

  • Гәүдә авырлыгын нормада тот.

  • Атна саен мунча керергә тырыш

  • Үзеңнең сәламәт булуыңа ышан,Шикләнеп вәс-вәсәгә бирелмә.

  • Ягымлы һәм кешелекле бул ,үзеңә карата да шундый мөнәсәбәт булдыр.

  • Сәламәтлекне саклауның хезмәт икәнлеген –көч һәм тырышлык таләп итүен онытма

Моннан чыгып нәтиҗә ясый алабыз .Озак рәхәт тормыш кичерү өчен :

  • иртәгәге көнгә ышаныч белән карарга;

  • акыл һәм физик хезмәт белән шөгыльләнергә ;

  • гигиена кагыйдәләрен үтәргә; организмны чыныктырырга;

  • Көндәлек режимны сакларга , дөрес тукланырга ;

  • Яман гадәтләргә бирешмәскә .

Балаларга һәр адым саен үзләренең сәламәтлеген булдыручылар икәнлеген кисәтеп торам:

- кешенең яшәве өчен барлык нәрсә дә үзендә: сәламәтлек аңа салынган, аны сакларга гына кирәк;

- кеше үзенең психикасы белән идарә итеп сәламәтлегенә йогынты ясый (“Кешегә начар сүз әйтмә!”, “Мин бар нәрсәне дә булдыра алам!”, “Мин бернәрсәдән дә курыкмыйм!”);

- иң беренче чиратта кешенең психик сәламәтлеге (соңыннан гына физик сәламәтлек).

Төрле юллар белән баланың психикасын үстереп һәм ныгытып, без аларның көчен саклыйбыз, физик авыруларга нигезне югалтабыз. Әлеге дәресләрдә алган белемнәр минем укучыларыма алдагы тормышларында да ярдәм итәр дип ышанып калам.

Чыгышымны тәмамлап хезмәттәшләремә шуны әйтәсе килә:


Балага үзен һәрвакыт бәхетле тоярга ярдәм итегез.

Һәр дәресне бала күңелендә бары тик уңай тәэсирләр генә калырлык итеп оештырыгыз.

Балалар сезнең яклауны һәм ярдәмгә әзер торуыгызны сизәргә тиеш.

Белемнәргә бәя җәза түгел,ә баланың кызыксынуын үстерү чарасы булсын.

Сүземне Сократ әйткән фраза белән тәмамлыйсым килә

Сәламәтлек –ул барысыда дигән сүз түгел, ләкин сәламәтлек булмаса ,башка берни дә кирәкми.”


Уңышлар сезгә. Сәламәт булыгыз


Әйдәгез хәзер мин сезгә кыска гына сәләмәтлек тесты сораулары биреп алам .Үзебезнең сәламәтлек ни хәлдә икән тикшереп китик .Кайткач балаларыгызныкын тикшереп карарсыз.

СӘЛАМӘТЛЕК ТЕСТЫ. №1

  • Көндәлек режимны саклыйсыңмы?(1балл)

  • Авырлыгың нормадамы? (1балл)

  • Дөрес туклануга игътибар итәсеңме? (1балл)

  • Атнага кимендә 10 сәг дәвамында саф һавада буласыңмы? (2балл)

  • Һәр көн иртән күнегүләр ясыйсыңмы ?(1б)

  • Өстәмә рәвештә спорт белән шөгыльләнәсеңме? (2б)

  • Үз-үзең белән психологик идарә итүне сәламәтлекне ныгыту максатларында файдаланасыңмы? (1б)

( гомуми баллар саны 6 дан ким булса , сәламәтлекне яхшырту юнәлешендә , үз-үзеңне мәҗбүр итеп , җитди шөгыльләнә башларга вакыт)


СӘЛАМӘТЛЕК ТЕСТЫ №2.


1.Сез быел еш авырдыгызмы?

Юк -0

Бер тапкыр авырдым-1

Берничә тапкыр авырдым-2

2.Сездә сулыш органнарының хроник авырулары (бронхит,гайморит,ринит,тонзилит,ларингит,ангина) бармы?

Юк-0

Берсе бар-1

Берничәсе бар- 2

3.Үзегезне начар хис иткән көннәр (көчбетү,йокымсырау,баш авырту,хәлсезлек) буламы?

-бик сирәк-0

-кайчак була-1

Бик еш-2

НӘТИҖӘ :

  1. 0-1 балл булса – сезнең сәламәтлегегез әйбәт

  2. 2-4-булса-сезгә авыру куркынычы яный

  3. 5-6-балл-сезнең организм көчсезләнгән димәк аңа ярдәм кирәк.





СӘЛАМӘТЛӘНДЕРҮ КҮНЕГҮЛӘРЕ.


1 нче комплекс күнегүләре.

Баш мие тамырлары өчен гимнастика”.

-Башны уңга-сулга боргалау,өскә-аска таба хәрәкәтләндерү.

- Җилкәне һәм баш тиресен массажлау (башта кулларга кул чукларыннан башлап ,аннары биткә ,соңрак баш чүмеченә өстән аска таба массаж ясала)

-Җилкәләрне өскә күтәрергә һәм йомшатып ,кисәк кенә аска төшерергә. (һәр күнегү 5-6 тапкыр башкарыла)


2 нче комплекс күнегүләре.

Күзләр өчен гимнастика

Күнегүләр башны боргаламыйча гына ,урындыкка утырган килеш эшләнә.

-Күзләрне йомарга .Аннары , аларны ачып , Өскә-аска карарга(вертикаль буенча)

-Уңга-сулга карарга (горизанталь буенча); күзләр генә йөртелә.

-Башта уңга ,өскә,ә аннары сулга ,аска таба күзләрне юнәлтергә

-Сулга-өскә,ә аннары уңга –аска таба күзләрне генә хәрәкәтләндереп карарга.

-Башны туры тоткан хәлдә ,күзләрне башта –уң якка аннары сул якка таба борырга.(ашыкмыйча ,әкрен генә эшләнә)

Әлеге күнегүләр күз алмасына ,күз тиресендәге мускулларга йогынты ясый .Аларны башкарганда берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.

1.Һәр күнегүне 5 тапкыр ясарга

2. Күнегү ясаганнан соң ,күзләрне берничә тапкыр ачарга һәм ябарга ;әаннары ял иттерү өчен ,күзләрне бераз йомып торырга.

3. Һәр күнегүне эшләгәннән соң , күзләрне бераз кул учлары белән каплап торырга.

4.Өстәл янында утырган килеш ,терсәкләрне өстәлгә куярга ,арканы туры тотарга (кул чуклары өстә)

5.Күзләрне уч төпләре белән капларга (бу вакытта күзләр йомык булырга тиеш) уң кул бармаклары маңгайдагы сул кул бармаклары өстенә куела.


3 нче комплекс .

Муен өчен күнегүләр

-Башны кисәк кенә уңга ,ә аннары сулга борырга

-Башны кисәк кенә алга,ә аннары артка ташларга

-Башны уңнан сулга , ә аннары сулдан уңга борырга

Җилкә өчен күнегүләр

-Сулауны тоткарлап җилкәләрне нык итеп аска -өскә йөртергә

-кулларны күкрәккә китереп ,терсәктән бөгәргә (кул чукларын баш бармакларны тота) кулларны кисәк кенә алга , аннары артка таба йөртергә

Кул беләзеге өчен күнегүләр

-Куллар-алда баш бармаклар кул чукларын тота

-Йодрыкларны өскә күтәрергә

-Куллар- алда ,баш бармалар кул чукларын тота

-Йодрыкларны аска төшерергә ,бармакларны турайтырга

Бармакларны йодрыклап ,аларны терсәктән бөгеп,йодрыкларны өскә күтәрергә , аска төшерергә.(һәр күнегү 2-4 тапкыр кабатлана)


4 нче комплекс

Корсак һәм умыртка баганасы мускуллары өчен күнегүләр

-Гәүдәне сулдан- уңга ,ә аннары шуңа каршы юнәлештә,уңнан- сулга бору.

-=Уч төпләре өчен:

-Бармаклар бергә; турайтылган учны аска төшерү,өскә күтәрү

-куллар терсәктән бөгелә ,терсәкләр җилкә биеклегендә ;бармаклар бергә.

-кулларны турайтып,уч төпләрен өскә әйләндереп ,кулларны алга таба хәрәкәтләндерү.һәр күнегү4 тапкыр эшләнә.Шуннан соң 3 минут чамасы бер урында йөгерү күнегүе эшләнә. Аяк-куллар хәрәкәтләндерелә.


5 енче комплекс

Җилкә һәм терсәк буыннары өчен күнегүләр

-Йодрыкланган куллар - аста ; аннары алар кисәк кенә өскә күтәрелә һәм аска төшерелә ;шул ук хәрәкәтләр бармакларны турайткан килеш тә эшләнелә .

Аяклар өчен күнегүләр

-Аяклар бергә,куллар аста

-аяк очларына баскан килеш “сикергәләргә” ,сулыш алганда кулларны ускә күтәрергә,сулышны чыгарганда аска тәшерергә.

Аяк тубыклары өчен.

-Аяклар бергә,куллар аста ,аяк очларында сикергәләргә

Беләкләр

-куллар гәүдә буйлап сузылган

-уч төпләрен үзеңә таба бора барып ,кул очларын күкрәккә таба күтәрергә,бармаклар бергә,уң һәм сул кул чиратлап эшләнелә

Күнегү 4 тапкыр кабатлана.


6 нчы комплекс

Куллар һәм күкрәк читлеге өчен

-куллар гәүдә буенча сузылган

-сулыш алырга һәм тоткарларга

-ике якка сузылган куллар белән алга таба әйләнү хәрәкәте ясарга

-кулларны аска төшерергә

-сулыш алыага

-бер урында сикергәләп ,кулларны турайтып ,алга таба җибәрергә,сулышны чыгарырга,кулларны аска төшерергә

Шушы ук хәрәкәтләрне куллар белән артка таба әйләнү хәрәкәтләре ясаганнан соң да башкарыла.

Күкрәк читлеге һәм бил өчен күнегүләр

-Куллар билдә

-сулыш алганда гәүдәне артка җибәрергә;сулышны чыгарганда алга таба бөгелергә.

-Куллар гәүдә буйлап сузылган хәлдә гәүдәне уңга-сулга бөгәргә

Күнегүләр2-4 тапкыр башкарыла.

Мондый күнегүләрне эшләтүгә укытучы иҗади якын килергә ,аерым укучыларның сәламәтлеге дәрәҗәсен истә тотарга ,күнегүләрне башта үзе ясап күрсәтергә тиеш.



























hello_html_534fdfd4.png

Автор
Дата добавления 16.11.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров218
Номер материала ДВ-162479
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх