Инфоурок Другое Рабочие программы5 нче сыйныфның татар төркеме өчен ФГОС буенча төзелгән эш программасы

5 нче сыйныфның татар төркеме өчен ФГОС буенча төзелгән эш программасы

Скачать материал

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ Аңлатма язуы, 5 сыйныф, татар теле.docx

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде

Программа: Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа, V – 1Х сыйныфлар, төзүчеләр: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова, Казан,

2013

ТР АМР “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9нчы урта мәктәп” ГБМБУнең 2014-2015 нче уку елына укыту планы

 

Татар теле укытуның максатлары:

-          Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография буенча белемнәр тирәнәйтү, системага салу, сүзләргә фонетик анализ ясау күнекмәләре бирү.

-          Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен татар телендәге авазларның үзенчәлеген, акустик һәм артикуляцион үзгәрешләрен белү.

-          Үзенчәлекле фонетик закон буларак, сингармонизм законын өйрәнү.

-          Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча системалы белем бирү.

Рус мөхитендә тәрбияләнүче татар баласы өчен авыр тоелган материалларны рус теле белән чагыштырып аңлату.

 

Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгечә:

Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау.

Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.    

Тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү.

Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәни мирасына тарту.    

 

Уку елы башына укучыларның гомумбелем һәм фән буенча белем күнекмәләренә характеристика

        Төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү, сүзлек байлыгын арттыру.

      Сүзләрнең тамырын һәм кушымчаларын табу. Төрле сүз төркемнәрен (исем, сыйфат, фигыльләрне) ясаучы кушымчаларны күрсәтү.

      Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны билгеләү. Укытучы тәкъдим иткән сүзләрнең төзелешен тикшерә белү.

      Исемнәрне килеш һәм тартым белән төрләндерү. Исемнәргә морфологик анализ ясау күнекмәләре булдыру (уртаклык яки ялгызлык булуы, берлектә яки күплектә килүе, килеше, тартым белән төрләнүе-төрләнмәве, нинди җөмлә кисәге булып килүен күрсәтү).

      Сыйфатларның төрле дәрәҗәдә формаларын ясау (гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек). Дәреслектәге һәм укытучы тарафыннан бирелгән сыйфатларның төрле дәрәҗә формаларын ясап, алар белән җөмләләр төзү.

      Микъдар һәм тәртип саннарын билгеләү, аларны сөйләмдә дөрес куллану.

      Тартым алмашлыкларын телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.

      Боерык фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү, хикәя фигыльләрнең барлык заманнарын зат-сан белән төрләндереп, аларны телдән сөйләмдә, изложение һәм сочинение язганда дөрес куллану.

      Җөмләнең баш кисәкләрен табып, аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүенә мисаллар әйтү, укытучы күрсәткән (яки мөстәкыйль рәвештә укучы үзе тапкан) әдәби тексттан баш кисәкләрне күрсәтү.

      Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.

      Җөмләнең иярчен кисәкләреннән аергычның сыйфат, сан белән белдерелүен күрсәтү.

      Тиңдәш кисәкләрне билгеләү, алар янында җыючы һәм каршы куючы теркәгечләрне куллану. Җөмләгә синтаксик анализ ясау күнекмәләре булдыру (ия, хәбәр, аергыч, тиңдәш кисәкләрне күрсәтә алу).  Эндәш сүзләрне иядән аеру, алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую.

 

Уку елы дәвамында формалаштырырга тиешле белем һәм күнекмәләр.

          -    сүзләргә фонетик анализ ясау

- татар теленең орфоэпик кагыйдәләрен саклап сөйләшүнең мөһимлеген аңлау;

- татар теленең орфоэпик сүзлегеннән төрле белешмәләрдән кирәклек мәгълүматны табып, аларны тиешле урында дөрес итеп кулланырга өйрәнү;

-                     сүзне морфемаларга бүлү;

-                     өйрәнелгән сүз ясау ысулларын билгеләү;

-          бирелгән сүздән (тамырдан)  төрле  сүзләр ясый белү;

-                     сүзләргә лексик анализ ясау (мәгънәсенә бәйле позицияләрне ачыклау; аңа килеп чыгышы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу дәрәҗәсе ягыннан чыгып бәя бирү);

-                     сүзләрне тематик төркемнәргә берләштерү;

-                     сүзләрнең синонимнар һәм антонимнар таба белү;

-                     фразеологик әйтелмәләрне тану;

-                     телдән һәм язма сөйләмдә лексик нормаларны саклый белү;

-                     лексик синонимия күренешен кирәкмәгән кабатлаулардан саклау һәм сөйләмне бәйләнешле итү чарасы буларак файдалана белү;

-                     сүзнең күчерелмә мәгънәсенә бәйле сурәтлү чараларын – метафора, эпитет, сынландыруны билгели белү;

-                     төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологик) тиешенчә файдалана белү.

 

 


Программаның төп эчтәлеге.

      Укыту планы нигезендә 2014-2015 нче уку елында татар теленә 105 сәгать бирелә. Программа материалы түбәндәгечә бирелә:

 

Төп темалар

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр

1

Башлангыч  сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.

9

Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе, сүзнең мәгънәле кисәкләргә бүленеше, исем, сыйфат, алмашлык, фигыльләр, сүзтезмә, җыйнак һәм җәенке җөмләләр, җөмләнең баш кисәкләре һәм аергыч;

 

2

Фонетика. Орфоэпия

Бсү

25

Авазларның ясалу урыннары, сузык һәм тартык авазлар, авазларның дөрес әйтелеше, сузыклар гармониясе, ирен гармониясе, тартыкларның сөйләмдәге үзгәреше, иҗек калыплары, сүз басымы һәм аның үзенчәлекләре, интонация һәм аның үзенчәлекләре, телдәге аерым авазларның, сүзләрнең әйтелеш үзенчәлекләре. Фонетика һәм орфоэпиядән алган кулану һәм күнекмәләрне гамәлдә кулану.

3

Графика

 

14

Кабул ителгән билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләрнең алфавит булуы. Сузык һәм тартык авазларны язуда дөрес билгеләү.

Татар орфографиясен тирәнрәк үзләштерү һәм күнекмәгә әйләндерү.

3

Лексикология һәм фразеология

Бсү

18

Сүз – телнең төп өйрәнү берәмлеге.  Лексик мәгънә. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.  Килеп чыгышы ягыннан, кулланылышы буенча, кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы, фразеологизмнар һәм аларның кулланылышы. Лексикология һәм лексикографиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану.

4

Морфемика һәм сүз ясалышы

. Бсү

 

30

 Тамыр һәм кушымча; тамырдаш сүзләр; сүз ясагыч кушымчалар; бер тамырга берничә төрле кушымча ялгану; татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре, татар телендә сүз ясалыш ысуллары, тамыр һәм ясалма сүзләр; кушма һәм парлы сүзләр;  сүз төзелеше һәм ясалышы буенча алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану.

5.

Ел буе өйрәнгәннәрне кабатлау

9

Уку елы буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү, биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү

 

Барлыгы

105

 

 

Алган белем һәм күнекмәләрен тикшерү максатыннан ел башында, чирек ахырында, ел ахырында контроль диктантлар үткәрелә.

Үтелгән теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан тикшерү эшләре үткәрелә.


 

Укыту-тематик планлаштыру

Предмет  татар теле

Сыйныф 5-б

Укытучы Гарданова Хәлимә Вәзир кызы

Сәгатьләр саны

Барлыгы 105 сәгать; атнага  3 сәгать.

План буенча:

 

Эш төрләре

I

II

III

IV

Еллык

Контроль диктант

1

1

1

1

4

Тикшерү диктанты

1

 

 

 

1

Искәртмәле диктант

 

 

1

 

1

Сүзлек диктанты

1

2

1

2

6

Изложение

1

1

2

1

5

Сочинение

1

1

1

1

4

Тест

1

1

1

2

5

Контроль эш

 

1

 

1

2

 

Планлаштыру

Программа:  Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа, V – 1Х сыйныфлар, төзүчеләр: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова, Казан, 2013

         Дәреслек:  Татар теле: Рус телендә урта  гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.- Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2009.- 174 б.: рәс.б-н.

 

 

  


 


5нче сыйныфта үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр.

 

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү

Тыңлап аңлау

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

1. Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

2. Эшне планлаштырырга өйрәнү.

3. Эшнең дөреслеген тикшерү.

4. Эш сыйфатына бәя бирә белү.

1. Дәреслек белән эш итә белү.

2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

3.Эчтәлекне аңлап,тиешле тизлектә, дөрес уку:

-уку елы башында - 70-80 сүз,

-уку елы ахырында - 80-90 сүз.

4. Сүзлекләрдән файдалана белү.

5. Китапханәдә каталог белән итә белү.

6.Аудио-видео белән эш итә белү.

1.Укытучының (сыйныфташның) өйрәнгән материалга нигезләнгән сөйләмен тыңлап аңлау.

2.Текстны тыңлаганнан соң, төп фикерне башкаларыннан аера белү.

3.Татарча сөйләмне тыңлап, сүз һәм җөмлә чикләрен билгеләү.

4. Ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

1.Уку мәсьәләсен куя белү.

2. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

3, Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен булдыру.

4. Грамматик  анализ төрләрен үзләштерү :

- фонетик анализ;

- сүз төзелешенә анализ;

- сүз төркемнәренә морфологик анализ;

- сүзтезмәләргә анализ;

5. Тикшеренү ысуллары:

- модельләштерү;

-охшатып эшләү.

 

1. Телдән сөйләм:

-Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

-Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе;

-Тәрҗемә итү күнекмәсе..

2. Язма сөйләм:

-күчереп язу;

-бирелгән темага  әзер план буенча сочинение язу;

-план нигезендә изложение язу;

-сүзлек диктанты –  (16-20 сүз)

-контроль диктант  - (50- 60 сүз);

-изложение  (100-140 сүз, язманың күләме 60- 85 сүз)

- эш кәгазьләре язу (белешмә, хат)

 


 

Укыту-методик кулланмалар.

Укытучылар өчен:

1.     Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа, V – 1Х сыйныфлар, төзүчеләр: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова, Казан,

2013

2.     Татар теле: Рус телендә урта  гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.- Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2009.- 174 б.: рәс.б-н.

3.     5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма/ Төз.-авт. З.Н. Хәбибуллина, Г.Ш. Нәбиуллина. – Казан: Мәгариф, 2001. – 207 б.

4.     З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче, рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2-11 нче сыйныфлары өчен. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2003. – 239 б.

5.     V – XI сыйныфлар өчен язма эшләр җыентыгы: Гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма / Төз-авт. З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева. Казан, 2003 – 104 б.

6.     Ф.Ә. Шәйдуллина. Татар теленнән өстәмә күнегүләр. Татар урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен кулланма. – Әлмәт, 2001.

 

 

Укучылар өчен:

1. Татар теле: Рус телендә урта  гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.- Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2009.- 174 б.: рәс.б-н.

2.      Р.Р. Шәмсетдинова. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005. – 160 б.

3.       Г.Ф. Вәлиев. Татар теленнән дидактик материаллар. – Казан: Яңалиф, 2004.- 36 б.

4.      Ә.Н. Сафиуллина. Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар. – Казан: “Гыйлем” нәшрияты, 2008. – 112 б.

5.       Хәлил Сәлим. Татар теленнән 222 тест. – Казан: “Яңалиф” нәшрияты, 2005. – 50 б.

6.      З.В. Вәлиев. Эш кәгазьләре үрнәкләре. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "5 нче сыйныфның татар төркеме өчен ФГОС буенча төзелгән эш программасы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Режиссер монтажа

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ Аңлатма язуы, 5 сыйныф, татар әдәбияты.docx

Аңлатма язуы.

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде

Программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы. Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары  (V-IX сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан үрнәк программа, төзүче авторлары: Ф. Х. Җәүһәрова, Казан, 2013

ТР АМР “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9нчы урта мәктәп” ГБМБУнең 2014-2015 нче уку елына укыту планы

Татар әдәбиятын укытуның максатлары:

- Халык авыз иҗаты иҗатыннан тулырак мәгълүмат бирү.

- Телгә караган белемнәрне гамәли яктан ныгыту.

- Аерым әдипләрнең  тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу.

 

Татар әдәбиятын укытуның бурычлары:

-  Укучыларда туган телгә хөрмәт һәм аны ярату хисе, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы ббуларак  аңлы караш тәрбияләү;

-  Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана аалырлык шәхесләр итеп тәрбияләү;  дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

-  Татар  әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз ббайлыгын арттыру;

-  Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

 

Уку елы башына укучыларның гомумбелем һәм фән буенча белем күнекмәләренә характеристика

Укучыларның сөйләм эшчәнлеге.

1. Әдәби әсәр белән эшләү:

-       әсәрнең исемен аңлау, аның эчтәлек белән бәйлелеген күрсәтү;

-       укыган кисәккә исем уйлау;

-       текстны мәгънәсе ягыннан бәйле кисәкләргә бүлә белү;

-       әсәрнең исеме, иллюстрацияләр ярдәмендә эчтәлекне якынча күзаллау;

-       текстның эчтәлеге буенча сорау куя белү;

-       план төзи белү;

-       укытучы ярдәмендә персонажга бәя бирә белү;

-       балалар турындагы әсәрне укытучы ярдәмендә дәвам итә белү.

2.Сөйләм телен үстерү:

-       зур булмаган әсәрләрнең эчтәлеген тулысынча сөйләү;

-       ирекле сөйләшү-диалог оештыру;

-       бирелгән план буенча берәр герой исеменнән сөйләү;

-       иҗади эшләргә өйрәтү-хикәя, әкиятләрне дәвам итү, әкиятләр,табышмаклар уйлау;

-       шигырьләр  ятлау.

3 .Уку техникасы:

-        аңлап, йөгерек, сәнгатьле уку;

-        кычкырып уку тизлеге – 60-70 сүздән ким булмаска тиеш;

-       аңлап һәм эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу;

-       дөрес, тиешле тон һәм интонацияне сайлый белү;

-       сәнгатьле уку ярдәмендә текстның эчтәлеген төшенү.

 

 


 

Уку елы дәвамында формалаштырырга тиешле белем һәм күнекмәләр.

-          Әдәби әсәрләрне аңлап, дөрес интонация белән сәнгатьле, йөгерек итеп укый белергә, бәйләнешле дөрес сөйләм күнекмәләрен үстерергә;

-          Әдәби әсәрләр аша үзеңдә әхлакый, кешелеклелек, эстетик һәм патриотик сыйфатларны тәрбияләргә; 

-          Язучылар, шагыйрьләрнең иҗаты, тормышы турында мәгълүмат алу, истә калдыру;

-          Театр тарихы белән бәйләнешле рәвештә татар театры, аның тарихы, күренекле драматурглар, сәхнә артистлары турында өстәмә мәгълүмат алу;

-          Әдәби әсәрләрнең темасын, идеясен, проблемасын ачыклый белергә, әсәрләрнең эчтәлекләрен сөйли белергә, әсәр буенча үз фикереңне әйтә белергә;

-          Шигъри әсәрләрне яттан сәнгатьле итеп сөйләү осталыгын, хәтер ныгытуны үстерергә;

-          Милли бәйрәмнәр, йолаларыбызны белергә, аларны хөрмәт итәргә, үзеңдә милли аң, милли хис тәрбияләргә;

-          Алабуга төбәгендә һәм шәһәрендә яшәгән, хәзерге көндә иҗат итүче шагыйрьләр, күренекле шәхесләр турында мәгълүмат алу.

 

Программаның эчтәлеге

 

Темалар

Сәгать саны

1

Халык авыз иҗаты

12

2

Халык иҗаты белән рухланып

3

3

Хәзинә. Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре

3

4

Казан ханлыгы әдәбияты үрнәкләре

1

5

XIX йөз әдәбияты үрнәкләре

5

6

XX йөз башы татар әдәбияты үрнәкләре

2

7

XX йөз татар әдәбияты үрнәкләре

5

8

Сугыш чоры әдәбияты

13

9

Сугыштан соңгы чор әдәбияты

7

10

Туган ил, туган як турында

9

11

Тәрҗемә әсәрләр

3

12

Шагыйрьләр һәм язучылар иҗатында юмор

7

 

Барлыгы

70


 

Укыту-тематик планлаштыру

Предмет  татар әдәбияты

Сыйныф 5-б

Укытучы Гарданова Хәлимә Вәзир кызы

Сәгатьләр саны

Барлыгы 70 сәгать; атнага  2 сәгать

 

 

 

Планлаштыру

 

Программа:  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы. Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары  (V-IX сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан үрнәк программа, төзүче авторлары: Ф. Х. Җәүһәрова, Казан, 2013

 

 

 

Дәреслек:  Хәсәнова Ф.Ф. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк / Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина; [рәссамы Фәридә Ризаева]. – Казан : “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014. – 143 б.: рәс. б-н.

Хәсәнова Ф.Ф. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк / Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина; [рәссамы Фәридә Ризаева]. – Казан : “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014. – 119 б.: рәс. б-н.


 

Укыту-методик кулланмалар.

Укытучылар өчен:

1.     Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы. Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары  (V-IX сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан үрнәк программа, төзүче авторлары: Ф. Х. Җәүһәрова, Казан, 2013

2.     Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк / Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина; [рәссамы Фәридә Ризаева]. – Казан : “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014. – 143 б.: рәс. б-н.

3.     Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк / Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина; [рәссамы Фәридә Ризаева]. – Казан : “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014. – 119 б.: рәс. б-н.

4.      “Габдулла Тукай” интерактив мультимедиа уку-укыту әсбабы.

5.     “Тылсымлы сәхифәләр” дискы.

6.      Язучыларга презентацияләр.

  1.  Г.Тукай иҗатына диск.
  2.  http://www.balarf.ru

 

 

Укучылар өчен:

1.      Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк / Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина; [рәссамы Фәридә Ризаева]. – Казан : “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014. – 143 б.: рәс. б-н.

2.      Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк / Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина; [рәссамы Фәридә Ризаева]. – Казан : “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014. – 119 б.: рәс. б-н.

3.      Язучыларга презентацияләр.

4.        http://www.balarf.ru

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "5 нче сыйныфның татар төркеме өчен ФГОС буенча төзелгән эш программасы"

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ Титул бите 5 сыйныф.docx

 

«Каралды»

МБ җитәкчесе

­­­­­___________/Х.В.Гарданова/

«Килешенде»

Укыту эшләре буенча директор урынбасары

­­­­­___________/Г.И.Ибраһимова/

«Раслыйм»

ТР АМР  “9нчы урта мәктәп” ГБМБУдиректоры

___________/В.Д.Скотарь/

Протокол №_____

_____  август  2014 нче ел

 

_____  август 2014 нче ел

Приказ №_____

_____ август 2014 нче ел

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

 

Гарданова Хәлимә Вәзир кызы, 1 нче категорияле укытучы

5-б сыйныфы өчен татар теле

 

 

 

 

 

Педагогик киңәшмә

    утырышында каралды

Протокол  №_____

___ август 2014 нче ел

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2014-2015 нче уку елы

 

« Каралды »

МБ җитәкчесе

­­­­­___________/Х.В.Гарданова/

«Килешенде»

Укыту эшләре буенча директор урынбасары

­­­­­___________/Г.И.Ибраһимова/

«Раслыйм»

ТР АМР  “9нчы урта мәктәп” ГБМБУдиректоры

___________/В.Д.Скотарь/

Протокол №_____

_____  август  2014 нче ел

 

_____  август 2014 нче ел

Приказ №_____

_____ август 2014 нче ел

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9нчы урта гомуми белем мәктәбе”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

 

Гарданова Хәлимә Вәзир кызы, 1 нче категорияле укытучы

5-б сыйныфы өчен татар әдәбияты

 

 

 

 

 

Педагогик киңәшмә

    утырышында каралды

Протокол  №_____

____ август 2014 нче ел

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2014-2015 нче уку елы

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "5 нче сыйныфның татар төркеме өчен ФГОС буенча төзелгән эш программасы"

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 111 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.01.2016 1652
    • RAR 101 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гарданова Халима Вазировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гарданова Халима Вазировна
    Гарданова Халима Вазировна
    • На сайте: 8 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 32041
    • Всего материалов: 33

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Эволюция классической музыки до романтизма

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Самоповреждающее поведение у подростков: профилактика и методы работы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 15 регионов

Мини-курс

Продвижение экспертной деятельности: от личного сайта до личного помощника

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе