Инфоурок Дошкольное образование Конспекты«Мәктәпкә әзерлек чорында бала сөйләмендәге кимчелекләрне ничек төзәтергә?”

«Мәктәпкә әзерлек чорында бала сөйләмендәге кимчелекләрне ничек төзәтергә?”

Скачать материал

Мастер-класс

 

«Мәктәпкә әзерлек чорында бала сөйләмендәге кимчелекләрне ничек төзәтергә?”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

   Максат: тәрбиячеләрдә темага карата кызыксыну уяту;  сөйләмдәге кимчелекләрне төрле ысуллар белән төзәтү юлларын күрсәтү; шушы алымнарны көндәлек эшчәнлектә, шөгылләрдә актив кулану.

 

Хөрмәтле коллегалар!

   «Сина сөйләрләр- онытырсың,эшләп  күрсәтерләр- хәтереңдә калыр,   эшләп карарсың-аңларсың» дигән гыйбәрә белән узебезнең мастер классыбызны башлап җибәрәсем килә.

 

 

 

 

 

 

 

 

.

 

    Кешенең фикерләү коралы һәм аралашу чарасы  булып сөйләме тора.               Баланың беренче авазлары, иң беренче сүзе-һәр ата- ана өчен шатлыклы вакыйга.Аның «әттә», «әннә», «мәммә» кебек сүзләренә кауанып,түземсезләнеп башка сүзләрне көтә башлыйбыз. Бала һәр көн яңа сүзләр өйрәнә, 2-3 яштә җөмлә төзеп сөйли башлый. Сөйләм  -бик  катлаулы  процесс.

  Сөйләм  үсеше  тиешенчә  булганда,  бала    бишь  яшьләренә  ана  телендәге  авазларны  тулысынча  үзләштереп  бетерә.  Кызганычка  каршы, бу  һәрвакытта  да  болай  булмый.  Соңгы  елларда  сөйләмендә кимчелекләр булган балаларның саны елдан-ел арта бара .Сөйләм тумыштан килә торган осталык түгел. Ул даими рәвештә формалаша, һәм аның үсеше бала янәшесендәге өлкәннәргә нык бәйле. Сөйләмдәге кимчелекләр үз вакытында төзәтелмәсә,  авазлар  әйтелешендәге  ялгышлар  вакыт  үтү  белән   ныгып, баланың алга таба белем алуына комачаулый.Күп кенә ата-аналарның сабыйдагы сөйләм  кимчелегенә игтибар итмичә бармак аша караулары, үзлегеннән бетәр, төзәлер әле,дип уйлаулары, тел кимчелеген төзәтүне  сорап белгечкә  соң гына  мөрәҗәгать итүләре зур хата. Тәрбияче,  әти-әниләр, логопедлар арасында тыгыз бәйләнеш,эзлеклелек һәм дәвамчылык булмый торып, зур күрсәткечләргә ирешеп булмый. Бала үскән саен , аваз әйтелешендә булган кимчелекләрне төзәтү авырлаша,шуңа күрә  бу юнәлештә эш бербөтен система булып торырга тиеш.

 

Авазларны әйтүдәге кимчелекләрне коррекцияләү эше тубәндәге этаплардан тора:

 1. Артикуляцион моториканы үстерү, артикуляция аппаратын аваз куюга әзерләу,   авазларны кую, автоматлаштыру һәм дифференциацияләү.

 2.Сулыш алуны ныгыту кунегуләре.

3.Балаларның фонематик  ишетү сәләтен, анализ, синтез, кабул итү сәләтләрен үстерү.

4.Актив һәм пассив сүзлек запасын баету.

5.Сөйләмдә дөрес лексик-грамматик категорияләр формалаштыру.

6.Бәйләнешле сөйләм үстерү.  

Һәр көн башкарылырга тиешле эшләр:

1.Вак моториканы үстерү өчен уеннар;

2.Артикуляцион гимнастика( көнгә ике тапкыр үткәрелсә тагын да яхшырак)

3.Фонематик ишетүгә һәм ихътибарны үстерүгә уеннар;

4. Сулыш алуны ныгытуга  уеннар.

 “Ахырын тап” уенын тәкъдим итәсем килә.

 

Уенның төп шарт: мин сезгә шигырь юллары укым,ә сез ахыргы сүзне әйтергә тиеш. Кем дөрес җавап бирә,бирегә чыга.

Кышның суыгы

Булса да кырыс

Чыршы, наратта

Коелмый-… (ылыс).

 

 

Язын болар икесе дә

Яфрак яргач,

Оялаган ди тирәккә

Бер ... (сандугач).

                   Ат тояклары астыннан

Юл йөгерә, юл чаба.

Әйтерсең, хәрәкәт итми,

Тик тора безнең ... (чана).

  (М. Әхмәтҗанов.)

 

Бардым урманга

Җыярга җиләк.

Күп иде җиләк—

Тиз тулды ... (чиләк).

 

Ә җилләр шул, кыш җилләре

Белмиләр сыерчыкны.

Алар яхшы беләләр тик

Песнәк белән ... (чыпчык)

 

 

 

Бала сөйләгәндә өзек-өзек, шаулы, туктаусыз сулыш ала.Кызу сөйләшәләр, урынсыз һәм кыска паузалар ясыйлар.   Сөйләм вакытында дөрес сулый белуне  үстерү өчен,сулыш алуга күнегүләр уздыру аеруча мөхим.Тәрбияче аларны ашыкмыйча, ритмик  сөйләшергә өйрәтергә тиеш.Тәрбияченең бурычы-балаларга сөйләм вакытындагы сулыш алу белән бәйле җитешсезлекләрне җиңәргә ярдәм итү. Төп ихтибар сөйләм процессында сулыш чыгаруның давамлылыгына, көченә һәм җәмләне әйтер алдыннан шаусыз тирән сулыш алуга юнәлтелергә тиеш.

  Ә хәзер,мастер-классыбызны  күтәренке рухта уздыру  өчен әйдәгез, яхшы кәефне үзебезгә  борын аша сулап кертик,шаусыз сулыш алабыз,  ә начарын сабын куыкларына авыз аша өреп   очырыйк!

                   сулыш алуны ныгыту күнегүләре:

                           -сабын куыгы очыру;

Ярар,  булдырдыгыз, начар кәефләр очып китеп, югалдылар.

 

 

 Авазлар әйтелешендә еш очрый торган кимчелекләргә тукталып китик.Күп очракта Р,Л,Ш,Ж,Ч,С,З авазлары формалашмаган  яисә дөрес әйтелеше бозылган булуын күрәбез.

С,З авазлары куп очракта тешләр арасында ясала. Р,Л,Ш, Ж,Ч авазлары башка авазлар белән алмаштырыла, төшеп кала, ирен-ирен ясалышы, ирен-теш ясалышлары кәзателә.Авазларның ничек ясалуына игтибар итәргә кирәк.Сузык авазларны әйтү жиңелерәк.Тартык авазлар ясалышында тел, кече тел,теш, иреннәр актив катнаша.Шуңа күрә сөйләм агзаларының физик җитлекмәве, кимчелекле булуы авазның дөрес формалашмавы яисә бөтенләй формалашмавына китерә. Балаларның сөйләмен төзәтү эшенә керешкәнче  сөйләм аппаратын авазлар куюга хәзерләүдән башлана.Тел, ирен, тешләр торышы ныгытыла. Сөйләм кимчелеген, авазларны әйтүдәге җитешсезлекләрне төзәтү өчен  артикуляцион күнегүләр,бит, яңак мускулларын ныгыту өчен махсус күнегүләр эшлибез.Кайбер балаларның сөйләме тиз һәм аңлаешсыз була.Мондый сөйләм вакытында бала авызын тиешенчә ачмый, авазлар артикуляциясе көчсез. Бу сөйләм аппараты агъзаларының акрын үсеше белән аңлатыла.Сөйләмдәге вак мускуллар  хәрәкәтләренең төгәл һәм тиз үтәлүе әхәмиятле.Телнең барлык чараларын да дөресләргә туры килә..Тел, ирен, тешләр торышы ныгытыла.

  Матур итеп  сөйләшер өчен авызыбызга, телебезгә кунегулар  ясап алыйк:                 

                        а)койма

                        б)фил                     

                        в) шар

                        г) чынаяк

                        д) гөмбә

                        е) сәгать

                        ж) таган

                        з) ат чаптыру

    Ш авазының артикуляциясен (дорес айтелешен) ачыклыйбыз:              

   -иреннәр шакмакланып алгарак чыга,  өске һәм аскы тешләр бер-берсенә якын килә, чокыр ясалган тел авыз эчендә, авыздан жылы һава чыга.

    Авазларны  кую, дөресләү күп очракларда озак вакытны таләп итми, автоматлаштыру, ягъни сүзләрдә, җөмләдә, текстта ныгыту өчен күп вакыт кирәк. Бала аерым авазны  дөрес итеп әйтә башлагач та сүзләрдә, җөмләдә,текстта, сөйләмдә бозып әйтүен дәвам итә.Авазны ныгытканнан соң аны бала бутап әйтә торган авазлардан дифференциацияләү этабы башлана. Авазларны дөресләүдә бала тарбиячедән  үрнәк ала. Мәсәлән, дөресләнергә тиешле аваз кергән иҗек­ләрне логопед үзе ачык итеп укый, ә авазларны әйткәндә логопедның тел, теш һәм ирен хәрәкәтләрен кузата.

    Сулыш алуны ныгыту кунегуларе.  Бала сөйләгәндә өзек-өзек, шаулы, туктаусыз сулыш ала.Кызу сөйләшәләр, урынсыз һәм кыска паузалар ясыйлар.   Сөйләм вакытында дөрес сулый белуне  үстерү өчен,сулыш алуга күнегүләр уздыру аеруча мөхим.Тәрбияче аларны ашыкмыйча, ритмик  сөйләшергә өйрәтергә тиеш.Тәрбияченең бурычы-балаларга сөйләм вакытындагы сулыш алу белән бәйле җитешсезлекләрне җиңәргә ярдәм итү. Төп ихтибар сөйләм процессында сулыш чыгаруның давамлылыгына, көченә һәм җәмләне әйтер алдыннан шаусыз тирән сулыш алуга юнәлтелергә тиеш.

  Игтибар итсәгез, сөйләме аңлаешсыз( авыз эченда ботака пешергән) баланың кул, бармак моторикасы начар үсеш алган була.Сөйләм үсеше вак моторика белән тыгыз бәйләнгән.Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым бер урын тота.Бармак-кул моторикасы үсеше тел ачылуга, сөйләм үсешенә уңай йогынты ясый. Игтибар итсәгез, 4-5 яшка җитеп тә,авазларны дөрес әйтә алмаган балаларның кул-аяк хәрәкәтләрендә дә төгәллек җитеп бетми, рәсем ясау, кисеп ябыштыру кебек кул эшләрен авыр башкаралар.  Кул һәм сөйләм моторикасы тыгыз бәйләнештә булуын исәпкә алып, шөгыльләр вакытында бармак моторикасына күнегүләр, сөйләмне хәрәкәтләр белән күрсәтү күнегүләре кертелә.

     Һәрвакыт шуны истән чыгармаска кирәк: бала туган телендә саф, матур итеп бары тик яхшы ишеткәндә һәм авазларны дөрес ишетеп аерганда гына сөйләшә ала.Шуңа күрә баланың ишетү сәләтен, охшаш авазларны бер-берсеннән аеру сөйләм авазларын тану мөмкинлеген үстерергә кирәк.  Фонемаларны ишетеп кабул иту һәм аеру сәләтен үстермичә торып, авазларны дөрес әйтү мөмкин

   Киләсе уеныбызның тәртибе: мин әйткән сүзләрдә Ш авазын ишетсәгез ,  кул  чабабыз.

“ Бу аваз бармы” уены.

сүзләр:чана,шар, чәч, шалкан, теш, чигү, таш, ашлык, чыршы, мич, тилгән,Шамил….

  ”Туп белән уен”. « Минем арттан кабатла!» Ш авазын  иҗекләр тезмәсендә ныгыту.Логопед иҗеклар тезмәсе  әйтеп тупны балага  бирә,бала иҗекләр тезмәсен дөрес әйтеп  тупны кире бирә.  Ша – шу- ша; Ши – шы-ши; Шу- шы-шу.

«Кайтаваз» уены. Тарбияче Ш авазы белан ижек айта, бала С авазы белан кабатлый.Ша-Са, Шу-Су, Шы-Сы….

 

Дөрес түгел дигән сүзне  онытыгыз!Теләсә нинди кечкенә генә  уңышлар өчен баланы мактагыз, үсендерегез!

Сабыр төбе -сары алтын,нәтиҗә барыбер булачак,һәм ул сез көткәннән дә яхшыррак булачак, бары тик балага һәм үзегезгә ышанырга гына кирак!

 

Ихтибарыгыз өчен зур рәхмәт!

 

 

 

 

 

   

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "«Мәктәпкә әзерлек чорында бала сөйләмендәге кимчелекләрне ничек төзәтергә?”"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Заместитель директора

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 672 899 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 22.06.2019 336
    • DOCX 19.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шаймарданова Миляуша Наиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шаймарданова Миляуша Наиловна
    Шаймарданова Миляуша Наиловна
    • На сайте: 4 года и 10 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1133
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация дополнительного образования детей в условиях дошкольной образовательной организации

Педагог дополнительного образования

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 105 человек из 36 регионов
  • Этот курс уже прошли 534 человека
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы организации здоровьесберегающей среды в дошкольном образовании

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 67 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация воспитательного процесса детей дошкольного возраста с учетом реализации ФГОС ДО

Воспитатель (включая старшего)

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 637 человек из 75 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 762 человека

Мини-курс

Продвижение экспертной деятельности: от личного сайта до личного помощника

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективные коммуникационные стратегии в образовательной среде: от управления до мотиваци

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Инклюзивное образование: нормативное регулирование

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе